Мәдәни җомга

Мөнир Ситдыйков: Көндәшлек

Мин үзем башкортларның үз телләрен булдырып, үз әдәби телләрендә балаларын укытып яшәүләренә каршы түгел. Әмма мине, балаларымны, оныкларымны башкорт дип атап, мәктәпләрдә татар телен бетереп, киләчәк буынны “ысын башкорт телендә” “ысылдатуга” каршы!

Башкорт ырулары тарихын әвәләүче Салават Хәмидуллин башкорт телен – бик борынгы тел, ә татар телен “яңа ясалган тел” дип белдерә. Шулай ук башкорт милләтчеләре әвәләгән “Ирәкте ыруы башкортлары тарихы” атлы китапта да “татар теле – ул башкорт теленең төнь­як-көнбатыш диалекты гына” дип кансыз дәгъва белдерелгән. Китапның йомгаклау өлешендә: “1917 ел революциясенә кадәр татар белән башкорт төрки телдән файдаланган. ТАССР һәм БАССР төзелгән чорда татар белән башкорт шушы төрки телне урталай “бүлешкән”. Әмма бүлешү татарларның намуссызлыгы – үтә дә милләтчелеге аркасында тигез бүленмәгән. Татарлар бу төрки телнең үзәген эләктергән дә, башкортка аның “ботагы” – кувакан диалекты гына калган. Соңыннан татарларның “агрессив милли сәясәте” аркасында Башкортстанның төньяк-көнбатышында һәм Татарстанның көнчыгыш районнарында шушы яңа ясалган телне укыту сәбәпле, башкортларның күпмедер өлеше үзләрен татар дип атый башлаган” – дигән һ.б. шуның ише нигезсез тезмәләр бар. Бу “ыру тарихлары”н укыган кешеләрнең башкорт “дустарыбыз”ны кызганып күз яшенә батуы да мөмкин, ә чынлыкта хәлләр ничегрәк булган соң?

Беренчедән, революциягә кадәр “төрки тел” дигән термин кулланылмаган, ул СССР чорында гына уйлап табылган атама. Үткән гасырларда кулланылган “татар теле” терминын оныттыру өчен, большевик-галимнәр тарафыннан махсус рәвештә кулланышка кертеп җибәрелгән. 1917 елгы революциягә кадәр Карпат тавыннан Себергә чаклы таралып яшәгән барлык төрки телле халыкларны “татарлар” дип, ә аларның телен “татар теле” дип атаганнар. Хәтта Төркиянең төрек теле дә татар теленең Гос­манлы шивәсе (диалекты) дип йөртелгән. Бу турыда Кавказдагы Кизләр мәдрәсәсе уставында язылган.

Икенчедән, башкорт тарихын әвәләүчеләр 1% дөреслеккә 99% ялган кушып “тарих” яза. Мисал итеп, XIX гасыр фольклористы А.Г.Бессоновның «О говорах Казанского татарского наречия и об отношении его к ближайшим к нему наречиям и языкам» хезмәтен китерергә була. Менә шушы хезмәтне С.Хәмидуллин ике дә уйлап тормыйча, “Одним из первых исследователей разговорной речи северных и западных башкир был языковед, фольклорист А.Бессонов”, дип яза. “Тарихчы” С.Хәмидуллинның каләм тиб­рәтүеннән “Казан татарлары” төньяк-көнбатыш башкортларына “әйләнә дә куя”!

Өченчедән, Идел буенда Казан татарлары ачлыктан кырылып яткан вакытта (бу ачлыкта 1 миллион татар ачтан үлә!), 1921 елның декабрь аенда, башкорт “дустарыбыз” I Бөтенбашкорт корылтаена җыелып, башкорт телен нинди диалекттан ясарга дип баш вата. Корылтай башкорт әдәби телен татар теленең Кувакан диалекты нигезендә ясарга дигән карар кабул итә. Төп сәбәп – бу диалектның әдәби татар теленнән шактый ерак булуы. Бу диалектта Урал тавы буйларында яшәүче “ысын башкорттар” сөйләшә. Анда “Ч” хәрефе урынына “С” хәрефе, “С” хәрефе урынына “Һ” хәрефе, “лар” урынына “тар” кулланыла һ.б. Мәсәлән, “башкортлар” сүзе “башкорттар” дип, “су” сүзе “һу” дип языла. Әмма ни сәбәптәндер, “Салават Юлаев” яки “Салават Хәмидуллин”ны “Һалауат”дип әйтмиләр дә, язмыйлар да. Бәлки, сәбәбе – аларның ата-бабалары татар булудадыр?

Дүртенчедән, Башкортстан АССР халык комиссарлары советы да 1923 елның 18 февралендә башкорт әдәби телен Кувакан диалекты нигезендә “ясарга” дигән карар кабул итә. 

Бишенчедән, Россиянең Зур энциклопедиясендә “литературный башкирский язык сложился в середине 1920-х годов. Существовавшая ранее литература XVI-XIX веков развивалась под влиянием ТЮРКИ (татар!), а на рубеже XIX-XX веков литературного татарского языка” дип язылган. Йә, шушы күзәтүдән соң кайсы тарихчының кулы “татар теле - яңа ясалган тел, ә башкорт теле - дөньяның иң борынгы теле” дип язарга күтәрелер икән?

Мин үзем башкортларның үз телләрен булдырып, үз әдәби телләрендә балаларын укытып яшәүләренә каршы түгел. Әмма мине, балаларымны, оныкларымны башкорт дип атап (минем теләгемне сорап тормыйча, төп закон – Конституцияне бозып, 26 нчы маддә, п.1; 19 нчы маддә, п.2.), мәктәпләрдә татар телен бетереп, киләчәк буынны “ысын башкорт телендә” “ысылдатуга” каршы! Мәскәү тарафыннан татар теленә каршы “игълан ителмәгән” сугыш барган чорда (прокуратура хезмәткәрләренең мәктәпләрне хром итек киеп тикшерүе, рус карагруһчыларының туктаусыз шикаятьләре моңа ачык дәлил) башкортларның да татар теленә ясаган мәкерле һөҗүме барча төрки дөньяга каршы хыянәткә тиң. Болай да киләчәктә руслашу, юкка чыгу куркынычы яный. Бу куркыныч “яңа ясалган” башкорт телен дә читләтеп үтмәячәк. 2009 елда ЮНЕСКО оешмасы башкорт телен юкка чыгарга мөмкин телләр исемлегенә кертеп, аңа “уязвимый” статусы бирде. Әлеге исемлек “Атлас языков мира, находящихся в опасности” дип атала. Мәскәү тырышлыгы белән ясалган телнең (искусственно созданный язык) юкка чыгуына гаҗәпләнәсе юк. Моны белгән башкорт тарихчылары иң җиңел юлны сайлады. Алар татар теленең “җилкәсенә менеп атланып”, исән калмакчы була. Суга батучылар белә, болай эшләү икең бер юлы батуны тизләтә генә. Сезгә, татар җилкәсеннән төшеп, үзегезгә “йөзәргә” өйрәнергә вакыт. Без бәләкәй һәм әле йөзә белмәгән чакта зур малайлар безне, аяк-куллардан тотып, күл уртасына ыргыта һәм шулай йөзәргә өйрәтә иде. Үзегез ялгыз көе йөзәргә теләмисез икән, сезне дә “күл уртасында ялгыз калдырыр” чак җитте. Татар телен - башкорт теле, татар сабан туен - башкорт сабан туе, татарча көрәшне - башкортча көрәш, татар әдәбиятын - башкорт әдәбияты, татар галимнәрен - башкорт галимнәре, татар геройларын - башкорт геройлары дип һ.б. ясалма чүбек чәйнәүдән генә татар башкортка әйләнми. Бу эш – үз-үзегезне алдау. Башкорт теленә татар теле югарылыгына менү өчен мең ел буе камилләшү кирәк. Андый язмыш Аллаһ тарафыннан сирәк телләргә генә бирелгән. Татар теле шулар арасында!

“Башкорт теле грамматикасы” дәреслегенең 1948 елда гына рус кешесе Н.К.Дмитриев тарафыннан язылып, башкорт “дустарыбыз”га бүләк ителүен искә алсак, башкорт теленең “яңа ясалган тел” булуына тагын бер кат ышанасың. Юл уңаеннан әйтеп үтү кирәктер, Н.Дмитриев 30 нчы елларда татарлар яшәгән районнарда унбишләп экспедиция оештырып, татар теленең диалект­ларын “өйрәнә” һәм “башкорт теле 3 диалекттан – “көнчыгыш”, “көньяк”, “төнь­як-көнбатыш” диалектларыннан тора” дигән “гаҗәеп ачыш” ясый. Шуннан соң Башкортстанның төньяк-көнбатышында һәм Татарстанның көнчыгыш районнарында яшәүче татарларның теле – башкорт теленең төньяк–көнбатыш диалекты дип атала башлый.

Бу безнең хәлебезне тагын да авырайта, билгеле. Әмма татарларның авырлыкларны җиңә торган бөек гадәте бар. Бөек Ватан сугышындагы шигарьне искә алыйк: “Наше дело – правое, победа будет за нами”. Башкорт “дустарыбыз” үпкәләмәсен – дөреслек безнең якта!

Чаллы.


 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: