Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Җан авазы

Мөнир АБДУЛЛИН: ЯМАН ЧИР ТИЗ ЙОГА

Моннан өч ел чамасы элек Россия Дәүләт Думасы тәмәке төтене йогынтысын һәм тәмәке тартуның зыянын чикләп, гражданнарның сәламәтлеген саклау турында закон чыгарды. Әлбәттә, һәр закон яхшы уй-ният белән кабул ителә. Шуннан соң, уңай үзгәрешләр көтү табигый хәл. Тик менә әлләни үзгәрешләр сизелми әле. Законга төзәтмәләр, өстәмәләр кертүдән дә телгә алып...

Моннан өч ел чамасы элек Россия Дәүләт Думасы тәмәке төтене йогынтысын һәм тәмәке тартуның зыянын чикләп, гражданнарның сәламәтлеген саклау турында закон чыгарды. Әлбәттә, һәр закон яхшы уй-ният белән кабул ителә. Шуннан соң, уңай үзгәрешләр көтү табигый хәл. Тик менә әлләни үзгәрешләр сизелми әле. Законга төзәтмәләр, өстәмәләр кертүдән дә телгә алып сөйләрлек файда булмады. Хикмәт шунда, законны бозучылар җавапка тартылмый. Мәсәлән, шәһәрләрдә үсмерләргә сигарет сату очраклары бик күп. Казан урамнарында да соры төтен чыгарып торучы яки бер кулына сыра шешәсе, икенче кулының бармаклары арасына сигарет кыстырып барган егет һәм кызларны адым саен очратырга мөмкин.
Сигаретның бәясен күтәрүдән дә рәт чыкмады. Моннан казнага акча керү бераз артса да, тартучының аның бәясенә исе китеп тормый. Сигаретның хакын тагын да арттыру турында бәхәсләр бара. Мондый фикерне яклау­чылар бюджет саекты, дип акча җитмәүдән зарлана, бәя күтәрүдән шактый акча керәчәк, ди. Ләкин җитештерүчеләр моңа каршы төшә. Чөнки алар кибет киштәләренә, киоскларга башка илләрдән, мәсәлән, Белоруссиядән, Казахстаннан арзанрак сигаретлар кереп тулар, дип бәя күтәрүне хупламый. Ә очсыз сигаретларны күбрәк яшүсмерләр тарта. Яшертен юл белән сигарет алып сатучы эшмәкәрләр штрафка тартылачак­ларын да, хәтта ирекләреннән мәхрүм ителәчәкләрен дә белеп тора, тик алыпсатарларны бу
куркытмый.
Тәмәкечеләргә каршы көрәш әллә ни уңыш китермәгәч, Дәүләт Думасына тагын бер закон проекты әзерләп тапшырылган. Ул - хатын-кызларга сигарет сатуны тыю турындагы закон проекты. Ләкин депутатлар бу Россия Конституциясенә каршы килә дип аны кабул итмәгән. Шулай ук фатирларда, тулай торакларда, автомашиналарда, хәтта кайбер урамнарда тәмәке тартуны тыю турында да закон проекты эшләнгән. Шуның белән бергә, аэропортларда, тимер юл вокзалларында, кафе, рестораннарның аерым залларында тартырга рөхсәт итү фикерен хуплаучылар да бар.
Әлбәттә, законны тагын да камилләштерүдән файда гына булыр. Чөнки әлегә шатланырга иртәрәк. Табибләрнең әйтүенә караганда, Җир шарында үлемнең 20 проценты тәмәке тарту белән бәйле. Россиядә ел саен 50 меңгә якын кешенең үпкә яман чиреннән җан тәслим кылуы билгеле. Тәмәке тартучыларның күп булуын исәпкә алып, закон нигезендә моңа каршы нәтиҗәлерәк эш алып барылса, бу зәхмәткә бәйле үлемне киметергә мөмкин, югыйсә. Татарстанда да тәмәке тартуны ташларга теләүчеләр күп. Сорашып-белешү нәтиҗәләреннән күренгәнчә, тәмәкечеләрнең 60 проценты бу яман гадәтен ташларга тели.
Тартучыларга ярдәм йөзеннән кайбер эшләр башланган да инде. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы Җир шарындагы дәүләтләрнең сәламәтлек саклау оешмаларына нечкә сигаретлар ясап чыгаруны тыярга киңәш биргән. Билгеле, шундый закон кабул ителә калса, бу Россиядә җитештерелә торган сигаретларның 40 процентына кагылачак. Ә ни өчен нечкә сигаретлар турында сүз бара? Бу хатын-кызларны тәмәкедән биздерергә файдасы тимәс микән дигән уй белән эшләнә. Тәмәке җитештерүче предприятиеләр шундый сигаретларны аларга кызыгу өчен махсус ясап чыгара.
Безнекеләр дә кул кушырыш утырмый. Сигарет капларының тышкы күренешен үзгәртәләр. Сигарет кабының ике ягына да куркынычлы рәсемнәр ясала. Һәр сигарет кабын "содержит системные яды, канцерогенные и мутагенные вещества" дигән сүзләр языла. Бу яңалык гамәлгә ашып килә. Ә менә әдәпсез, оятсыз тартучылар белән нишләргә? Аларны ничек акылга утыртырга? Соры төтен чыгарып, тирә-якны сасы искә күмеп тарта белә, ә төпчеген үзеннән бер адым читтә торган чүп савытына сала белми. Кайбер тартучыларга моның өчен балкон бик кулай. Үзегез яшәгән күпкатлы йортның әйләнә-тирәсенә күз төшерегез әле: сигарет төпчеген чәчеп үстергәннәр диярсең.
Шундый адәми затларны акча янчыгы сизәрлек итеп штрафка тартсаң, файдасы тими калмас. Һәр йортка полицейский куеп булмый, әмма теләгәндә тартучыны җавапка тартып була. Янып торган сигарет төпчеген лифттә ташлап калдырган әдәпсез бәндәләрне зур штраф салып кына бераз денгә кертү мөмкин.
Үткәннәргә күз төшерсәк, тәмәке тартучыларның бер дә аркаларыннан сыйпап тормаганнар. Тәмәкене Европага алып кайту белән аны тартучыларга каршы аяк терәп көрәшкәннәр. Тәмәкене Европага алып кайтучы дип Колумбны саныйлар. Чынлыкта аны Колумб белән бер корабта сәяхәт кылган Родригес Херес алып кайткан. Колумб аны тартып кына караган. Херес Испаниягә кайткач, шуның белән мактана. Әмма Испания инквизициясе озак түзеп тора алмый. 1501 елда "Авызыннан һәм борыныннан төтен чыгара торган кешене" 7 елга төрмәгә ябып куялар.
Рус илендә башта тәмәке тартуны тыймыйлар. 1634 елда Мәскәүдә зур янгын чыккач, моңа тәмәке гаепле икәнлеген белгәч, патша хәзрәтләре Михаил Федорович Романов тәмәке тартуны тыю турында указга кул куя. 1649 елда патша Алексей Михайлович тагын да кырысрак закон чыгара. Ике яки өч тапкыр тәмәке тартып эләккән кешене халык алдында камчы белән суктырганнар. Шуннан соң да тартса, яшәгән урыныннан куганнар. Петр Беренче тәхеткә менгәч, тәмәкегә караш үзгәрә. Аны сатарга рөхсәт ителә. Патша үзе дә тарткан. Ләкин Петр Беренче тәмәкенең чит илдән килүен бик өнәп бетерми, аны Россиянең үзендә үстерү чарасын күрә. Тора-бара тәмәкене урыс иле үзе дә читкә сата башлый.
Хакимияткә Елизавета Петровна килгәч, тәмәке тартучылар рәхәткә чыга, ләкин ул исни торган тәмәке куллануны тыя. Император Петр Өченче тартучыларга битараф булмаган. Хатыны - булачак патшабикә Екатерина Икенче тәмәкене иснәргә яраткан. Әмма патша хәзрәтләре аңа рөхсәт итмәгән. Ул үзе нык тарткан. Ә инде Екатерина Икенче заманында тартучылар иркен сулыш ала. Патшабикә тәмәке җитештерүчеләргә һәм сатучыларга салым салмый башлый. Бу Николай Беренче хакимияткә килгәнче шулай дәвам иткән. Әмма император урамнарда тартуны тыйган. 1865 елда яңа император Александр II урамнарда тартырга рөхсәт итә торган указ чыгара.Тик солдатларга һәм матросларга тәмәке тартырга рөхсәт ителми.
Төрки халыклар арасында да бу начар гадәт тиз таралган. Күренекле тарихчы, мәгърифәтче, фикер иясе Ризаэддин Фәхреддинов "Болгар вә Казан төрекләре" дигән китабында болай дип яза: "Тәмәке бу көндә әһле ислам арасында да инде тәмам җәелгән нәрсә. Файдасы вә зарары хакында язылган язулар вә сөйләнгән сүзләр күп. Моның мобах вә тыелганлыгы хакында сүзләр ислам галимнәре арасында озак заманнар дәвам итте".
Тәмәке тартуның зыяны турында сөйләүләр белән бергә, моны яклап чыгучылар да була. Мәсәлән, урыс табибе, Мәскәү университеты профессоры Алексей Соколовский 1875 елда болай дип яза: "Европа илләрендә тәмәкенең адәм баласының авыруына һәм үлеменә китерә торган зарарлы яки файдалы йогынтысы турында сөйләү урынсыз. Әмма сигара тартып, иртән ач карынга кофе һәм бер стакан су эчсәң, бу эч катудан интеккән кешеләрнең эчен йомшартуга булыша". Әлбәттә, сәламәт яшәү рәвеше яклы табиб-психиатрлар моңа каршы чыга.
Үзенең сәламәтлеген сакларга теләгән кешеләр тәмәкене ташлый. Тик бу ансат түгел. Америка язу­чысы Марк Твен әнә нәрсә дигән: "Тәмәке тартуны ташлаудан да җиңел эш юк. Мин инде аны утыз тапкыр ташлап карадым".
Бу яман чир тиз йогучан. Тәмәкенең агу, сәламәтлеккә зыянлы икәнлеген яшүсмерләрнең колагына әледән-әле тукып торганда аларны бу йогыштан коткарып калырга була әле. Ә инде тәмәке сөременнән тәмам исергән, ничек кенә тартуны ташлыйм икән дип аптырап йөргән бәндә балалары өчен ихтыяр көченнән башка бүтән чара юк.
Тәмәке турында сүз чыкса, кайбер кешеләр бер грамм никотин атны үтерә, диләр. Моңа кадәр бер атның да никотиннан үлгәнен ишеткән булмады. Ә менә янып торган төпчектән йөзләгән кешенең һәлак булуы бар. Париждан Каһирәгә очучы самолет кинәт кенә радар экраныннан югала. Бер тәүлектән соң янган самолет кисәкләрен һәм 66 пассажирның үле гәүдәсен табып алалар. Комиссия самолетның һәлакәтенә сигарет төпчеге сәбәп булган дигән нәтиҗә ясый: чүп савытына яки идәнгә ташланган янып торган сигарет төпчегеннән чыккан төтен самолет белән идарә итү системасын җимергән, ут самолетның пластик тышчасына капкан һәм шартлау хасыйл булган. Бер пассажирның ваемсызлыгы һәм саксызлыгы никадәр кешенең гомерен өзгән.
Шушы урында нокта куйыйм дигәндә генә тагын бер хәбәр килеп иреште. Россия галимнәре тәмәке тартудан биздерә торган вакцина уйлап тапкан. Файдасы гына була күрсен!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев