Мәдәни җомга

Нәрсә җитми бу хатын-кызларга?!

(Бер ир авызыннан)

Эштән чыгуга машинама таба киттем.  Алҗатты,  җитмәсә, өйгә кайткач башланачак: «Ник шулай соң  кайттың? Өең турында оныттыңмы әллә? Юньле ирләр күптән өйләренә кайтып хатынына булыша. Ике баланың да авырып ятканнын оныттыңмы? Мин тынычлап бәдрәфкә дә бара алмыйм. Син мине бөтенләй жәлләмисең. Күрәсең, яратмыйсың...» Таныш хәлме? Хатыным Кәримә мине әнә шулай эштән каршы ала.
Юк, зарланырга җыенмыйм. Хатынымны бик яраатам. Алҗаганын да аңлыйм.  Ул бик чибәр, әмма көнләшеп кенә җаныма тия.  «Синең йомшаклыгыңнан тирә-ягыңдагы бөтен кеше куллана,  эшне эшләгән атка өяләр инде. Әзрәк юк дияргә өйрән!  Безгә вакытың да, игътибарың да калмый», –  дип үпкәли. Ә мин нинди бар шундый, кешене үзгәртеп буламы инде?! Чынлап та хатыным хаклы.  Йомшаклыгым бар шул. Баш тарта алмыйм, аннан соң үземне эчтән кимереп йөрим. Шул арада машинама күрше бүлектә эшләүче Индира кереп утырды. Ул –  баш тарта белмәвем нәтиҗәсенең якты бер үрнәге. 
– Сәлам, җаныем. Мине өйгә кадәр илтеп куймассыңмы? Аягымда басып тора алмаслык булып алҗадым, –  диде ул зур зәңгәр күзләрен тагын да түгәрәкләндереп, куллары белән сары  чәчләрен төзәткәләп алды. 
– Әлбәттә, матурым, – дидем күндәм генә. 
– Өйгә кайтарып куйганчы, әйдә, берәр кая кереп кичке аш ашап алыйк. Минем иртәннән бирле авызыма бөртек тә капканым юк.
– Матурым, ник үзеңне шулкадәр җәфалыйсың. Нинди диета инде ул тагын? Син бит  болай да матур.
– Диета түгел инде. Беләсең бит проблемаларымны: акча җиткерә алмыйм. Өйдә  пенсионер әни белән инвалид әби. Һәрвакыт авырып торалар. Бөтен акча табибка, даруга китеп бетеп бара...
Беләм инде авыр тормышта яшәгәнен.  Моннан бер ел элек нәкъ шулай ук өенә илтеп куюымны үтенде. Мин юк дип әйтә алмадым.  Ул юлда авыр тормышы турында сөйләде. Әбисен әледән-әле төрле хастаханәләргә йөртергә кирәклеген, моның күп акча түгүен әйтте. Мин аны бик жәлләдем. Хәзер без атнага бер-ике тапкыр очрашабыз. Билгеле, аның  өендә түгел. Ул бит әнисе, әбисе белән ике бүлмәле кечкенә «хрущевка»да көн күрә.  Яхшы йорттан фатир арендаладым да, Индираны шунда күчердем. Берүзенә яшәргә рәхәтрәк булыр. Әбисе белән әнисенә кунакка йөрер. Яшәренә акча да бирәм. Ул бары тик үзенә генә тотарга вәгъдә итте. Бүләкләр биреп сөендерәм. Яшь бит әле ул. Аның киенәсе, матур итеп йөрисе килә. Ә аның үтенечләреннән баш тарта алмыйм: биргән бүләкләргә балалардай куана ул!
Шулай тыныч кына икесен дә тигез күреп яшим. Ә хатыным әллә шикләнә башлады, башта мине  гел елап каршы ала иде. Аннан соң  һөҗүмгә күчте. «Мин монда ике кечкенә бала белән өйдә утырам. Эшли алмыйм. Әгәр дә син мине ташлап чыгып китсәң, бернәрсәсез, ике баламны кочаклап калам», – дип колак итемне  ашый башлады.  Нишләп чыгып китим инде мин?! Хатынымны, балаларымны бик яратам. Индира да: «Хатыныңнан аерыл, законлы итеп яши башлыйк», – дип аптыратмыйм. Кәримәмне  тынычландыру өчен фатирны  аның исеменә күчердем. 
– Син мине ашатырга уйламыйсың,  ахры. Өйгә кайтып җитәбез инде, – дигән үпкәләгән тавыш уйларымнан айнытты. Ресторан турында бөтенләй баштан очып чыгып киткән. – Ярый инде, туңдыргычта кибет пилмәне бар иде. 
Индира яныннан соң киттем. Кәнәгатьләнеп, бурычымны үтәп.  Әбисе белән әнисенә ярдәм итәр өчен акча да калдырдым.
Менә нигә Кәримә мине көнли икән? Нәрсә җитми аңа? Мин бит алар дип яшим, алар дип сулыйм. Индирага да гел алар хакында сөйлим.   Ә  Индира, көнләшми, әнә, бирелеп тыңлап утыра,  әле киңәшләр бирә. 
Шулар хакында уйлый-улый фатир ишеген ачтым. Ишек янында торган зур чемоданга чүттән генә абынып егылмадым.  Балалар китереп куйгандыр инде!
Җайлап кына чемоданны атлап чыктым да, кухняга юнәлдем. Индираның кибет пилмәннәре нигәдер тамакны туйдырмаган иде. Кухня ишек төбендә Кәримә  басып тора. «Тагын  башлана»,– дип уйлап куйдым. 
– Кайттыңмы? – дип, ниндидер конверт  сузды Кәримә. – Бу сиңа. 
– Нәрсә бу?

 

Галия Әхмәтова

Дәвамы: "Сөембикә"

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: