Мәдәни җомга

Мөнир АБДУЛЛИН: Ярлыны талау арта

Хөкүмәт башында утырган түрәләр дәүләт казнасын баетуның җаен тапты. Аз хезмәт хакына эшләүчеләр дә, байлар да моңа кадәр керемнән 13 процент салым түләп килә иде, хәзер инде ул 15 процент булачак, дип сөйлиләр. Шуннан соң Россиядәге салым - Җир шарындагы иң камил система, дип әйтеп кара инде.

Милеккә, транспортка, хезмәт хакына керем салымы мәҗбүр иткәннән, коммуналь түләүләрне талап алганнан соң гади эшченең янчыгында акчасы каламы соң? Ә байлар моннан сукыр бер тиен дә оттырмый, чөнки кесәсенә миллионнар ага тора. Югыйсә, Конституциядә язылганча, Россия – социаль дәүләт. Ни өчен Россия байлары АКШтагы һәм Европа илләрендәге кебек керемнән 60-65 процент салым түләми?

Утызынчы елларда АКШ президенты Франклин Рузвельт конгресстан байларның кеременә 75 процент салым салу турында закон кабул итүне сорый. Парламент шундый закон чыгара. Шул вакытта АКШ икътисады кызу темплар белән алга бара башлый, социаль проблемалар уңышлы хәл кылына. АКШ дөньяда иң бай илләрнең берсенә әйләнә. Америка халкы Рузвельтны ил конституциясенә каршы килеп, өченче срокка президент итеп сайлый. Байларга салымны арттыру аз хезмәт хакы алучыларны керем салымыннан азат итәргә, транспортта йөрүгә, электр энергиясенә, газга, бензинга бәяләрнең күтәрелүен туктатырга мөмкинлек биргән.

Россиядә бүген 10 миллион хезмәткәрнең айга 10-12 мең сум хезмәт хакы алуын искә төшерсәк, аларны керем салымыннан азат итүдән хөкүмәт берни дә югалтмаячак.

2019 елның 1 гыйнварыннан өстәмә кыйммәтләргә салымның – НДСның артуы да яхшыга китермәячәк. Экспертлар товарларга, азык-төлеккә, хезмәт күрсәтүләргә бәяләрнең күтәреләчәген инде кисәтеп куйды. Хөкүмәт НДСны арттырудан елга 2 триллион сум акча керер дип өметләнә. Халыктан шундый ысул белән акча җыеп казнаны баетуга исәп тоту илдә ярлылар санын ишәйтүгә китерәчәк. Ә менә Кытайда, киресенчә, салымның бу төрен киметергә карар кылганнар. Анда бюджетка керемнең 40 проценттан күбрәген кече һәм урта бизнес бирә.Шуңа күрә хакимият кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм итәргә тырыша. Эшмәкәрләрнең кереме арта бара һәм аннан салым түлиләр. Шуңа күрә Кытай икътисады ел саен 5-6 процентка үсә. Россиядә исә үсеш - 1,5 процент. Кытайда моның белән генә чикләнеп калмаганнар. Анда шундый закон яши: айга, безнеңчә, 50700 сум хезмәт хакы алучы гражданнар керем салымы түләми. Бу исә эшмәкәрләрнең табышын арттыра, куллану базарында хәл яхшыра, халыкның акча кереме үсә, илнең икътисады алга бара.

Безнең хөкүмәт халыктан никадәр күп акча каерсак, илнең акча янчыгы калынаячак, дип юкка өметләнә. Безнекеләр бирүгә караганда халыктан күбрәк таларга тырыша. Мәсәлән, Казанда 2018 елның 1 июленнән аз тәэмин ителгәннәргә бирелә торган “җылылык өчен субсидия”не дә бетерделәр. Татарстан хөкүмәтенең очын очка ялгап тормыш итүче кешеләргә субсидия бирерлек тә акчасы калмады микәнни?

Менә тагын шәһәр пассажир транспортында йөрү хакын күтәрергә җыеналар. Бу халыкның кереме арта дип салым салуның бер формасымы,әллә транспорт хуҗаларына һаман да акча җитмиме? Ул башка кайбер шәһәрләрдә дә арткан.Тик Казанда аның чамасын белмиләр. Автотранспорт паркын яңартабыз дигән булып, 2016 елда транспортта йөрү бәяләрен 25 процентка җиткерделәр. Инде 33-35 сум булачак икән. Безнекеләр бу юлы запас частьләргә, бензинга акча җитми дип мескенләнә. Алай гына түгел, алар билетка тарифлар артмаса, автобуслар йөрүдән туктарга мөмкин дип пассажирлар күзенә төтен җибәрергә маташа. Әнә, Петропавловск-Камчатскийда 2 сумга гына күтәргәннәр. Хәзер анда атвобуста йөрү бәясе – 27 сум. Архангельскида ул – 26 сум, Төмәндә – 25, Саратовта – 23, Пензада – 21, Оренбургта – 20, Брянскида 18 сум. Пенза, Оренбург, Чабаксар шәһәрләрендә троллейбуста бер билет хакы 20 сум тора. Әгәр дә бездә шәһәр пассажир транспортына тарифлар артса һәм шәһәр транспортында йөрү бәяләренә “ярыш” үткәрелсә, иң югары тарифлар буенча Казанның Россия төбәкләре арасында лидер булуы да бик ихтимал.

Безнекеләр шәһәр пассажир транспортында йөрү өчен кайбер пенсионерларга бирелә торган ташламаны да бетерде. Ә ташламалардан файдаланучылар өчен 2019 елга республика бюджетында 297 миллион сум акча каралган. Кайбер депутатлар аны да күпсенә. Компенсация өчен бирелгән акчалар шәһәр пассажир транспортының зыянга эшләвенә китерәчәк дип саный. Ә менә дәүләт машинасында бушлай йөрү, үзләре өчен тотылган бензинга хөкүмәт кесәсеннән түләтү - бюджетны талау ул, дип бер дә кычкырмыйлар.

2018 елда Россия президенты салым кодексына төзәтмәләр кертү турындагы указга кул куйды. Бу илнең бөтен гражданнарына да кагыла. Җирең, фатирың, дачаң, йортың, гаражың яки башка күчемсез милкең бар икән, салым түлә. Моны башта Россиянең 28 төбәгендә сынап карарга булганнар. Без милеккә салымны кадастр бәясеннән түли башладык. Бу салым халыкның кесәсенә нык сукты, чөнки ул ел саен арта барачак. Хөкүмәттәгеләр халыкның акчасын нинди юллар белән булса да таларга тырыша, моның өчен яңадан-яңа ысуллар уйлап таба. Хәзер лотерея отсаң да, берәр оешма сиңа бүләк бирсә дә, салым түлә. Эш шуңа барып җитте ки,инде Дәүләт Думасына авылда шәхси хуҗалыгында мал-туар, кош-корт асрап, бәрәңге, яшелчә үстереп яшәгән крестьянга салым салу турында закон проекты кергән. Авыл халкы терлек асрап көн күрә. Болай да авыл җирендә кешеләр калмады. Пенсиямә азрак өстәмә булыр дип, үз бакчасында бил бөгеп үстергән редискасын елга бер тапкыр базарга килеп саткан әбигә дә, бабайга да салым салыначак. Ә хөкүмәтнең комсызлыгы тагын да зурдан. Өеңдә кием-салым тегүчеләргә дә, репетиторларга да, бала караучыларга да, өй җыештыручыларга да салым салырга исәплиләр. Россиянең дә, Татарстанның да байыйсы көннәре алда икән әле. Инде пенсия акчасына салым салуларын гына көтәсе калды.

Россия хөкүмәте халыкка электрон паспортлар бирәчәк. Бу бюджетка 114,4 миллиард сумга төшәчәк,ә чыгымнар халык исәбенә капланачак. Чөнки электрон паспорт алган һәркем пошлина акчасы түли. Хезмәт һәм социаль багланышлар академиясе галимнәре фикеренчә, моннан халыкка бернинди дә уңайлык юк. Бөтен документлар өчен, хәтта машина йөртү хокукы таныклыгын күрсәтү өчен дә электрон паспорт кирәк булачак.

Хөкүмәт халыктан акчаны салым салып кына алырга риза түгел. Моның башка юллары да бар икән. Мәсәлән, ул электр энергиясеннән файдаланган өчен норма кертергә җыена. Утыңны бик озак яндырсаң, нормадан артып китәчәк, йә өстәп түлисең, йә караңгыда утырасың икән.

Әйтерсең халыктан салым җыеп, яңа түләүләр кертеп кенә илнең бөтен тишек-тошыгын каплап була. Тик менә халыкның үзенә бирергә бик ашкынып тормыйлар. Мисалга, Россия кебек нефтькә бай илләрдә аны сатудан кергән керемнең бер өлешен халыкка бирәләр. Хәтта Аляскада яшәүчеләрнең һәркайсы 2018 елда үз өлешен – 1600 доллар акча алган. Ә Сингапур хөкүмәте еллык керемнән үз халкына 511 миллион доллар акча бүлеп бирергә карар иткән. Иң элек ул аз хезмәт хакы алучыларга биреләчәк. Безнекеләр шулай эшли алмыймыни?! Акча юкмы? Түрәләрне асрау өчен акча табыла бит.Россиянең исәп-хисап палатасы мәгълүматларыннан күренгәнчә, бер елда түрәләрне асрау өчен 1,8 триллион сум акча тотылган. Моның өчен халыктан җыелган салымның 11 проценты сарыф ителгән.

Салымнар, пошлиналар, акцизлар, тарифлар котырып арта барган шартларда илдә ярлылыкның кимүе икеле. Исәп-хисап палатасы башлыгы Алексей Кудрин фаразы буенча, 6 ел эчендә ярлылар саны 30 процентка гына кимергә мөмкин. В.Путин куйган максатка – ярлылар санын илдә 50 процентка киметүгә ничек ирешергә? Ул хакта түрәләр уйлап та бирми сыман.

Ярлылар АКШта да бар. Тик анда ярлылар санын башкача исәплиләр. АКШта ярлы дип саналу өчен син керемеңнең 30 процентын ашауга сарыф итәргә тиеш. Россиядә бу сан - 50 процент. АКШта чыгымнарга караш та бүтәнчәрәк. Әйтик, Россиядә куллану кәрҗиненә кием-салым, транспортта йөрү һ.б. хезмәт күрсәтүләр керми. АКШта исә барысын да исәпкә алалар. Хәтта интернетың, кесә телефоның, башка уңайлыкларың бармы? Юк икән, пособиегә исәп тота аласың.

Россиядә салым системасын халыкның ярлылык дәрәҗәсен, яшәү шартларын, керемен гадел исәпкә алып камилләштерми торып, без беркайчан да икътисадта да, социаль үсештә дә уңышка ирешә алмаячакбыз.
 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: