Мәдәни җомга

Мәскәүдә үлгән яшь табиб Наил Саматов әнисе: "Улым туйга акча эшләп кайтыр өчен генә киткән иде"

Азатлык Мәскәүдә коронавирустан вафат булган 28 яшьлек Башкортстан табибы Наил Саматов турында язган иде. Улын ялгызы гына үстергән, өлкән шәфкать туташы булып эшләүче 52 яшьлек Рәгидә Нуриева сүзләренчә, табиблар улын коронавирустан түгел, пневмониядән үлде дип язган.

— Рәгидә ханым, улыгызга әле 28 кенә яшь булган. Күптән түгел Башкорт дәүләт медицина университетын тәмамлаган. Ни өчен эшкә Мәскәүгә китәргә булды?

— Улым Мәскәү өлкәсендәге Егорьевски хастаханәсенә эшкә гыйнвар азакларында гына урнашты. Өйдән ул 28 гыйнварда чыгып китте.

Университетны тәмамлагач төрле җирләрдә, хосусый клиникаларда эшләп карады, әмма хезмәт хакы шул 15-16 мең сумнан артмады. Яшь белгечләрнең шулай инде. Октябрьдә туй ясамакчы иде, бераз акча эшләп кайтыйм дип Мәскәү өлкәсе Егорьевски шәһәренә китте. Августта ординатурага кермәкче иде. Нәтиҗәдә 9 май көнне без аны әтисенең әнисе янында җирләдек.

Барлык укытучылар да Чулпан авылында җирләүне сорады, чөнки улым анда белем алды, мәктәптә яхшы укыды, тәртипле булды, барысы да ярата иде. 9нчы сыйныфтан соң Чиләбенең Сатка шәһәре медицина училищесына керде. Аннары Башкортстан медицина университетын бетерде. Быел августта Казанда мәхкәмә-медицина экспертына укырга керергә дип имтиханнар тапшырырга тиеш иде. Ул ординатура буларак санала.

 

 

— Мәскәүдә эшен ярата идеме?

— Әйе. Егорьевски кечкенә шәһәр. Ул эшеннән канәгать иде, чөнки бик зур тәҗрибә туплыйм дип әйтте. Иртәнге 8дән кичке дүрткә кадәр поликлиникада, ә аннары тагын бераз өстәмә акча эшләп алу өчен участок табибы булып авырулар янына бара иде. Обходка йөргән вакытта чумага каршы костюмнар, махсус битлекләр, саклану әйберләре бирелмәгән.

Ул карарга барган бер ир кеше өч көннән коронавирустан үлгән. Шуннан соң ул бераз куркып калды. Отпускага кадәр эшләрмен дә Уфага кайтырмын ахры диде.

Йөргән кызы 12 апрельгә кадәр аның янында булды. Сөйләвенчә, 4тән 6га кадәр Наил авырулар янына гел шул бер зәңгәр курткасы белән зәңгәр чалбардан йөргән. Эштән кайткач аны шунда ук ванна бүлмәсендә салып куя торган булган, үзе душ кергәч, мөмкин кадәр дезинфекцияләр уздыргач кына залга кергән. Иртән тагын шул киемнәрен ваннадан алып киеп чыгып киткән. Чумага каршы костюмнар да, махсус күзлекләр дә булмаган. Битлекне дә йөргән кызы тегеп биргән.

— Мәскәүдә саклану чаралары җитәрлек дип әйтәләр.

— Юк, буш сүз. Иң хурлыклысы — үлгәннән соң Мәскәүдән җибәргән кәгазьдә коронавирус ачыкланмаган дип язганнар. Шул ук вакытта, мәетне алып кайткач, йогышлы дип табутны ачуны тыйдылар, җирләү белән санэпидстанция шөгыльләнергә тиеш диделәр. Улымны кеше төсле җирли дә алмадык, ә алар коронавирус табылмады дип язганнар. Гәрчә табиб алып барган авыру көндәлегендә коронавирус булуы әйтелгән. Коронавирус булуын бөтенесе белә бит инде, компенсация түләмәс өчен шулай язганнармы — белмим. Мин ул кәгазьне Наилне җирләгәч кенә күрдем.

— Коронавирус булмагач, нәрсәдән үлгән дип язганнар?

— Икеяклы пневмониядән. Спорт белән шөгыльләнүче, тәмәке тартмаучы, эчмәүче егеттә нинди пневмония булсын? Мин бит үзем белемем белән икътисадчы булсам да, урта медицина белемем дә бар һәм шактый еллар медицинада эшлим, барысын да яхшы беләм.

— Коронавируска анализ алганнардыр бит, нәрсә күрсәткән?

— Беренче тест коронавирус юк дип күрсәткән. Икенче тестны югалтканнар. Шундый хәлләр дә була икән. Русия бит, аптырыйсы түгел. Мин инде һичьюгы Мәскәүдә андый хәлләр булмый дип уйлый идем. Димәк Егорьевскида ук коронавирус ачыкланган, шуңа ул анализларны "югалтканнар" инде. Алар миңа грамоталар, рәхмәт хатлары җибәрделәр, әмма баламны кайтарып булмагач, алар миңа нәрсәгә? Мин хәзер уколларда, даруларда гына торам. Беренче көнне асылынып үләселәрем килде.

 

— Улыгыз белән сөйләшеп тора идегезме, үзенең авыруы турында нәрсә сөйли иде?

— 13 апрель кичен сөйләшкәндә "хәлем юк" дип әйтте. 14 апрель сөйләшкәндә температурам 42 дәрәҗәдә, диде.

Ул 14еннән 22сенә кадәр Егорьевски хастаханәсендә ятты, аңа антибиотик кададылар, әмма хәле яхшырмады.

22 апрель шалтыратты да: "әни, үзеңне сакла, иртәгә мине үпкәне ясалма җилләтү җиһазына (ИВЛ) тоташтырлар, сөйләшә алмабыз, диде. Әгәр мин үлсәм, синең бөтен проблемнарың бетәчәк, син зинһар елама гына", диде. Чөнки мин аны ялгыз үстердем, түләп укыттым. Ул аның барысын да аңлый иде. Мәскәүгә киткәндә, "әни, мин сиңа түккән акчаларны тиененә кадәр кайтарып бирәчәкмен", дип әйткән иде. Бу юлы да шулай диде.

"Нинди проблемнар турында сөйлисең, улым, аякка бастың бит инде" дип елый-елый әйттем. Шуннан соң аны ИВЛга тоташтырып, Егорьевскида тоттылар. Аның хәле начарайганнан-начарая барды.

— Ничә көн үпкәне ясалма җилләтү җиһазына тоташтырылган килеш ятты?

— Тугыз көн. Шуннан соң хәле авыр булгач, махсус медицина бригадасының алты табибы килеп, Мәскәүгә клиника институтына алып киттеләр. Бусы да минем танышлык аркылы гына булды.

Анда улыма трахеостомия ясаганнар, ягъни бугазын бераз кисеп шуның аркылы ИВЛга тоташтырганнар. Бөтен органнары — бөерләре, бавырлары эшләүдән туктаган (полиорганная недостаточность).

27 апрель аны шул Мәскәү шәһәренә алып килделәр, ә алтынчы майда улым үлде. Институт булса да, коткарып кала алмадылар.

Үләр алдыннан дүрт көн алда аның сепсис (кан агулануы) булды. Менә анысы каян килгән? Дүрт көн мәрткә китеп ятты. 5 май көнне баш табиб шалтыратып: "шатлыклы хәбәребез бар — улыгыз утны сизә, аякларын селкетә башлады" дип шатландырды. Шул төнне соңгы көннәрдә беренче тапкыр тынычлап йокладым. Ә 6 майда төнге икедә улым үлгән. Иртән шалтыратып әйттеләр. "Бөтен органнары эшләүдән туктады, шуңа йөрәге түзмәде" диделәр.

— Ниндидер башка чирләре бар идеме?

— Бернинди чирләре дә булмады. Күрәсең коронавирус белән авыручылар янында күп булган. Бернинди саклану чаралары кулланмыйча, коронавирус белән авыручы янына барган. Әле поликлиникада да авырулар булгандыр.

 

 

— Үлгәч акчалата ярдәм күрсәтелдеме?

— Улым эшләгән Егорьевски хастаханәсе табиблары үзара акча җыеп бирде. Гади табиблар үз акчасын бирде.

Мин ул баланы ялгызым үстердем. Бернинди ярдәм булмды. Әтисе белән балага алты яшь булганда аерылдык. Ул да ярдәм итмәде, туганнарыма мең рәхмәт. Әле акча турында уйлыйсым да килми. Эшемдә бик зур яклау белдерделәр. Аларга рәхмәт, мин анда инде 18 ел эшлим.

Улым укыган университет укытучылары "Табиблар альянсына" мөрәҗәгать итәбез, мәхкәмәгә бирәбез дип әйтәләр. Белмим. Минем күземә берни күренми.

— Улыгыз Мәскәүгә вакытлыча акча эшләргә киткән. Хезмәт хакын беләсезме, күпме ала иде?

— Әйе, ул берни яшерми иде. 80 мең сум дип вәгъдә иттеләр, әмма ул нибары 25-30 мең сум ала иде. "Акчасыз арыдым, һичьюгы туйга акча эшләрмен" дип китте бит.

— Ниндидер өстәмә акчалар да юк идеме?

— Юк, әкият ул.

— Яшәвен кая яшәде?

— Мәскәү өлкәсенә барып җиткәч үк фатирлар 12 мең сум икән дип бик борчылды инде. Ярар, акча табып җибәрермен, дидем. Яшь белгеч буларак хастаханә аңа өч айдан соң фатирга түләргә ышандырган, әмма аны да түләмәделәр. Җибәрәсе генә калмаган да бит. Хәзер бик үкенәм.

Ул Мәскәүдән улымның җәсәден алып кайткан машинаның искелеген күрсәгез. Юлда ватылып калу сәбәпле, ике тәүлек алып кайтканнар. Мин аны күргәч, шок хәлендә идем.

— Гомум зиратка күмделәрме?

— Әйе, әмма анда туганнарны кертмәделәр. Мин беркемне дә тыңламадым, ачуланып кереп киттем. "Ул минем улым, үлсәм үләм, кертегез" дидем. Кабер янында мин дә, әтисе басып тордык.

— Санэпидстанция вәкилләре җирләдеме?

—Чумага каршы костюмнарда туганнарым җирләде. Аларның кечкенә балалары бар, шуңа чумага каршы костюмнардан булуын таләп иттем. Санэпидстанция вәкилләре дә булды. Алар мине кертмәскә тырышты да инде.

* * *

Наил Саматов күптән түгел Русия табиблары инициативасы белән булдырылган "Хәтер исемлеге"нә кертелгән. Ул исемлеккә Covid-19 вакытында үлгән медицина хезмәткәрләре туплана. Алар арасында Чаллының 5нче хастаханәсендә бүлек мөдире булып эшләүче Дмитрий Смородинов һәм Башкортстандагы Бәләбәй район хастаханәсе шәфкать туташы Елена Никонорова да бар.

6 майда Русия президенты Владимир Путинның коронавирус белән эшләүче медицина хезмәткәрләренә өстәмә гарантияләр бирелү турында фәрманы чыкты. Медицина хезмәткәре Covid-19 чирен эләктереп вафат булса, аның гаиләсенә 2,75 млн сум күләмендә акча түләнергә тиеш. Әгәр медицина хезмәткәренең сәламәтлегенә зыян салынса, бер тапкыр 68,8 мең сум акча бирелә. Әгәр кеше чир йоктырып башка хезмәтен дәвам итә алмаса, аңа нинди инвалид төркеме бирелүенә карап, ай саен 688 мең сумнан алып 2 млн сумга кадәр түләү каралган.

 

Азатлык

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: