Мәдәни җомга

Әни белән нишләргә? (ХИКӘЯ)

Нәтиҗәне баштан ук чыгарып куям: үзегез эшләгән акчага тапкан мал гына чын-чынлап сезнеке була ала икән, башкага өмет итмәскә...

20 яшемә әни миңа фатир бүләк иткән иде. Озак кына вакыт мин анда үзем генә яшәдем. Әнием апамнар белән бергә яшәде, чөнки аңа кечкенә балаларын карарга булышырга кирәк иде. Оныклар үсеп җитте, дәү әни белән җитәкләшеп мәктәпкә, балалар бакчасына йөргән вакытлар узды. Апамның балаларына дәү әни игътибары, киресенчә, комачаулый гына башлады. Әлбәттә, әниебезнең аерым яшәр җире – үз өе дә бар. Әмма ул ялгыз тормышны кичерә алмый, үзе генә яшәргә ияләнмәгән иде. Шуңа күрә ул миңа күчеп киләсе итте.

Ә мин әле япь-яшь хатын-кыз. Театр-концертларга да барасым, дус-кызларым белән очрашып каһвә эчеп утырасым да килә. Аннан соң, шәхси тормышны да кайгыртыр вакыт. Тик менә утызга җиткәндә мин яңадан әни канаты астында калдым. Ә бу яшьтә инде әни таләпләрен кабул итәсе, ай-һай, авырга туры килә икән ул!
Башта әни миңа кунакка гына килде. Икебез дә бер-беребезне бик сагынган идек. Сөйләштек, серләштек, бергәләп кибетләргә чыктык, әнигә яңа киемнәр сатып алдык.  Инде җиденче ай китте, әни әле һаман миндә кунакта... Ике атна элек кенә ул минем белән яшәү бик уңайлы булуын, үз өенә китеп ялгыз гына яшәргә теләмәвен әйтте. Әни фатирда мебельләрнең урынын үзе теләгәнчә алыштырып куйды, кичә әнә үзе сайлаган тәрәз пәрдәләрен алып кайтып элгән. Эштән кайтып ашарга әзерли башласам да ачулана, «мин өйдә бит, нишләп мин әзерләгәнне генә ашамыйсың?» – дип үпкәсен белдерә. Көнкүрештәге мәсьәләләр буенча әнинең үпкәләре шактый инде. Мин аның күңелен рәнҗетмәскә тырышам, олы кеше бит, дим. Әмма, аңлыйсызмы икән, әни килгәннән бирле  шәхси тормышыма бөтенләй урын калмады. 
Дус кызыма чәйгә барган идем. Сөйләшеп, зарланышып, көлешеп утырдык. Ә өйгә кайткач, әни миңа озаклап, хатын-кыз организмына чәйнең ничек начар тәэсир итүе турында озы-ы-ын лекция укыды.  Менә шулай итеп, дус кызыма чәй эчәргә барганга гаепле булып калдым инде. 
Бервакыт эштәге кызлар белән зурлап бәйрәм иттек. Без таралышканда төнге өч тулып килә иде инде. Кайтсам, әни йокламыйча аш бүлмәсендә утыра. Үзе генә йокларга ята алмый икән, эче поша, ди. Мин иртәрәк кайткан булсам, күптән йоклыйсы булган да бит... Ә икенче көнне йокысы туймаганга башы авыртудан зарланып, иртәдән кичкәчә уф-пуф итеп йөрде.  
Миңа бүләк ителгән чәчәк букетларыннан әнидә аллергия башлануын, мине каядыр чакырганнарын алдан белсә, ул көнне иртәдән авыруга сабышуларын язып тору кирәкме икән инде?!

 

Дәвамы: "Сөембикә" 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: