Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Җан авазы

Мөнир АБДУЛЛИН: ПЕНСИЯ АКЧАСЫНА ЯШӘП КАРА!

Россиядә пенсия реформасы тагын барып чыкмады. Реформаторлар эшләүче пенсионерларның пенсиясенә 2016 елның февраленнән башлап индексация ясамаска дигән карар кабул итте. Россиянең Финанс министрлыгы яңа бер закон проекты әзерләгән. Аны Дәүләт Думасы кабул итсә, күпчелек пенсионерларның хәле тагын да мөшкелләнәчәк. Бу юлы инде эшләүче пенсионерларның пенсиясен бөтенләй бирмәскә маташалар. Мондый тузга...

Россиядә пенсия реформасы тагын барып чыкмады. Реформаторлар эшләүче пенсионерларның пенсиясенә 2016 елның февраленнән башлап индексация ясамаска дигән карар кабул итте. Россиянең Финанс министрлыгы яңа бер закон проекты әзерләгән. Аны Дәүләт Думасы кабул итсә, күпчелек пенсионерларның хәле тагын да мөшкелләнәчәк. Бу юлы инде эшләүче пенсионерларның пенсиясен бөтенләй бирмәскә маташалар. Мондый тузга язмаган реформа гамәлгә аша калса, илдә ким дигәндә 30 миллион булып исәпләнгән ярлылар саны тагын да артачак. Конституция буенча дәүләт үз гражданнарын пенсия белән тәэмин итәргә тиеш ләбаса.
Хөкүмәттәге түрәләр шуны белә микән: эшләүче пенсионерлар салым түли, Пенсия фондына акча күчерә. Безгә акны карадан аера белергә бик вакыт инде: кайбер эшләүче пенсионерларның айлык хезмәт хакы ярты миллионнан артып китә, еллык кереме миллионнарча һәм миллиардларча сумга җитә. Алар пенсияләрен алмаса да берни югалтмый. Ә менә коммуналь хезмәтләргә түләгәннән соң һәм дарулар сатып алгач, ашарга күпме калды икән дип акчасын санап утырган пенсионерның хәленә кереп карагыз. Әлбәттә, аның эшләми чарасы юк.
Сәламәтлеккә зыян китерә торган тармакларда эшләүчеләргә дә, иртәрәк пенсиягә чыксалар, хөкүмәт пенсияләрен бирмәскә җыена. Адәм баласы үзенең сәламәтлегенә зыян китереп булса да эшли икән, ул ташламалардан файдаланырга хаклы. Киләчәктә зарарлы тармакларда кем эшләр соң?
Безнең өлкән кешеләргә картаймыш көнендә калган гомерен тыныч кына үткәрергә язмаган. Россиядә 2017 елда пенсиягә индексация ясауны бөтенләй туктатырга җыеналар. Бәйдән ычкынган бәяләр котырып үскәндә, коммуналь хезмәтләргә тарифлар чамасыз артып торганда, ашамлыкларның хакы күтәрелә барган шартларда аз пенсия алучы өлкәннәргә утырып еларга гына кала.
Безнең пенсионерлар болай да инде күп нәрсәдән мәхрүм. Мәсәлән, Россия пенсионерлары хезмәт хакының 30 проценты күләмендә пенсия ала. Күп илләрдә ул 50-70 процент. Әйтик, Германиядә пенсионер хезмәт хакының 70 проценты, Франциядә - 68,8, Швециядә - 68,2, Япониядә 60 проценты күләмендә пенсия ала. Безнекеләр пенсия билгеләүнең яңа формасын уйлап тапты: балл системасын кертте. Бу гади хезмәт кешесен талауга корылган, моңа шик юк.
Дәүләт Думасы депутатлары дәүләт хезмәткәрләре өчен пенсиягә чыгу яшен күтәрү турында закон кабул итте. Ирләр өчен ул 65, хатын-кызлар өчен - 63 яшь. Зур хезмәт хакы алып эшләгән түрәләрнең моңа әллә ни исләре китми. Әмма гомер озынлыгы 71,1 яшь булган ил гражданнарының барысы өчен дә бу шатлык китермәячәк. Ник дигәндә, Статистика федераль хезмәте мәгълүматларыннан күренгәнчә, дәүләт хезмәткәрләренең эш хакы уртача 96,5 мең сум. Алар арасында айга 100-150 мең сум акча эшләгәннәре дә чиксез. Депутатлар пенсияне айлык хезмәт хакының 75 проценты күләмендә һәм пенсиягә чыгу яшен 65 яки хатын-кызлар өчен 63 яшь итеп билгеләсә дә, кара халыкның беришенә пенсия яшенә җитүе бик икеле.
Совет заманында 55-60 яшеңне тутыргач эшләргә рөхсәт итмәделәр. Чөнки дәүләт биргән пенсиягә иркен яшәп булды.
Әлбәттә, дәүләт кайбер пенсионерларга акчаны кызганмый. Бездә икешәр төрле пенсия алучылар бар. Шул ук вакытта Россия кебек Җир шарында иң бай илләрнең берсендә бериш өлкәннәр очын-очка ялгап яшәрлек кенә пенсия ала. Югыйсә, борынгы заманнарда да пенсия бирү өчен акчаны кызганмаганнар. Отставкага киткәндә кенәзләргә яшәү өчен җитәрлек пенсия түләгәннәр. Беренче акчалата пенсия түләү 1663 елда Алексей Романов патшалык иткән заманда башлана. Ә Петр I хакимияткә килгәч, бу турыда махсус закон кабул ителә. Екатерина II тәхеткә утыргач, беренче тапкыр милли пенсия реформасы үткәрелә. Тора-бара үзәкләштерелгән пенсия фонды оештырыла. 1917-1918 елларда пенсия түләүгә бәйле карарлар кабул ителә. Никита Хрущев ил белән җитәкчелек итү дилбегәсен кулына алгач, колхозчыларга да пенсия түләнә башлады. 2013 елда Россия хөкүмәте пенсия системасын камилләштерү стратегиясен раслады. Пенсияләрне формалаштыруның һәм исәпләүнең яңа тәртибенә күчүне күздә тоткан бу карар 2015 елның гыйн­варыннан гамәлгә керде. Россия Федерациясе Конституциясе һәркемне яшенә карап социаль тәэмин итүне гарантияли. Анда дәүләт пенсияләре һәм социаль пособиеләр закон белән билгеләнгән. Шулай икән, пенсионерларны, эшли дигән сылтау белән, пенсиясеннән мәхрүм итү законны бозу түгелме?
Ә ни өчен Россиядә пенсияне мыскаллап кына арттыралар. Акча җитмиме? Җитми. Бу хакта Дмитрий Медведев дөресен әйтте. Ул Кырымда яшәүче бер әбинең "Пенсияләр артачакмы?" - дигән соравына, "Акча юк" дип җавап бирде. Беренчедән, Россиядә акча юк, дигәнгә ышануы кыен. Икенчедән, юк диюдән тамак туймый. Чит илләрнең миллиардларча бурычын кичергән, һаман чит илләргә ярдәм итеп торган, еллык акча кереме берничә миллиард сум белән исәпләнгән байлар яшәгән, миллиардларны һәм миллионнарны урлап баеган түрәләр булган илдә акча юк дип әйтү - күрәләтә ялган.
Югыйсә, предприятиеләрнең кереме арта. Чит илләрдәге кебек аларның табышларына ни профсоюзлар, ни хөкүмәт, ни депутатлар күзәтчелек итми. Россиядә бер елда предприятие­ләрнең һәм оешмаларның кереме 49 процентка, ә хезмәт хакы 4,6 процентка гына күтәрелгән. Хезмәт хакы нык арткан булса, пенсия фондына күчерергә хөкүмәтнең акчасы калмаган, дияр идең, ләкин халыкның кереме кими. Ярлылар саны арта. Ә байларның кеременә салымны арттыру яки байлыгына салым салу турындагы законны гамәлгә кертү хакында ләм-мим.
Хөкүмәтебез пенсияне арттыру яки индексацияләү өчен акча юклыктан зарланса да, чит илдә яшәгән Россия кешеләренә пенсия түләргә акча таба. Мәсәлән, Россия белән Израиль арасында бу хактагы документка инде кул да куелган. Шушы документ Израильдә яшәүче Россия кешеләренә картлык һәм инвалидлык буенча, шулай ук тәрбиячесен югалткан очракта пенсия алу хокукы бирә.
Алай гына түгел, акча юклык­ка сылтап, Россия пенсионерларына тиешле ташламаларны бирүне да сузып киләләр. Хөкүмәтнең белдерүенчә, 80 яшенә җиткән Россия гражданнары 2016 елның гыйнварыннан капиталь ремонт өчен взнос түләүдән азат ителергә тиеш. 70 яшеннән узганнар моның яртысын түли. Күп кенә төбәкләрнең парламентлары андый законны кабул итте. Әлегә Татарстан Дәүләт Советы дәшми. Киресенчә, Татарстанда карарның башка төрлесен кабул итәргә уйлыйлар. Мәсәлән, айлык кереме 20 меңнән арткан хезмәт ветераннарын федераль закон нигезендә аларга бирелә торган ташламалардан мәхрүм итү турында сүз бара.
Шундый гамәлләрдән соң Россия пенсионерының хәле яхшырырмы соң? Владимир Путин, эшләүче пенсионерларга пенсияләрен бирү-бирмәү мәсьәләсен хөкүмәт ел ахырында икътисади финанс нәтиҗәләрен карап тикшергәннән соң хәл итәчәк, диде. Дмитрий Медведев та пенсионерларны кызганып куйды, ахрысы, инфляциягә карап, аларның пенсияләренә индексация ясаячакбыз, дип юатырга тырышты. Ә Премьер-министрның беренче урынбасары Игорь Шувалов, быел пенсиягә тагын бер тапкыр индексация ясау икътисад үсешенә бәйле, диде. Икътисад үсәрме, анысын белгән юк. Россиянең хезмәт министры Максим Топилин "Россиядә ярлы пенсионерлар юк, чөнки Россия пенсионерлары өстәмә акча алып тора", диде. Чыннан да, бәлки ярлы пенсионерлар юктыр, ә менә фәкыйрь яки хәерчелек чигенә җиткән пенсионерлар җитәрлек. Мондый түрәләргә азрак чит ил пенсионеры тормышына күз салу зыян итмәс. Әнә Германия пенсионерлары видеокамераларын, фотоаппаратларын асып, чит илләргә сәяхәттән кайтып керми. Испания пенсионерлары безнең акча белән 60 мең сум тирәсе пенсия алып яши. Польша ярлы илләр исәбендә йөрсә дә, андагы пенсионерлар безнекеләрдән ике тапкыр күбрәк пенсия ала.
Җыеп кына әйткәндә, Россия гражданнарын лаеклы пенсия белән тәэмин итү өчен законнарны камилләштерәсе бар. Картлык көнендә гомер буена эшләгәненең игелеген күреп яшәү өчен, хөкүмәт һәрберсенә уңай шартлар тудырыр дигән өмет өзелмәгән әле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев