Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Җан авазы

Наилә ПОТЕЕВА-ФАТЫЙХОВА: ИМАН САТУ БЕТӘРМЕ?

Кисловодск шәһәренең Туристлар бульварындагы ачык базарында китаплар карыйм. Шаккатмалы: газиз милләтен җаны-тәне белән сөймәс Гүзәл Яхинаның «Зулейха открывает глаза» китабы да монда килеп җиткән. Янымдагы берәү шуны кулына да алмыйча, тирә-юньдәгеләргә "бу хлам татарларга каршы язылган, авторын китаплары белән тотып дөмбәслисе", диебрәк ычкындыр­ды. Сатучы белән караучылар арасында ызгыш-талаш купты. Мин...

Кисловодск шәһәренең Туристлар бульварындагы ачык базарында китаплар карыйм. Шаккатмалы: газиз милләтен җаны-тәне белән сөймәс Гүзәл Яхинаның «Зулейха открывает глаза» китабы да монда килеп җиткән. Янымдагы берәү шуны кулына да алмыйча, тирә-юньдәгеләргә "бу хлам татарларга каршы язылган, авторын китаплары белән тотып дөмбәслисе", диебрәк ычкындыр­ды. Сатучы белән караучылар арасында ызгыш-талаш купты. Мин дә битараф кала алмадым, милли хәрәкәт вәкиле буларак, китапка карата тискәре фикер әйттем. Шулай да, чирканып кына, әлеге аламаны кулыма алып әйләндермичә дә булмады. Ул Ульянда 10 мең данә басылып чыккан икән. Китапны нәшер итүчеләр арасында татар фамилиясеннән һичкем дә юк. Кемнәр хуплап чыгаруын ялгышмый абайларлык кеше күренмәде. Мәскәү карагруһчылары Шаһгали кебек сатлыкҗаннарны бүген дә тиз чамалый. Шаһгалинең тугры дәвамчысы Яхиналар элек тә мул булган, киләчәктә дә булмый калмас әле. Әнә, иманыннан ваз кичкән иш янына кушлары табылып кына тора. Яхинаны гаризасыз-нисез һәм коллегия­ләрендә тикшереп тормыйча да Язучылар берлегенә кабул итеп өлгергәннәр. Шушы хурлык үрнәге татар теленә тәрҗемә ителеп, елкылдап торган тышлык эчендә тагын таратылган. Тәрҗемәчесенең авылдашым - данлыклы Яуширмә авылы кызы Флера Тарханова икәнлеген ишетү бигрәк авыр булды. Яуширмә - бөек Исхакыйны милләткә бүләк иткән авыл, ә Исхакый үзе бар гомерен газиз халкын Мәскәү тыр­нагыннан азат итү өчен көрәшкә багышлаган асыл шәхес бит ул! Җитмәсә, Флера ханымга элегрәк шушы бөек Исхакый исемендәге бүләкне дә биреп куйганнар икән. Тик ул авылдаш та, иманын саткан Яхинаны данлап, үзенең йөзен ачып салды инде. Исхакый нәселенең дәвамчылары Флера ханымны моның өчен гафу итмәс сыман...
Казан ханлыгының язмышы кыл өстендә торган вакытта Камай морза ише сатлыкҗаннар үзләренең малларын саклап калу өчен дошман янына чыга. Нәкъ шуның ишеләр илбаш булган Сөембикә ханбикәне дә үз куллары белән дошман кулына, әсирлеккә илтеп тапшыра. Морзалар нәселеннән чыккан бөек язучыбыз Әмирхан Еникинең: "Үзенең ханбикәсен дошман кулына тотып биргән халык 500 елдан соң да акылга килә алмый", дигән гыйбарәсен бүген тагын кабат-кабат халык колагына кабатламый булмый...
Яхинаның хыянәт тулы әфтия­генә кабат әйләнеп кайтсак, олы куркыныч бар: аны кода-кодагые рус булганнар, үзен рус иренә чыгып «бик бәхетле» тойган хатын-кызлар, "без - нугайлы, без - кырымлы" дип буталышып йөргән монафыйк татарлар байрак урынына күтәреп йөрмәгәе! "Бөек" дия-дия никадәрле генә күкрәк сукмыйк, татар арасында йомшак кәнәфие, төшемле бизнесы хакына халкын саткан, "үз көнем, үз кесәм" дип гомер сөрүче икейөзле җаннар меңәрләп бит әле...
Мин үзем - тарихта тирән эз калдырган Морад нәселеннән. Морад хәзрәт исә - тарихта иң беренчеләрдән булып, әле 1760 еллар чамасында ук Мәскәү тырнагыннан ычкыну һәм юкка чыкмас өчен Урта Азия, Кавказ, Кырым, Идел буе мөселманнарыннан торган Туран дәүләте төзү идеясен күтәреп чыккан кеше. 1920 елларда Мирсәет Солтангалиев кебек Сталин тарафыннан рәнҗетелгәннәр Морад хәзрәт идеясен яңарттылар гына. Һәм хәтта шушы идеяне кабатлаган өчен дә, нәкъ Морад мулланың үзе шикелле үк, Мирсәет комиссар НКВД тарафыннан юк ителде. Мин - Гаяз Исхакыйның авылдашы да бит, бу геннарны үз тәнемдә тоям. Әстерхан каласында табиб булып эшләүдән тыш 25 ел буена милли хәрәкәтне лашман кебек тарттым. Шуның өчен Шаһгали кебекләр тарафыннан тотып кыйналдым, татар хакын хаклап йөрүләрем өчен судлар аша үттем. Һич үкенмим, халкыма хезмәт итә алуым белән бәхетлемен. Әстерханнан киткәч тә, Ташкентка барып, Исхакый нәселенең рухи мирас вә ядкәрләрен Яуширмәдәге музеена алып кайтып тапшырдым...
Гәрчә балачактан бирле Морад мулла, Исхакый, Сөембикә батыр­лыклары белән рухланып үссәм дә, мин, әлбәттә, үземне алар шикелле югарылыкка чөймим. Әмма язмыш Әстерханга илтеп ташласа да, мин халкыма хыянәт итмәдем, "үз көнем" дип икейөзле яшәүне белмәдем. Чөнки анда монафыйк булып яшәү мөмкин дә түгел иде.
Әстерханда татар мәктәпләре 1960 елларда ябыла, шуннан соң анда һичбер вакытта милли уку йортының ачылганы булмады. Элек "чеп-чи" татар ханлыгының башкаласы булган Әстерханда бүген татар мәктәбе түгел, хәтта сыңар сыйныф та юк. Татарныкы булып саналган Идел буе һәм Нариман районнарының кайбер авылларында татар теле факультатив рәвешендә керә дә бит, тик аңардан ни файда? Татарстан белән Әстерханда ана телен факультатив итеп укытуның аермасы бик зур. Әстерханда ана теле санга бар, сыйфат өлкәсендә бөтенләй дә юк шул. Татар бистәсе саналган Нариманда яшәүчеләрнең элек 80 проценттан артыгы татар булган, ана телләрендә мәктәп эшләп килгән. Хәзер дә халыкның яртысы безнең милләттәндер. Нариманда урнашкан 74 нче мәктәптә укучыларның яртысы - безнең милләт балалары. Соңгы елларда мәктәпкә Тукай исеме биреп куйган булдылар, ә үзендә сыңар гына да татар сыйныф юк. Тулаем алганда, Әстерхан каласында 40-45 яшьтән кечерәкләр ана телендә сөйләшми. Бар өлкәне урыс теле басты. 10-15 елдан Әстерханның үзендә һәм якын-тирә авылларда да татар теленең бөтенләе белән юкка чыгуы бар. Димәк ки, Әстерханны без 1552 елда гына югалт­мадык әле, аны өр-яңадан юкка чыгу көтә. Шуның артыннан ук көньяк дәүләт-су юлы чикләре, ислам дине илләре һәм төрки дөньясына чыгу юллары татар кавеме кулыннан китә. Хәлләр үзгәрмәсә, инкыйраз әүвәл Әстерханны тотып йотачак та, аннан чиктәш өлкәләрдәге милләттәшләр белән Татарстанның бугазына да китереп басачак. Моңа каршы тору өчен, барча татар күтәрелеп көрәшкә ябышмаса, безнең ХХ1 гасыр ахырына чаклы аерым милләт булып саклана алуыбыз да бик икеле.
Кызганыч, ике теллелек Татарстанның үзендә дә кәгазьдә генә калды. Аерым президенты, Дәүләт Советы, РФның Дәүләт Думасында депутатлары булган Татарстан мәктәпләрендә милли компонентны алып ташлау - акылга сыймаслык хәл. Югыйсә безнең милләткә Мәскәүдән татар телен Россиядәге икенче дәүләт теле итеп тануларын таләп итү дә бик урынлы. Алтын Урда чорында да, аннан соң XIX гасыр уртасына чаклы татар теле дәүләт теле булып танылган һәм аны Россиядәге һәрбер университетта укытканнар бит әле. Урыска хәзер дә татар телен белү һич комачау итмәс. Аны барыбер дә кочагына алып, дуслашырга чакырып торган Көнбатыш илләре күренми. Ни булса да, ул һаман Урта Азия мөселманнары белән солых төзи дә, Төркия белән ара якынайта. Татар телен русныкы дәрәҗәсенә күтәрмичә башка чарабыз юк. Шулай булмаганда безнең дәүләтебез дә булмаячак, булганын да югалту ерак йөрмәс. Яулаган үрләрен бер-бер артлы югалтып, татар җитәкчеләре үзләре моңа юл куйды. Шуңа күрә, иң беренче чиратта, Татарстанның үзендә дә, милли автономияләрдә дә «үз көнем» дип яшәүче кәнәфи колларыннан арынырга кирәк. Тагын бер буын татар ана телендә укудан коры кала икән, бу милләтне бөек авылдашым кисәткән чын инкыйраз көтә.
Ульян өлкәсе, Чардаклы бистәсе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев