Мәдәни җомга

Никахсыз хатын

Өлкән яшьтәге хатын иртәнге намазыннан соң канәгать сөйләнеп алды: «Менә тагын яңа таң атты, тагын яңа көнне күрергә насыйп булды. Шөкер кылам, Ходаема мең рәхмәтләр ирешсен»!

м\

Алдындагы ап-ак намазлыгын, тәсбихен җыеп, кештәгә куйгач, җиңел генә атлап, бисмилласын әйтә-әйтә аш бүлмәсенә узды. Озак вакыт ялгызлыкта булгач, ул үз-үзе белән сөйләшергә гадәтләнгән иде.

Чәй куеп җибәрде, аш салды. «Бүген атна кич, мунча ягып җибәрермен. Кызым Мәликәм дә килер. Килә ул, киләчәк, алтынкаем, Алла боерса! Кызым бик белдекле бала. Гомеркәйлер тазалык бирсен Ходаем үзенә», - дип  үз алдына сөйләнеп алды. Кайнап чыккан чәйне сүндергәч, чәйнеген кайнар су белән чайкатып тартмадан хуш ис аңкытып торган кара чәен салды. Сөлгегә төрелгән күмәчне алып өстәлгә куйгач кына суыткычтан эремчек, каймак алып табын артына утырды. Озакка сузмый ике чынаяк чәй эчкәч, табынын җыйды. Менә хәзер мунчаны ягып җибәрәм, җылына торсын, суы күп, мәтрүшкәле милекләрем әзер. Күршеләремә дә эндәшермен, мунча керерләр, дип өйдән чыгарга җыенды.

Иртәгә җомга бит!

Кинәт төнге уйлары исенә төшеп, тәвәкәлләп әйтеп куйды: нигә әле иртәгә калдырырга ди, бүген Шакирҗан янына барам! Эчемдәге чишелмәгән сер төер булып, нигә мине җәфалап торырга тиеш әле? Әйтәсе сүзләремне дә әйтәм, Аллам алдында гафу үтенәм дә, барын да сөйлим әле. Түкми-чәчми сөйлим!

Гомерем буе җыелган сүзләремне әйтәм дә куям аңа, бәлки аңлар үзенең кылган хаталарын! Әйдә, тыңлый бирсен!

Хуш исләр бөркеп кайнап чыккан ашын сүндереп, җиңел бишмәтен киде, яулык өстеннән кәшәмир шәлен ябынды.

‑ Алла боерса, өйлә намазына тиклем барып кайтам! ‑ Кесәсендәге төргәген барлап алды. – Ничә еллар җәфалаган сорауларымны да бирәм әле, белсен, ишетсен! Кем белә әллә яшисем аз калган, күңел түремдә күпме сакларга була соң җан серләрен?!

Бер карарга килгәч, тынычлана төшкән Хәмдия, кире туктап утырып, дога укып алды. Ишеген бикләп, яшенә  күрә бик җитез атлап, ихатадан чыгып китте.

Исәнме, Шакирҗан! Менә тагын килдем әле. Көттеңме? Хәлләрең ничек, бик авыр түгелме? Син үзең дә, Шакирҗан, ничек яшисең, дип сора миннән. Күреп торасың – шул көенчә, йөгереп йөрим, Аллага шөкер. Юкка гына заманында мине «Урман кызы» дип атамаганнардыр. Әй бу язмыш! Гомерем буе тыныч кына яшәгәндәй булсам да үкенеп әрнеп үтелде гомер. Син минем эчке дөньям, кичерешләрем белән кызыксынмадың. Горур каты бәгырле, и, тәкәббер идең шул. Кимсеттең, җәберләдең, күз карашыңнан куркып яшәдем шуңа. Нишләргә иде соң? Мин әти-әнисез үскән, оялчан ятим авыл кызы. Җәмилә әби үстерде мине, гарипләнгән карчык иде. Гомере буе район үзәгендәге ятимнәр йортында шәфкать туташы булып эшләгән. Авариягә юлыгып гарипләнгән ул. Бераз арулангач, шул ятимнәр йортына эшкә кергән. Күрәсең, мине ошаткандыр, үзенә алды. Укытты, эшкә, тегәргә өйрәтте. Ярый әле төннәр буе  китап укырга мөмкинлек булган, укыдым, барына өйрәндем.

Соңрак мин үзем Җәмилә апакаемны тәрбияләдем берчак сез, урман кисәргә килгән ир-егетләр, безнең авыл янындагы урманда эшләдегез.

Син бездә фатирга тукталдың. Ары тәкъдирем синең кулда булгандыр. Син көчлелек белән үзеңнеке ясадың да минем  белән яшәп киттең, яратмадым, мин сине, бары язмыш алдында баш иеп, гомер йомгагын сүттем. Шакирҗан! Әмма йөрәгем әрни бит! Күпме еллар бергә гомер кичерсәк тә, никахыбыз булмады бит безнең. Шуңа гел җәфаланам. Никах табыннарына чакырылганда, элегрәк тә төннәрен елаган чакларым күп булды. Үзем шул бәхеттән мәхрүм калдым бит – син никах укытырга риза булмадың. «Минем никахлы кызым Мәликәм үсә еракта», дип кенә әйтә идең шул.

Шулай сансыз еллар никахсыз бичә булып яшәдем. Сине карадым – тәрбияләдем, артык сүз әйтергә кыймадым. Син күп яшькә миннән өлкәнрәк булгач, кыймаганмындыр инде. Кызу холыклы идең бит, аяусыз идең. Мин йөкле чакта мунча салганда бүрәнә күтәрттең – исеңдәме?

Туасы нарасыем – улыкаемны югалттым шунда. Туар вакыты да җиткән иде… Үзең беләсең, күпме чирләдем, сәламәтлеккә туймадым. Шуңа да күңелем әрнеп кенә тора. Никахсыз туган сабыйлар теге дөньяда башсыз күгәрчен булып йөрер, диләр. Безнең сабый да шулай башсыз күгәрчен микән? Менә икебез өчен дә тәүбәләр әйтеп, намазга баскач кына икенче дөньям башланды. Әй, бер яңалык алып кидем бит әле. Зур яңалыгым бар. Мәликәң килде бит, кызың кайтты. Никахлы бичәң яман чиргә тарып күптән бу якты дөньядан киткән. Урыны җәннәттә булсын. Ә Мәликәң сине юллап тапкан. Тик  соңлаганына бик тә үкенә ул бала. Шакирҗан!

Бу дөнья кара, авыр, ямьсез, дибез. Юк, үзебез каралтабыз якты, матур соклангыч дөньяны Шакирҗан! Әй телең бигрәкләр әшәке, кулларың шакшы – каты иде дә, Шакирҗан. Син шикәр чире белән авырып аяк-кулларың сызлаган да төннәр буе яныңнан китмәедем, телең агу чәчсә дә разый булгансыңдыр дип уйлыйм, кайда инде ул рәхмәтләр әйтү…

Күп сөйләнмә, өйрәтмә, дисеңме? Шулаен шулай да, тик ялгызлыктан юксынып, әйтер сүзләрем күп булганга, үзеңнең хәлләреңне белергә килдем. Нигәдер төшемә еш керәсең: ярдәм сорагандай күрәм. Хәзер минем нинди ярдәмем булсын инде догалардан башка. ‑Хәмдия уйланып калды. Аннан, Шакирҗан белән үзе арасындагы коймага терәлеп үк күтәренкерәк тавыш белән дәвам итте.

Сиңа түгелеп онытылып сөйләгәнгә үпкәләмә инде. Син исән чагында бер дә юкка борчымадым ләбаса, гафу ит! Менә Мәликәң бик тә үкенә син  исән чакта килеп күрмәгәнгә. Мин аны гел көттем, эзләдем, дип яшь түгә бала. Шулай язгандыр. Сиңа охшаган, һинд кызыдай каракай, татарча сөйләшә. Үз һөнәрен үзе сайлаган, безнең якларга күчеп яшәргә хыяллана, балакаем. Хәлләремне гел белешеп тора. Менә бүген дә килеп җитәчәк, Алла боерса.

Тормышым шул көе, гомерләр генә булсын. Азак барын да Мәликәгә калдырам, Алла боерса. Син ул хакта борчыла күрмә, Шакирҗан. Адәм балалары һәр адым саен гөнаһ ясый, диләр гөнаһыбыз күптер, беләм, бардыр ул бардыр.

Урманлы булгач, күпме агач кистегез дә саттыгыз, агач ботакларына оялаган кошлар оядагы нәни генә балалары өчен сезгә рәнҗемәгән дисеңме әлле? Кулларың авыр иде шул! Вакытында минем сүзләремә, киңәшләремә колак салмадың. Тиң итмәдең син мине. Кем белә, бәлки үткәннәрдә калган гөнаһларың өчен җаның үрсәләнәдер, әле өч атна гына гәүдәңне җанын ташлап киткәнгә. Күзләреңнән, колакларыңнан  кулкайларыңнан җаваплар алдылармы?Алар бигрәк гөнаһлы иде ләса. Ә зәһәр телең ничекләр, нәрсәләр дип җаваплар бирде икән?

Менә ниятләп килдем, сиңа янә ясин укырга килдем. Мин укымасам, кем укыр соң сиңа догалар, Шакирҗан. Укыйм, тулы ясин чыгам үзеңә.Намазларымнан соң да догадан калдырган юк үзеңне. Элегрәк көлә идең намаз укыганда, җәберләгән чакларың күп булды. Гафу иттем. Мин бик тә юаш булдым. Урманлы мохиттә шулай үскәнмен, шундый итеп дөньяга туганмын шул. Әй, бу гомер, күз ачып йомганчы үткән дә киткән! Я, тулы ясин чыгам, дип өметләндем бит әле.

Хәмдия кесәсендәге төргәгеннән җыйнак догалык алды. Билгеләп куйган битен ачып, һәр сүзен әһәңле, ачык әйтеп, моңлы тавышы белән ясин укырга тотынды.

Тирә-якта тынлык. Әйтерсеңлә, каберләр тезелгән зират, андагы кошлар да бакыйлыкка күчкән әрвахлар дөньясы да көдрәтле сүрә авазына оеп калган.

Хәмдия доганы укып беткәч, шартына китереп, тәсфилләп багышлап та куйды. Аннан әкрен генә кузгалып, әле үлән усеп өлгермәгән, яңа икәнлеге беленеп торган, кызгылт-кара туфрак өстендә сагышлы сары яфраклар яткан кабердән кайтыр юлга атлады. Кинәт туктап калды, янадан борылды. Ике кешелек урын биләп, иркен итеп вакытлыча тәбәшәк койма белән уратылган кабер янына кире килде. Игътибарлы, сынчыл карашы, икенче, әле үлән үсеп утырган буш урынга тукталды.

‑ Әй, хәтереңне! Иң кирәклесен әйтмәдем бит сиңа! Көтеп ятма син мине, яме, Шакирҗан! Синең яныңа мәңгелекә һич ятасым килми. Гафу ит, тәнем тартмастыр, гафү ит… Болай да тормышта никахсыз хатының булдым. Ходай үзе гафу итсен!

Хәмдия, өстеннән авыр йөк төшкәндәй, җиңел-җитез ышанычлы адымнар белән кайтыр юлга юнәлде.

 

Дилә Булгакова

"Өмет"

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: