Мәдәни җомга

Казан шәһәре

Җан авазы

Әниемне күрә алмыйм

Мин биш ел инде әнием белән аралашмыйм. Башта бик авыр булды, тора-бара бөтенләй читләштем.

Без шәһәр тибындагы поселокта тордык. Әни хисапчы булып эшләде, әтием  машина йөртүче иде. Миңа 9 яшь тулгач, энем туды. Шул вакыттан гаиләбездә проблемалар башланды. 
Әнием бөтен өй эшен миңа йөкләде. Ә ул бары тик энемне карау белән мәшгуль булды. Мин өйләрне җыештырдым, хайваннарны карадым. Шуңа да карамастан әни мине гел шелтәләде, ямьсез сүзләр белән орышты, кайвакыт хәтта кул да күтәргәләде. Энем үсә төшкәч, аны бакчадан алу да минем өскә төште.
Соңрак әти белән әни арасында да низаглар башланды. Әтием моңа түзеп тормады, икенче хатын янына китте. Мин аны бер дә гаепләмим, чөнки әнинең холкына түзәргә бик авыр иде шул. Ялгыз калгач әни миннән бөтен ачуын ала башлады. Бәлки, шуңадыр да, мин бик иртә (18 яшьтә) кияүгә чыктым. Иремә берни дә сөйләми идем, әни янына атна саен кайтып булышу ягын карадым, акчала та ярдәм итеп тордым. Әни бит инде пенсия яшендә, аңа булышырга кирәк дип санадым. Ә ул, безнең ике бала барлыгын белә торып, бер дә кирәкми дип тормады. 
Энем исә миннән акыллырак булып чыкты. Өйләнеп шәһәргә китте дә әни белән аралашудан баш тартты, чөнки әни килен белән еш сүзгә килә башлады. Баштарак мин аңа әнине ташламыйк, ярдәмләшеп торыйк, дип гел искәртеп тордым. Тик ул башка фикердә булды: «Әни үзеннән башка беркемне дә яратмый», – диде ул. Мин бу сүзләрнең дөреслеген соңыннан гына аңладым шул. 
Бер көнне без әни янына иртәрәк кайттык. Ул өйдә юк иде. Шул вакыт безне күреп, күрше хатыны чыкты. Ул әнинең бездән зарлануын сөйләде, имеш, без сумка тутырып әйбер алып китәр өчен генә кайтабыз, ә аңа бер тиен акча да бирмибез икән. Ирем аны берсүзсез тыңлап торды да, «Киттек»,– диде. Тик ярты юлны узгач, мин аны борылырга, кире кайтырга үгетләдем, чөнки әнигә без килгәнне күршеләр барыбер белгертәчәк иде. 
Әни өйдә иде, килеп керү белән безне соң кайттыгыз, дип орышырга тотынды. Имеш, ул авыру килеш тавыклар һәм кәҗәләр артыннан карарга мәҗбүр булган. Ирем түзмәде: «Авыру булгач, ник чыгып киттегез соң? Без килдек, ә сез өйдә юк идегез, күршегез белән дә аралышып алдык. Кибеткә генә китеп барган идек», –– диде. Әни бер кызарды, бер агарды да, безнең белән талашырга тотынды. Без исә тыныч кына чыгып киттек. Шуннан бирле инде аралашканыбыз юк. Билгеле, әниләребезне кыерсытырга, үпкәләтергә ярамый. Тик бу очракта безгә нишләргә соң, ул бит яхшылыкны да аңламый. Бер киңәш бирегезче.
 

Рәмзия

"Шәһри Чаллы"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев