Мәдәни җомга

Әни шәхси тормышын төзи, мин җәфаланам

Әни белән генә үстем. Әти миңа 10 яшь булганда бездән китте.

Әни әтигә минем белән аралашырга рөхсәт бирмәде. 16 яшемдә әтине эзләп табып, аның белән якынаерга тырыштым. Гаиләдән китү сәбәбен аңларга теләдем. Ул бар гаепне әнигә ташлады. Ничек кенә тырышсак та, җылы мөнәсәбәтләр кора алмадык. Аның башка гаиләдә балалары бар иде. Мин үземне ким итеп хис иттем. Әтинең мәхәббәте икенче гаиләдәге балаларына зуррак кебек тоелды. Аннан соң һаман әнине гаепләве дә ошамады.Әйе, әнинең холкы шикәр түгел, әмма аңа сүз дә әйттерәсем килмәде. Ул бит мине тәрбияләп үстерде!


Туема әтине чакырмадым. Минем гаилә тормышы башланды. Улыбыз тугач, ярдәм итәргә дип, әни безгә килә башлады. Әмма ул оныгын гына түгел, ирем белән мине дә тәрбияләргә тотынды. Куна кала башлады. Ул шундый каты булышты ки, ирем белән аерылыштым...


Улым белән әни янына күчендем. Миңа бала үстерергә кирәк иде. Әни белән сөйләштек тә ул эшеннән чыкты, мин ике эшкә урнаштым. Улыма өч яшь тулгач та, әни аны балалар бакчасына бирүемә каршы килде. «Баланы үзем тәрбиялим», – диде. Һәм чынлап та миннән яхшырак карады. Төрле түгәрәкләргә йөртте, оныгы белән һаман паркларга йөрде. Барысы да идеаль кебек иде. Әмма көннәрдән беркөнне әни тиздән Сочига ял итәргә китәчәге турында әйтте. Баксаң, социаль челтәрләрдә бер ир белән танышкан. Берничә тапкыр паркта әни оныгы белән һава сулап йөргән чакта очрашканнар. Ул аны ял итәргә чакырган. «Ә бала белән кем утырачак соң?» – дигән соравыма, аның җавабы кыска булды: «Йә няна ялла, йә балалар бакчасына бир. Минем дә шәхси тормышым булырга тиеш. Сезгә генә хезмәт итеп яшәргә тиеш түгелмен!»


Күпме генә сөйләшеп карарга тырышсам да, ул кызлар кебек башын югалткан иде, берничә тапкыр күрешкән кеше белән диңгезгә китте дә барды. Миңа үз хисабыма ял алып, баланы тиз арада бакчага урнаштырырга туры килде. Ел уртасында кем безгә муниципаль балалар бакчасында урын бирсен, шәхси учреждениегә бирергә туры килде. Ә бу өстәмә 25 мең сум чыгым дигән сүз!

 


Ун көн үтүгә әни кайтып төште. Күрүгә үк аның күктән төшкәнен аңладым. Ул ир әни күз аллаганча, яхшы кеше булмаган икән. Әни гафу үтенде, безне ташлап киткәненә үкенүен әйтте. Бар да элекке хәлгә кайтты. Әмма баланы бакчадан алмадык. Дөрес, ул бик еш авырды. Әни булгач, миңа эштән калырга туры килмәде.
 Ярты елдан әни кабат шәхси тормышы турында сөйли башлады. Ул социаль челтәрләрдә танышып, әле бер, әле икенче ир белән очрашуга барды. Бу очрашу бик еш кына баланы бакчадан аласы вакытка туры килде. Миңа кайбер чакны эштән иртәрәк китәргә туры килде. Эш белән бакча арасында чабып йөрдем. Хәтта бер юлы ул оныгын алырга оныткан. Миңа: «Сез балагызны бүген бакчадан аласызмы?» – дип шалтыраткач, оятымнан җир тишегенә кереп китә яздым. Чираттагы «ухажер»ы очрашуга чакырган да, әни вакытны онытып җибәргән. Әни кабат гафулар үтенде.

Әмма мондый очрашулар бик еш кабатлана. Аңлыйм, аңа шәхси тормыш төзергә кирәктер. Әмма бала бар бит. Минем дә эштән соң өйгә чабып кайтасы урынга, бераз күңел ачасым килә. Мин бит күпкә яшьрәк. Әни шәхси тормышын уйлаудан кайчан туктар микән дип көтәм хәзер. Бәлки, бер туктар әле. Оныгы белән баласы тормыш кыйммәтләре исемлегендә беренче урында булыр, шәт.

 

Эльвира

"Сөембикә"

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: