Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Җан авазы

Мөслим егете авариядә үлгән: «Гел Салаватның «Салкын чәй» җырын җырлап йөрде»

Юл газабы — гүр газабы, диләр. Машина йөртүгә хирыс булган Раил Сафинның гомере 25 яшендә юлда өзелә. Кичә Мөслимдә чит ил машинасы кюветка чыгып очкан һәм берничә тапкыр әйләнгән. Бүген Раилне Мөслимдә җир куенына салдылар. Без фаҗиганең нечкәлекләрен белешеп, мәрхүмнең якты истәлегенә хатирәләр тупладык.

«Татар-информ» агентлыгы машинаның гаять зур тизлектә хәрәкәт итүен, бер кеше шунда ук һәлак булганын, тагын ике кеше авыр хәлдә хастаханәгә озатылганын, юл һәлакәтенең сәбәпләре ачыклануын хәбәр иткән иде. Рульдә кем булганы әлегә тәгаен билгеле түгел, ләкин машинаның Раилнеке булмавы төгәл мәгълүм.

 

«Машинаны юып кына торды, „юк“ дип әйтә белмәде»

 

 Мөслим авыл советы башкарма комитеты җитәкчесе Рунар Сәхбетдинов әйтүенчә, өч егетнең Табын авылыннан кайтышлары булган.

— Йоклап киткәннәрдер дип уйлыйм, иртәнге якта өч секундка гына күзне йомып алсаң да, ориентир югала бит, — ди ул.

Рунар Сәхбетдинов Раил Сафинның Мөслимдә «ХО» МУП (хуҗалык тәэминаты) дигән оешмада ел ярымлап эшләгәнен әйтте.

— Узган атнаның чәршәмбесендә сөйләшкән, бензинның чекларын тапшырырга кирәк дип килешкән идек. Ул һәрвакытта да эшенә җаваплы карады, машинаны да гел юып кына торды. Бара алмыйм дигән чагы да юк иде, теләсә кайсы җиргә барып кайта иде. Рульдә эчеп йөргәнен дә күргәнем юк. Эшләгән дәвердә яхшы яклары белән генә искә алам. Шунысын әйтә алам: дуслары күп иде аның, Мөслимдә белмәгән кеше юк иде, бүген җеназада да 150ләп кеше булгандыр.

 

 

«ХО» МУП директоры Артур Шакиров та Раил Сафинның үтенеч-гозерләрне кире кага белми торган сыйфатын әйтте. Хәер, бүген кем белән генә сөйләшсәм дә, барысы да Раилнең әнә шул «юк» дип әйтә белмәгән сыйфатын ассызыклап үтте. Әйтерсең лә, алдан килешеп куйганнар.

— Аңа нәрсә әйтсәң дә, кайчан гына шалтыратсаң да, «ярар» гына дип әйтә иде. Эшкә «юк» дип әйткәнен бер хәтерләмим.

Башта бездә эшләде дә, аннары бер китеп алган иде ул, Чаллыда таксида эшләде, шул вакытта да кайтканда әллә каян сәлам биреп китә иде. Аннары Чаллыдан кайтты да шундук янә миңа килде. Коллективта да нык аралашучан иде. Кеше белән сөйләшә, дуслаша белде.

Нигә генә чыгып киткәннәрдер?! Әзрәк сүгәсе дә килә үзләрен. Машина хуҗасының әтисен күрдем бүген, нишлим икән, дип бик борчыла. Бик зур кайгы инде ул. Алар бергә үскән малайлар бит, — ди Артур Шакиров.

 

 

Раил Сафин өч яшеннән әнисе Гөлзирә апа һәм үги әтисе Рәшит абый тәрбиясендә үскән. Рәшит абый Раилне үз баласыдай якын иткәнен, мөнәсәбәтләре җылы булганын сөйләде.

— Аннан да яхшы кеше булмагандыр, бик яхшы егет иде. Үз улым кебек якын күрдем. Бөтен сүзне тыңлады, мине санлады, үз әтисе кебек кабул итте. Бервакытта эчкәнен, тартканым күрмәдем, авыр сүз ишетмәдем. Ул да бездән ишетмәгәндер дип уйлыйм.

Шимбә кичтән күрдем мин аны. Чыгып киткәндә гел әйтеп китә иде. Яшьләрне аңлап буламыни аларны? Монда гына чыгып керәм диләр дә — бетте-китте.

 

«Үги әтисенә каршы дәшкәне булмады»

 

Әнисе Гөлзирә апа бик көчле хатын-кыз дигән фикер калды миндә. Дүрт бала үстергән. Әле газиз бөртеген җирләп кенә кайткан минутларында да безгә улына хас күркәм сыйфатлары турында ачылып сөйләде.

— Алдагы көнне чыкмаган иде ул, чыгасыңмы дигәч, юк, диде дә йокларга ятты. Ә шимбә кич чыгар алдыннан күрмәдем мин аны, эштә идем, 16 һәм 12 яшьлек сеңелләре генә озатып калган. Ике дусты белән чыгып киткән. Иртәнге якта «авария булган, Раил исән түгел» дигән хәбәр килде. Иң беренчесе сүзләре — Раил рульдә, диделәр. Экспертиза күрсәтер инде, мин үзем машинаны күргәч тә, алай дип уйлый алмадым. Ул бит өйдән киткәндә үзе утырмаган. Өч кеше булган очракта, гадәттә, алга утырмый, артка утыра, диделәр. Хәзер дусты әйтә: «Раил үзе рульгә утырам, дип әйтте», — ди. Берәрсе сорамаса, ул үзе алай утырмый иде. Берәрсе салган булып, Раил эчмәгән булып, аның утыруын сораган булсалар, баш тарта алмас иде анысы, — ди Гөлзирә апа.

— Һөнәре дә шундый булган икән, чыннан да ярата идеме машина йөртергә?

— Машина булсын да, юл булсын иде аңа. Һай яратты инде, Мәскәве дә калмады, Белоруссиясе дә. Чаллыда эшләгән чагында, миңа әйтмичә генә Белоруссиягә кадәр чыгып киткән. «Син кайда?» — дип шалтыраткач, «Белоруссиядә», — ди. Ышанмадым — фотосын төшереп җибәрде. Белоруссиягә барыйк әле, дип сораганнар да, баш тартмаган инде.

Шунысын әйтә алам: беркайчан эчеп рульгә утырганын, тәмәке тартканын да, аракы эчкәнен дә күргәнем булмады. Капка төбендә малайлар көтүе белән тәмәке тарта иде, Раилнең тартканын күрмәдем.

 

 

Гаиләдә дүрт бала алар. Кеше үз әтисе белән талаша, ә аның үги әтисенә авыз күтәреп кычкырганы булмады. Бер-берсенә кычкырып эндәшмиләр дә иде.

Балалар белән шаяртырга яратты. Ә үзенә өйләнәсеңме дигәч, юк, бөтенесен өйләндереп бетерәм, кеше туенда иркенләп йөрим әле, дия иде.

22 майда 26 яшь тулган булыр иде. «Тулыр иде» диясе генә калды инде хәзер… — дип авыр сулап куя ана кеше.

Бертуган апасы Ландыш Иматова Раилне соңгы тапкыр гыйнварда күргәнен әйтте.

— Мин Чаллыда торам, безгә кунакка килгән иде. Чаллыга килгән саен, безгә керми калмый иде. Минем кызымны бик яратты, аның белән уйнап туймый иде. Гаиләдә өч кыз, бер малай үстек без. Бәләкәйдән гел бердәм булып, дус яшәдек, үпкәләшкән чакларда да тиз дуслаша идек. Беркайчан авыр сүз әйтмәде, һәрвакыт булыша иде.

Берсендә шундый бер вакыйгасын горурланып сөйләгән иде: Рабит Батулланы Казанга кайтарып куйгач, ул аңа китабын бүләк иткән, «Мөслимнең иң яхшы шоферы Раилгә» дип язып тапшырган.

Татар җырларын һәрвакыт яратып тыңлый иде. Кечкенә чагында Салаватның «Салкын чәй» җырын гел җырлап йөрде. Иң күңелне әрнеткәне — күп сайтларда исбатланмаган килеш аны рульдә булган дип язулары, — дип сөйләде Ландыш.

 

«Әйткәнне дә көтмичә булышырга гына тора иде»

 

Раил Сафинның якын дусты Наил Хәлиуллин балалар бакчасына ук бергә йөреп, классташлар булганын әйтте. Шимбә көнне дә алар дүрт дус бергә очрашкан булган.

— Бергә дүртәү утырдык без. Мин үз машинамда, алар өчәү Нәргиз машинасында иде. Алар кайтабыз дип киттеләр, мин калдым. Аннары заправкага барганнар да, «Әйдә, урап киләбез», — дигәннәр дә киткәннәр. Кайтканда әйләнгәннәр. Алда пассажир урынында Илшат булган. Аның таз-оча сөяге, Нәргизнең кулбашы сынган, баш мие җәрәхәте алган.

Машинада рульдә йөрергә ярата иде ул. Ерак юлларга чыкканда, «рульдә син бар әле» дип шалтыратканда да кире какмый иде, «әйдә, иптәшкә бар әле» дисәң дә бара иде.

Ул берәр бизнес ачарга иде дип хыялланды. «Мойка ачып карыйк, Сабантуйда шашлыклар сатыйк әйдә», - дип тә әйтеп йөрде.

Раилне бик юксынырмын инде. Бик ярдәмчел иде. «Юк» дип әйтә белмәде. Шалтыратып, нишлисең дип сорагач, «әйдә, килеп ал, булышам, эшләшәм» дип әйткәнне көтмичә дә ярдәмен тәкъдим итә иде. Гел бергә булдык инде без.

 

Гөлнар Гарифуллина

Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев