Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Җан авазы

Нигә мондый сынау? (ХИКӘЯ)

Аңласа минем кебек хәлгә калган кешеләр генә аңлар хәлемне.

Юк, аңламасалар да үпкәләмим. Әмма бер киңәш ишетәсем килә. Дөньяда бит әллә нинди хәлләр булып тора. Минем кебек хәлгә калган хатын-кызлар да бармы икән?

Унтугыз яшемдә, башымны югалтып, кара чәчле, зәңгәр күзле, озын буйлы бер егеткә гашыйк булдым. Хыялландым шул егет белән! Тормышымны шул егет белән генә күз алдыма китердем, һәр сүзенә ышандым. Аның җылы куллары мине бар әйбердән дә саклар, яклар кебек тоела иде. Әмма саклап җиткермәде шул... 
Кышкы салкын бер көндә мин үземнең авырлы икәнемне аңладым. Табиб 8-9 атналык срок куйды. Бу хәбәрне ишеткәч, егетем югалды. Дус кызларым ярдәме белән баладан котылдым, яңадан аякка бастым. 
Авыр булды. Әмма бирешмәдем. Укуымны тәмамладым, эшкә урнаштым. Эш буенча командировкага баргач, үземнән зуррак ир-ат белән таныштым. Арада мәхәббәт кабынды. Ике ел дуслашып йөргәннән соң туй иттек. Һәр яшь парлар кебек үк туйдан соң без дә бала хакында хыяллана башладык. Әмма барлык тестлар, анализлар тискәре нәтиҗә күрсәтте. Бала таба алмауның сәбәбен табиблар яшьлектә бала алдыруымнан дип аңлатты. Бала алдырганнан соң күп хатын-кызның баласыз калганы турында ишеткәнем бар иде. Әмма менә миңа кагылыр кебек түгел иде бу хәл. Элеккеге үпкәләрем, алдану ачысы яңадан калкып чыкты, төннәрен мине алдап калдырган егеткә рәнҗеп елый идем. Тормышыбызның бик авыр чоры булды ул. Төрттереп әйтелгән сүзләрне дә күп ишеттем. Ирем яхшы белгечләргә йөртте, психологлар тапты... Тормышны яңача кабул итәргә өйрәндем. Үземне башка яктан ачтым, күндем, килештем. Ирем белән икебез бергә, башка кызыксынулар белән яшәргә өйрәндек. 

 

– Гаилә бозылыр дип борчылма. Мин сине бик яратам. Икәүләп яшәрбез, мин сиңа дөнья күрсәтермен. Яралар төзәлгәч, бәлки, бала алырбыз. Мин синең белән, – диде ирем. Аның бу сүзләре күңелемә канат куйды. Баласыз гаиләләрнең бик сирәге генә бергә картая бит. Анысы турында да ишеткәнем бар иде. 

Күңелем белән эшкә бирелдем. Кичләрен кул эшләре белән утырам, балалар йортындагы балаларга күп итеп оекбашлар, бияләйләр бәйләп тапшырырга гадәтләндем. Ирем, чыннан да, мине бик еш төрле илләргә, шәһәрләргә сәяхәткә алып барды. Аллага шөкер, без бербөтен булып яшибез. Уртак кызыксынуларыбыз бар, сөйләшер сүзебез дә күп. 
Минем тарих менә шулай тәмамланырга тиеш иде кебек. Әмма юк! Тормышның без көтмәгән борылышлары да бар шул әле! 
Миңа 48 яшь. Дүрт көн элек мин үземнең бала көткәнемне белдем.

 

Алсинә. Түбән Кама шәһәре.

Дәвамы: "Сөембикә"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев