Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Җан авазы

Наил ГАТИН: СУЛАР ҮРГӘ АКМАСА ДА...

Ерак бабаларыбыз башкалабызны бер ягыннан Кабан күлләре тезмәсе һәм Болак ермагы, икенче ягыннан боргаланып аккан Казансу, ә арырак җәйрәп аккан тирән һәм киң Идел белән әйләндереп алынган калку җирдә төзи башлаган. Сулар үргә акмый, диләр. Ә менә 1804 елда ачылган Казан университетының тәүге студентларыннан берсе, күренекле урыс язучысы С.Аксаков, үзенең...

Ерак бабаларыбыз башкалабызны бер ягыннан Кабан күлләре тезмәсе һәм Болак ермагы, икенче ягыннан боргаланып аккан Казансу, ә арырак җәйрәп аккан тирән һәм киң Идел белән әйләндереп алынган калку җирдә төзи башлаган.

Сулар үргә акмый, диләр. Ә менә 1804 елда ачылган Казан университетының тәүге студентларыннан берсе, күренекле урыс язучысы С.Аксаков, үзенең истәлекләрендә Болак суының ике якка таба да агуы турында яза: "Водополье озера Кабана, по особому положению его местности, очень замечательно. Кабан, в который стекается множество весенних ручьев со всего города и соседних окрестностей, очень рано оттаивает от берегов и спускает излишнюю воду по Булаку в реку Казанку, а потом вышед из берегов, разливается Казанка и становится выше его уровня, Булак принимает обратно мутные и быстрые волны этой реки, Волга же, разливаясь всегда позднее всех меньших рек, снова, заставляет переполненные воды Кабана, опять по Булаку, устремляться в Казанку".

Мондый манзара Казансу елгасы бассейнында көчле яңгырлар булганда, җәй айларында да күзәтелгән; шулай итеп, яз һәм җәй айларында Кабан күлләрендә су аз дигәндә ике мәртәбә алышынып торган.

Менә шундый сирәк очрый торган табигать күренешләре бик борынгы заманнардан алып, Куйбышев ГЭСын төзегәнчегә кадәр, күлләрдәге су сыйфатын балыклар үрчерлек, шәһәр халкы көймәләрдә йөзеп, коенып, ял итәрлек дәрәҗәдә тәэмин итә алган. Үткән гасырның 50 нче еллары башында, көймәләрне вакытлыча биреп тору пунктлары күлнең Суконный бистәсе ягында да, каршы ягында да эшләп тора иде әле.

Шәһәрнең түбәнге өлешен Куйбышев сусаклагычы суы басудан саклый торган дамба төзелгәч, Кабан күлләре суларының табигый алышыну юлы ябыла, күлләрнең суын саф килеш тотуга аларны агымсулы итү юлы белән генә ирешеп булачагы ачыклана. Килеп туган вәзгыять, ясалма чистарту чарасы чыгымнарының ике өлештән торырга тиешлеген күрсәтә. Беренчесе: Югары Кабан күле тирәсендә, Кабан күлләре суы күләменнән ике мәртәбә күбрәк су чыганагы булдыру. (Бу сан әле КФУ галимнәре тарафыннан аныкланыр, дип уйлыйм). Икенчесе: күп еллар дәвамында суны чыганактан Югары Кабан күленә җибәрү һәм шул ук кадәр суны Болактан Казансу елгасына чыгару өчен кирәкле электр энергиясе белән өзлексез тәэмин итү. Ул энергиянең күләме Куйбышев ГЭСының Казансу бассейныннан килә торган су хисабына җитештереләчәк энергиясенә караганда да берничә мәртәбә кимрәк булачак.

Чынлыкта бу чаралар өлешчә генә үтәлә. Язгы ташу суларын Казансу елгасына чыгару өчен насос станциясе төзелә, Болакның түбәнге өлеше күмелә, насос станциясенә кадәр 546 метр озынлыгында җир асты суүткәргече уздырыла. Югары Кабан күле тирәсендә су чыганагы булдырылмау сәбәпле, күлләрне агымсулы күлләргә итү чарасы күрелми. Кабан күлләре суының сыйфаты күзгә күренеп бозыла, балыклар юкка чыга, начар ис чыгып тора башлый. Кызык, СССР Минэнергосы вәкилләре (алар үзләре заказчы, үзләре үк подрядчик та иде) СССР Госстрое нормасы белән санлашмаска ничек тәвәккәлли алды икән?! Бәлки, алар, ниндидер сәбәп табып, ул вакыттагы шәһәр җитәкчелегенә басым ясап, аларны килештерә алгандыр. Кыскасы, бу һаман да башкарылмый калган эш булып кала бирә. Чөнки соңгы берничә дистә еллар дәвамында Кабан күлләре һәм Болак ярларын төзекләндерүгә, күлләрне земснарядлар белән чистартуга һәм тирә-юньдә урнашкан предприятиеләрнең пычрак суларын күлләргә агызуны туктатуга карамастан, су өсте һаман вак яшел суүсемнәр белән каплана бара, балык үрчеми, ул суда коенырга тәвәккәлләүчеләр дә күренми.

Димәк, моннан элекке заманнарда күлләрдә суның алмашынып торуы мөһим роль уйнавы, СССР Энергетика министрлыгы эшләми калдырган эшләрне хәзерге РФ Энергетика министрлыгы үз хисабына эшләп бетерергә тиешлеге аңлашыла.

Су чыганагы табу мәсьәләсенә килгәндә, Идел суының сыйфаты, ул тирәдә шәһәрнең чистарту корылмалары эшләп тору сәбәпле, Кабан күлләрендәгегә караганда начаррак. Аңлашылганча, сыйфатлы суны җир астыннан гына эзләргә кала.

Геологлар, бик борынгы заманнарда Идел елгасы хәзерге Лаеш һәм Спас районнары аша, арырак Изгир елгасы юнәлешендә хәзерге Иделгә параллель рәвештә Самара укасына (Самарская Лука) агып төшкәнлеген ачыклаган. Ә гидрогеологлар Идел елгасының элеккеге юлында, аның Мишә елгасының уң ягындагы өлешендә генә дә башкалабызны чиста су белән тәэмин итәрлек сыйфатлы су чыганагы барлыгын аныклаган. Аның шәһәргә якынрак өлешендә Кабан күлләрен агымсулы итәрлек су барлыгы шик тудырмый һәм аны ачыклау зур чыгымнар да таләп итми.

Куйбышев ГЭСы сусаклагычы Казансу елгасын да бик нык үзгәртә. ГЭС төзелгәнче, Казансу тугаендагы әрәмәле болынлыклар башкалабызның бизәге булып тора иде. ГЭС төзелгәч, елга тугайлары сусаклагыч сулары астында калды. Җәй айларында сусаклагычта су кимегәндә, ямьле тугайлар урынында ләм утыра, күңелгә ятышсыз күренешләр ачыла. Шуңа күрә шәһәр уртасында мондый хәлләрне булдырмый торган чаралар күрелергә һәм ГЭС проектында суны җәй айларында бер биеклектә тоту өчен, Явыз Иван сугышчылары истәлегенә куелган һәйкәл янында аз сыйдырышлы судноларны үткәреп җибәрә торган шлюзлы дамба төзелергә тиеш була. Норманы үтәмәгән өчен ул чордагы законнар буенча катгый җәзага тарту куркынычы булуга карамастан, дамба төзелми кала. СССР Энергетика министрлыгы вәкилләре Госстрой нормалары белән санлашмаска ничек җөрьәт итте икән?!

Дөрес, дамба төзүнең зыянлы ягы да бар. Шлюз урнашкан урыннан кала аның башка өлешендә су хәрәкәте кими, һәм анда елга алып килгән бөтен шакшы җыелу сәбәпле, суның сыйфаты начарая.

Миңа, Ленинградны су басудан саклый торган дамба төзелгән елларда, Петродворецка метеор белән барырга туры килгән иде. Фин култыгы ягыннан көчле җил исмәү сәбәпле, дамбадагы шлюзлар ачык булуга һәм Нева елгасының суы тоткарлыксыз Балтыйк диңгезенә агып торуга карамастан, метеор тоташ чүп-чар йөзеп йөргән болганчык куе суны ерып барды. Ул елларда бу хакта күп язылды. Санкт-Петербургның чистарту корылмаларында җыелган калдыкларның махсус мичләрдә яндырыла башлавы турында да хәбәрләр булды. Нева буенда, Петербургтан югарырак урнашкан торак пунктларда да мөһим чаралар күрелгәндер, мөгаен, чөнки тора-бара шау-шу тынды, хәзер хәлләр җайланганга охшый.

Нева култыгында килеп чыккан хәлләр кабатланмасын өчен, гамәлдәге стандарт буенча, пычранган елга булып саналган Казансуны, шәһәр урамнарыннан агып төшә торган яңгыр суларын чистарту өстенә, тулысынча яңадан торгызырга кирәк.

1997 елда әлеге юлларның авторы җитәкчелегендә Казансу елгасын яңадан торгызу һәм аның су җыю мәйданында хуҗалык эшләрен һәм игенчелекне экологик нигездә алып бару программасы төзелгән иде. Бу урында программада каралган чараларның иң мөһимнәре турында гына булса да мәгълүмат бирү кирәк, дип саныйм.

- Казансу елгасының су җыю мәйданында (аны икенче төрле Казансу бассейнында дияргә мөмкин) 5 районның 69 хуҗалыгы урнашкан. Аларның сөрү җирләренең 70 проценты төрле дәрәҗәдәге юдырылуга дучар ителгән һәм ул бүгенге көннәрдә дә дәвам итә. Аны киметү өчен буразнаның буеннан-буена сөзәклеккә гел аркылы булуы мөһим. Бу очракта әлеге чаралар эрегән кар һәм яңгыр суларының яртысына якынын җиргә сеңүгә, туфракның юдырылуын һәм аңа кертелгән минераль һәм органик ашламаларның елгаларга юылып төшүен 4 мәртәбә киметүгә китерәчәк;

- Елга һәм инешләр буенда көтүләр йөртүгә чик кую, күмәк һәм аерым хуҗалык терлекләрен җәй айларында яшел азык белән тәэмин итү өчен, 10,8 мең гектар мәйданда сугарулы көтүлекләр булдыру карала;

- Казансу елгасының һәм аның кушылдыкларының башында, язгы ташу суларын тотып калу өчен, мелиорациянең гөрләп үскән елларында төзелгән 35 буага өстәп, тагын 75 буа төзергә кирәк. Аларда җыелган су көтүлекләрне сугару өчен файдаланылачак һәм балык үрчетү мөмкинлеге бирәчәк;

- Казансу елгасында һәм аның кушылдыкларында су тулып аксын һәм агым суны кислород белән баетсын, шулай ук зур бульдозерлар белән елга ярларын җимереп, һәр елны вакытлы буалар бууга чик кую өчен, 48 урында су күтәрү буалары (плотиналар) төзү каралган. Алар башлыча элеккеге су тегермәннәре урыннарына туры килә. Шуларның 13ендә кечкенә ГЭСлар булачак;

- Ерганакларның ашалып баруын туктату өчен 484 гидротехник беркетү корылмалары төзеләчәк;

- Терлек фермаларында һәм машина паркларында җыелган пычракларны язгы ташу сулары елгаларга юдырып төшермәсен өчен, аларны 384 урында дамбалар белән әйләндереп алу каралган;

- Башкала урамнарыннан агып төшә торган яңгыр суларын чистарту өчен 53 урында чистарту корылмалары, елганың уң ягында, яңа үсеп чыккан кварталларда грунт суларының күтәрелүен чикләү өчен вертикаль дренаж төзү күздә тотыла.

Программаны төзүдә катнашкан КФУ галимнәре, анда каралган барлык чараларны тулысынча гамәлгә ашырганда, Казансу елгасы суының сыйфаты ике мәртәбә яхшырачагын исәпләп чыгарган иде.

Берочтан, Идел суының күзгә күренеп начарая баруы сәбәпле, "Иделне яңартуның максатчан программасы" дип аталган Русия хөкүмәте карары да гамәлгә ашырыла башлар сыман. Бу очракта Иделнең үзенә һәм аның зур кушылдыкларына коя торган бихисап кечкенә елгаларны яңадан торгызу өчен Казансу эталон булып торачагын да искәртү кирәк, дип саныйм.

Бу чараларны гамәлгә ашыру хәзерге бәяләр белән якынча 2 миллиард сумга төшәчәк. Җәй айларында Казансу елгасында суны бер биеклектә тоту өчен төзелергә тиешле шлюзлы дамба төзү дә 2 миллиард сумнан ким булмас, мөгаен. 4-5 миллиард сум - зур сан, әлбәттә. Шул ук вакытта ул чыгым фәкать Казансу елгасы бассейныннан килгән су бәрабәренә генә эшләнгән электр энергиясен сату хисабына да санаулы елларда капланачак.

Дөреслекне дәлилләү өчен, нормаларга таяну өстенә, дамбаны проектлаштыру һәм төзү чорында эшләнгән барлык документларны архивтан табып, аларны җентекләп тикшереп, аңлатмалар язып, төпле материал әзерләү кирәклеге көн тәртибенә килеп баса. Иншаллаһ, бу хәлдән килә торган эш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев