Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Җан авазы

Мөнир АБДУЛЛИН: КӨЛКЕ КУА КИЛӘ

Без элек 1 апрельне алдау көне дип кенә белә идек. Үсмер чакта, шушы көн җиткәч, кичтән кемне ничек алдарга дип үзебезчә планнар корып куя торган идек. Әти, әниләр безне кисәтеп куя: янәсе, башкаларны алдыйбыз, дип, үзегез алдана күрмәгез, алдансагыз, киләсе елның апреленә кадәр гомерегез гел алданып узар. Өлкәннәрнең киңәшен мыекка...

Без элек 1 апрельне алдау көне дип кенә белә идек. Үсмер чакта, шушы көн җиткәч, кичтән кемне ничек алдарга дип үзебезчә планнар корып куя торган идек. Әти, әниләр безне кисәтеп куя: янәсе, башкаларны алдыйбыз, дип, үзегез алдана күрмәгез, алдансагыз, киләсе елның апреленә кадәр гомерегез гел алданып узар. Өлкәннәрнең киңәшен мыекка чорнап куеп, җаен табып, шактый гына авылдашларны алдап, шуннан кызык таба идек. Соңгы вакытта мондый алдау-алданулар онытылып бара, хәзер 1 апрель көлү көне буларак билгеләп үтелә. Аны көлке көне дип тә атыйлар. Алай дисәң дә зыян юктыр, әмма көлке - ул көлү генә түгел, аның мәгънәсе киңрәк. Көлке сүзенең синонимнары - кызык, мәзәк. Көлү сүзе, гадәттә, кешегә карата кулланыла. Көлке, дигәч, ниндидер бер гамәл-эш, вакыйга күз алдына килә. Адәм көлкесенә кала күрмә; көлке көлә килә, артыңнан куа килә; көлкегә алма; уен-көлке бер якта торсын...

Ничек дип кенә әйтсәк тә, көлеп, елмаеп яшәүгә ни җитә! Үзебез дә «Көлемсерәп карауларың күз алларымда тора», «Гел елмай, гел кара күзләремә», дип тә җырлыйбыз ич. Шәүкәт Галиев белеп язган: «Көлегез, көлегез, файдасы күп, белегез!»

Файдасымы? Анысын табибләр яхшырак белә. Хәер, эчең катып бер көлсәң, моны үзең дә сизәсең. Табибләр болай ди: адәм баласы организмындагы серотонин дигән «шатлану гормоны» көлгәндә арта, ә стресс гормоннары һәм адреналин күләме кими. Көлү йөрәк-кан тамырлары, сулыш системасы һәм ашкайнату әгъзалары эшчәнлеген яхшыртуга, баш миен кислород белән тәэмин итүне көчәйтүгә булыша. Көлү бигрәк тә кан басымы күтәрелгәндә, диабет белән авырганда бик файдалы икән. Хәтта медицинада көлү терапиясе дигән дәвалау ысуллары да киң кулланыла. АКШта, мәсәлән, көлү терапевтлары СПИД, яман шеш белән чирләүчеләргә дә ярдәм итә.

Галимнәр 17 минут көлгән кешенең гомере бер елга озыная дип саный, ә менә уен-көлкеле, мәзәкчән, шаян, юморга бай кешеләргә караганда караңгы чырайлы, төксе, төнтек, аз сүзле, сүзен үлчәп кенә сөйләшә торган кешеләр йөрәк авырулары белән ешрак чирли. Озак яшәүчеләргә, кагыйдә буларак, күңел күтәренкелеге, юмор, шаяру кебек сыйфатлар хас. Академик Иван Павлов әйткәнчә, уен-көлке сөйләшү, чын күңелдән яки шаркылдап бер көлү баш мие кабыгының тонусын күтәрә, туклыклы матдәләр үзләштерүне, кан әйләнешен, сулышны һәм ашкайнатуны яхшырта, арыганлыкны бетерә, нерв системасына уңай йогынты ясый, организмга көч бирә.

Күренекле артист, иллюзионист Амаяк Акопян мондый киңәш бирә: «Иртән көнегезне елмаюдан башлагыз. Бу сезгә башланып киткән көнегезне әйбәт кәеф белән үткәрү өчен ышаныч тудырачак. Сул аягыңнан торып та, йөзеңдә елмаю чаткысы булса, калган вак-төяккә игътибар итмәсәң дә ярый. Елмайганда бит мускуллары хәрәкәткә килә һәм алар баш мие эшчәнлегенә тәэсир итә. Менә шуннан соң үзеңне яхшырак хис итә башлыйсың».

Русиянең халык артисты Евгений Петросян фикеренчә, юмор тормышыбызны бизи, аңа шатлык өсти. Безгә еш кына менә шул җитми. Юмор кешегә бик кирәк. Ул - үзенчәлекле фикер йөртү алымы да. Юмор көтелмәгән хисләр уены гына түгел, ул бүгенге тормышка ямь өстәүче дә.

Менә ни өчен галимнәр күптәннән көлүнең файдасын өйрәнә, тикшеренү нәтиҗәләреннән чыгып киңәшләр бирә. Мәсәлән, көлгәндә битнең 17 мускулы хәрәкәткә килә, үпкәдән һава гаять зур тизлек белән чыга. Башы авырткан кешенең көлгәннән соң хәле җиңеләеп китә.

Әмма ничек көләргә? Дөньяда юмор хисе бик чамалы кешеләр дә чутсыз бит әле. Андыйларны бөек комиклар да, мәзәк сөйләү осталары да, пародиячеләр дә елмайта алмаса, нишләргә? Шуның өчен кайбер илләрдә көлдерү буенча махсус белгечләр әзерлиләр. Алар гелотологлар дип атала һәм бер дә елмая белми торган кешеләрне дә көлдерү җаен таба. Элек тә андый көлдерүчеләр булган. Мәсәлән, Япониядә Хотей дигән бер монах авылдан авылга йөреп, елмая белмәгән кешеләрне дә көлдерә алган. Аның кыланышына карап, бөтен авыл халкы көлеп, үзенә сихәт тапкан, чиреннән арынган.

Аурупаның кайбер илләрендә көлү үзәкләре эшли. Анда һәр көн халык җыела. Аларны шатланырга, көләргә, елмаерга өйрәтәләр. Мондый үзәкләрдә табиб-психиатрлардан тыш, артистлар килеп, үзләренең һөнәрләрен күрсәтеп, көлдереп китә. Америка Кушма Штатларында актер Меткаф көлдерү үзәгенә килү белән халыкка мәзәк сүзләр сөйли башлый икән. Кешеләргә ул үзе белән клоун борыны йөртергә киңәш итә. Шуны киеп, көзгегә карарга куша. Хәтта урамга киеп чыксаң да гаебе юк, үзең дә көләсең, сиңа карап башкалар да көлә.

АКШның Стенфорд университеты галимнәре гәзит-журналлардан карикатуралар кисеп алып, дус-ишләренә, таныш-белешләренә, туган-тумачаларына күрсәткән, бер үк вакытта аларның ми эшчәнлеген күзәтеп торган. Кулына күп акча кергәч яки чибәр ханымнарны күргәч, ир-атның баш мие эшчәнлеге ничек активлашса, бу юлы да аларның миендәге шул ук урыннар нык ярсыган. Галимнәр мондый тәҗрибәләр үткәреп, кешенең депрессиягә бирелү ихтималын ачыклый һәм шул хакта аңа искәртеп куя. Ә депрессиягә бирелгән кешеләрнең алай бик елмаясы килеп тормый. Юмор исә аннан коткарып калырга булыша.

Франциядә көлү клублары оештырылган. Шунда кешеләр җыелып, эчләре катканчы көлешеп утыра, шуның белән стресстан арына.

Совет заманында Казанның Горький исемендәге ял һәм мәдәният паркында «Көлү бүлмәсе»нә кереп, без дә андагы көзгеләргә карап, рәхәтләнеп бер көлеп чыга торган идек. Бу бүлмәдә көндез дә, кич тә халык өзелеп тормады. Хәзер инде парк үзе дә бетте, көзгеләр дә челпәрәмә килде.

Казан каласының Декабристлар урамындагы Химиклар сарае яныннан үткәндә «Комната смеха» дигән язуга күзем төште. Рәхмәт төшкере, кемнеңдер башына килеп, көлү бүлмәсе ясап куйганнар. Халык белеп алса, бу бүлмәгә сукмак өзелмәс, дип уйлыйм.

Безнең халык юмор ярата. Таныш-белешләр, дус-ишләр бергә очрашканда, мәҗлесләрдә, туйларда мәзәк сөйләү гадәти хәл. Элек бер генә концерт та нәфис сүз осталарыннан башка узмады. Мин үзем мәзәк осталары Фәйзи Йосыповны, Әзәл Яһудинны сагынып искә алам. Сәхнәдә яңгыраган һәр сүз цензура аша үткән заманнарда да алар халыкны авызына каратып торды. Һәр концертның башыннан алып ахырына кадәр юмор, уен-көлке тыңлап, тамашачы ял итте. Ул чакта да нәфис сүз осталары алай күп булмады. Хәзер дә аларны концертларда сирәк күрәсең.

Юморга сусаган чакларда безгә бераз гына Мәскәү ягына борылып карау да зыян итмәс. КВНны алып баручы Александр Масляков, «Смехопанорама» тапшыруы авторы, «Кыек көзге» театры җитәкчесе Евгений Петросян, пародияләр театры җитәкчесе Владимир Винокур, тамашачыга күптән таныш Геннадий Хазанов, Клара Новикова кебек артистлар турында тамашачы ишетеп тә, телевизор экраннарыннан күреп тә белә. Мәскәү телевидениесе әледән-әле шаян тапшырулар әзерләп күрсәтә. Шуларның берсе - пародияләр. «Коеп куйган» , «Кабатла!», Юрмаладан юмор кичәләре һәм башка шуның кебек күңел ачу тамашаларына бай Мәскәү телевидениесе. Тик менә бездә пародия жанры үсеп китә алмый әле. Юкса, моңа сәләтле егетләребез дә бар үзе.

1913 елда Казанда миниатюралар театры эшләгән. Анда сатирик һәм юмористик куплетлар, шаян җырлар, такмаклар тыңлап, халык ял иткән. Артистлар шәһәрдә билгеле кешеләргә, хәтта Казан кунакларына пародияләр белән чыгышлар ясаган.

Казаныбызда элек халык яратып йөри торган юмор-сатира кичәләре дә онытылды. Ә нигә яшьләргә тамашаларны яңартып җибәрмәскә? Мәсәлән, язучы Рабит Батулла озак еллар дәвамында оештырып килгән шаяннар-тапкырлар мәҗлесен дә (ШТМ) бик күпләр сагынып искә ала торгандыр.

«Татарстан- Яңа Гасыр» телевидениесенең «Елмай», «Көлдермеш», «Хөршидә-Мөршидә» кебек тапшырулары, «Мунча ташы» театры әлеге бушлыкны тутыруга бераз булыша, билгеле.

Әмма кешеләр алай бер дә елмаймый, көлми дә тормый. Өлкән кешеләр тәүлеккә 15 тапкыр елмая. Адәм баласы 60 минут көлеп тора ала. Менә Фитцджеральд дигән бер ханым өч тәүлек буена туктамыйча көлгән. Бик еш көлә торган кешеләр Бразилиядә яши икән. Скандинавия илләрендә кешеләр көләргә бик яратмый, үзләрен бик җитди тота. Көлеп, елмаеп яшәү-гаиләдәге татулык билгесе дә. Психологлар исбатлаганча, бер-берсенә якын кешеләр - ир белән хатын елмаеп, көлеп яши, бер-берсенә күңел җылысын биреп эндәшә икән, димәк, бу гаиләдә тәртип дигән сүз. Гадәттә, яңа тормыш корып җибәргән парлар күбрәк елмая, көлә, чөнки алар үзләрен бик бәхетле тоя. Ә инде тора-бара бәхәсләр, низаглар, бер дә юктан шау-шу, тавыш килеп чыкса, андый чакта елмаюлар сирәгәя. Гаиләдә бер-береңә уйнап, көлеп, шаяртып әйтелгән сүзләрне дөрес кабул итү татулыкка ярдәм итә. Никахлашырга йөргән егет һәм кызлар бер-берсенә шаян сүзләр белән эндәшсә, бу да бер-береңә ихтирам, хөрмәт билгесе.

Менә шулай, дуслар! Елмаеп, көлеп яшәгез! Бер-берегезгә уен-көлкеле сүзләрне кызганмагыз, мәзәкләр сөйләгез. Баштан үткән кызыклы вакыйгаларны искә төшерегез. Телевизордан юмористик тапшыруларны карарга онытмагыз. Үткән-барганда таныш кешеләргә елмаеп карап, шаян сүзләр әйтеп узыгыз.

Инде дә берәр түрә янына йомыш белән барып, аның караңгы чыраен, ачулы йөзен күреп, сезнең белән теләр-теләмәс кенә сөйләшкәненә исегез китмәсен. Андыйларның холкы тумыштан шундый. Аларны елмайту җиңел эш түгел.

Үзегезнең күңелегез һәрвакыт күтәренке булсын. Авырлыклар килсә, түзәргә тырышыгыз, алар узар да китәр. Ә сәламәтлегегезне саклагыз. Монда сезгә елмаеп, көлеп яшәү ярдәм итәр.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев