Нигезләр дә елый икән...
Ибатулла карт урам эскәмиясенә чыгып утырды да уйга калды. Әйе, яңа өй, сарай, мунча салды, нигезе ныклы, бакчасында нинди генә җиләк-җимешләр үсми. Әкренләп аның уйлар җебе чишелде.
Яшьли ятим калды. Унбер яшеннән колхоз эшендә эшли башлады. Сабан да сөрде, җир дә тырмады, көтүен дә көтте, ятимлекнең ачысын-төчесен аркылы-буй кичте. Тамагы ипигә туйды. Яхшы эшләгән өчен иптәшләре коммунистлар партия сафына алдылар.
Сугыш! Нинди ачы сүз! Сугышның беренче көннәреннән үк үз теләге белән фронтка китте. 1942 ел. Сталинград фронтында алдынгы сызыкта сугышты, каты яраланып госпитальдә ятты, Җиңүне Берлинда каршы алды. Туган авылына күкрәге тулы орден-медальләр тагып кайтты солдат. Тик өй бикле, бер туган сеңлесе дә сугыш вакытында торф чыгарганда үлгән икән. Солдат тагы кайгы, хәсрәт кичеп йөрде, тик болай яшәп булмый. Үзе кебек ятим Галия исемле кызны очратты. Биленә төшеп торган озын чәчле, зифа буйлы Галиягә бер күрүдә гашыйк булды. Өйләнештеләр. Икәүләшеп кулга-кул тотынышып дөнья көтәләр, бер-бер артлы алты балалары дөньяга килде.
Галия дә колхоз эшендә эшли, чөгендер дә утый, яшелчә бакчасында да эшли. Карлы-бозлы яңгырда чөгендер алганда Галия трактор астында калып күзләрен мәңгелеккә йомды. Аңа нибары 45 яшь иде...
Ибатулла абый бу югалтуны авыр кичерде. Тик яшәргә, балаларны аякка бастырырга кирәк. Төпчек кызларына бит әле 11 генә яшь иде...
Балалар башлы-күзле була башлады, гаилә корды. Улы Таһир да өйләнде, Сибай шәһәренә барып урнашты. Бәхетләрен тулыландырып кызлары туды. Гаилә өчен бала туу нинди зур бәхет, ә картәти булу – икеләтә шатлык! Оныгына хатынының исемен – Галия дип куштылар.
Ә төпчек кызы мәктәпне бик яхшы билгеләргә тәмамлагач, авыл хуҗалыгы техникумына укырга керде, аннан соң авыл хуҗалыгы институтын тәмамлады, исәбе аспирантура тәмамлап, галимә булу иде.
Тик дөнья син дигәнчә генә бармый шул, ни сәбәпледер улы Таһир хатыны белән аерылышты. Ибатулланың йөрәге сыкраса да тышка чыгармады, түзде. Таһир бер балалы башкорт хатынын алды. Хатынның баласын үз фамилиясенә яздырды, килен булган кеше бик чая булып чыкты, баскан җиреннән ут чыгарды. Ибатулла карт сугыш, хезмәт ветераны булып хаклы ялга чыкты, ә күкрәгенә “50 ел партия сафында” дигән билге тагылды. Галия оныгын җәйге каникулларда алып кайтты, кунакны сыйлады, өстенә кием алды, картәти бит. Килен генә риза булмады. “Бу синең оныгың түгел, ана синең оныгың ир бала”, - дип теңкәсенә тиде. Ибатулланың исәнлеге дә какшады, сугыш яралары да үзен сиздерде, озак кына хастаханәдә ятып чыкты һәм күзен мәңгелеккә йомды.
Карт коммунистны, сугыш һәм хезмәт ветеранын бөтен авыл соңгы юлга озатты. “Шәп” киленнең эше каты булды, “әти оныгына акча әзерләгән иде, кайда икән”, дип шуны эзләде. Базга да төшеп менде.
Ибатулла картның өе бикләнде... Бераздан улы Таһир, килене, өч оныгы күченеп кайттылар. Кодагый да килде. Ибатулланың өендә ут кабынгач, яшәү дәвам итә дип кабердә булса да куангандыр инде карт. “Нигезне күчермәгез, югалтмагыз, суытмагыз”. Аның соңгы сүзе шул булды...
“Килер заман, җирне сата башларлар, моңа һич ризалык бирергә ярамый. Җирсез кеше – илсез кеше”, - ди иде ул. Үткән гасырның 80нче елларында үк бүгенге вакыйгаларны белеп, күреп торды ул.
Улы Таһир хуҗалыкта эшли, балалары мәктәптә укыйлар. Таһир да өй салырга җыена, күршеләр дә, туганнар да хуплады. Туып-үскән нигезгә генә тотынма, икенче урынга сал, диделәр туганнар. Таһир тыңламады, үз өен атасының нигезенә терәтеп салды. “Шәп” килен биленә таянып, “бу өйне мин чыгарып ыргытам” дип сөйләде. Сугыш, хезмәт ветеранының нигезен кирәкмәгән әйбер кебек чүплеккә чыгарып ташладылар.
Бу вәхшилекне күрмәскә теләп, Җир-анабыз ул көнне кояшны болытлар арасыннан чыгармады, коеп-коеп яңгыр яуды. Күршеләр бу хәлне күрмәс өчен өйләренә кереп бикләнде.
Кайгы-хәсрәттән кешеләр генә түгел, нигезләр дә елый икән шул...
Ралина Маннанова, Благовар районы, Былышлы авылы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев