Мәдәни җомга

Мөнир Абдуллин: Ярлылар ник кимеми?

Ярлылык – гаеп түгел, диләр.

Аны сорап та алмыйлар. Язмыштан узмыш та юк. Ярлылар элек тә булган. Алар тырышып-тырмашып, ачтан үлмәс өчен төрле юллар белән үзләренә ризык юнәтеп көн күргән. Фәкыйрьләр аркасына капчыгын асып, авылдан-авылга хәер сорашып йөргән. Сугыштан соңгы чорларны күз алдына китерегез. Бигрәк тә авыл  халкы ачлык-ялангачлыкны үз башыннан нык кичерде. Хакимияткә Н.Хрущев килгәнче колхозчы эшләгәненә акча күрмәде. 6-10 балалы гаиләләр үз хәлләрен үзләре генә белде.

Еллар узды. Тормыш уңай якка үзгәрә башлады. Колхозчылар да пенсия алып яшәү бәхетенә иреште. Шәһәр халкы тормышына да үзгәреш керде. Әмма ярлылык бетмәде. Аны бетерү турында яки киметү хакында түрәләр күп сөйләсә дә, моңа китергән сәбәпләрне бетерми, кайбер проблемаларны хәл итми торып, ярлылык кимемәячәк. 

Үткән  гасырларда ук ярлылык һәм ярлылар турында әдәби әсәрләр язылган, рәсемнәр ясалган. Ләкин тарихчылар бер сорауга анык кына җавап таба алмаган. Бүген Россиянең милли проблемасына әйләнеп бара торган ярлылыкның килеп чыгуына кем гаепле?  Бик еракка китмичә, революциягә кадәрге чорны искә төшерик. 1905-1914 елларда Россия икътисадының үсеш темплары Җир шарында иң югарылардан саналган. Шуңа карамастан, халык фәкыйрьлектә гомер кичергән. Шуннан соң бер гасырдан артык вакыт үтсә дә, Россиядә бүген 20 миллионнан артык халкы ярлы дип табылды. Россиянең статистика хезмәте хәбәр иткәнчә, Россия гаиләләре кеременең 48,2 проценты ашарга һәм кием-салым алырга гына җитәрлек. “Левада” сорашып-белешү үзәге тагын да күңелсез саннар китерә. Россиядәге гаиләләрнең өчтән икесенең саклык кассаларында акчалары бөтенләй юк.

Күп кенә гаиләләр бурычларын – кредит, ипотека акчаларын түләп азаплана. Үзәк матбугат язмаларыннан күренгәнчә, халыкның банкка бурычы триллион сумнар белән исәпләнә. Статистика хезмәткәрләре шуны санап чыгарган: Россия гражданнарының – 12,9 процентының кереме яшәү минимумыннан да түбән. Бу сан Татарстанда  7,2 процент тәшкил итә.

Хөкүмәттәгеләр ярлылыкны киметүнең бүтән бер юлын уйлап тапты. Артык торак мәйданы яки бакча кишәрлеге булган кешеләр исәбенә ярлылар санын киметергә исәпләре. Моннан ни килеп чыгар, ләкин безнекеләргә бераз гына чит илләр тәҗрибәсенә колак салу бер дә зыян итмәс. Көнүзәк икътисады институты директоры Исаев эш урыннарының җитмәвен, эшләүчеләрнең кереме аз булуын, ил икътисадын үстерүгә акчаның җитәрлек тотылмавын ярлылыкка китергән төп сәбәпләр дип саный. 2011-2018 еллар арасында Россиядә эш урыннары бик нык кимегән. Шуны истән чыгармыйк, Россия – Җир шарында иң бай илләрнең берсе. Без чит илдән  товар, ашамлыклар ташып, чит илләрнең икътисадын үстерәбез, ә үзебез үзебезгә җитәрлек аяк-киемнәре, кием-салым, көнкүреш әйберләре ясап чыгара  алмаслык хәлгә калдык.

Бөтен бәлабез шунда: Россиянең бюджетында, резерв фондында миллиардларча, триллионнарча сум акча була торып, Россия икътисады  кризистан чыга алмый. Байлар янчыгындагы акчаларны да исәпләсәң, ил халкының бер өлешенең ярлылыкта яшәвен акларлык сәбәпләр юк. Галимнәрнең фикеренчә, илдә икътисади тот­рыклылыкны тәэмин итәр, социаль мәсьәләләрне уңышлы хәл кылу өчен Россиянең резервтагы акчалары да җитәрлек. Ә миллиардерлар саны арта тора. Россиянең социаль-икътисади сәясәтен ил дилбегәсен тоткан түрәләр билгели. 

Миллиардерлар саны буенча Россия Җир шарында өченче урынга чыккан. Россия премь­ер-министрының, акча юк, түзегез, дигән сүзләренә кем ышансын?  “Норникель” компаниясе 2018 елда үзенең 23 җитәкчесенә аларның хезмәтенә түләү өчен 6,8 миллиард сум акча тоткан. “Газпром” 17 хезмәткәренә - 4,3 миллиард сум, “Лукойл” 25 җитәкчесенә 1,5 миллиард сум акча бүлеп биргән. Чит илләр компанияләре дә үз хезмәткәрләренә зур хезмәт хакы түли, премияләр бирә. Тик безнекеләр кебек артыгын кыланмыйлар. Салымны да керемнәренә карап түлиләр. Физик затларның кеременә салым салу, күп керем алган саен күбрәк салым түләү турындагы закон проекты инде ничә еллар буена Дәүләт Думасында кабул ителмичә ята. 

Статистика хезмәте мәгълүматларына караганда, Россиядә күпчелек халыкның айлык хезмәт хакы 23,5 меңнән артмый. Шунысы да бар: статистик саннар белән чын хезмәт хаклары арасында аерма зур. Татарстан Министрлар Кабинетының икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге мәгълүматларыннан күренгәнчә, Татарстанда уртача хезмәт хакы 35144 сум. Чынлыкта хәл башкача. Бу санны исәпләп чыгаручылар мәктәпләргә, хас­таханәләргә, китапханәләргә, элемтә бүлекләренә һәм башка кайбер учреждениеләргә барып, сез күпме хезмәт хакы аласыз, дип сорады микән?

Министр М.Орешкинның әйтүенчә, Россия гражданнарының кереме 2019 елда артырга тиеш. Каян килеп? Коммуналь хезмәт күрсәтүләргә, даруларга тарифлар, бәяләр тагын артты. Ашамлыкларга бәя даими артып тора. Яңадан-яңа салымнар уйлап табалар. Быел коммуналь хезмәтләргә тарифлар гыйнвар һәм июль айларында күтәрелде. 2020 елның 1 июленнән тагын артачак, дип хөкүмәттәгеләрне инде халыкны “шатландырып” куйды.

Ә пенсионерлар ничек яши? Алар ярлымы, әллә урта хәллеме?  Россиянең күпчелек пенсионерлары – илнең иң кимсетелгән халкы. Газета, журналларда бер мәкалә язып яки лекция укып гонорар алган пенсионерларның пенсиясенә эшли дигән сылтау белән индексация ясамау кебек гамәлләрне пенсионерның хокукларын бозу дип кенә бәяләргә кирәк. Бу ярлылар санын арттыруга гына китерә. Югыйсә, эшләүче пенсионерлар дәүләт файдасына хезмәт итә, илнең тулай продуктын арттыруга өлеш кертә. Түр башында түрә булып утырган кешеләрнең моны аңламаулары гаҗәп. Россия гражданнары хезмәт хакын, пенсияне никадәр күбрәк алса, алар ашамлыкларны да, көндәлек башка кирәк-яракларны да күбрәк алачак. Димәк, икътисад тизрәк үсәчәк, казнага  акча күбрәк керәчәк. 

Күптән түгел Россиянең статистика хезмәте илдә ярлылар санының артуы турында хәбәр итте.  Кайбер әһелләр моны ярлылар санын исәпкә алу алымнары дөрес түгел дип аңлатты. Алар моңа Евросоюз тәҗрибәсен мисал итеп китерә. Евросоюзның статистика хезмәте ярлылыкны исәпкә алуның яңа системасын эшләгән. Европада торактан файдалану хакын, гаилә белән ял итәргә бару чыгымнарын түли алмаган кешеләр ярлы дип санала. Тагын шунысы да бар: керемең ил буенча уртача керемнән кимрәк булса, андыйлар да ярлылар хисабына керә. 

Безнең хөкүмәтнең үзендә дә гаеп зур. Ул йә сүзендә тормый, йә ярлылыкка китерә торган яңа гамәлләр уйлап таба. Мәсәлән, 2015 елда түрәләр  аз тәэмин ителгәннәргә азык-төлек карточкалары бирәбез, дип шау-гөр килде. Тик бу проблема һаман да хәл ителмәгән. Хөкүмәт акча таба алмаган диләр. Илнең аз тәэмин ителгән халкын азык-төлек белән тәэмин итәрлек кенә хөкүмәтнең акчасы юклыгына кем ышансын?! АКШта мондый карточкалар инде дистәләгән еллар буена кулланыла. Безнекеләр  зур эш майтарган кебек сөйләнеп кенә калды. 

Тагын бер мисал. Россиядә дүрт көнлек эш атнасы кертергә хыялланалар. Премьер-министр Д.Медведев халыкның матди хәленә зыян килмәячәк дип ышандырырга тырышса да, моның илдә ярлылар санының артуына да, җинаятьчеләр сафының ишәюенә дә китерәчәгенә шик юк. 

Бу транспортчыларга тагын ни җитмәгән?! Аларга Татарстанда ярлылар артты ни, кимеде ни – барыбер. Шәһәр пассажир транспорты башлыкларының ярлы-ябагада ни эшләре бар? Өч ел эчендә ике тапкыр транспорт хакын күтәрделәр. Бер билет бәясе – 27 сум. Аны да азсыналар. Инде 30 сумга күтәрүне сорыйлар. Безнең халыкка башка шәһәрләрнеке кебек бәяләргә билет алып йөрергә ярамыймыни? Әнә, шәһәр пассажир транспортына билет хакы Волгоградта – 25 сум, Уфада да шул бәя, Чиләбедә 20 сум тора. Түрәләрнең шәһәр пассажир транспортына бәяләр күтәрергә куллары кычытып тора. Әмма, без дә акча түләп автобуста яки троллейбуста йөрик әле, дәүләт машиналарында бушка йөрүдән туктыйк, дип ник әйтсеннәр?!

Мондый саннарга бик артык игътибар да итмәс идек. Бер җитди проблема хәл ителми торып, ярлылык мәсьәләсе көн тәртибеннән төшмәячәк. Россиядә зур һәм аз керем алучылар арасында аерма бик зур. Экспертларның исәпләп чыгаруыннан күренгәнчә, бу аерма 13 тапкырдан артык китә. Ни өчен шундый тигезсезлек һәм гаделсезлек?

Күп алучыларныкы уртача айга 157 мең сум, ярлы халыкныкы – 12 мең сум. Эшләүчеләрнең яртысы айга 34,3 мең сум ала. Ә күп кенә хезмәткәрләрнеке – 23,5 мең сумнан артмый. 

Илнең төрле төбәкләрендә дә, аерым тармакларда да хезмәт хакы төрлечә. Мондый хәл яхшыга китерми. Мәсәлән, мәктәпләрдә укытучылар җитми. Россия укытучыларының 25 проценты айга 14,7 мең сум чамасы, 7 проценты хезмәткә түләүнең минималь күләменнән дә азрак хезмәт хакы ала, Сәламәтлек саклау өлкәсендә дә хәлләр мактанырлык түгел. Табибләр исә Түбән Тагилда аз хезмәт хакыннан зарланып, файдасы тимәгәч, пикетлар оеш­­тырган, митингка чыккан. Хастаханәләрнең баш табибләре айга 140 мең сумга якын хезмәт хакы ала. Ә гади табибләрнеке 20 меңгә дә җитми. Россия Сәламәтлек саклау министрлыгында бу хакта беләләр, тик чара күрелми. 

Тагын бер тарафка түрәләрнең игътибарын юнәлтү кирәктер. Әйтик,  бөтен илне туйдырып, башка илләргә дә миллиардларча сум ашамлык­лар саткан авыл халкы ник ярлы яши? Ни өчен авылдан китәләр? Россиядә 20 миллион ярлы бар дибез икән, аның күбесе – авыл кешесе. Аз хезмәт хакы, эшсезлек, начар юллар, социаль-мәдәни хезмәт күрсәтүдәге җитди җитешсезлекләр авыл кешесенең күңелен рәнҗетә. Оптимизация ясыйбыз, дигән булып, кайбер авылларда мәктәпләрне, дәвалау учреждениеләрен, балалар бакчаларын, клубларны яптылар. Статистика мәгълүматларыннан күренгәнчә, бүген авылда йортларның 67 процентында көнкүреш уңайлыклары юк.

XXI гасырда яшәгән авыл кешесенең мондый шартларда бала тудырып азапланасы килми. Экспертлар, 2036 елга авыл халкы хәзергедән 4,6 миллионга азаячак, дип фаразлый.

Безнең түрәләрнең нишләптер чит илләр тәҗрибәсенә күз саласы килми. Мәсәлән, Мексикада ришвәтчеләрдән алган байлыкны, аларның мал-мөлкәтен сатып, бер өлешен ярлыларга бирәләр, калганын социаль программаларны тормышка ашыруга тоталар. 

Ил җитәкчеләре, төбәк башлыклары ярлы халыкның хәленә кереп, аларның тормыш-көнкүреш шартларын яхшырту өчен нәтиҗәлерәк чаралар күрмәсә, уңай якка үзгәрешләргә өметсез.
 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: