Мәдәни җомга

Казан шәһәре

Җан авазы

Әниебезнең холкы авырайды

Газета укучыларыбыз еш кына үзләренең тормышларында булган аянычлы хәлләр турында сөйлиләр. «Безнең тормышны газетага языгыз әле, башкалар гыйбрәт алып, безнең кебек гөнаһлы булмасыннар», – диләр. Бүген шуларның кайберләрен укучыларыбыз хөкеменә тапшырабыз.

Әниебез энемнең өендә яши, олы яшьтә инде. Соңгы араларда бигрәк әллә нишләде. «Сез мине агулап үтерергә телисез!» – дип, дару эчмичә теңкәләренә тия. Аларга артык бәйләнә, күзенә юк-бар күренәме шунда, белмим. Бездә чакта алай ук түгел ул, ә менә энемә кайтуы була, елый башлый. 
Туксан җиденче яше баручы олы кешенең авызыннан нинди сүз чыкмас та, акылы ничекләр генә төрләнмәс! Ләкин әни үтә камил акыллы кеше безнең. Аны саташкан карчык дип берәү дә әйтми.
Берүзе дүрт  бала үстергән ул. Әнинең мин-минлеге дә көчле. Энем аның нигезенә кайтып өй салган иде. Минем дөнья, дип, әнинең үзенең нигезенә кайтасы килә, энекәшләргә тынычлап яшәргә ирек бирми. Аларның һәр эшенә бәйләнә. Моңарчы әйбәт иде әле ул, соңгы елларда шулай үзгәрде. Киленне яратмый, аны күрүгә җеннәре котыра. 
Ул мине сихерләде, ди. Берәр белә торган мулла өшкерсә, тынычланмас микән?! Әни үзе дә шулай ди, мулла өшкерсә, сихерне чыгарыр иде, ди. Бер вакыты җитсә, нидер котыртып ала аны. Көне-төне намазын да укый.  Кайчагында күп укудан да башы китми микән дип шикләнәм инде. Бүлмәсеннән чыкмыйча укый да укый ул. Мунчага чишмә суларын алып кайтартып, ул суларны да өшкерә. 
Әни утыз өч яшендә тол калган. Әтиебез үлгәч, без – дүрт баланы ялгызы гына үстергән. Әле беребездә, әле икенчебездә кадер-хөрмәттә генә яши. Бездә кыш чыкты менә. Авылда энем белән килен дә яхшы карыйлар үзен. Ләкин нәрсәдер эчтән тынычлык бирми аңа, үзен-үзе ашый. Без аның янында биеп кенә торабыз. Кайчан кирәк, хастаханәгә алып барабыз. Ләкин әни киресенә каткан. «Килен минем нигездән чыгып китсен! Аның монда кирәге юк», – дип, тәки киреләнеп тора. Мин әйтәм, энемне өч баласы белән берүзен калдырасың килә мени, дим. «Мин берүзем генә дүрт баланы үстердем әле, ул да яшәр, үлмәс!» – ди. 
Менә әни тагын авылга җыена. Энем белән киленнең коты очып тора. Бу юлы нишләр инде, дип борчылалар. Мин үзем әнинең эченә җеннәр кермәде микән дим, элек андый түгел иде бит ул. «Килен мине агулады!» – дип әйтүе бер вакыйгадан соң киткән аның. Бер елны авылда кизү чыккан. Бөтен кеше дә эче китеп, косып чирләгәннәр. Бер әби, тернәкләнә алмыйча, үлеп киткән. Безнең әни дә шулай чирләгән, ләкин моны үзенчә борып: «Мине килен агулады! Мине үтерәсе килде», – дип нәтиҗә ясаган. 
Шул көннән башлап энемнең гаиләсенә юньле сүз әйткәне юк. Яше барганын да аңлыйбыз, ләкин Аллаһ биргән гомерне бергә тынычлап яшәсен иде. Берәр оста мулла өшкереп, әниебезнең күңеленә тынычлык салмасмы икән?
 

Сәрия Сафина

"Шәһри Чаллы"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев