Мәдәни җомга

Мөнир АБДУЛЛИН: УҢМАГАН РЕФОРМАЛАР...

Муеннан кризис баткаклыгына чумган Россиянең моннан кайчан чыгасын белгән юк. Югыйсә, без 1998 елда шундый ук кризисны бер кичергән идек. Аннан сабак алмадык, барысы да үзеннән-үзе җайга салыныр дип уйладык. Үткән кризис вакытында хөкүмәт җитәкчеләре зирәгрәк булып чык­ты. Хөкүмәт башлыгы Евгений Примаков һәм Үзәк банк рәисе Виктор Геращенко иң элек...

Муеннан кризис баткаклыгына чумган Россиянең моннан кайчан чыгасын белгән юк. Югыйсә, без 1998 елда шундый ук кризисны бер кичергән идек. Аннан сабак алмадык, барысы да үзеннән-үзе җайга салыныр дип уйладык. Үткән кризис вакытында хөкүмәт җитәкчеләре зирәгрәк булып чык­ты. Хөкүмәт башлыгы Евгений Примаков һәм Үзәк банк рәисе Виктор Геращенко иң элек акча әйләнешен көйләде. Хөкүмәт чит илләр белән алыш-бирештән кергән акчаны үзенең рөхсәтеннән башка чит илгә җибәрүне тыйды. Базарда валюта кытлыгы бетте, сумның курсы ныгыды, нәтиҗәдә икътисадның түбән тәгәрәве тукталды. Ярты ел эчендә илнең икътисади һәм социаль үсешендә уңай үзгәрешләр башланды.
Бүгенге хөкүмәтнең Россиядән капиталның чит илләргә китүен туктату хәленнән килми. Россия акчасы бу илләрнең икътисадын үстерүгә ярдәм итә. Безнең хөкүмәт халыкка түзәргә, сабыр итәргә куша, озакламый кризистан чыгарбыз, дип тынычландырырга тырыша.
Экспертлар, сәясәтчеләр иң элек каракларның һәм ришвәтчеләрнең арт сабагын укытмый торып, тиз генә кризистан чыгу юлы күренми, дип саный. Россия караклар, ришвәтчеләр, мошенниклар иленә әйләнгән икән, шулай булуы гаҗәп түгел. Губернаторлар, шәһәр башлык­лары кебек түрәләр хөкем органнары кармагына эләккәч, инде караклар, ришвәтчеләр беткәндер яки кимегәндер дисәң, кая ул, илнең әле бер төбәгендә, әле икенчесендә шулар белән көрәшергә тиешле кешеләрнең караклыкта һәм ришвәтчелектә гаепләнеп кулга алынуына шаккатасың. Мин бигрәк тә Россиянең баш тикшерү идарәсе белгечләрен, Россия Эчке эшләр министрлыгы полковнигын, Казандагы суд приставларын күздә тотам.
Ярым-йорты гамәл халыкка җиңеллек китерми. Мәсәлән, торак идарәсендәгеләрнең азынуын хөкүмәт җитәкчеләре күреп-белеп тора, тик эш буш сүз сөйләүдән, гамәлгә ашмый торган вәгъдәләр бирүдән ары узмый. Россия Премьер-министры тарифларны һәм бәяләрне үз контролебездә тотабыз, дисә дә, моңа ышануы кыен. Коммуналь хезмәт күрсәтүчеләр ни генә уйлап тапмый. Гомум­йорт ихтыяҗлары өчен дип утка, суга тарифларны арттырдылар. «Счет-фактура»га яңа графалар өстиләр. Безгә идарәче компанияләр ник кирәк, акча түли-түли ни өчен без аларны «асрап» ятабыз? Моңа кадәр алардан башка да яшәдек бит.
Реформаларның уңышы күп яктан хөкүмәт башлыгына һәм аның командасына бәйле. Ә түрәләр күбрәк үзләре турында кайгырта. Совет заманында алар хәзерге кебек акчаларын чит ил банкларында сакламады, чит-ят җирләрдә катлы-катлы йортлар салмады, кыйммәтле чит ил машиналарында йөрмәде. Балалары чит илләрнең уку йортларында белем алмады. Хатыннары алу-сату белән йөрмәде.
Бер дә юкка гына кайбер сәя­сәтчеләр совет чорын искә төшерми. Хөкүмәт башлыгы Никита Хрущев җитәкчелек иткән чорда Советлар Союзында сәнәгатьтә җитештерү 90 процентка артты. Без беренчеләрдән булып космос­ка очтык. Галимнәр лазер уйлап тапты. 1958 елда совет пассажир самолеты "ТУ-114" Мәскәүдән очып, Нью-Йорк аэропортына төште һәм америкалыларның исен китерде. Леонид Брежнев вакытында СССРның хәрби куәте үсте, икътисад ныгыды. Җитмешенче ел башына Советлар Союзы халыкның тормыш дәрәҗәсе ягыннан Җир шарындагы илләр арасында беренче унлыкка керде.
Бөтен бәлабез шунда: Россия чын реформаторларга тансыклады. Халык Алексей Косыгин, Николай Рыжков, Евгений Примаков кебек хөкүмәт башлыкларын искә төшерә. Ләкин бездә үткән гасырлар реформаторларының кылган гамәлләрен күрмәскә тырышалар. Мәсәлән, балта остасы Петр Беренче патша тәхетенә утыргач башкарган эшләрен тарих яхшы хәтерли. Ул шәһәрләр һәм кораблар төзегән, заводлар салган. Петр Беренче нигезен корган империя 1917 елга кадәр яшәде. Танылган сәясәтче, язучы һәм журналист Александр Проханов Бөек Петр патшадан соң Иосиф Сталинны иң яхшы реформатор дип атый. Аны сөймәүчеләр җитәрлек булса да, Сталинны ил тарихыннан сызып ташлап булмый. Сугыштан соң җимерелгән авыл һәм шәһәрләрне кем торгызды? Кем миллионнарча тонна корыч койды? Кем ел саен март аенда әйберләрнең бәясен төшерде?
Ә ни өчен бүген Сингапурны гел мактап телгә алалар? Бу илне Англия коллыгыннан коткарып, чәчәк атучы дәүләткә әверелдергән бө­ек реформатор Ли Куан Юны монда һаман да сагынып искә алалар. Безнең кайбер сәясәтчеләр уены-чыны белән болай ди: «Россиянең хөкүмәт ба­шында Ли Куан Ю кебек даһи, зирәк җитәкче булса,без инде күптән коммунизмда яшәр идек».
Бездә яхшы ният белән баш­ланган реформалар ахырына кадәр җиткерелми. Мәсәлән, Д.Медведев мәгариф турында күп һәм еш сөйләргә ярата. Әмма мәгариф системасы элек яуланган үрләрдән артка чигенде. Моның нәтиҗәсе бик күңелле түгел. 2015 елда Россия мәктәпләре укучылары халыкара олимпиадаларда бер генә алтын медаль дә яулый алмады. Безнекеләрне Перу, Иран, Төньяк Корея кебек илләр узып китте. Элек безнең команда күп еллар буена беренчелекне бирмәде. Моңа гаҗәпләнергә кирәкми. Россия хөкүмәте мәгарифкә чыгымнарны киметте. Заманында АКШ Президенты Кеннеди мактап телгә алган совет гомумбелем бирү системасын бердәм дәүләт имтиханнары алыштырды. Ә ул Россия мәгарифе өчен бер афәткә әйләнде. Татарстанның милли ата-аналар комитеты БДИне бетерү кирәклеге хакында Татарстан Президентына хат юллаган. Экспертлар мәктәпләрдә белем алуның сыйфаты кими баруын искәртә. Укытучылар хезмәт хакының аз булуыннан зарлана. Мәктәп укытучыларының 13 проценты гына ир-ат булуы гаҗәп түгел. Бөтенроссия педагогика советында Дмитрий Медведев, педагогларның ни өчен хезмәт хакы түбән, дигән сорауга мәзәк кенә җавап бирде: "Яхшы хезмәт хакы аласыгыз килсә, мондый проблемагызны бизнес ярдәмендә хәл итегез!" - диде. Бу Премьер-министрның акчагыз җитмәсә, укытучылык эшен ташлагыз да алып-сату эшенә керешегез, диюеме?
Мәгарифкә шундый караш яшәгәндә, белем бирүгә чыгымнар кими барган шартларда алга таба кемнәр илнең үсешен тәэмин итәр? Югары белемле, әзерлекле кадрлар белән генә Россиянең чәчәк атуына ирешергә мөмкин. Сингапурның икътисады дөньяда иң алга киткән тармаклардан һәм алдынгы технологияләр куллану буенча лидерлардан санала икән, моның төп сәбәпләренең берсе - бу илдә мәгарифкә, югары белем бирүгә еллык керемнең 20 проценты тотыла. Монда Ли Куан Юның "Бер генә ярлы-ябага да университетка керми калмасын", дигән сүзләрен еш искә төшерәләр.
Бездә хөкүмәт медицинага да акчаны санап кына бирә. Шуңа да халыкның сәламәтлеген саклау буенча үткәрелә торган реформа уңышка китермәде. Россия медицина ярдәме күрсәтүнең сыйфаты ягыннан Җир шарында 51 енче урында. Безне бу яктан Бразилия, Алжир, Әзәрбайжан кебек илләр дә узып китте.
Ни кызганыч, тәҗрибәле белгечләр медицинадан китә. Аз хезмәт хакына кемнең эшлисе килсен? Чит илләргә дәваланырга йөргән түрәләрдә ил медицинасын савыктыру кайгысымыни?! Совет заманында безнең җитәкчеләр сәламәтлекләрен үзебездә ныгытты. Академик Евгений Чазов ул елларны "Бездә 19 илнең башлыгы дәваланды", дип искә ала.
Безнең кайбер түрәләр, Россиядә гомер озынлыгы 71 яшькә җитте, дип мактана. Алар Н. Хрущев вакытында ук совет халкының гомер озынлыгы уртача 70кә җиткәнлеген оныттымыни?
Безгә ара-тирә чит илләр тәҗри­бәсенә күз төшерү дә кирәк. Әнә, ачлы-туклы яшәгән Кубада кешенең гомер озынлыгы 80гә якынлашып килә. Фидель Кастрога 2016 елның августында 90 яшь, энесе Раульгә 85 яшь тулды. Куба хөкүмәте 2050 елга илдә яшәүче һәркем 100 гә кадәр яшәячәк, дип белдергән. Ничә еллар буена санкцияләргә карамастан, Куба үз халкының сәламәтлеге турында туктаусыз кайгырта. Кубалылар безнең кебек сырхауханәләргә талон алу өчен чиратта торып, вакыт үткәрми. Монда докторлар өйгә килә. Медицина ярдәме күрсәтү бушлай. Кубада хосусый, ягъни акчага хезмәт күрсәтә торган дәвалау учреждениеләре юк.
Бу илдә сәламәтлек саклауга еллык бюджетның 10,4 проценты бирелә. Бездәгедән ике тапкыр күбрәк. Юк, агай-эне, уңмадык без реформалардан. 25 ел яңа Россиядә яшибез, берничә тапкыр пенсия реформасы үткәреп карадылар, һаман да аның очы-кырые күренми. Хөкүмәтебез бюджеттагы тишек-тошыкны пенсионерлар исәбенә капларга тырыша. Ә пенсия фондының акчасы җитми дигәнгә кем ышансын! Россиянең пенсия фонды өч ел эчендә үзенә күчемсез милек корылмалары салу өчен 14 миллиард сум акча сарыф иткән.
Шушы вакыт эчендә пенсия фонды төбәк бүлекләре биналары төзүгә һәм ремонтлауга 8,4 миллиард сум акча тоткан. Хөкүмәтебез исә пенсионерларга акчаны мыскаллап кына арттыра яки эшләүче пенсионерларның пенсиясенә индексация ясамый. Пенсионерлар Д.Медведевның сөймәс сөяге булды. Ул моннан берничә ел элек тә өлкәннәрнең хәтерен калдырды. Аларга пенсия бирмәскә кирәк, балалары карасын дип шаккатырды. Премьер-министр эшләүче пенсионерларга бөтенләй пенсия бирмәү фикерен дә яклап чыкты. Ул кайбер өлкән кешеләрнең ай саен фатирга түләргә һәм дарулар сатып алырга җитәрлек кенә пенсия, шулкадәр, яисә бераз күбрәк кенә хезмәт хакы алуларын, кешечә яшәү өчен шул пенсия җитмәгәнгә эшләүләрен, ә кайберләренең еллык кереме берничә миллион сум белән исәпләнүен белми микәнни?!
Рәсми мәгълүматлардан күренгәнчә, Россия пенсионеры тормыш дәрәҗәсе ягыннан 91 ил арасында 78 енче урынны алып тора.
Тик менә кайвакытта хөкү­мәтебез реформаларны уңышлы үткәрүгә, икътисади, социаль һәм мәдәни проблемаларны хәл итүгә төп көчен туплыйсы урында вак-төяк мәсьәләләр тирәсендә кайнаша. Мисалга, милициядән полиция ясап ни оттык? Миллиардларча сум акча туздырдык. Эчке органнар хезмәткәрләре кыскартылды. Мондый реформа илдә җинаятьчелекнең кимүенә китермәде. Хәзер Казаныбызда да полицейскийларны ике очракта гына күреп каласың. Йә җинаять кылынган урында булалар, йә Мәскәүдән килгән зур түрәнең машинасы үткәндә урам чатында басып торалар.
Д.Медведев авыл кеше­ләренә мал-туар асрауны чикләү турында «инициатива» күрсәтеп, крестьянны нык рәнҗетте. Аның бу фикере тормышка ашармы, белгән юк. Әмма авылларда болай да халык азайды. Крестьянны авылда шул терлек тота да инде, ул да булмаса, ничек яшәмәк кирәк.
Бу реформаларның «салкын җил»е матбугат чараларын да читләтеп узмады. Массакүләм мәгълүмат чаралары «Татмедиа» филиалларына әйләнде. Газета һәм журналларның тиражлары кими, бәяләре арта. Монысы - беренче чиратта элемтәчеләрнең үз белдекләре белән, газета һәм журналларның матди хәлен исәпкә алмыйча, үз мәнфәгатьләрен күздә тотып эш итүләре нәтиҗәсе. Эш шуңа барып җитте, Казанда урам киосклары ябыла. Мондый реформа кемгә кирәк? Бардыр инде аның кирәк кешеләре дә, тик редакцияләр моннан берни дә отмый.
Әлбәттә, реформалар үткәрү җиңел эш түгел. Россия кебек зур территорияле һәм күпмилләтле илдә моның өчен бөтен шартлар да, мөмкинлекләр дә бар. Күп нәрсә реформаларга җитәкчелек алымнарыннан тора. Әнә, Американы кризистан чыгару өчен аның президенты Франклин Рузвельт иң беренче эшен байларның кеременә салымны арттырудан башлый. Аннары балаларының ата-бабаларыннан калган байлыгына саллы гына са­лым салу турында әмер бирә. Шул вакыттан башлап Америка Кушма Штатларының икътисады ныгый, халыкның тормыш-көнкүреше күзгә күренеп яхшыра бара. Бездә елга миллион сум, аннан да күбрәк керем алган кешеләргә салым күләмен арттыру турында кай­чаннан бирле сөйлиләр. Тик түр башында утырган түрәләр дә, депутатлар да моңа колак салмады.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: