Мәдәни җомга

Мөнир АБДУЛЛИН: ТӘМӘКЕ ЗӘХМӘТЕ

2013 елның июнендә "Әйләнә-тирәдәге тәмәке төтене йогынтысыннан һәм тәмәке тарту зарарыннан гражданнарның сәламәтлеген саклау турында"гы Закон гамәлгә кергәннән бирле, Россиядә өлкәннәр арасында тәмәке тарту 16-17 процентка, ә яшүсмерләр арасында 19,5-23 процентка кимегән. Табибләр йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан үлемнең кимүен шуның белән бәйләп аңлата. Тик шатланырга иртәрәк әле. Рәсми мәгълүматлардан күренгәнчә, илнең...

2013 елның июнендә "Әйләнә-тирәдәге тәмәке төтене йогынтысыннан һәм тәмәке тарту зарарыннан гражданнарның сәламәтлеген саклау турында"гы Закон гамәлгә кергәннән бирле, Россиядә өлкәннәр арасында тәмәке тарту 16-17 процентка, ә яшүсмерләр арасында 19,5-23 процентка кимегән. Табибләр йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан үлемнең кимүен шуның белән бәйләп аңлата.

Тик шатланырга иртәрәк әле. Рәсми мәгълүматлардан күренгәнчә, илнең төрле төбәкләрендә яшәүче ир-атларның 55-80 проценты, хатын-кызларның 30-40 проценты тарта. Моңа кадәр без яшүсмерләр арасында тәмәке тарту буенча Җир шарында дүртенче урында идек. Европа илләрендә халыкның 25 про­центы гына тарта.

1948 елга кадәр беркем дә тәмәкедән зарланмады. Шушы елны бер медицина журналында мәкалә басылып чыккач, бәхәсләр башлана. Анда тәмәке тартуның файдасы, аерым алганда киеренкелекне бетерүе телгә алына, тарткан кешенең үпкәләренә зыян килүе турында соңыннан гына языла. Ә инде 1953 елда өч инглиз табибе тәмәке тарту белән яман шеш арасындагы бәйләнеш булуы хакында махсус белдерү ясый. Шуннан соң озак та үтми, өч ил - Англия, АКШ, Япония хөкүмәтләре тартуга каршы көрәш башлый. Бу уңай нәтиҗә бирә. Әлеге өч ил адәм балаларының әлеге яман гадәтен өч тапкыр киметүгә ирешә. Мәсәлән, ХХ гасырның алтмышынчы елларында АКШта халыкның 50 проценты тәмәкегә хирыс булса, бу күрсәткече 20 процентка кала. Кайбер башка илләр дә йоклап ятмый - тәмәкегә каршы чаралар күрәләр. Мәсәлән, Италия белән Франциядә җәмәгать урыннарында тартуны тыялар. Бу илләрдә инфаркт, инсульт белән авыру очраклары кими.

Тартучылар санының кимүе тәмәке җитештерүче предприя­тиеләрне бераз пошаманга төшерә. Тартуны ташлаучылар башлыча ир-атлар булгач, алар хатын-кызларга исәп тота башлый. Җитештерүчеләр озын, нечкә сигаретлар ясап чыгаруга керешә. Хатын-кызлар арасында тартучылар күбәя. Бу күренеш бездә дә арта. Кызлар гына түгел, аналар да тарта.

Белгечләр тәмәке тартуның кан әйләнешен бозуга китерүен, инфаркт, инсульт авырулары килеп чыгуга сәбәп булуын инде ничә еллар буена гел искәртеп тора. Сигарет төтенендә онкологик авыруларга китерүче матдәләр булуы билгеле. Хатын-кызлар күп тарткан илләрдә үпкә шеше белән чирләү очрак­лары киң таралган. Күптән түгел Америка галимнәре тарткан кешенең картая төшкәч колакка катылануын исбат иткән. Гомумән, галимнәр әйтүенчә, тәмәке тарту кешенең гомерен ун елга кыскарта.

Төрле илләрдә тикшеренүләр тәмәке тартуның зыянлы икәнлеген раслый. Шуннан соң Бөтендөнья сәламәтлекне саклау оешмасы бу зәхмәткә каршы барлык чаралар белән көрәшү инициативасы белән чыга. 2003 елда тәмәкегә каршы көрәш буенча конвенция эшләнә. Аңа бөтен илләр диярлек, шул исәптән Россия дә кул куя. Конвенциядә каралганча, тәмәкене рекламалау тыела. Аның бәясен күтәрү, җәмәгать урыннарында һәм эштә тартуны тыю, тәмәкенең зарары турында кисәтү, сигарет кабы тышына өркеткеч рәсемнәр ясау, кибетләрдә сигаретларны тартучылар күзе төшмәслек урыннарга кую кебек чараларны гамәлгә ашыру күздә тотыла.

Шуның белән бергә, күпчелек илләр тәмәке тартуны чикләү турында закон чыгара. Россиядә андый закон ун елдан соң гына кабул ителә. Моңа ике елдан артык вакыт үтсә дә, бик мактанырлык эш юк.

Тартучы кеше җитәкчеләр өчен дә ихтыяҗлы зат түгел. Мәскәүдән килгән бер эшмәкәр белән сөйләшергә туры килде. Ул үзе чыгышы белән Ираннан, Италиягә килеп төпләнгән, шунда өйләнгән, ресторан ачкан. Мәскәүдә дә рестораны бар. Эчми, тартмый, урысча яхшы сөйләшә. "Мин, - ди Мәскәү эшмәкәре, - тәмәке тартучыларны эшкә алмыйм. Тартучы эш урынында көнгә кимендә ун сигарет тарта. Берсен тартып керү өчен 5-6 минут вакыт кирәк. Димәк, ул 50-60 минут вакытын әрәмгә уздыра. Миңа нигә андый хезмәткәр?!"

Моңа капма-каршы мисал да бар. Япония - иң озак яшәүчеләр иле. Монда тартучыларның хокукларын сакларга тырышалар. Мәсәлән, предприятиеләрдә һәм оешмаларда тәмәке тартучылар өчен аерым бүлмәләр бар. Ә поездларда соңгы вагонда гына тартырга рөхсәт ителә. Японнар тәмәкене үзләре җитештерә, сигаретларны үзләре ясап чыгара. Бу илнең тәмәке промышленносте Җир шарында иң эреләрдән санала. Шуңа да алар чит-ятларныкына кызыкмый.

Әлбәттә, тәмәкенең зарары турында сөйләп кенә тартучының бу начар гадәтеннән биздерә алмыйсың. Ул аның бер колагыннан керә, икенчесеннән чыга. Совет заманында да, хәзер дә сигарет капларына язып карадылар: "Минздрав России предупреждает: курение опасно для вашего здоровья", "Курение убивает", "Курение вызывает инфаркты и инсульты", "Курение - причина рака легких" дигән язуларны укып, тартуын ташлаган кешеләрнең табылуы бик икеле.

Дәүләт Думасының моннан ике ел чамасы элек кабул ителгән тәмәке тартуга каршы законыннан да әллә ни файда булмады. Элекке заманнарда тартучыларның аркаларыннан сыйпап тормаганнар. Англиядә королева указы нигезендә, тартучыларның муеннарына элмәк асып, урам буйлап йөрткәннәр. Россиядә 1633 елда патша тәмәке тартуны тыю турында указ чыгарган. Аны үтәмәүчеләр таяк белән суктырылган яки Себергә җибәрелгән. Безгә дә шундый кырыс законнар кирәк дип әйтүем түгел. Россиядәге кебек барлы-юклы штраф салу белән генә чикләнүдән уңай нәтиҗә көтеп булмый.

Төрле елларда заманның күренекле әһелләре тәмәкегә карата үз фикерләрен ачыктан-ачык белдергән. Академик И. Павлов болай дигән: "Шәраб эчмәгез, тәмәке тартып йөрәгегезне борчымагыз һәм сез Тициан яшенә җитәрсез". Италия рәссамы Тициан 95 яшендә вафат булган. В.Маяковский "Тартуны ташлыйк, папироста - агу" дигән һәм тартуын ташлаган. Немец шагыйре Гёте 50 яшендә тартуын ташлаган һәм "Тартудан тәмам үтмәсләнәсең, ул иҗат дәртен сүрелдерә" дип язган. Бальзак фикере: "Тәмәке тәнгә зарар китерә, акылны җимерә, бөтен бер ил милләтен миңгерәүләтә". 90 яшькә кадәр яшәгән котыпчы И.Папанин тәмәке тартучының үпкәсен күргәч, тартуын ташлый. Атаклы доктор, профессор С.Боткин 57 яшендә үлгән. Вафаты алдыннан: "Тәмәке тартмаган булсам, әле мин тагын 10-15 ел яшәгән булыр идем", - ди ул.

Тартучылар үзенең никотин белән агулануыннан тыш тирә-­яктагы кешеләргә дә зыян сала. Соры төтен чыгарып тартулары гына җитмәгән, тартучыларның күбесе шулкадәр әдәпсез, сигарет төпчеген теләсә кая ташлый, лифтларны, урамнарны чүпли. Әйләнә-тирә мохитне бозган өчен аларны да җитди штраф­ларга тарту кирәк.


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: