Мәдәни җомга

Ник кайтмыйсың, әни?

Илфир быел мәктәпкә бишенче сыйныфка укырга керә.

Әле кайчан гына беренчегә кереп, биш почмаклы йолдызчыклар алып кайткан иде. Тик йолдызчык билгеләре белән сөендерергә янәшәсендә әнисе генә булмады. Ярый әле куанычын уртаклашырга әтисе белән әбисе янәшәсендә. Тагын бер куанычы бар. Анысы апасы – Әлфия. Өченче сыйныфта укыганда ук Әлфия кичен, әтисе эштән кайтканчы, сыерны савып, эшен төгәлләп, әтисенең кул арасына керә. Әбисе дә бар барын. Тик, картлык галәмәте, аяклары гына тыңламый башлады. Култык таягы белән генә йөри.  Бу балаларның балачагыннан урланган бәхетле мизгелләр байтак. Йөрәкне әрнеткәне шул: бәхетне урлаучы кеше – сабыйларны дөньяга китергән ана! Юк, ялгышам ахрысы мин. Әни назы, әни киңәшеннән мәхрүм булсалар да, бәхетсез түгел бит алар. Юк, юк! Алар өчен өзелеп торучы әтиләре һәм әбиләре бар. Алар гына исән була күрсен! Ә менә әни кеше –  Сәриянең, ике баланы 7 яшьлек Илфирны һәм 9 яшьлек Әлфияне калдырып чыгып киткәндә күңелендә ниләр булды икән? Күрер күзгә әлләни тәртипсез, тәрбиясезгә дә ошамаган үзе. Ниндидер сәерлек ята кебек аның бу гамәлендә. Ирдән аерылганнарны күргән, ишеткән бар. Тырышып-тырмашып ялгыз бала үстерүче әниләр дә күп. Картлыгында ялгыз калудан куркып, киләчәктә терәк, таяныч булыр, дип тормышка чыкмый гына бәби үстерүчеләр дә юк түгел. Ә Сәрияне берничек тә аңлый алмадым мин. Тәкъдирендә шулай язылып, ул нигездә ризыгы беткәнме, иргә карата мәхәббәте сүнгәнме, белмәссең? Тик балаларын әни назыннан, әни киңәшеннән мәхрүм итүе генә күңелне борчый. Хәтта, кануннар да куркытмаган аны. Россия  Федерациясе Гаилә Кодексының 63 маддәсендә дә акка кара белән ата-ана балаларын тәрбияләүгә хокуклы һәм бурычлы диелгән. “Баланың тәрбия алуына һәм үсешенә ата-ана җаваплы. Алар баланың сәламәтлеге, физик, психик, рухи һәм әхлакый үсеше өчен кайгыртырга бурычлы”, – дигән юллары бар. Кайсы гына татар авылына барып чыкма, киң күңелле, күркәм холыклы карчыкларны очратасың. Хәлимә апа да авылында күркәм аналарның берсе. Тормыш иптәше белән өч малай ике кыз үстерә. Балаларынң һәркайсының үз гаиләсе. Тик, менә үзе янында төпләнеп калган Илдарының гына язмышы чуаррак килеп чыккан. “Илдар  күрше авылдан Сәриягә өйләнәм дигәч, беренче күрүдә үк ошаттык. Үзе дә бик әйбәт булды ул. Тугыз ел бергә яшәдек. Бер-беребезгә тавыш күтәреп тә бер сүз әйтешмәдек. Ул елны авылга көтү көтәргә марилар килгән иде. Шуларның берсе белән яратышып йөргәндер инде күрәсең. Улым тыныч, сабыр булды. Күтәрелеп бер ямьсез сүз дә әйтмәде. Юашлыгыннан файдаланып йөргәндерме, китеп барды шул. Бергә яшәгәндә дә бер тавыш та чыкмады өйдә. Үзе эшләп алган акчасын үзе тотсын дидек, ул яктан да кысылмадык. Акчасын үзе тотса да, юкка-барга туздырып, әшәкеләнеп йөргәне булмады. Балаларның өс-башын карады. Хәл белешергә кайтып-китеп йөргән балаларга да, аларга биргән күчтәнәчләргә дә сүз әйтмәде. Бик акыллы булды. Менә шулай бик әйбәт торган килеш, әнә шул марилар килеп чыкты да, ияреп китте”, – дип искә ала Хәлимә апа. Сәрия Илдардан 14 яшькә кечерәк. Ир хуҗалыкта трактор йөртә, хатыны фермада сыерлар сауган. Шулай тыныч кына яшәп ятканда, Сәрия өйдән чыгып китә. Аңа кадәр дә ике баланы ияртеп, авылдагы икенче урамга ялгызы яшәүче бер хатынга күченеп яши башылй. Балалар анда түзә алмыйлар, әбиләре йортына “әби, синең белән яшибез, кайтыйкчы” дип кире кайталар. Балалар кайткач микән, әллә оятыннанмы, Сәрия дә кире кайта. Тик, ир нигезендә, балалары янында озак тоткарланмый. Игорь Морозов атлы мри егетенә ияреп, аның туган ягына китеп бара. Сәриянең әнисе һәм хуҗалыкның ярдәме белән аннан кабат алып кайталар үзен. Тик, бүре баласын бүреккә салсаң да, урманга карый дигәндәй, “мәхәббәте” көчле булды микән, бер атна вакыт үткәч, Әлфия кабат “марилар иленә” китә. “Сумкаларын кичтән хәстәрләгән булгандыр инде. Мин сарайга маллар янына чыгып киткән идем, балалар йоклап калганнар. Менә шул китүдән, бүген дә юк Әлфия”, – ди Хәлимә апа. – Бик  фәкыйрь яшиләр, уртак балалары туган дигән хәбәр дә килгән иде. Хәзер килгән марилардан сораштырабыз, белүче, керүче юк. Бала белән кайтса да кабул итәбез, кайтсын гына. Эзләтеп тә карадык, тапмадылар. Бәлки, алимент түләүдән куркып күренми йөридер. Нишләп без аннан алимент алыйк инде. Яшәргә йортыбыз, табын тулы ризыгыбыз. Пенсия алып торабыз”. Илфир белән Әлфия әниләре кайтуын зарыгып көтә. Ә Хәлимә апа аларны үзенекеләрдән дә артык күреп ярата. “Альбина кызым эшкә дә бик оста. Бар эшне дә хәзер эшләп куя. Сыер сава башлаганда,  әби нишләп күбекләнә соң бу, дип сорый торган иде. Яхшы сауган ди-ди мактап, үсендерә торган идем. безнең бәхеттән калгансыздыр инде,  балакайларым, сезнең хәсрәтегездән саргайган булыр идем”, – ди әбекәйләре. Балалар инде кул арасына керәләр. Әлфиянең тегү эшенә дә кулы ята икән. Аш-су тирәсендә дә булыша. Мәктәптә дә тырышып укыйлар. Илфир бигрәк тә җыр дәресләрен ярата икән. Моң дигәнең гармунчы әтисеннән генә түгел, тормышның үзеннән дә күчкәндер, мөгаен. Бар да бар, әлеге гаиләдә. Тик, әни генә юк... Сабый хаклары да тоткарлый алмаган оыл мәхәббә микән, ялгышлыкмы? Аңлап та, нинди генә сәбәпләр табылса да, аклап та булмый Сәрияне. Балаларын “онытып” бетерми ана. Бер-ике тапкыр  хәлләрен белешеп ха язып сала. Аннан соң хатлар килү бөтенләй дә туктала. Исәнме, юкмы икәне дә билгесез. Әни! Нинди булса да әни шул! Илфир белән Әлфия дә көтә ананы! Гәҗит килгәч, хаты төшеп калмады микән диеп, кабат-кабат карыйлар. Тормышның матур яклары да күп, килер көннәрегездәге бәхетегез югалмасын, сезне аңлардай әтиегез, әбиегез туганнарыгыз һәм дусларыгыз янәшәгездә, диясе килә. Иң мөһиме сез сау-сәламәт!

 

Замирә СӘМИГУЛЛИНА

"Өмет"

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: