Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Җан авазы

Нәҗибә САФИНА: МИЛЛИ АНАЛАРГА ПРЕМИЯЛӘР

"Мәдәни җомга" газетасының 4 июль санында ана телебезнең язмышына багышланган ике мәкалә дөнья күрде. Берсе "Татарча белгән өчен миллион сум"дип атала иде аның, икенчесе - "Ни чәчсәң, шуны урырсың". Гүзәлия Тарханова үз язмасында Риза Фәхретдиннең гасырлар аша сынау үткән гыйбарәсен ятлатырга тели: "Балачакта алган тәрбияне бөтендөнья галимнәре дә үзгәртә алмас"....

"Мәдәни җомга" газетасының 4 июль санында ана телебезнең язмышына багышланган ике мәкалә дөнья күрде. Берсе "Татарча белгән өчен миллион сум"дип атала иде аның, икенчесе - "Ни чәчсәң, шуны урырсың".
Гүзәлия Тарханова үз язмасында Риза Фәхретдиннең гасырлар аша сынау үткән гыйбарәсен ятлатырга тели: "Балачакта алган тәрбияне бөтендөнья галимнәре дә үзгәртә алмас". Бу сүзләрнең һәр гаилә өчен төп канунга әверелергә тиешлеге болай да аңлашыла. Әмма татар телен тиешенчә өйрәткән өчен балалар бакчаларына берәр миллион сум бүләк бирелә башлавы турындагы хәбәр бәгырьләрне телә. Өстәвенә, мәгариф вә фән министры Э.Фәттахов та: "Без моңа кадәр мәктәпкәчә тәрбиягә игътибарны аз биргәнбез икән", - дип канга борыч сибә. Юк, мин югары кимәлдә эшләгән бакча яки мәктәпләрне бүләкләү кебек гамәлгә һич тә каршы түгел. Ләкин сорау туа: ул бакча һәм мәктәпләр хәтта миллионнар күрмәсә дә, ана телен тиешенчә, югары дәрәҗәдә укытырга, ана телен юкка чыгармау өчен амбразураларга капланырга тиеш түгелмени!?
Нинди сихер йоккан безнең җәмгыятькә? Телдә алга барабыз дип күкрәк суккан саен, гамәлдә гел артка тәгәрибез. Мәгариф-тәрбия эшенә игътибар арта сыман, ә татар мәктәпләренең сакланышы - катастрофа хәлендә. Татар телендә БДИ тапшырырга, белемнәрен югары уку йортларында ана телендә дәвам итәргә теләүчеләр саны да кими генә бара: быел нибары 100 бала калган.
Күпчелек балаларның теле балалар бакчаларына барганчы ук ачыла, моны төшенәбез. Алай гына да түгел, ана карынында чакта ук яралгыга дүрт айдан җан керә һәм ул инде ишетә, тоя башлый. Ягъни балага ана телен, ана моңын сеңдерү өчен тумыштан ук барча мөмкинлек бар. Бала өчен Ана - иң-иң олы абруй һәм изге зат. Шуңа күрә ул миллион сумлык иң олы бүләкне дә кыяфәт ясап, сезонлы гына тырышлык күрсәтеп йөргән бакчаларга түгел, ә газиз аналарның үзләренә бирергәдер, бәлки?! Менә ул чакта мәктәпкәчә яшьтә үк туган телендә сөйләшүче балалар да, татар мәктәп-гимназияләргә килүчеләр саны да кискен үсәр иде!
Мәскәүгә ел саен 740 ар миллиард сум хәреҗ дәрьясы озатып торабыз бит. Милләтнең киләчәге хакына, газиз телебез хакына ул елганың бер өлешен үзебезгә калдыра белсәк иде. Ул туган җир байлыкларында, үстергән икмәк, чыгарылган нефть елгасында безнең дә өлеш бар! Толерантлык-дуслык уены вакытында безнең дистәләп һәм йөзләп ябылган милли мәктәп, юкка чыккан татар теле һәм әдәбият факультеты турында да уйланырга кирәк. Милли университетларыбыз көтеп тормагач, гади халык бер дә ана телле гавам булырга ашкынмый бит.
Ни аяныч, бүген күпчелек түрәләр татар теле турында сөйләшүдән узмый. Хәлиткеч урыннарда утырса да, алар татар теленең бетүе белән күптән ризалашкан һәм Мәскәү ни кушса шуны үтәгән өчен шәп мул акчалар көри. Менә шулар дәшмичә һәм янмыйча хуплау күрсәткән өчен, татар бакчаларында, мәктәп-гимназияләрдә, хәтта театрларда да русча сиптерәләр!
Чит телләрне өйрәнү өчен юкка гына шул телдә сөйләшүче халык арасына, чит илләргә китмиләр бит. Ә монда рус телендә сөйләшеп татарча өйрәтмәкче булалар. Моннан да түбәнрәк ялган, дөньякүләм көлке гамәл бармы икән тагын?
Кайбер рус милләтеннән булган ата-аналар балаларын татар мәктәп-гимназияләренә китерә. Беренчедән, татар гимназияләрендәге тәртип аларның күңеленә бик хуш килә. Икенчедән, мохит үзе үк татарча да өйрәтер дип ышана шул алар. Әмма... Безнең толерант милләтебез балалары мәктәптә үк гел рус җырын җырлый, русча аралаша, хәтта сүгенә дә. Без моны урам тәрбиясенә сылтыйбыз, асылда исә, аларның күпчелеге - гаиләдә үк чирле. Җитмәсә, Казан урамнары да татар түгел, рус, инглиз сүзләре, шуларча рекламалар белән тулган лабаса.
Киләчәккә, йөз еллар буена яшәргә йөз тоткан милләтнең үз милли мәгариф системасы бу­лыр­га тиеш. Чөнки иҗат итәрлек потенциаль көчне ана теле, туган телле мохит кенә бирә. Ә язучы хезмәтеннән башка матур әдәбият юк дип беләм. Алай гына да түгел, буыннар арасындагы чылбыр өзелү исә иҗтимагый фаҗигагә китерә. Әби-бабалар, әти-әниләр бүген, мәсәлән, компьютерларны үзләштерә алмаудан иза чигә, шул сәбәпле балалар үзләрен өстен саный. Төньяк Корея юлбашчысы Ким Ир Сен юкка гына "ХХI гасырда өч төрле тинтәкләр була" дигән фикер ычкындырмаган бит: алар - эчүче-наркоманнар, тәмәке тартучылар һәм компьютерны белмәүчеләр. Эчүче, тартучылары элек тә тулы иде, инде өченчеләре дә килеп кушылгач, бала өчен ата-ана абруй булудан туктады шул. Буыннар чылбыры өзелү - зур фаҗига, ә тәрбия өлкәсендә исә - заман катастрофасы!
Җимерелгән тәрбия-укыту системасын, рухи норма, әхлак, гореф-гадәтләрнең асыл кыйммәтләрен кабат торгызу берничә буын гомерен таләп итәчәк. Элек югалган үрләрне хәтта искиткеч тырышлыклар аша да, тулысы белән кайтару мөмкин булмаячак. Кыйммәтләрне вакыт агымсудай агызып китә, ә агымсулар кире кайтмый бит ул. Соңгы чыгышларының берсендә генә В.Путин: "Невозможно достичь долговременного мира войной" - дигән иде. Бәс, шулай икән, үз илендә саналган милләтләргә каршы рухи сугышларны да туктатырга күптән вакыт инде. АКШ кысылмасын, һәр илгә үзенчә яшәргә ирек бирсен, дигән сүзләрне үз ватаныңа карата да уйлый белү лазем. Һәр милләткә үзенчә яшәү, үсү өчен үз мәгариф системасы кирәклеген генә белә бит ул. Рус балаларын, әнә, бер дә инглиз мәгариф системасы белән укытмыйлар. Татар теле дәүләтнең икенче теле дип игълан ителгән икән, ник ул Законны бозган өчен җавапка тарттырмыйлар соң? Әлбәттә инде, татар телен русча өйрәтеп булмый. Димәк, эшкә алынучылар дәүләтнең ике телен дә камил белергә тиеш. Ә балалар бакчаларын төзекләндереп, уенчыклар алып, акча коеп кына беркемне дә татарча мәҗбүриләп сөйләштереп булмый. Телне беренче чиратта рухи база үстерә, баета, камилләштерә. Ә бу рухи база - милли мәгариф вә фән системасы дип атала ул.
Тел - ул яшәешнең җаннан сыгылып чыккан авазы.
Тел - ул үз җаның аша башкаларның җанын да ишетү.
Тел үлү - меңьеллык тарихның үлеме ул.
Тел гомере - милләт гомере, телне үтерү - милләтне үтерү бит!
Көчле милләт көчләү юлы белән үсми. Көчләп тел тагу да үзен аклый алмый. Көчлеләр ирекле бәйгедә көч сынашсын. Сугышмас өчен тарткалашып, үзебез үк сулышсыз калабыз түгелме соң?
Безнең дөньякүләм киңлекләргә чыга алмавыбызның төп сәбәбе - төрки кардәшләребез белән берләшә алмавыбыз. Татарга тылмач кирәкми дип тәкрарласак та, без кардәш халыклар белән аралашуга һәм "тел, лөгать алмашып" яшәүгә бик мохтаҗ.
Мин милләтне үз җаннары - балалары, оныклары аша киләчәккә илткән үрнәк аналарга яңа төрле премияләр җыеп бирер идем. Үз баласын, оныгын, яки үз тәрбиясенә алган сабыйларны бакчага яки мәктәпкә илткәнче үк татар телендә камил сөйләшергә өйрәткән Аналарга - миллионлаган сумнар. Хәтта Татарстан күләмендә бәйге дигәнен дә игълан итеп була. Әйтик, ким дигәндә 7-8 урын. Милләтнең киләчәге хакына хөкүмәт андый гына акчаларны бүлеп бирә ала. Без референдумда мөстәкыйль Татарстанны һәм ике дәүләт телен якладык. Ул дәүләттән беркемнең дә баш тартканы юк. Телебез дәүләт теле, яшәү теле булып кала күрсен!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев