Мәдәни җомга

Наилә Потеева-Фатыйхова: Россиягә – ике дәүләт теле!

Татарлар 1552 елда үзләренең таркаулыклары аркасында дәүләтләрен югалта.

Моның ачысын 500 елдан соң да бүгенге көн варислары, бигрәк тә Татарстаннан читтә яшәүчеләр үз җилкәсендә тоя. Әйе, үзенең милли горурлыгын саклап калып бүгенге көнгә кадәр килә алган татар кешесенә бабаларыбыз гасырлар буе күтәрә алмаслык йөк, хәсрәт, сагышны мирас итеп калдырган. Россиядә үз милли аңыңны саклап яшәү – һәр көн көрәш мәйданына тиңләшә. Тиешле хакыңны алу өчен дә һәр адымда тартышырга, хәзерге заманда башкалардан ике түгел, биш башка өстен булырга кирәк.

Татарның үз дәүләте булмау аркасында мин тормышта бик зур авырлыклар кичердем, дәүләтсезлек бәгырьгә үтте, җанны ашады. Милли кысрыклану мине милли хәрәкәткә алып килде, Гаяз Исхакый сукмагына төшерде, аның туганнары, нәселе белән таныштырды. Мин гомерлек табиб булсам да, 1990 елдан алып гомерем милли хәрәкәттә уза. Без үскәндә әни: татар – нужалы, хәсрәтле халык, дисә, әти: бу ил – сугышлар иле, һәр буынның үз сугышы, татар – рус кулы астында калып, 500 ел буе изелеп яшәүче дәүләтсез халык, дия иде. Бу сүзләрнең асылын, Татарстаннан чыгып киткәч, үз җилкәмдә яхшы татыдым.

Кеше арбасына утырмыйча үз-үзең булып калу өчен, милләттәшләребездән зур батырлык, кыюлык таләп ителә, үз-үзеңне саклый алу инстинкты кирәк. Россиянең төбәкләрендә милли аңлы татар зыялысы булып яшәү, сукмак салып, юл ярып бару –каһарманлыкка тиң. Әлбәттә, беренче чиратта хезмәттәшләреңнең сине үз эшенең остасы итеп танулары кирәк. Балаларыңны да шул юнәлештә тәрбияләргә, акны карадан аеру юлларын аңлатырга, татар баласына югары баскычларга күтәрелүнең бик катлаулы икәнен тормыш мисаллары белән аңлатырга кирәк.

Без ХХ1 гасырда яшибез, бүгенге көн кешесе җәмгыятьтә үз-үзен хокукый яктан яклый алырга, Конституцияне, законнарны белергә тиеш. Шулай булмаганда, бу илдә башына түбәтәй яки яулык киеп эшкә йөргәннәр үзләреннән-үзләре тар почмакка килеп кысыла. Тормыш көчлеләрне ярата! Татарга үз тирәңә башка милләттәшләреңне тартырга, аларга үрнәк булырга, юл күрсәтергә, татарның зур, көчле, булдыклы халык икәнен аңлатырга кирәк. Әлбәттә, кыңгыр эшләрең, профессионал яктан һәм шәхес буларак каралта торган сыйфатларың булса, халык сиңа ышанмаячак. Милләтнең сакланып калу-калмавы зыялылар намусында. Татар теленең, милләтнең язмышы фронт сызыгы кебек, кистереп безнең буын аша үтә. Татарның бүгенге хәле чиктән тыш авыр, әле киләчәктә дә җиңеллек күренми. Тукай бабабыз юкка гына: мәскәүләр тотса якаңнан, дип, язып калдырмаган бит. Хәзер 30 ел элек кебек урам демонстрацияләре, азатлык мәйданнары бетте. Акыл көче белән көрәшмичә булмый. Бөек Ватан сугышы башлангач, хөкүмәт: «Вставай, страна огромная», дигән фәрманны ил өстенә, халык өстенә ташлый. Шул мисал кебек бүгенге татар дөньясы сакланып калу өчен аякка басырга тиеш, башка чара юк.

 Россия дигән илдә милли телләр өчен көрәш көннән-көн кискенләшә бара. Татар теленең шулкадәр кысылганы бервакытта да булмаган. Тел, дәүләт өчен көрәш соңгы чиккә җитте.

Узган гасырның 80нче еллар ахырында искән демократик җилләр тәэсирендә халкыбыз үзенең дәүләтен торгызу эшләренә алынды. Әмма Татарстан бик күп мөмкинлекләрне кулдан үзе ычкындырды. Зөя утравы ЮНЕСКОга кабул ителгәч: Россия телевидениесе Зөя – көнчыгышта беренче рус шәһәре дип, ә “Татарстан” каналы шул ук вакытта “без – толерант” дип мактанып сөйләде. Шул булдымы бер-береңә хөрмәт? Артка чигенүнең дә бер чиге булырга тиеш ләбаса!

Татарстан халкы, беренче чиратта җитәкчеләр, депутатлар соңгы 10-15 елда материаль байлыкка бик зур игътибар бирә башлады. Татарстан халкы телендә “Татарстанский стиль жизни” дигән төшенчә бар, аның асылы бары тик байлык артыннан куудан гыйбарәт. Андый мохиттә телгә дә, дингә дә, дәүләтчелеккә дә урын калмый. Татарстан – хәзер сәнәгать, икътисад ягыннан нык алга киткән төбәк, әмма бу нык руслашу хакына эшләнә.

ХХI гасыр башында үзен демократик ил дип игълан иткән Россиядә кешенең ана телендә уку хокукын чикләгән кануннар кабул ителә. Татарстанның, татар дөньясының милли сәясәт өлкәсендә артка чигенеше бик нык. Күзәтүләрдән күренгәнчә, Россиядә ике буын үзенең ана телендә укымаса, бу милләт инкыйраз, юкка чыгу куркынычы алдында тора. Хәзер Россия Конституциясенә өстәмәләр кертәләр. Төп Законда Россиядә татар теле рус теле белән беррәттән дәүләт теле итеп язылырга тиеш. Әмма бу юнәлештә хәрәкәт бик сыек. Үз вакытында Татарстан хөкүмәте рәисе, милли җанлы Мөхәммәт Сабиров бар иде, ул имзалап калдырган милли университет ачу турындагы карарга 20-25 ел вакыт узса да, әле һаман бернәрсә эшләнмәгән. Чын татар булырлык милли аң бары тик урта белемне ана телендә алганда гына формалаша. Татар җәмгыятьләренә дәүләт, хакимият органнары белән «равные среди равных» принципы белән эш итү сорала.

Татарга агым уңаена агарга түгел, үз хакың өчен көрәшергә өйрәнергә кирәк. Мин 5 елдан артык Ульяновск өлкәсендә яшим, табиб­лек һәм җәмгыять эшләремне дәвам итәм. Ирем, Чардаклы районының, милли автономия рәисе Җәмил Хәкимов белән ике ел элек Ульян өлкә төбәге тарихын өйрәнүчеләр съездына делегат итеп сайландык. Алып баручы пед­институт галимнәре Ульян-Сембер тарихын бары тик XVII гасыр, ягъни рус тарихыннан гына сөйли башлады. Бүгенге Ульян-Сембер киңлекләренең борынгы Болгар дәүләте биләмәләре булуы турында бер сүз дә әйтмәделәр. Без, Чардаклы милли автономиясе вәкилләре, татарның зур тарихлы, дәүләтләр төзегән халык икәнен, Чардаклы районының Колмаер елгасы буендагы борынгы болгар каберлекләре, татардан чыккан патшалар, бөек кенәзләр, дөньякүләм ачыш ясаган галимнәр турында залга җиткердек. Соңында зал үзе дә татар нәселеннән чыккан зур укымышларның исемлеген дәвам итте.

Бүгенге татар дөньясына укымышлы дин галимнәре бик тә кирәк. Телетапшырулардан кү­ренгәнчә, динне фән, тормыш белән бергә бәйләп аңлатучы, дөнья­ны киң колачлаучы дин әһелләре, муллалар күренә башлавы, Болгар ислам академиясенең ачылуы – матур күренеш. Әлегә халыкта әхлак, иман бик сыек. Илдә бара торган рухи деградация шартларында мәчетләр рухи тәрбия үзәгенә әверелергә тиеш. Бүгенгә, Татарстаннан чит­тә яшәүче муллалар ул таләп­ләрдән бик ерак тора. Шиһабетдин Мәрҗани, аның кебек милләткә хезмәт иткән фидакяр җаннар – алар барысы да мәдрәсә бетергән, күбесе дин әһеле, бүгенге муллаларыбыз алардан үрнәк алса иде!
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: