Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Җан авазы

"Әни, мин үлмәдем"

Юк, әнием, син бу суга кермисең! Кермә, әнием, кермә, мин куркам, – дип үкси-үкси еларга кереште 4-5 яшьләр тирәсендәге ир бала.

– Син дә әнием кебек батып үләрсең дә, мине кем карар, мине кем яратыр?! «Бәкер» шифаханәсенең «Мацеста» дип аталучы ваннасын көтеп утырыш иде. Баланы кулына алып юата башлаган әни кеше күз яшьләрен сөртеп әйтеп куйды: «Үз әнкәсе суда батып үлде шул. «Булгария» алып китте баламны. Нарасыен миңа калдырды. Менә хәзер улым мине ваннага кертергә дә курка, әйеме, балам...» 4 яшьлек Сашаның дәү әнисе Тәзкирә апа белән шулай танышып киттек без. Бабасы Әһлиулла белән Тәзкирә әбисен әти-әни дип йөртә Саша, инде алтмышны тутырган өлкәннәр шук-шаян бала артыннан чак өлгереп җитешә. Лаеш районы Октябрьгә 25 ел совхозыннан килгән әлеге пар белән дәвалану көннәрен тутырып кайтып киткәнче аралашып яшәдек. Ачык күңелле, сабыр кешеләр – Әһлиулла абыйның дүрт-биш баланы үз янына җыеп уйнап утыруын күрү генә ни тора. Сашада аз-азлап дуамалланып алу да юк түгел, бабасы сабыр гына миңа: «Хәзер тынычланды инде ул. Әнкәсен озаткан мәлләрдә баланы таный торган түгел иде. Әллә нинди нык уенчыкларны да биш минуттан ботарлап ата иде. Велосипед кадәр велосипедның тимерләренә кадәр ваткалап бетерде. Ишегалдында бер «КамАЗ» төяп түгәрлек җимерек уенчык ята. Шулай итеп кенә тынычлана ала иде бала. Быелдан инде сабырлана башлады, агрессиясе басылды аның», – ди. Тәзкирә апа белән Әһлиулла абый Нәбиуллиннар өч бала тәрбияләп үстергән. Альбина, Айрат һәм Алсуны кеше итәр өчен аз көч түгелмәгәндер. «Йокының ни икәнен күргән юк иде, – ди Тәзкирә апа. – Авыл кешесенә җиткелекле тормыш күктән ишелми шул ул. Ничәшәр баш терлек тотканбыздыр да елына ничәшәр эскерт печән хәстәрләгәнбездер. Картаймыш көнебездә генә зур йорт җиткереп кердек, бабай белән Шевроле Нива машинасы алдык. Үзебезчә, терлек санын киметеп, балалар бәхетенә кинәнеп, рәхәт картлыкта яшибез, янәсе. 25 яшьлек алма кебек кызыбызны кабергә илтеп салырбыз дип кем уйлаган...» 1986 елда туган Алсуны алар бик тә акыллы, чая, булдыклы иде дип сөйлиләр. Лаеш кошчылык фабрикасында эшләүче кыз укуда да, эштә дә гел алдынгы булган. Шәхси тормышы, беренче мәхәббәте белән генә артык уңмаган кыз. Уку йортында белем алганда очраткан Сашаны бер күрүдә яратып, якын иткән ул. Әле өй җиткереп кенә яткан әти-әнисенә, мин кияүгә чыгам, дип кайтып әйтүе дә бер ашкыну булган, күрәсең. Булачак кияү белән танышкан Әһлиулла абый: «Моның теле генә эшли белергә охшаган...» – дип, кызын бераз чабуыннан тартып караган каравын. Әнисенең: «Нинди туй, балам, өй эченә ремонт та ясалмаган», – диюенә дә колак салмаган кыз. «Туй итәсегез килмәсә, болай гына язылышабыз, Сашага кияүгә бирмәсәгез, бөтенләй чыкмыйм», – дип кырт кискән Алсу. «Аш бүлмәсенә аннан-моннан обой беркетеп, калган җиргә плакат элеп, туй иттек, – дип искә төшерә Тәзкирә апа. – Аның урынына баламның очкын чәчеп торган күзләрен күрү зур куаныч иде. Сизгән кебек ашыкты инде ул, аннан шундук балага да узды». Ул вакытта танк училищесында укыган Саша, укуын тәмамлауга, ерак чит шәһәргә китеп бара. Аның белән Алсу да чыгып китә. Әмма 10 айлык баласы белән өйдә утырган Алсудан: «Саша чыгып китә дә югала, ипи белән сөткә дә тилмереп утырам», – дигән хат алган ата-ана аңа кайтырга куша. Янәсе, ирең белән килештер дә җәен булса да безгә яшәргә кайтып тор. Өчәр сыер тоткан ата-ана ни күңел белән баласын тилмертеп ятсын ди? Алсу кайтып ай ярым узуга, Сашаның килешүен өзәләр, ул да Казанга кайтырга тиеш була. Әмма кияү кеше шунда кырык биш яшьлек хатынга йортка кереп кала. Үзенең менә шулай итеп әти-әни янына кайтып утыруын бик авыр кичерә Алсу. Тулаем эшкә чума, берәүгә дә күтәрелеп карамый. Юкса чибәр кызга күз сирпүчеләр дә булмый түгел. 2011 елның июль фаҗигасе алдыннан да ул гадәттәгечә йөри. Бергә эшләгән кызлар белән алар Болгар җирен карап кайтырга күптән хыялланган булалар инде. Сашаны да үзең белән ал, ди аңа Тәзкирә апа. «Юк, әни, балаларны икенче атнага башка җиргә алып барачакбыз», – ди Алсу. Алсуын кайтарып бирүләрен дә, аны җиргә иңдерүләрен дә начар хәтерли ана. Әле бит шул вакытта Сашаның әтисе Александр да кайтып төшә. Алсуны җирләп кайту белән, җирле хакимият органына барып, баладан баш тартуы турында гаризасын да сырлый. Аннан китеп югала. Әһлиулла абый белән Тәзкирә апа опекунлык турында документ җыя. Әнисенең үлеменә кадәр болай да әби-бабасы белән яшәгән Саша аларга әти-әни дип дәшә башлый. – Баламны җиргә иңдерү белән минем яшисе килү теләгем бетте, – ди Тәзкирә апа. – Төннәрен үземчә Алсу белән сөйләшәм инде, яшисем килми, Саша булмаса, бауга менәр идем, дип елап ятам шулай. Иртән торуыма Сашаның кинәт кенә хәле китеп, температурасы 40ка күтәрелмәсенме! Үзебезнең фельдшер гына берни кыла алмады, район үзәгенә алып киттеләр баланы. Шуннан, яшим, кызым, үлем турында уема да кертмәячәкмен, дидем. Саша тернәкләнде, мин дә кеше арасына чыга башладым. Хөкүмәт биргән 1 млн сум күләмендәге акча янына кешеләрдән җыелган акчаны кушып Әһлиулла абыйлар Сашага бер бүлмәле фатир алып куйганнар. Аннан кергән акчаны да Сашага җыеп баралар. Дөнья хәлен белмәссең, без бит яшь кешеләр түгел, ди алар. – Альбинам белән улым Айратка өметләнәм инде, – ди Тәзкирә апа да, күз яшьләрен сөртеп. – Ташламаслар баланы, үзебезнеке бит, Алсуымныкы... Сагынам Алсуымны, кызым, бик сагынам. Әле ярый балаларың бар, диләр дә, әмма беркем дә Алсуымны алыштыра алмый шул. Балаларым арасында иң акыллысы, иң назлысы иде ул. Төшемә кер балам, дип елый-елый теләсәм, төшемә дә керә үзе. Әле менә соңгы керүендә ай матур киенгән инде, көләч. Башта кыен иде, хәзер рәхәт, әни, ди икән, ә мин елыйм. Аннан кинәт кенә миңа борылды да: «Әни, елама, мин үлмәдем...» – диде. Бала турында әйтүе булды, күрәсең, Саша көннән-көн Алсуыма охшап бара бит...

 

Гөлнара ҖӘЛИЛОВА 

"Өмет"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев