Мәдәни җомга

Нарасый яше

Гаиләләргә төбе-тамыры белән үтеп кергән эчкечелектән бигрәк тә балалар иза чигүен өлкәннәр, никтер, аңлап бетермиләр.

Бик аңларлар иде дә, аракы сөременнән айный алмыйлар, аңнарына килергә вакытлары юк аларның. Яннарында бөтерелеп йөргән бәгырь кисәкләрен күрергә дә, иркәләп-сөяргә дә, башыннан сыйпарга да, тәмле-тәмле ризыклар белән сыйларга да теләкләре ташып тормый. Дөньяның бөтен гаме дә, яме дә бары тик менә шушы сыекча гына диярсең. Кешелек сыйфатлары да шул шешә артында яшеренгән, хәтта күмелеп калган дип әйтеп була.

Күршебездә яшәүче бер гаиләдә дә шушы ук хәлләр хөкем сөрә. Күпфатирлы йортта яшәгәч, барысы да күз алдында, барысы да уч төбендәге кебек. Бик каты теләсәң дә, беркем дә, беркемнән дә берни дә яшерә алмый. Хәер, исереккә дөнья тубыктан бит ул. Ир белән хатын (чөнки әни белән әти дип дәшәргә тел бармый) үз халәтләреннән оялуны кирәк дип санамыйлар да. Әмма аларның чирләреннән кызлары иза чигә. Нәни бала буларак ул тәрбиягә, яратуга, кайгыртуга мохтаҗ.

Кайнар ризык күрмәгән,  каты-коты ризыкка да тилмергән, чиста киемнең ни икәнен белмәгән, ачу килгән чакка очрап, тукмалган көннәре бик күп булса да, бик ярата ул үзенең әти-әнисен. Хәтта талашуларын да теләми. Эчүдән төс-кыяфәтләре китсә дә, алар Энҗе өчен иң матур, иң әйбәт әти-әни. Кемдер килеп, шелтәли башласа да, ошатмыйча кырыйга барып баса. Ә күңеленнән генә: “Эчмәячәкләр алар, менә күрерсез. Света апа гына көмешкә куудан туктасын”, - дип юана кебек.

Әти-әнисенең гел янында булуларын, гел янәшә атлауларын тели. Сабый күңеле әнә шундый самими, ышанучан, беркатлы инде ул. Юлдан язып бару, тормыш сукмагыннан тайпылуны сабый аңлап бетерми әле.

Ә бер көнне тавыш арты тавыш чыгып, гаиләдә сүз аерылышу хакына ук барып җитте. Бик күп әшәке, тупас сүзләр ишеткәне бар Энҗенең. Ләкин аңа бу кадәр авыр булганы юк иде. Аңа әтисе дә, әнисе дә бик кирәк бит. Нинди генә булсалар да, алар бит аның газизләре! Ул әле әтисенә барып сарылды, әле әнисенә килеп сыенды. Күз яшьләрен тыя алмыйча: “Мин икегезне дә бик яратам бит! Минем икегезне дә күрәсем киләчәк”, - дип такмаклады. Ә җавап итеп, бик якын дип санаган  кешеләре аны үзләреннән ераккарак  алып очырдылар, бер-берләренә булган үчне баладан алдылар, нәфрәтләрен тыя алмыйча почмакка бастырдылар. Әнә шулай бик күп чүп-чар өелгән почмакта елый-елый йоклап китте ул. Өстенә юрган ябучы да, туңмыйсыңмы, курыкмыйсыңмы, балам, дип сораучы да булмады. Гүя аның барлыгын оныттылар. Ә иртән, башлары авыртып уянган өлкәннәр аның барлыгын искә алдылар дисезме? Алар, әлбәттә, үз мәнфәгатьләрен кайгырттылар, баш төзәтү ягын карадылар.  Әле кече яшьтә булса да,  бу тормышның гаделсезлекләре белән күп очрашып, барысын да үз йөрәге аша үткәрергә өйрәнгән  бала, иртән йокыдан уянуга беренче сүз итеп: “Әти-әни, сез аерылыштыгызмы?” – дип сорады. Аннан  төнне кайда кунуын да онытып, аларны барып кочаклап килде. Ул бу сүзнең мәгънәсен тулысынча аңалап бетермәсә дә,  газизләренең бергә яшәүләрен тели иде.

Ә бер көнне аларга сумкаларына шылтыр-шылтыр шешәләр тутырып үзләре кебек үк салмыш дуслары җыелды. Энҗе бүлмәнең бер почмагына барып утырды да акрын гына барысын да күзәтте. Дәшәргә дә, хәтта үзенең барлыгын сиздерергә дә курыкты ул. Чөнки мондый көннәрдә үзенә каты гына эләгәсен белә иде.

Энҗе төскә-биткә бик матур кыз. Чәчен тарап үрүче, өсте-өстенә матур киемнәр алып бирүче булмаса да,  аның үзенә күрә бер сөйкемлелеге, ягымлылыгы бар. Тирә-күршеләр аны жәлләп, ашаталар да, киендерәләр дә, кунакларга да ияртеп йөрергә тырышалар. Тик менә алар үз гаиләсе түгел шул инде. Аның да дуслар Алинә, Кәримә, Миләүшә кебек тынычта яшисе, әти-әнисен җитәкләп мәктәпкә, кунакка барасы килә.

Энҗенең дус кызлары кебек абыйлы да, апалы да, сеңелле дә буласы килә. Ул әле чын дөреслекне белеп бетерми. Әти-әнисенең  хокукыннан мәхрүм ителеп, бертуганнарының башка гаиләдә үсүен ул башына да китерми. Күпмедер вакыт айнып, кешечә яшәргә тырышып караган көннәрендә Энҗене алып кайттылар алар. Ләкин, тәүбәләре тукран тәүбәсе генә булды, сүзләрендә озак тора алмадылар өлкәннәр. Кабат куллары исерткечкә үрелде, кабат тәртипсез тормыш башланды. Ә аларның җиңел акыллы булулары бала күңеленә күпме җәрәхәт салды. Берничә мәртәбә җаваплы кешеләр килеп, кабат баланы алып китү турында кисәттеләр, ләкин өлкәннәр бу хакта әллә ишетмәде, әллә онытты, үз тормышларын дәвам иттеләр. Бала бу турыда белми калды. Белгән булса, ул, мөгаен, кабат әти-әнисен югалтудан куркып, күз яшьләренә күмелгән булыр иде.

Энҗе язмышына дучар булган гаиләләр бер  генә түгел. Алар күп, алар авыл саен, урам саен бар. Аның әле тыштан матур күренгәннәрендә дә мең төрле сер һәм хикмәт яшеренгән. Ә төп зыян күрүче, әлбәттә, балалар, алар балачакларының тәмен дә белми, татымый кала, кечкенәдән куркуга сабышып, өзгәләнеп, әрнеп, тыныч тормыш өмет итеп үсә. Кайберләренең үчле булып буй җитүе дә бик ихтимал.

Өендә көмешкә куучылар, астан аракы сатучылар шушы сабыйлар күз яше бәрабәренә акча эшли, байый, йорт сала, кибет ача, машина ала, бер гаепсез кыяфәт чыгарып кеше арасында йөри. Төннәрен шыгырдап ачылган капка, аларга табыш китерсә, кемгәдер күз яшьләре алып килә. Эчкече бәндәләр аракыны бит кибеттән алмый, сыйфатлысын эчми.  Алар  арзан бәядән идән астында ясалган, төнлә туган аракы эчә. Хәтта бурычка да биреп тора намусын акчага саткан кәсепчеләр. Пенсия алгач, акча тапкач китерерсез әле, янәмәсе. Шушы аракы сөременнән исергән, аңы томаланган гаиләләрдә нарасыйлар тилмерә. Ә алар үскәч кем булыр? Әти-әниләреннән гыйбрәт алырмы, үрнәк алырмы?

Энҗене өенә озаткач, кердем дә үз баламны ныграк кочакладым. Аңа тагын күбрәк наз һәм ярату бирәсем һәм шушы яратуның бик азын гына булса да Энҗегә дә бүләк итәсем, боегып, эчкә баткан күзләргә бәхет нуры сибәсем килде. Эчкечелек алдында көчсез булуны тану бик авыр иде.

 

Ләйлә Вәлиәхмәтова

"Өмет"

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: