Мәдәни җомга

Ни өчен үз анасын кайгырткан ирләр хатыннарының әнисенә хөрмәт күрсәтми? (ЯЗМЫШ)

Фәридә белән без күптән түгел генә таныштык. Ул минем гәзиттә эшләгәнемне белгәч, кыяр-кыймас кына: “Минем сиңа язмышымны сөйлисем килә”, - диде...

  • Миңа 46 яшь. Уфадан ерак түгел генә райондагы авылда туып-үстем. 15 яшьтә әнием белән әтием мине Үзбәкстанда яшәгән туганнарына җибәрергә булдылар. Минем барасым килми, елыйм да елыйм. Киткән көнне ахирәтләрем озатырга килделәр. Анда түккән күз яшьләремне сөйләп кенә бетәрлек түгел. Юлда барганда да елап бардым...Шулай итеп, әтием белән Үзбәкстанга, Хәразм өлкәсенә барып җиттек. Туганнар белән мине кая укырга кертү турында сөйләшә, киңәшләшә башладылар. Хәразмдагы тимер юл училищесына кертергә булдылар. Аны әйбәт кенә тәмамладым, тимер юлда эшли башладым. Бергә эшләгән хатынкай үзенең туганы Бахтияр белән таныштырырга булды. Ул минем янга бер ел килеп йөрде. Мин Бахтиярга өйрәнә алмадым. Ул исә мине яратуын сөйли, әнисе белән минем әниләрдән соратырга кайттылар. Абыем өйләнергә йөри иде, очсызрак булсын дип, минем туйны да аныкы белән бергә ясарга булдылар. Һич кенә дә Бахтиярга кияүгә чыгасым килми. Туйга әзерләнеп йөргәндә абыем булачак кәләшен башка егет белән тоткан. Аның туе булмый дигәч, мин дә тиз генә Бахтиярга аны яратмавымны, кияүгә чыкмаячагымны әйттем. Бахтияр өчен бу көтелмәгән хәл булды. Шунда ук күзләренә яшь тулды. “Нигә шулай итәсең? Ни өчен?” – ди башлады. Шунда ук кайтып әнисенә сөйләгән, әнисе минем әнигә шалтыратты. “Гаиләне оятка калдырма, абыең белән нинди хәл булды, хәзер безне тагын уңайсыз хәлгә куясыңмы?” – дип мине әрли башладылар. Калым түләнгән (Үзбәкстанда килен өчен калым түлиләр, кыз бирү, кыз алу йолаларын үзбәкләр җиренә җиткереп башкаралар), туй көне билгеләнгән, кунаклар чакырылган. Шулай итеп, гаиләм оятлы булмасын дип, елый-елый Бахтиярга кияүгә чыктым. Беренче биш елда яратмаган кеше белән яшәве бигрәк авыр булды. Кызыбыз туды, аннан сигез елдан икенче кызыбыз дөньяга килде. Үзбәкстанда киленнәр бер сүз дә дәшәргә тиеш түгел, аларның фикерен сораган кеше юк. Урамга чыксаң, беркемгә дә карамый гына, башыңны аска иеп йөрергә тиешсең.

15 ел яшәгәч, үзгәртеп кору заманы башланды. Бөтен кеше кире Русиягә кайтып китә. Тормыш авырлашты. Бахтияр миңа Башкортстанга кайтып китәргә тәкъдим итте. Ике бүлмәле фатирны аның энесенә калдырдык та ике бала белән кайтып киттек. Уфада яшәргә урыныбыз юк. Башта бер подвалда яшәдек, аннан Шакша бистәсендә яшәгән туганнар үзләренең бер бүлмәле фатирларын яшәп торырга бирде. Эш юк, акча юк. Капчыклап карабодай гына бар.  Бөтен гаилә белән көне-төне карабодай ашыйбыз. Шулай бер көнне нәрсәләр бар, шуларны киендем дә  - өстемдә фуфайка, башымда шәл, аягымда шнурлы туфли – кибеткә китеп барам. Уйнап йөргән бала-чагалар мине күрде дә: “Әнә, карагыз, хәерче китеп бара!”  - дип кычкырдылар. Шулкадәр гарьләндем, кайттым да тыела алмый кычкырып-кычкырып еладым. Ирем вагоннар депосына эшкә урнашты, мин тимер юл вокзалында эшли башладым. Ачлы-туклы яшәп булса да акча җыярга тырыштык. Уфадан ерак түгел генә район үзәгеннән рассрочкага фатир сатып алдык. Аннан җир алып, йорт салдык, машиналы булдык. Барсы да үзебезнең хәләл көч белән, беркем ярдәм итмәде. Әмма иремне шул еллар дәверендә дә ярата алмадым, өйрәнеп, гадәт буенча гына яшим.

  • Үзбәкстан белән араларыгыз өзелмәдеме? - дип кызыксынам.
  • Юк, әнисе анда яши, сирәк кенә булса да кайтып килергә тырышабыз. Ике бүлмәле фатирны энесенә калдырып чыгып киттек дигән идем бит, ул безгә кулыннан килгәнчә ярдәм итәрмен дип калды. Әмма бер тиен дә ярдәмен күрмәдек. “Сез үзегез ачык авызлар, миңа бит фатирны бүләк итеп чыгып киттегез”, - дигән Бахтиярга. Ирем гарьләнеп, энесе белән сугыша башлаган, әниләре көчкә аерган. Кайткан елларны, үзебезгә дә акча булмаганда, ирем аз-маз эшләп алган акчасын ай саен әнисенә салып бара иде. Бу – аларның язылмаган кануны. Ир бала кайда гына, нинди генә хәлдә булса да, әнисенә акча салырга тиеш. Ике энесе дә шулай итә. Кыз балалар ир белән яшәгәч, алардан бәйле булгач, акча салырга тиеш түгел. Ә менә ир балалар үлгәнче әниләренә бурычлы. Үзем дә аптырыйм: гаиләдә ир баланы ничек шулай тәрбияли алалар икән? Бездә бит киресенчә: улы әнисенең пенсиясен кайтып сорый. Тик Бахтиярның минем әнигә булган мөнәсәбәтен аңлый алмыйм. Минем әни авылда яши, азык-төлек белән ярдәм итә. Аңа кайтып ярдәмләшергә кирәк дисәм, өйдә гауга чыга. Кайтып җиткәнче мине талый, елатып бетә. Бер тапкыр әниемә кунакка кайткач, аның итеге югалды. Кем ничек алып чыгып киткән? Беребез дә аңламадык. Бахтияр дөнья куптарды, әнидән итегенең хакын түләтте. И шунда гарьләнгәннәрем... Үзбәкстаннан кайтканнан бирле туганнарымнан гына ярдәм күреп яшәдек. Ә аның минем туганнарга ни өчен бер хөрмәте дә юк?

Фәридәнең сөйләгәннәрен аптырап тыңлап утырдым. Ни өчен үз анасын кайгырткан ирләр хатыннарының әнисенә хөрмәт күрсәтми? Без татарлар да, үзбәкләр дә бер дин кешеләре бит. Ә ислам аналарны тәрбия итәргә куша. Бүгенге көндә инде алар картәни белән картәни булганнар: олы кызлары Лилия онык бүләк иткән. Фәридә карап торуга үзе дә әле кызлар кебек күренә, әмма күзләрендәге моң-сагыш кына йөзенә моңсулык өсти. “Яшьли көчләп кияүгә бирделәр мине. Яраткан кешемә кияүгә чыгып балалар үстерә алмадым. Шунсы үкенечле”, - ди ул. “Ирем мине ярата да кебек, аның тарафыннан беркайчан да игътибарсыз калганым булмады. Чәчәкләр дә бүләк итә. Әмма минем әнигә булган мөнәсәбәтен генә аңлый һәм кичерә алмыйм”...

 

Әсәдуллина Эльвира

Өмет

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: