Мәдәни җомга

Әнәс ХӘСӘНОВ: ГАДЕЛЛЕК – ДУСЛЫК ШАРТЫ

Китап кибетенә кергәч, «Россия тарихы» дигән басмага күзем төште. Инде кайчаннан бирле тарихи-мәдәни стандартларга туры китереп язылган бердәм дәреслек хәзерләү хакында сүз барганга, әлеге китап ничегрәк язылган икән дигән уй белән укырга керештем. Иң элек, ни өчен Россиянең тулы исеме "Россия-Россия Федерациясе" атамасы китапның ахырында, берничә урында гына очраганга игътибар...

Китап кибетенә кергәч, «Россия тарихы» дигән басмага күзем төште. Инде кайчаннан бирле тарихи-мәдәни стандартларга туры китереп язылган бердәм дәреслек хәзерләү хакында сүз барганга, әлеге китап ничегрәк язылган икән дигән уй белән укырга керештем. Иң элек, ни өчен Россиянең тулы исеме "Россия-Россия Федерациясе" атамасы китапның ахырында, берничә урында гына очраганга игътибар иттем. Укый торгач аңлашылды, авторлар - Мәскәүнең Ломоносов исемендәге дәүләт университеты тарихчылары "федерация" сүзен өнәп бетермиләр икән ләбаса. Федерация икән, аңа кергән республикалар, крайлар, милли округлар һәм башка субъектлар хакында ничек язмыйсың, ди? Ә авторларның мондый теләге юк. Хәтта җитмеш ел буена уртак илдә яшәгән союздаш республикалар да юньләп искә алынмаган. Язасың икән, аларның халыклары, шул исәптән Татарстан Республикасы халкының да Россия тарихында тоткан урынын, гасырлар буена яшәп килгән сәяси, икътисади, милли, мәдәни багла­ныш­ларын, Россиянең дәүләт буларак мөстәкыйльлеген тәэмин итүдәге ролен дә яктыртырга кирәк була ич. Ә менә татар-монгол, Алтын Урда "иго"сының җәмгыять үсешен "тоткарлап торуы" бик тәфсирләп язылган. Китапта иҗтимагый, мәдәни, фәнни, әдәби алгарышта рус, яһүд исемнәреннән кала башка халыклар вәкилләренең бер генә исемен дә күрмәссең! Менә шундый мәдәни-тарихи стандартларга яраклаштырып язылган дәреслек. Шунысы кызык, бу дәреслек буенча Россия тарихын өйрәнгән студентлар күңелендә нинди патриотик хисләр тәрбияләнә икән?
Шулай итеп, яшь буын әле һаман иске штампларга нигезләнгән дәрес­лекләрдән файдаланырга мәҗбүр. Яңа дәреслекләр Россия Фәннәр академиясе, Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы экспертлары хуплавы белән генә кулланышка кертелергә тиешле дигән карар да бар бит югыйсә. Россия Президенты В.Путин үз вакытында бу мәсьәләгә кагылып, "күп кенә мәктәп әсбапларында идеологик чүп-чар бар", дигән иде.
Күренеп тора, әле һаман тарих фәне бозыла, дәреслекләргә фальсификацияләнгән фактлар, вакыйгалар кертелә, берьяклы гына аңлатмалар бирелә. Россия Европа белән Азия арасында гасырлар буена күпер булып хезмәт иткән, итә һәм итәчәген таныйсың икән, дәреслекләрдә анда яшәгән халыкларның уртак тарихын, киң мәгънәдә уртак мәдәниятен инкарь итүгә юл калдырырга ярамый!
Тарих бар, мифология бар. Тарих реаль, фактик процесс, ә мифология тарихи вакыйгаларны бозып, астын өскә әйләндереп, идеология дәрәҗәсенә җиткереп күрсәтә. Тарих дәреслекләре авторлары мифология юлына баса икән, илнең киләчәге, һичшиксез, күңелсез булачак, бу күпмилләтле, күпконфессияле ил халкы арасына чөй кагу дип бәяләнергә тиешле. Мондый җаваплы эштә хаталар җибәрелсә, күп кенә өлкәдәге кебек аларны да чигенә-чигенә төзәтүләр кабатланмас микән? Тагын В.Путин сүзләрен искә төшерик. "Укытучыларның укучыларга тарихи фактларга һәм вакыйгаларга төрле карашларны мөмкин хәтле киңрәк күрсәтергә омтылышын, укыту процессында өстәмә материаллардан, тарихи документлар җыентыкларын, әсбаплар һәм башка нәрсәләрне күбрәк файдаланырга омтылышын чикләргә ярамый, - дигән иде ул. - Иң мөһиме, алар объектив, фәнни бәяләргә һәм нәтиҗәләргә таянган булсын, аларны бозуга юл куймасын... Туган илебез тарихыннан "татар-монгол игосы", "Октябрь революциясе" кебек төшенчәләр юкка чыгар. Алар урынына күбрәк нейтраль "Урда игосы", "рус җирләренең Урда ханнарына бәйлелек системасы", "Бөек рус революциясе" дигән төшенчәләр килер".
Бу аеруча мөһим сүзләр. Мифология юлын ташлап, дәреслекләрдә генә түгел, әдәби, сәнгати әсәрләрдә дә тарихны бозу юлларын ябасы иде. Ә андый хәлләр әледән-әле очрап тора. "Орда" кинофильмын гына искә алыйк. Православие динчеләре теләге һәм башлангычы белән төшерелгән әлеге картинаның зарары бик озакка китәрдер. Сергей Радонежскийның җиде йөз еллыгын бәйрәм иткәндә Патриах Кирилл да "иго"га тукталмый үтә алмады. Сүз уңаеннан, ул православие мәдәниятен өйрәнүне унынчы-унберенче сыйныфларга чаклы дәвам итәргә иде, дигән тәкъдим белән чыкты. Күпмилләтле, күпдинле илдә, ана телендә башлангыч мәктәптә генә укырга яраганда, мондый тәкъдимнең нәрсәгә китерәсен күзаллавы читен түгел.
Тагын берничә мисал. Күптән түгел мин С.Кремлев дигән авторның "Бөек Сталин" исемле китабында түбәндәге юлларга тап булдым. "Иван Грозный... фактта Русь чикләрен тыныч юл белән Себергә кадәр һәм аннан да ераккарак киңәйт­кән. "Тыныч юл белән" дигәндә мин укучыны ялгыш юлга этәрмим. Казанны һәм Әстерханны алу җиңелгәннәрне җәберләү, хурлаусыз гына киңәя һәм ныгый барган Россия халыкларының яңа бердәмлегенә башлангыч булган".
Әнә ничек! Бу мифология түгелме? Кайда монда тарихи дөреслек? Тарихка иң миһербансыз, рәхимсез вакыйга буларак кереп калган факт - Казан халкын явызларча кыру фактын автор белмиме әллә? Тарихчылар һөҗүм алдыннан Казанда алтмыш биш меңнән артыграк кеше яшәвен әйтә. Шәһәрне алгач һәм халкын кыргач, биш йөз генә ир заты калганы мәгълүм. Алар да ислам дине кабул иткән рус ирләре - "кара мөслимнәр" булган дип язалар.
Әле 1769 елда ук нәшер ителгән "Царственная книга" дигән китапта Явыз Иванның көрәштәше кенәз А.Курбский әлеге мәсьәләгә дәлил китерә. Иван Грозный гаскәренә: "Хатыннарны һәм нәни балаларны әсир итегез, ә сугышчыларның барысын да үтерегез", - дигән әмер бирә. Мондый әмерне хәтта кенәз дә гаепләп чыккан.
Тарихчы М.Худяков тарихи чыганакларга таянган "Казан ханлыгы очерклары"нда болай дип яза: "Яулап алынган Казан халкын коточкыч кыру - рус тарихының иң авыр битләренең берсе. Христосны яратучы гаскәриләрнең казанлыларга каршы "тәре походы" рус дәүләтенең яулап алу юлына тәүге аяк басуы менә шулай колоссаль корбаннар белән тәмамлана". Совет чорындагы бик күп тарихи вакыйгаларны төрле яктан өйрәнеп язылган шактый кызыклы, киң мәгълүматлы китап авторы С.Кремлев нишләп Грозныйның Казан халкын кыру фактын бозып күрсәтә? Бу чын мифология ләбаса. Автор гасырларга кереп калган һәм әле дә яңгырап торган "Казан ятиме" ("Казанская сирота") дигән сүзләрне дә белми дисезме? Белә, әлбәттә. Аның теләге - тарихи дөреслеккә күз йомып булса да, рус дәүләтенең геополитик максатын аклау. Исең-акылың китәрлек, бу максатны яклаучылар әледән-әле калкып тора. КПРФ рәисе Г.Зюганов "Советская Россия" газетасының 1994 елгы 23, 26 февраль саннарында Иван Грозныйның рус дәүләте бөеклеге хакына татарларны гына түгел, "меңнәрчә русларны да" кыруын югары бәяли: "Иван патша үз дәүләтенең геополитик ихтыяҗын яхшы аңлаган", - дип яза ул.
Тарихи проблемаларны чагылдырган популяр әдәбиятта ниләргә генә юлыкмыйсың! Күренекле хәрби тарихчы профессор А.Широкорадның рәсми идеологик карашлардан үзгәлеккә омтылып язган шактый кызыклы, киң мәгълүматлы "Рәсәй һәм Урда" ("Русь и Орда") басмасында да "поганый татарлар"ның явызлыкларына адым саен тап буласың. Дөрес, китапның башында ук автор менә нәрсә дип шаккатыра. Бу явызлыкларны кылучылар "чынлыкта ... этник монголлар булган. Ә мин аларны укучыларга уңай булсын өчен татарлар дип атадым, чөнки алар рус елъязмаларында шулай аталган". Менә шулай җиңел генә монголлар татарга әйләнгән дә куйган. "Уңайлык өчен!" Ә укучы китапның башында ук автор уйлап тапкан "уңайлыкны" оныта, адым саен "татарларның" кансызлыгын күреп нәфрәтләнә һәм үзеннән-үзе бүгенге татарларга күз ташлый.
Китапның аннотациясендә автор Россиянең эчке һәм тышкы сәясәтендә татар векторы кебек темаларны тикшерүне, катлаулы сәяси процессларның объектив картинасын булдыруны, идеологик штампларга һәм тарихның негатив моментларына күз йомып түгел, ә аек карауны максат итеп куя, диелгән. Менә дигән максат. Ләкин... Ләкине бар шул. Автор шул ук вакытта В.В.Похлебкинның "Татарлар һәм Рәсәй" ("Татары и Русь") дигән басмасыннан түбәндәге юлларны китерә. "Рус кенәзләре крепостнойлар кебек Урдага шәхси бәйлелеккә эләгә, коллык, түбәнлек­ле халәткә ияләшә, яраклашучан "ике төрле әхлак" психологиясен җәелдерә һәм барлык шушы әшәкелек, коллыкны үз дәүләтләренә күчерә, аларга карата Урдада кулланылган алымнарны боярларга, дворяннарга, бигрәк тә үз халкына карата куллана. Рәсәйдә берничә гасыр буена халыкара һәм дәүләти, аеруча шәхес хокукы нормаларын күз алдында тотарга бөтенләй юл калмый. Халык эзлекле, системалы рәвештә хокуксызлык шартларына ияләштерелә, тәрбияләнә. Рәсәй өстеннән Урда хакимлегенең аеруча мөһим тарихи нәтиҗәләренең берсе менә шундый була. Аңлашыла ки, боларның барысы да рус дәүләтчелеге үсешенә киртә куеп, аңа бозык, чын коллык сыйфатлары биреп кенә калмый, тулаем алганда, рус милләте психологиясе формалашуга, шуның белән бергә иҗтимагый һәм шәхси психология формалашуга да гаять зур тискәре йогынты ясый".
Объективлыкны максат итеп куйгач, В.Похлебкинның мондый карашларына А.Широкорад үз мөнәсәбәтен белдерер дип көтәсең. Әмма ул юк. Киресенчә, "объектив" автор "халыклар төрмәсе" дип аталган Рәсәйдә патша самодержавиесе урнашуның нигезләрен әнә шул Урдага, татар-монгол игосына бәйлелектән күрә.
Бу стереотип тарих дәрес­лекләренә Сталин заманында кертелгәне мәгълүм. Тоталитаризм заманы инде күптән тарих чоңгылына батса да, әлеге стереотип тормышта һаман яшәп килә. Моңа мисал итеп "Виктория" исемле кинофильмга тукталыйк. Аны Мәскәү телевидениесенең беренче каналы кат-кат күрсәтте. Фильмның төп геройларының берсен талантлы артистка Т.Арнтгольц уйный. Героиняның рус ирен ниндидер бәрелештә мөселманнар әсир итә. Хатын аны эзләп әллә кайларга барып җитә. Экранда без гарәпчә язылган Кират, Альшевар дигән шәһәр исемнәрен күрәбез. Ул шәһәрләр таулар арасында урнашкан, урамнары бик кысан, йортлары да вак. Кыскасы, алар Россия шәһәрләренә охшамаган. Кешеләре явыз, миһербансыз, ә менә исемнәре татар халкыныкы.
Арнтгольц персонажының юлында очраган Әнвәр исемле ир аны икенче хатыны итәргә омтыла. Беренче хатыны, төннәр буена елап чыкса да, каршы килә алмый. Героиня кайсы халык арасына килеп эләккән соң? Фильм авторлары кыеклап кына тамашачыны бер фикергә этәрә - бу мәрхәмәтсез халык татарлар түгелме соң? Әнә ич Әнвәр хатыны татарларның милли гимнына әверелгән "Туган тел"не җырлап йөри! Моны фальсификация дими ни дисең? Ил башлыгы әйткән идеологик чүп-чар шушы лабаса!
Мин боларга ник тукталдым соң? Максатым һич кенә дә сакалы агарып беткән проб­лемаларга кагылып, укучылар күңелендә киеренкелек хисен яңартуда түгел, ә фәнни объективлык принцибын күз карасы кебек саклауга игътибар юнәлтүдә.
Республикабызның Ш.Мәр­җани исемендәге Тарих институты хезмәткәрләре халкыбыз тарихын төптән өйрәнеп, объектив чагылдыру, гомумтарих агымына бәйле рәвештә бәян итү өчен актив, күпкырлы эш алып бара. Рәхмәт аларга. Шул ук вакытта алар федератив Россиядә кулланышка керүче яңа дәреслекләрне, төрле кулланма әсбапларны һәм башка басмаларны да күз уңыннан төшермәсен иде. Ә бу "Россия руслар өчен" шигаре астында түгел, ә бердәм, уртак илдә яшәргә дучар ителгән милләтләрнең уртак мәнфәгатьләрен тормышка ашыру, катлаулы проблемаларны бергәләп хәл итү өчен милли тигезлек нигезендә тагын да ныграк берләшүгә ярдәм итәр иде.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: