Мәдәни җомга

Мөнир АБДУЛЛИН: ЭШЛӘП КЕМ БАЕГАН

Русия 4 көнлек эш атнасына күчәргә мөмкин, дип ишеткәч, бик ышанып та бетмәдем, чөнки бездә болай да яллар күп. Русия халкы инде эшләмәскә тәмам өйрәнде. Шулай да Халыкара хезмәт оешмасы Русиягә 4 көнлек эш атнасына күчү турында уйлап карарга киңәш иткән икән. Әмма бу оешманың безнең атнага ничә көн эшләвебездә...

Русия 4 көнлек эш атнасына күчәргә мөмкин, дип ишеткәч, бик ышанып та бетмәдем, чөнки бездә болай да яллар күп. Русия халкы инде эшләмәскә тәмам өйрәнде. Шулай да Халыкара хезмәт оешмасы Русиягә 4 көнлек эш атнасына күчү турында уйлап карарга киңәш иткән икән. Әмма бу оешманың безнең атнага ничә көн эшләвебездә ни эше бар? Ялларны да, бәйрәм көннәрен дә кушып, атнага 4 көн генә эшләсәк, икътисадыбызны кем үстерер? Завод, фабрикаларда кем эшләр? Әллә нефть, газ сатып кына яшәрбезме?

Чит ил экспертлары 4 көнлек эш атнасы эшләүчеләрнең сәламәтлеген саклауга һәм экологик хәлне яхшыртуга булыша, дип, моның өчен сәбәбен дә уйлап тапкан. Хәтта Русиядә аны яклаучылар да табылган. Дәүләт Думасының хезмәт һәм социаль сәясәт комитеты рәисе А.Исаев әлеге башлангычны яклап та чыккан. Инде парламентта бу җәһәттән "түгәрәк өстәл" сөйләшүе үткәрергә дә әзерләнәләр. Русия болай да эшләмичә үткәргән бәйрәм көннәре һәм иң озын чираттагы яллар саны буенча Җир шарында 4 нче урында тора. Законда каралганча, Русия ватандашлары 40 көн өстәмә ял, 28 көн рәсми ял һәм 12 бәйрәм көннәрендә ял итә. Бездән алда Согыд Гарәбстаны, Франция, Бразилия генә тора. Согыд Гарәбстанында чираттагы яллар һәм бәйрәм көннәре 2 айга сузыла икән. Франция белән Бразилиядә атна саен ял ителә торган көннәргә тагын 41 көн өстәлә.

Русиядә атнага 4 көн эшләп, калган көннәрне эшләмичә ял итеп яки тырай тибеп үткәрергә каршы килмәсләр анысы. Бездә инде хәзер үк кайбер айларда эшләгән көннәрдән эшләмәгән көннәр күбрәк, яисә ай саен диярлек бәйрәм көннәре! Болар гына җитмәгән икән?! Мәсәлән, 2015 елның гыйнвары 31 көннән тора, шуның 16 көне - ял көннәре. Март аенда - 10 көн, майда - 13, июньдә - 9, августта - 10, ноябрьдә 10 көн эшкә барасы юк. 2014 елның ноябрендә исә 13 көн ял иттек.

Кем ничек уйлыйдыр, Русиядә, шул исәптән Татарстанда да, 4 көнлек эш атнасына күчәргә иртәрәк әле. Белгечләр фикеренчә, әгәр дә мәгәр күчә калсак та, ул хезмәт җитештерүчәнлеген күтәрүгә китермәячәк. Әлбәттә, коры окладка эшләгән кешеләр оттырмаячак. Эшмәкәрләр исә үз карамагындагы хезмәт куючыларга эшләмәгән көннәр өчен бер тиен дә түләмәячәк. Эшкуар үз хезмәткәренең атнага 4 көн генә эшләп акча алуына, ай-һай, риза булыр микән?!

Бу мәсьәләнең тагын бер четерекле ягы шунда, эш бирүчеләрне синең ничә көн эшләвең дә, эш урынында күпме вакыт булуың да кызыксындырмаска мөмкин. Алар өчен иң әүвәл эшнең күләм ягы һәм сыйфаты бик мөһим.

Русия Дәүләт Думасының хезмәт һәм социаль сәясәт комитеты әгъзасы В.Трапезников әйткәнчә, ныклап уйламый торып, безгә алай тиктомалдан гына 4 көнлек эш атнасына күчәргә ярамый. Вакыты ул түгел. Әле безнең бүтән мәшәкатьләребез дә хәттин ашкан.

Кемнәргәдер азрак эшләп, күбрәк ял итү ошыйдыр, билгеле. Бәлки, илдә икътисад яхшыргач, ярлылар саны кимегәч, эшсезлек беткәч, халыкның торак-көнкүреш шартлары яхшыргач, ул чакта көнгә бер сәгать кимрәк эшләүгә күчү турында уйлап карарга да ярый торгандыр. Шушы хакта сүз чыккач, Русия вице-премьеры О.Голодец, Русия өчен бу кулай түгел, безгә тәкъдим ителгән вариант әлегә хыял гына, дигән.

Түрә дөрес әйтә. Бездә эшләмичә, көч, хезмәт куймыйча гына ил халкының тормыш шартларын яхшырту мөмкин түгел. Финанс аналитикларының тикшеренүләреннән күренгәнчә, Русия ватандашларының тормыш-көнкүреш шартлары күзгә күренеп начарайган. Төп Законда язылганча, Русия - социаль юнәлеш тоткан дәүләт. Шулай булгач, без башкалардан ким яшәргә тиеш түгел. Безнең халыкның бушлай белем, медицина ярдәме алуга тулы хокукы бар. Ә чынлыкта ничек? Югары уку йортларында белем алу, медицина оешмаларында дәвалану түләүле була бара. Димәк, маңгай тирен түгеп, хезмәт куярга туры киләчәк. Атнага 4 көн эшләп кенә акча янчыгы калынаймаячак.

Халыкара хезмәт оешмасы бу проблеманы бер бүген генә күтәрми. Элек тә, эш югында эш булсын, ата казыгыз күкәй саламы, дигәндәй, ул инде бер тапкыр инициатива күрсәтте. Әмма Русиядә моңа каршы чыксалар да, ул кайбер эшмәкәрләрнең күңелен тагын да күтәреп җибәрде. Хәтерлисездер, олигарх М.Прохоров, эш атнасын 60 сәгатькә җиткерергә кирәк, дип, бу мәсьәләгә үзенең битараф булмавын күрсәтте. Кайбер байлар өчен монысы да аз тоелды. Алар, Хезмәт кодексын гамәлдән чыгарып, атналык эш көнен эш бирүчеләр белән хезмәткәрләр арасында килешү төзеп билгеләргә кирәк, дигән фикерне алга сөрде. Ләкин алар моның белән хезмәт кешесенең хокуклары бозылуын күз алдына китермәде. Әгәр шулай була калса, эш бирүче белән эшләүче арасында низаг килеп чыгуы да бик мөмкин ич. Бездә хезмәт турындагы законнарны бозу очраклары болай да җитәрлек.

Гамәлдәге эш атнасын үзара килешеп билгеләү элек тә җиңел булмаган. Ул каршылыкларга да очраган, бәхәсләр дә тудырган. XIX гасыр ахырында, төгәлрәк итеп әйтсәк, 1897 елда эшчеләрнең стачкаларыннан һәм забастовкаларыннан соң, эш сәгате атнага 6 көн итеп, өлкәннәр өчен тәүлеккә 11,5 сәгатьтән, үсмерләр һәм хатын-кызлар өчен 10 сәгатьтән артмаска тиеш, дип билгеләнә. Ә 1917 елда махсус декрет белән 8 сәгатьлек эш көне кертелә. 1933 елда 7 сәгатьлек эш көненә күчәләр. Тик бу озакка бармый. 1940 елда кабат элеккеге вакытка кайталар. Берничә елдан соң тагын 7 көнлек эш атнасы гамәлгә керә. Аннары 5 көнлек эш атнасы билгеләнә һәм 1991 елда атнага 40 сәгатьлек эш көне кертелә. Ә чит илләрдә, бездәге кебек, эш вакытын ял итеп үткәрмиләр. Мәсәлән, Филиппинда рәсми ял елга 5 көннән артмый икән. Мексикада исә елга бер атна гына ял итәргә рөхсәт ителә. Япониядә закон буенча елга 18 көн ял бирелсә дә, аны беркем дә тулысынча файдаланырга теләми. Гадәттә, эшләүчеләрнең ялы 10 көннән артмый. АКШта ял итү, гомумән, законда каралмаган. Хезмәткәр ял итәргә теләсә, аны хезмәт килешүе белән рәсмиләштерә. Әмма эш бирүче ялны ике атнадан арттырмый.

Бу хакта безнең кайбер кешеләр ни уйлый икән?

Лариса, бухгалтер:

- Әлбәттә, тагын бер көн өстәмә ял бирелсә, гаиләң белән күбрәк буласың. Ләкин атнага 4 көн генә эшләп, фирма шактый керемен югалтачак. Димәк, эшләүчеләрнең хезмәт хакы да кимиячәк. Менә шуннан соң уйлап карыйк инде: күбрәк ял итикме, әллә күбрәк эшликме? Мин үзем эшләү ягында. Вакытның кадерен белгән кешеләр ял итәргә дә, өйдәге эшләрен карарга да өлгерә.

Камил, фермер:

- Авыл кешесенең ял итәргә вакыты юк аның. Ул җәен дә, кышын да эштән бушамый. Шуңа күрә атналык эш сәгатен киметүгә авыл агаеның алай бик артык исе китми. Эш атнасын бер көнгә кыскартып, көнлек эш сәгатен арттыру турындагы фикерләр белән дә килешәсе килми. Ул чакта кешеләр кайчан өйгә кайтып керер? Мин үзем 5 көнлек эш атнасын гамәлдә калдыру ягында.

Азалия, тегүче:

- Эш атнасын киметүне өнәп бетермим. Адәм баласы тимердән яралмаган. Арыган яки йокысы туймаган кешедән нәтиҗәле эш көтеп булмый. Эш атнасын киметкән очракта да көнлек эш сәгатен арттырырга ярамый.

Рәис, пенсионер:

- Вакытыңны дөрес бүлә белсәң, атнага 2 көн ял да бик җиткән. Билгеле, шәһәр кешесенең дачасында атна буе эшләсә дә, эше бетәрлек түгел. Аңа карап эш атнасын киметергә дигәнмени? Болай да шәһәребездә, район үзәкләрендә вакытын кая куярга белмичә, анда сугылып, монда сугылып, алпан-тилпән килеп йөргән сәрхушләр җитәрлек.

Әгәр дә Халыкара хезмәт оешмасы киңәшенә колак салып, 4 көнлек эш атнасына күчсәк, бөтен җитештерү хосусый затлар кулына кала барган Русиядә очын-очка ялгап көн күргән кешеләргә тагын да авырга туры киләчәк. Татарстан халкының атнага 2 көнлек ялына бәйрәм көннәре, күренекле даталар өстәлә. Яңа ел башындагы яллар, Ватанны саклаучылар көне, 8 Март, 1 Май, Җиңү бәйрәмнәре, Конституция, Республика көннәре бар. Боларга гает көннәрен дә кушсак, кем әйтмешли, эшләргә вакыт та калмый.

Халык телендә еш кулланыла торган бер әйтем бар: эшләп кем баеган. Әлбәттә, кара тиргә батып эшләп тә баерга мөмкин. Ләкин уены-чыны белән әйтелгән бу әйтем хәзерге заман рухына бик тә туры килеп тора.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: