Мәдәни җомга

Әни мине яратмады...

Без тирә-яктагылар өчен идеаль гаилә идек. Гаиләсен кайгырткан ир, бәхетле хатын, талантлы уллары, тыйнак кызлары. Әмма тормышта бөтенләй башкача булды.

Абый миннән алты яшькә зуррак иде. Әни аңа табынды. Ул аны һәрвакыт мактап кына торды һәм бөтен теләген үтәде. Юк, абый мактап торырлык иде. Яхшы укый, музыкага сәләте бар. Әни аның бу сәләтен кечкенәдән үстерде. Музыка мәктәбендә укучылар арасында ул иң кечкенәсе булган. Әнинең горурлыгы ул. 
Ә менә мине әни яратмады. Анага балалар бер төсле кадерле, юкны сөйләмә диярсез. Әмма мин аның яратуын тоймадым. Кечкенәдән читкә этәрде ул мине. Гап-гади генә мисал. Абый абынып егыла икән, ул аның янына йөгереп барып: «Улым, берәр төшеңне авырттырмадыңмы?» – дип сорый иде. Ә мин егылсам: «Аяк астыңа карап йөре, күзең чыкканмы әллә», – дип кенә әйтә иде. Минем кулым ертылганмы, аягым бәрелгәнме анысы мөһим түгел. Абый тәлинкә вата икән, «кулың киселмәдеме?», мин табак-савыт юганда ватылса, «бөтен савытны ватып бетерәсең инде, әллә сатып аласыңмы?» Икебез дә гап-гади балалар идек, әмма әни абыйдан талант иясе күрде, ә миңа «синең матурлыгың әллә ни юк инде, тырышып укы да, берәр яхшы һөнәр алырга тырыш», дип әйтү белән чикләнә иде. Ә мин бик тә рәсем ясарга ярата идем. Укытучым да һәрвакыт мактады, әмма әни мине сәнгать мәктәбенә түгел, түгәрәкләргә дә бирмәде. «Рәсем ясау һөнәр түгел ул, акча да, вакыт та әрәм итмибез», – диде. «Мәктәптә ыштан туздырып йөргәнче, кайтып йорт эшләрен караштыр. Хатын-кыз иң элек хуҗабикә булырга тиеш», – дигән киңәшен бирде. Ә абый – гений. Ул музыка мәктәбеннән, аннан соң һәртөрле конкурслардан кайтып кермәде. Әни аны һәрвакыт озатып йөрде.


Өйдә иң абруйлы кеше абый. Әни әтигә әллә ни игътибар да бирми иде. Иң мөһиме: акча алып кайтсын. Кайбер айларда премия азрак бирсәләр, әни низаг чыгара, әтине ялкаулыкта гаепли. Ә менә башкалар янында без идеаль гаилә идек. Кунаклар еш килә иде безгә. Әни алар каршында абыйның скрипка уйнавын ярата иде, мине дә башымнан сыйпаштырып куя, әмма бервакытта да мактамый иде. Кунаклар китүгә абый үз эшләре белән шөгыльләнә, мин идән юарга тотына идем.

 


Ә әти белән мөнәсәбәтләребез бик җылы иде. Әти миңа шоколадлар алып кайта иде, әнидән качырып акча бирә. Әни әрләгән вакытта мине яклый да иде. Әмма көннәрдән бер көнне ул китте. Абыйга 16 яшь тулган көнне киемнәрен җыйды да чыгып китте. Әни әтигә булган бөтен ачуын миннән алды. Мин дә әти кебек рәхмәтсез, булдыксыз җан икән. Өйдә әти турында сөйләшү тыелды. Абый әтинең китүенә бик тыныч карады. Аның үз дөньясы иде. Репетицияләр, гастрольләр... Ул абруйлы оркестрда эшли башлаган иде. Ә мин әтине бик сагындым. Әмма аның белән сөйләшергә ярамый иде. Әни минем телефон номерын алыштырды. Кичләрен интернетта утырганда кем белән язышуымны һәрвакыт контрольдә тотты. 
 Ике еллар үткәч, әти мине мәктәптән каршы алды. Аптырап киттем. Аның бервакытта да мине каршылаганы юк иде. Ял көннәрендә качып кына очраша идек. Ул мине читтә генә басып торган хатын янына алып килеп таныштырды. Гүзәл апа әтинең яңа хатыны икән. Алар мине үзләренә яшәргә чакырды. Гүзәл апаның балалары юк. Ә минем әни яныннан чыгып качасы килә башлаган иде. Явыз үги ана образы да куркытмады. Шунда ук ризалаштым. Дөрес, әнидән китү җиңел булмады. Кычкырды, рәнҗеде... Аның нигә алай кылануын аңламадым. Мине яратмый иде бит бары... Бер киемемне дә бирмәде әни. Китапларымны тутырдым да, өйдән чыгып киттем. 


12 яшьтә чын ана мәхәббәтенең нинди икәнен аңладым. Бу гаиләдә тормыш бөтенләй башка иде. Әти дә иңсәләрен салындырып йөргән боек ир түгел икән, ул гел елмаеп-көлеп кенә дә яши ала икән бит. Гүзәл апа безгә бөтен мәхәббәтен һәм назын бүләк итте. Ә без аңа шундый ук хисләр белән җавап бирергә тырыштык. Гел бергә булдык. Бергә шәһәр буйлап йөрдек, кино-театрларга бардык, кичләрен өстәл уеннарын уйнадык һәм һәрвакыт сөйләштек. Гүзәл апа башта ук: «Ничек телисең миңа шулай эндәшерсең», – диде. Гүзәл апа, дим, әмма кайчак  аңа әни дип эндәшәсем килә. Әмма оялам. Ә ул миңа исем белән дә эндәшми, гел кызым, дип.  Үз әнием шуның кадәр күп итеп әйтте микән ул сүзне? Баштарак мондый назга шикләнебрәк карадым. Моның төбендә нәрсә ята икән дип уйладым. Әмма тора-бара ияләштем. Үземә ышаныч хисе туа башлады. Көзгегә дә еш карый башладым. Мин алай ук ямьсез түгел икән бит! 
Гүзәл апа минем рәсем ясарга яратуымны сизеп алган.

 

ДӘВАМЫ: "Сөембикә"

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: