Мәдәни җомга

Нәҗибә САФИНА: АЙ ЙӨЗЕ ПӘРДӘ ТОТМЫЙ

Рәмис Латыйповның "Мәдәни җомга" (3 июнь, 2016 ел) газетасында дөнья күргән "Татар теле -"кухня теле" түгел" дип аталган мәкаләсен укып уйга чумдым. Мин мәктәпләрдә еш булам һәм бер генә мәктәптә дә чынлап татарча аралашкан укучыларны күргәнем-ишеткәнем юк. Укучыларның татар телен белү дәрәҗәсе минем инглиз, алман, француз телләрен белү дәрәҗәсеннән күпкә...

Рәмис Латыйповның "Мәдәни җомга" (3 июнь, 2016 ел) газетасында дөнья күргән "Татар теле -"кухня теле" түгел" дип аталган мәкаләсен укып уйга чумдым.
Мин мәктәпләрдә еш булам һәм бер генә мәктәптә дә чынлап татарча аралашкан укучыларны күргәнем-ишеткәнем юк. Укучыларның татар телен белү дәрәҗәсе минем инглиз, алман, француз телләрен белү дәрәҗәсеннән күпкә түбәнрәк. Ә татар теле мөгаллимәләре кырыкка ярыла язып, программа үтәргә тырыша һәм дәрестән чыгып җиткәч тә, җан газабыннан чын мәгънәдә елый. Ни дисәң дә, балык койрыгыннан түгел, башыннан бозыла бит. Язманың авторы кухнясы черек телне чит тел баса, дисә дә, ачлык елларында әби-бабаларыбыз, әти-әниләребезнең аш бүлмәләрендә кәлҗемә-черек бәрәңге ашаган заманнарда да милләт үз телен, гореф-гадәтләрен, динен-денен, иманын сатмаган. Әле дә түрәләрнеке белән чагыштырганда, гади халыкның ашы "кәлҗемә"дән артмый. Депутат һәм җитәкчеләргә шул "кәлҗемә"не ашатсаң, алар кайсы телдә сайрар иде икән? Әлегә кадәр шулар Татарстанда татар теле белән рус теле тигез дәрәҗәдә дип сайрап килде. Ә җиһандагы шыр тигезсезлекне дә күрерлек булмагач, хөкүмәт җитәкчеләре халыкны түгел, ә кухня хатыннары аларның үзләрен җитәкләп бара икән, нигә урыннарын алыштырмыйлар?
Рәсәйнең үзендә генә дә сан буенча икенче урында торган татар милләте хәтта үз Татарстанында гына да туган телендә сөйләшә алмаслык дәрәҗәгә китереп терәтелгән, милли мәгариф системасы бетерелгән икән, - бу инде милләтнең киләчәген юкка чыгаруның төп шарты. Республика җитәкчеләренә туган телне урыс теле белән таптатканы, үзләренең туган телдә сөйләшергә яратмавы - соң дәрәҗәдә туган телгә нәфрәт тәрбияләве, башкала урамнарында урам әлифбасы вазифасын да үтәүче элмә такталар хата белән тутырылган өчен рәхмәт әйтә алмыйм. Бу хәлләрнең фаҗигагә китерәчәге хакында инде чирек гасыр дәвамында берөзлексез тәкрарлап киләбез! Тик туган телне бетерүче агуны шул җитәкчеләр төрледән-төрле алымнар белән милләт рухына сала килде һәм шушы мәкалә белән дә салмакчылар әле. Бу мәкаләнең "гаепсезләр" заказы белән язылганлыгы беренче җөмләсеннән үк аңлашылып тора. Имеш, хөкүмәт татар теле укытуны саклап кала алган. Сак­лыйсы юк аны, фәкать Рәсәй үзе үк чыгарган (чыгарырга мәҗбүр булган) Мәгариф турындагы законга гына таянып эш итәсе. Закон "Мәгариф - һәр респуб­ликаның үз карамагында", дип кычкырып торган килеш, депутатлар мәгарифебезне чит кавем карамагына тапшырды.
Депутатлар милләт фикерен бөтенләй санга сукмый. Милләт исә халыкара канун - референдум үткәреп үзенең фикерен әйткән иде инде: без мөстәкыйль дәүләт булып яшәргә телибез! Ә "гаепсезләр" халык ихтыярын ваклап-ваклап, "халык соравы буенча" дигән ялган кысага кыстырып, сатып бетерде. Халык аларга референдум нәтиҗәләрен юкка чыгарырга вәкаләт бирмәде бит.
Рәхмәт түгел, каһәр төшүдән аз гына булса да шикләнми йомышлы татарлар. Милләтнең киләчәгенә бәхетсезлек "төзү" - бу бит бүгенге түрәләрнең коточкыч фаҗигасе!
Түрәләр мәгарифнең умырт­ка сөяген тәшкил иткән төп принципны белә. Ә ул менә ничек яңгырый: һәр мәгърифәтче ата-ана була алса да, һәр ата-ана мәгърифәтче була алмый. Менә ни өчен мәгариф эше - дәүләт карамагында.
Әйе, милли мәгарифне милли җанлы, олы матди байлыкка ирешә алган затлар тулысы белән тәэмин иткән заманнар да булган. Фәкать шулай гына, милләт меңләгән еллар дәвамында туп­лаган рухи байлыкларын, әдәбиятын-мәдәниятен саклап кала алган. Бүген дә миллионер-миллиардер түрәләр бар, ләкин инде тарихи фаҗига ярына килеп терәтелгән милли мәгарифне тәэмин итәргә алынучылары гына күренми. Безнең президентларыбыз, нефть магнатларыбыз милли мәгарифне тәэмин итә, үстерә ала иде. Ул чакта Татарстаныбызның үзендә генә булса да татар телен дәүләт теле дәрҗәсенә күтәреп, анда яшәүчеләрнең барысына да җирле халык телен өйрәтеп тә була иде. Мисаллары ерак та түгел: Казахстан, Кыргызстан...
Әгәр дә туган телебез киләчәккә бару юлында төп корал итеп саналса, ягъни үсеш перспективасы итеп каралса, татар киләчәктә дә татар булып калачагы хакындагы патриотик фикер яшь буыннарга да җиткерелсә, әти-әниләр бернинди президентларга мөрәҗәгать тә язмас, култамгалар җыярга вакыт та әрәм итмәс иде. Чөнки юньле дәүләтләрдә туган телен белмәгән затлар бездәге кебек зур түрәләр булу түгел, зыялы затлар дип тә саналмый, юньле эш урыннары да алар өчен түгел. Алынган эш урыннарында да аларның хезмәте түбәнрәк бәяләнә.
Республика - дәүләт белән идарә итәргә җөрьәт иткән затлар, беренче чиратта, аларга ышаныч күрсәткән милләтнең ышанычын акларга, үзләренә миллион-миллиардлар җыярга түгел, яшәеш чикләрен киңәйтергә, бар төрки дөнья белән тыгыз вә сәламәт бәйләнешләр булдыру аша тел чикләрен киңәйтергә тиеш иде бит.
Фәннең сәясәттән өстен торуын беркем дә, һичбер заманда да инкяр итмәгән. Татарстанда татар, төрки галимнәребез, объектив фикер югарылыгына ия булган башка галимнәр дә сәясәт яссылыгына төшмәде, чөнки алар бүгенге көнгә генә хезмәт итми. Рухи күзләре томаланган сәясәтчеләр бүген галимнәребез сүзләренә, фикеренә дә колак салмый гына түгел, төкереп кенә карый. Шуның ачык мисалы - "Зөләйха күзләрен ача" әсәре янында купкан ыгы-зыгы. Баксаң, олы галимнәрнең, фән докторлары, доцентлар, язучылар, Г.Тукай бүләге ияләре, Татарстанның халык язучыларының бу әсәргә биргән бәяләре - барысы да сәясәтчеләр өчен төкерек кенә икән. Ирексездән, "тегеләр"нең "Чум-Чум, закон безгә нипочум!" - җырулары искә төште. Шулар төрмәдәге шикелле төркемнәргә оешып алганнар да, тегесеннән-монысыннан мәдхия укытып, шулар нигезендә ялган иҗтимагый фикер тудырмакчы, шуны "халык фикере" итеп күрсәтмәкче. 25 ел дәвамында "Безгә беркем дә басым ясамый"дигән ялганны да әләм итеп күтәреп йөрделәр инде. Ә бүген килеп, "...зур басымга карамастан" дип әйтергә мәҗбүрләр. Әле алай гына да түгел, "Халыкта телгә булган таләп һәм ихтыяҗ соң дәрәҗәдә түбән булган заманда..." дигән бернинди, ни фәнни, ни мәдәни, ни матди кысаларга да куып кына да кертеп булмый торган сүзтезмәләр дә әйтелә бу мәкаләдә.
Телгә ихтыяҗ берничек тә түбән була алмый! Үз акылында булган бер генә зат та үз теләге белән телсез, имансыз вә иманасыз калырга ризалашмас. Фатих Хөсни кыска гына бер хикәя кысасында гади дә, гали дә бер фикер әйтә: кешегә кеше генә кирәк. Әйе, кеше кеше белән аралашудан ямь таба, аралашу аша үрчи, ә аралашуның иң олы чарасы -Тел! Тел шундый могҗиза, ул үзенә яшәешне тулысы белән сеңдерә һәм тарихта милләт җаны, милләт рухы булып яшәвен дәвам итә. Шушы хакыйкатькә җаны белән төшенгән халык шагыйре Равил Фәйзуллин "Җанны тәрҗемә итеп булмый" дигән тарихи фикерен әйткән иде. Австрия фәлсәфәчесенең "Минем телемнең чикләре минем дөньямның чикләрен белдерә" дигән гыйбарәсе тарихка сеңеп, үлемсез булып калган. Шагыйребезнең бу гыйбарәсен дә тарих үз тирәнлегенә сеңдерәчәк бит.
Мәкаләне укыган бер генә кеше дә татар телен өйрәнүнең, аны тиешле дәрәҗәгә күтәрүнең бер бик җайлы юлы - кухняда сөйләшү генә димәс. Кухняда - аш бүлмәсендә, беләсегез килсә, ашыйлар, ризык җыялар. Ә безнең халыкта ашаганда сөйләшү әдәпсезлек санала түгелме соң? Телне саклап калу һәркемнең үзеннән генә торса, фәлсәфә фәне аны иҗтимагый күренеш дип тә бәяләмәс иде.
Көнбатыш илләре үзләрендә тәҗрибә үткәргәннән соң, БДИдән әллә кайчан баш тарткан. Рәсәй ул БДИне шул ук үзе куйган максатны тормышка ашыру өчен (рус булмаган халыкларның телләрен бетерү) кертте. БДИ тапшыру татар теленә карата нәфрәт кенә уята - бу да сәясәттә үтемле алым.
Әйе, алар куйган максатларына ирешеп бара. Әле Чулпан Хаматовалар татар теле укытучыларын Гитлерга тиңләп тә, телебезгә каршы коткы тарата һәм аларның бу гамәлләренә бернинди каршы фикерләр дә әйтелми.
Тарих, тел, рух дөньясына тирәнрәк кергән саен, Татарстаныбызда бик күп нәрсәләрнең үз исемнәре белән аталмавы, халыкның аңын томалау өчен, ялган фикерләр укмаштыру һәм ялганга ялганны ялган белән ялгарга маташуның бик тә түбән, примитив ысулларын күрәсең. Айның күренмәгән ягы хакында сүз дә юк. Әле күренгән ягына да пәрдә корып куярлар иде дә, ай пәрдәне тотмый. Иртәрәк арабыз­дан китеп барган ифрат та нечкә күңелле шагыйребез Мөдәррис Әгъләм гап-гади телдә милләт җаны хакында "Казан каласында кыссаң аны, ул Җаектан чыга бүселеп", дип әйтеп калдырган инде. Чыга.
Аллага ук кагылмыйм, әмма Христос сүзләрен халыкка шушы мәкалә аша да бәян итәсем килә: "Что с того, если приобретешь весь мир, но душу свою потеряешь".
Үзенең ачы көрәш тәҗрибәсеннән чыгып, Адольф Гитлер менә нәрсә дигән: "Самым большим преступлением на нашей земле в глазах народнического миросозерцания является деятельность, направленная против человеческой культуры путем уничтожения носителя этой культуры". Әле SS офицеры: "Народ, потерявший исторические памятники, через два поколения перестает жить как нация", дип тә әйтеп калдырган. Тагын да эчкәрәк керсәк, үткәндәге барлык бөек мәдәниятләрнең шул мәдәният әһелләрендәге кан катнашуы аркасында юкка чыкканлыгы хакында да мәгълүматлар табарбыз. Кан чисталыгы... галимнәр хәтерне баш мие түгел, ә кан сеңдерә дигән фикерне дә күптән әйтеп килә. Юк, мин канымны, телемне, рухымны алыштырырга әзер түгел. Төрек язучысы Орхан Памукның дөньякүләм Нобель бүләгенә лаек булган "Ак тирмә" (Белая крепость) әсәрендә төп персонаж башын кисәргә дип түмәргә салгач та, үз динен алыштырырга теләми һәм шул үз диненә, үз милләтенә, үз рухына тугрылыгы өчен кол иң олы бүләккә ия була - азат ителә. Әсәр чын азатлыкка чыгуның бердәнбер юлы - үзең булып калуда дигән тирән фикерне уздыра, ә кухняда сөйләшү юлы белән түгел.
Татар теле - татар милләтенең иң зур байлыгы ул! "Һичбер милләт үзенең яшәү рәвеше, теле, диненнән - мең еллар буе җыелып килгән бөек хәзинәсеннән бервакытта да ваз кичмәячәген Россия хакимиятендә аңларга теләмиләр" (Әзһәр Шакиров). Һәм безнең депутатлар да моны аларга аңлатырга теләми икән, җитәкче урыннарын үз теләкләре белән бушатсыннар. Милләтне "халык соравы буенча" күпме агуларга мөмкин?
Рәмис Латыйпов әйткән "гаепсезләрнең" гаебе - үзләренең сәяси вазифалары - милләткә хезмәт икәнен бөтенләе белән онытып, матди байлык җыю белән мәшгуль булуда.
Әйе, татар теле - кухня теле түгел, ә дәүләт теле! Россиянең Татарстан референдумын танымаска хокукы юк, чөнки Россия чыгарган законнар берничек тә халыкара законнардан да өстен була алмый!

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: