Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Җан авазы

Мөнир Абдуллин: Тел – милләтнең нигезе

Телебез бетсә, милләт бетә, татар бетә, дип кайгы-хәсрәткә батып йөрүчеләр күп бу дөньяда.

Ник соң әле ана телебезнең чисталыгын, сафлыгын, әдәби телебезне саклау турында үзебез күбрәк кайгыртмыйбыз? Товарны-тавар, газетаны-гәзит, Россияне – Русия дип язудан гына тел бетми.

Тел – теләсә кайсы халык мәдәниятенең нигез ташы. Шушы нигез ташын җимерсәк, йорт та җимерелә. Әгәр дә  сүз уйнатыр­га тырышып, һәркем яки һәр газета яки журнал үзенчә яза башласа, әдәби тел нормаларыннан чыгып китсә, ул чакта телне бозып сөйләшү турында сүз кузгатырга мөмкин әле. Мәсәлән,  башлангыч сыйныф укытучысы балаларга гади генә сүзләрнең дөрес язылышын ничек аңлатыр­га тиеш: Россия, әллә Рәсәйме, әллә Русияме. Газета сүзе белән дә шулай.

Кайбер чит илләрдә чит терминнарны үз телләренә кертмәс өчен җан талашып йөриләр. Мәсәлән, Мексика теленә нинди дә булса чит тел сүзен кертергә телиләр икән, башта парламент карый.  Бу яктан французлар бик зирәк булып чыкты. Бу илнең төрле министрлыкларында телгә яңа терминнар кертү мәсьәләсен карау өчен комиссияләр төзелгән. Французлар компьютер, факс кебек инглиз сүзләренә алмашка үзләренекен уйлап тапкан. Бездә телне камаштырырлык, күңелгә ятышсыз чит ил терминнары газета, журнал битләрен басып алды. Французлар исә дәүләт сәясәтен күздә тотып эш итә. Франциядә соңгы вакытта махсус декретлардан тыш француз телен куллану буенча ике закон кабул ителгән. Аның берсе – үз телләрен инглиз теленнән саклауга юнәлдерелгән. Бу закон чит ил атамаларын куллануны тыя. Мәсәлән, Париждагы бер кафе хуҗасына “гамбургер”, “софт дринк” дигән ашамлыклар өчен зур штраф салынган. Бүтән бер эшмәкәр АКШтан футболкалар сатып алып кайткан. Ул аларга француз телендәге этикеткалар ябыштырып саткан. Аңа шулай ук штраф салганнар һәм товарын алганнар.

Шулай да кайбер илләр барыбер чит ил терминнарын куллана. Германия галимнәре шуны исәпләп чыгарган: немец телендә меңләгән чит ил сүзләре кулланыла. Инглизләр сүз запасының яртысы чит ил атамаларыннан тора дип саный. Безнең тел нигездә әдәби тел нормасын сакларга тырыша. Әмма кайбер газеталар киртәдән чыгып китә: үзләренчә яңа сүзләр ясый. Академик Рүзәл Юсупов күп нәрсәдә хаклы. Тик без аның сүзләренә еш кына колак салмыйбыз. Гади генә сүз: оныкчык! Кемнәргәдер бик ошый. Ник шуны улының кызы яки улы, дип яки кызының улы яисә кызы, дип әйтеп була лабаса. Гол кертте, диләр. Голны кертмиләр. Капкага туп яки шайба кертәләр. Аннары гол була.  Без сезнең белән хушлашабыз: хушыгыз! Үлгән кешеләр белән  генә хушлашалар. Сыер савучы сүзе урынына бездә гадәттә савымчы сүзен кулланалар. “Доярка” сүзе ничек савымчы була алсын? Яки  пешекче сүзе. Баланың бот арасы гына пешегә. Ник аш-су пешерүче түгел.  Бездә сарык сүзен “ана сарык” дип язу очраклары да бар. Ана сарык булгач, аның атасы да булырга тиеш. Бездә татарлар аны гади генә итеп “тәкә” ди.

Бездә кайбер нәрсәләргә, киртәсенә кергәч ярамаган, дип кенә карыйлар. Тел белгечләре, дөрес түгел, дип атлаган саен кисәтеп тора, ә без һаман киресен язабыз: “тере тавыш”, “тере чәчәкләр”, “хаталар өстендә эшләү”. Хаталар астында ничек эшлиләр икән?

Моңа телевидение дә өлеш кертә. “Фильм өстендә эшләделәр”. “Тапшыруыбыз ахырына якынлашты”. Шуны тапшыруыбыз тәмамланып килә, дип әйтеп була бит!

Телгә ялгышлар, га­дәттә, тәрҗемә тел белән керә. Һәйкәл ачылды. Рүзәл Юсупов “Һәйкәлне ачмыйлар”, ди, ә куялар. Тирән кайгы булмый, ә зур, кара кайгы була. Татар теленең сүз ясалышы кагыйдәләре еш бозыла. Мәсәлән, савым сыерлар фермасы, диясе урында, “сөтчелек фермасы” дию әдәби нормаларга туры килми. 

Соңгы елларда татар теле үзгәрде. Һәр газета һәм журналның үз теле бар. Академик–лингвист Виталий  Костомаров, бүгенге рус телен “Карамзин, Пушкин барлыкка китергән, XIX гасыр классиклары бераз “шомарткан”, ике гасыр (XVIII-XIX) арасында ул үзгәрмәде”,  дип саный. Октябрь революциясе дә үзгәртә алмаган. Академик фикеренчә, Ленин, Троцкий, Бухарин моңа ирек бирмәгән. Алар рус теле үзгәрсә, халыкның бөек мәдәнияте дә, әдәбияты да үзенең бүгенге халәтен югалтыр иде, дип уйлаган.

Ә үзгәреш булсын өчен аерым шартлар кирәк. Әлегә моңа беркемнең дә чынлап тотынганы юк. Иң беренчесе – түрәләрнең татар телендә үзара аралашуы кирәк. Һәм икенчесе – совет заманындагы терминология комиссиясен кире кайтарып кына буш сүз сөйләүдән туктарбыз. Бу комиссия эшендә республиканың күренекле тел белгечләре, галимнәр, язучылар, журналистлар катнашып, теге яки бу сүзне кулланышка кертеп, дөрес язылышы буенча уртак бер фикергә килү бик әһәмиятле.

Тарих сабакларын искә төшерик. Рим империясен таратырга теш кайрап йөрүчеләр шактый булган. Дәүләтен, телен бетерергә йөрүчеләр алай тиз генә теләкләренә ирешә алмаган. Әмма империя барыбер таралган. Тик аңа беркем дә һөҗүм итмәгән. Шулай да бер җаен тапканнар. Рим армиясенә легионерлар кереп тулган. Шулар барысын да бик тиз хәл иткән. Рим эчтән таркалган. Теле дә үзгәргән. 

Мин татар теленә андый куркыныч янар дип уйламыйм. Шулай да ике шигем бар. Берсе – безнең туган телебезгә мигрантларның зур зыян китерүе ихтимал. Россиянең төрле почмакларыннан илгә мигрантлар агыла. Алар Казаныбызны да читләтеп үтми. Хәзер аларның төгәл генә санын да белмиләр. Белергә теләүчеләр дә юк.  Арзанлы эш көче диләр дә мигрантларны якты чырай белән каршы алалар. Аларның эшләгәне, гаилә корып, төпләнгәннәре бар. Шулай ук тырай тибеп йөргәннәре дә бетмәгән. Явыз ният белән килгәннәре дә йоклап ятмый. 

Икенчесе, совет заманындагы кебек гаиләдә балалар тәрбиясенә игътибар бетте. Без элеккеге традицияләрне оныттык. Катнаш гаиләләрдә татарча ­сөйләшмиләр.

Игътибар итегез: соңгы елларда туган телебез нинди сүзләр белән “баеды”: компьютер, офис, интернет, брифинг, саммит, ­ретро, толерантлык, эксклюзив...

Әлбәттә, телебезгә колакка ятышлы, татар сүзе дип әйтерлек атамалар кереп урнашкан икән, бик шөкер, алар элек тә булган, алга таба да булыр. Мәсәлән, кәбестә сүзебезгә рус сүзе “капуста”дан кергән, диләр. Ә “капуста” үзе рус теленә латин теленнән кергән, ди.

Инде йомгаклап әйтәсе килгән сүзем шул. Газета, журнал битләрендә, телевидение тапшыруларында телебез бетә, милләт, татар бетә, дигән сүзләр колак итен ашап бетерде. Андый пошаманга бирелеп йөрүчеләргә болай дияр идем: телебез, агай-эне, беркайчан да бетмәячәк. Ул биек тау башыннан тирән чокырга этеп яки тәгәрәтеп төшерә торган  шар түгел. Шундый гаҗәеп сүз байлыгына  ия, борынгыдан килгән, әби-бабаларыбыз мирас итеп калдырган тел бетәмени?!

Бездәге кебек тел байлыгы бүтән бер халыкта да юк. Безнең бөек татар халкына “җәүһәр вә якутлардан кыйммәтле җырлар калдырган” (Г.Тукай) татар милләте теле бетәмени?! “Халыкны халык иткән, дөньяга таныткан сыйфат – аның күңел байлыгы, теле, сәнгате” ­(Г.Ахунов) булган халыкның теле бетәмени?! Телебез бетә, милләтебез бетә, татар бетә, Җир шарында миллионлаган татар милләтен яшәткән тел бетә, дип, йөрәгегезне бозмагыз!

Июль, 2020.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев