Мәдәни җомга

Мөнир АБДУЛЛИН: ИСӘННӘРНЕҢ КАДЕРЕН БЕЛ...

Адәм баласының җирдәге тормышы бик кыска. Аңа кайчан да булса бер якты җиһаннан мәңгегә китәргә туры килә. Туган-тумачалары, дус-ишләре, таныш-белешләре, хезмәттәшләре аны соңгы юлга озата. Әмма кайда җирләргә? Шәһәрнең кайсы зиратында урын алырга? Авыл җирендә бу хакта уйлап баш ватасы юк. Анда - бер зират. Авыл зиратлары үзенең биләмәсен киңәйтә...

Адәм баласының җирдәге тормышы бик кыска. Аңа кайчан да булса бер якты җиһаннан мәңгегә китәргә туры килә. Туган-тумачалары, дус-ишләре, таныш-белешләре, хезмәттәшләре аны соңгы юлга озата. Әмма кайда җирләргә? Шәһәрнең кайсы зиратында урын алырга? Авыл җирендә бу хакта уйлап баш ватасы юк. Анда - бер зират. Авыл зиратлары үзенең биләмәсен киңәйтә бара. Яңалары да барлыкка килә. Җирле хакимият органнары җир бүлеп бирә. Кала кешеләре якын туганнарын авылга да алып кайтып җирли. Безнең Урта Аты авылы зираты (Арча районы) борынгылардан санала. Анда XVI гасырның беренче яртысына караган кабер ташлары бар. Авылыбызның бер мәрхәмәтле эшмәкәре зиратыбызны тимер рәшәткә белән әйләндереп алды һәм бик саваплы эш башкарды.

Билгеле, кешене җирләү чыгымнар белән бәйле. Хәзерге заманда ул бигрәк тә шәһәр җирендә кыйммәткә төшә. Ә киләчәктә бу йола тагын да кыйбатланырга тора. Сүз мазарстаннарны шәхси кулларга бирү турында бара. Мәет җирләүне бизнеска әйләндерү нигә һәм кемгә кирәк булды икән? Әллә кемсәләр мәрхүмнәр хисабына, баерга керешкәнме? Әллә һаман да бюджетка акча җитмиме? Ә бит һәркемнең дә якын кешесен соңгы юлга озату өчен акчасы котырып тормый. Хосусый зират хуҗасы үз таләпләрен куячак, синең актыккы акчаңны тартып алачак.

Әгәр дә шундый проблема килеп туса, бу болай да күңеле боек кешеләрне нык рәнҗетәчәк, билгеле. Хөкүмәт инде "Җирләү эшләрен дәүләти көйләү" турында закон проекты әзерләргә керешкән. Экспертларның әйтүенә караганда, хосусый зиратларның барлыкка килүе бик мөмкин. Әмма ни генә димәсеннәр, мәетне җирләү дәүләт карамагында калырга тиеш. Билгеле, яңа тәртипләр, кагыйдәләр булуы да ихтимал. Тик алар зиратларга күзәтчелек итүче аерым кешеләрнең шәхси мәнфәгатен кайгыртуга гына кайтып кала күрмәсен. Бәлки, безнекеләргә, кайбер чит илләрдәге кебек, җирләү тәртипләре тынгы бирмәгәндер. Русия кемнән ким, дигәннәрдер. Аларда каберлек урыны алу өчен килешү төзиләр. Әгәр мәрхүмнең туганы килешү вакытын озайтмый икән, зират хуҗалары, кабернең хуҗасы юк, дигән сылтау белән бу урынны бушаталар. Мәетнең калдыкларын алып яндыралар. Димәк, синең әби-бабаңның, әти-әниеңнең, бүтән якыннарының кабере юкка чыгачак. Безгә мондый кыргый законнар кирәкми.

Русиядә шуңа охшаш гадәтләр бар икән инде. Ләкин мәет өстенә мәет җирләү безнең халык өчен ят йола. Кабер казу өчен җир җитмәүне сәбәп итеп, 15-20 елдан соң кабер урынын чистартулары да ихтимал.

Хосусый зиратларда якын кешесен җирләү һәркемнең дә хәленнән килмәячәк. Хосусый зиратның чыгымнарын барыбер җирләүчеләр күтәрәчәк. Чөнки яңа закон таләп иткәнчә, зиратка бара торган юлларга каты түшәлмә җәеләчәк, яктырткычлар куелачак, махсус автобус йөриячәк. Чүп-чарны җыю, хәтта суүткәргечләр сузу да күздә тотыла. Алай гына да түгел, зиратта санитария таләпләрен үтәү чаралары күреләчәк. Шулай итеп, җирләү шактый кыйммәткә төшәчәк. Шулай була калса, кайбер зиратлар бай кешеләрне, түрәләрне күмү урынына әйләнәчәк. Хөкүмәт моңа юл куйса, шуны законлаштырса, эшләр харап, җәмәгать! Якын кешесен соңгы юлга озату кайбер гаиләләр өчен зур бәлагә әйләнәчәк.

Хөкүмәттәгеләр хосусый, шәхси зиратлар булдыру турында уйлап вакыт үткәргәнче, җирләү тарифларын тәртипкә китерү хакында кайгыртса, халык аларга рәхмәт кенә әйтер иде. Тик әлегә Русиянең җирләү йолаларын үтәүне үз өстенә алган Төзелеш министрлыгындагы абзыйларның бу нәрсә ике ятып бер төшенә дә керми бугай. Югыйсә, әлегә безнең зиратларда нәкъ менә тәртип, чисталык җитми. Әлбәттә, истәлек такталарын, һәйкәлләрне алыштыру зират администрациясе рөхсәте белән эшләнергә тиеш. Моңа кадәр Казан зиратларындагы чүп-чарны ритуал хезмәт күрсәтүчеләр җыеп алып түккән. Хәзер моның өчен казнада акча беткән икән. Зиратлар хосусый кулларга күчкән очракта чүп-чарны җыйган өчен мәрхүмнәрнең туганнары түләргә тиеш була.

Мәгълүм булганча, мәрхүм-нәрне төрлечә җирлиләр. Кайбер ил башлыкларын элегрәк мавзолейга куйдылар. Һиндстанда мәетне яндырып, көлен диңгезгә сибәләр. Бездә дә СССР вакытында кайбер күренекле кешеләрнең мәетен яндырып, тартмаларга салып, Кремль диварына кую гадәте бар иде. Бәлзәмләнгән Ленинны мавзолейдан алып җирләү хакында бәхәсләр дә булып алды. Әлбәттә, юлбашчының мәетен җиргә иңдерүдән генә безнең тормышыбызда әлләни зур үзгәрешләр булмастыр анысы. Болгария коммунистлары җитәкчесе Георгий Димитровны күптән мавзолейдан алып, кабергә иңдерделәр. Инде мавзолейның үзен дә юк иткәннәр. Мавзолейда сакланган ил башлыклары бер Ленин гына түгел. Ататөрек (Төркия), Чойбалсан (Монголия), Хо-Ши Мин (Вьетнам), Ким Ир Сен (Төньяк Корея), Мао Цзедун (Кытай), Броз Тито (Югославия) кебекләрнең җәсәдләре төрбәләрдә саклана. Аерым шәхесләрнең ниндидер сәбәпләр белән озак җирләнми ятканнары да бар. Мәсәлән, 1881 елда вафат булан полководец Барклай-де Толлиның бәлзәмләнгән җәсәде Эстониядә махсус урында табутта ята. Табутын 1950 елда ачып карыйлар һәм мәет яхшы сакланган, дигән нәтиҗәгә киләләр. Кенәз Потемкин җәсәде дә вафатыннан соң 7 ел буе Херсон шәһәрендәге Екатерина чиркәвенең идән астында тотылган. Аннары патша әмере белән җиргә иңдерелгән.

Ни өчен болар турында сөйлим соң әле? Фани дөньяда сулар сулышы беткән адәм заты каберенә иңдерелергә тиеш. Җирдә һәркемгә урын җитәрлек. Тик менә каберлек өчен урынны сатып бирә башласалар, мәңгелек йортың өчен башта акчаңны чыгарып сал, дисәләр, кайда, ничек һәм күпмегә җирләнәсеңне эшмәкәр-ләр хәл кылса яки җәсәдеңне крематорийларда яндырып, уч төбе кадәр тартмага салып, шуны күмү өчен җир сорарга калса, бу мәрхүмнәрнең рухын рәнҗетә-чәк, исәннәрнең күңеленә яра салачак, билгеле.

Казанда да, Русиянең башка шәһәрләрендә дә зиратлар күп. Казан каласында аларның кайберләрендә инде урын табуы да җиңел түгел. Әнә Мәскәүдә хәрби хезмәттә танылган кешеләрне аерым бер зиратта җирлиләр. Ижау шәһәреннән генерал Калашниковны шунда беренчеләрдән булып иңдерделәр. Мәскәүнең "Новодевичье", "Троекуров" зиратларында күренекле шәхесләр җирләнә. Мин бу зиратларны һич кенә дә шәхси кулларга бирерләр, дип уйламыйм.

Болар хакында сүз алга таба да дәвам итәр. Чөнки әлегә закон кабул ителмәгән. Бер карарга килерләрме, юкмы? Әгәр дә вафат булганнарны җирләү өчен җир сатып алыначак икән, бу Русиянең, аның җитәкчеләренең абруен гына төшерәчәк. Ялгыз пенсионер, мәсәлән, авызыннан өзеп, җир сатып алу, җирләү өчен җыйган акчасын таныш- белешенә, күршесенә калдырырга тиеш була. Зиратның хуҗасы - эшмәкәр абзаң мәетнең кайда һәм ничек җирләнүенә карап, аз акча алмас. Төмән өлкәсе мөфтие Фатыйх хәзрәт сүзләренә караганда, инде Мәскәүдә хәзер үк җирләү чыгымнары зур булу аркасында, моргтан мәетне алмаучылар да бар икән.

Мәрхүмнәрне җирләүне тәртипкә салу турындагы законда халык фикеренә колак салу да зыян итмәс. Югыйсә, кайбер зиратларның байлар, түрәләр, аларның гаилә әгъзалары күмелә торган каберлекләргә әйләнеп калуы да ихтимал. Шуңа күрә зиратларда мәетне бушлай җирли торган урыннар да булырга тиеш.

Якты җиһаннан китеп барган адәм балаларын кешечә җирләү дәүләт органнары карамагында һәм күзәтчелегендә калса, моннан кемгә зыян?! Зиратта җирне сатып бирү турында сөйләшү үзе үк күңелгә ятышсыз. Үлем алдында барыбыз да бертигез. Байлар да, ярлылар да. Кемнең кем булуына, байлыгына һәм мал-мөлкәтенә карамастан, ул гореф-гадәтләребезне саклап җирләнсә, без алга таба да бик игелекле гамәл кылыр идек. Безгә шундый закон кирәк.

Исәннәрнең кадерен бел, үлгәннәрнең каберен бел, диләр. Әгәр дә мәгәр зиратлар шәхси кулларга бирелсә, зур акча түләп җирләнгән иң якын кешеләреңнең каберен эзләп йөрергә дә туры килмәгәе.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: