Мәдәни җомга

Мөнир АБДУЛЛИН: ДАРУ БАЗАРЫНДА НИЛӘР БАР?

Дару базарында хәлләр һаман хөртиләнә бара бит, җәмәгать. Моң-зарыңны кемгә генә сөйләмә, кемгә генә эчеңне бушатма, уңай якка әлләни үзгәреш сизелми. Авыруларның зарына ни түрәләр, ни депутатлар игътибар бирми. Хәер, аларда дару кайгысымыни?! Күптән түгел Русиянең Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы шундый инициатива күрсәткән: чит илләрдән дарулар сатып алуны чикләү турында...

Дару базарында хәлләр һаман хөртиләнә бара бит, җәмәгать. Моң-зарыңны кемгә генә сөйләмә, кемгә генә эчеңне бушатма, уңай якка әлләни үзгәреш сизелми. Авыруларның зарына ни түрәләр, ни депутатлар игътибар бирми. Хәер, аларда дару кайгысымыни?!

Күптән түгел Русиянең Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы шундый инициатива күрсәткән: чит илләрдән дарулар сатып алуны чикләү турында хөкүмәткә тәкъдим белән кергән. Инде хөкүмәтнең карар проекты да әзер ди. Мондый хәл табибләрнең дә, авыруларның да зур ризасызлыгын тудырды. Әгәр дә мәгәр министрлыкның ниятләре тормышка аша калса, илнең сәламәтлек саклау системасына бик нык зыян киләчәк. Инде дә чит илләрдән дарулар килми башласа, экспертлар, Русия базарын сыйфаты шикле препаратлар басып алуы бик ихтимал, дип искәртә. Безнең кайбер түрәләр моны Русиянең фармацевтика сәнәгатенә ярдәм итү ниятеннән чыгып, шундый карарга килүләре белән аңлата. Тик алар шуны истән чыгара: Русиядә фармацевтика компанияләренең 10 проценты гына халыкара стандартларга җавап бирә. Шулай булгач, Сәнәгать һәм сәүдә, Сәламәтлек саклау министрлыклары нәрсәгә исәп тота икән?

Табибләрнең фикеренчә, бездә җитештерелгән дарулар чит илләрнекеннән күпкә калыша. Кайбер авыруларны дәвалау өчен Русиядә, нигездә, чит ил дарулары гына кулланыла. Алар бәяләре ягыннан безнекеләрдән бераз кыйммәтрәк булса да, файдасы, нәтиҗәлелеге ягыннан өстен тора. Шунлыктан, үзебездә чит илләрнекенә торырлык дарулар ясап чыгаруны җайга салмый торып, Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы авыруларны бик кыен хәлгә куя. Алай гына түгел, чит ил дарулары маркасы, танылган фармацевтика фирмалары этикеткасы белән базарга ялган дарулар чыгарга да мөмкин. Русиянең быел кайбер шәһәрләрендә яман шеш белән авыручылар өчен ялган дарулар ясап сатучыларның тотылуы гаҗәп түгел.

Безнекеләр, чит илләрдән күреп, корвалол, валокардин кебек даруларны кулланылыштан алырга җыена. Алар тыелган наркотик препаратлар исемлегенә кертелгән. Гаҗәп хәл, ничә дистә еллар йөрәк авырулы кешеләр шушы даруларны кулланып, файда күреп яшәде. Бу препаратлар ничек ХХI гасыр башында шундый куркыныч даруларга әйләнгән икән?

Русия түрәләре илнең фармацевтика сәнәгатен үстерәбез, дип, бер бүген генә сөйләми. Аларның мондый уй, гамәлләрен, әлбәттә, хупларга кирәк. Ләкин ул авыруларга зыян китереп, чит ил даруларын кысрыклап чыгару яки бөтенләй тыю исәбенә эшләнергә тиеш түгел. Югыйсә, халыкның сәламәтлеген саклау өлкәсендә әле башка проблемалар да җитәрлек. Мәсәлән, халык даруларның бәясе арта баруыннан зарлана. Социологлар, Русия ватандашларының 77 проценты даруларга һәм медицина хезмәте күрсәтүгә бәяләрнең күтәрелә баруына ризасызлык белдерә, дип саный. Кайвакытта безгә мондый мәсьәләләрдә чит илләр үрнәгенә күз салу да ярый. Әйтик, Германиядә даруларны страховкалау тәртибе бар икән. Бу - дару бәясенең 90 процентын хөкүмәт түли, дигән сүз. Мондый система Аурупаның башка илләрендә дә кулланыла.

Казандагы даруханәләргә барган саен, күп кенә даруларга яңа бәяләрне күреп чәчләрең үрә тора. Короленко урамындагы «Поволжье» даруханәсендә бер кергәндә, буыннар сызлаганда кулланыла торган «Дона» даруы 1000 сум торса, бу юлы керүемдә ул 1300дән дә артып киткән. «ДуаТрав» дигән күз даруы Ямашев проспектындагы «Ревьера» даруханәсендә бер бәя, Декабристлар урамындагы «Аптека от склада» даруханәсендә - икенче бәя. Ни өчен шундый хәл, дип сорыйм әлеге даруханәләрнең берсендә эшләүче хезмәткәрдән. Аның мин биргән сорауга артык исе китмәде, җавапны кыска тотты: «У нас поставщики разные», - диде. Ә «поставщики» дигәннәре бергә алып бишкә сатучылар була инде.

Хәзер даруханәләрнең үзләрен дә уңайсыз хәлдә калдыра торган законнар чыгып тора. Әйтик, 2010 елда «Дару средстволарының әйләнеше турында» закон чыкты. Шушы канун нигезендә даруханәләргә медицина кирәк-яраклары - градусниклар, шприцлар һәм башка шундый «инструмент»ларны сату рөхсәт ителде. Шуннан соң медицинага кагылышлы тагын бер закон кабул ителде. Ул «Гражданнарның сәламәтлеген саклауның нигезләре» дип атала. Аннан аңлашылганча, әлеге «инструмент»лар 2014 елның 1 гыйнварыннан даруханәләрдә сатылмаска мөмкин.

Русия Сәламәтлек саклау министрлыгы чыгарган боерык та авырулар өчен шактый уңайсызлыклар тудыра. 2013 елның 1 июленнән табибләр даруларга рецептны яңача язып бирә башлады. Анда даруның конкрет исеме күрсәтелми, ә авыруның организмына файда китерә торган актив матдә исеме генә атала. Димәк, даруның исеме әһәмиятле түгел, андагы файдалы матдә мөһим. Бу матдә авыруның хәлен җиңеләйтерме, юкмы, анысы билгесез. Әмма ул даруханәләр эшендә буталчыклыклар тудырачак. Даруханә хезмәткәре үзенә нәрсә файдалы, шуны сатып җибәрергә тырышачак. Аңа кыйммәтлесен сатып җибәрү отышлы. Бу инде арзанлы даруларның бетүенә китерәчәк.

Халыкара фармацевтика ассоциациясенең башкаручы директоры В.Шимковның әйтүенчә, 2020 елга Русия базарында даруларның 60 проценты үзебезнеке булачак. Билгеле, бу алар белән авыруларны, хастаханәләрне, башка дәвалау учреждениеләрен тәэмин итүне яхшыртачак. Ләкин чит ил даруларын чикләү 500 исемдәге даруга кагылачагын исәпкә алсак, шатланырлык эш юк. Мәсәлән, Русиядә диабет белән авыручылар өчен ясап чыгарыла торган инсулин чит илләрнекеннән нык аерыла. Шуңа күрә шикәр авыруы белән чирләүчеләр безнең инсулинның сыйфатына ризасызлык белдереп, аннан баш тарта, ә Мәскәүдә диабет белән авыручылар үзебезнең инсулинны куллана башлап, хәлләре яхшырмагач, чит илнекен таләп итеп пикетка да чыккан. Ә инсулин белән шаярырга ярамый. Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгындагы түрәләр бөтен Русия диабетикларының урамга чыгып, пикет оештыруын тели мәллә?

Чит ил даруларыннан баш тартканчы, түрәләр үз-үзләренә шундый сорау биреп карады микән: без чит илләрнекеннән бер ягы белән дә аерылмый һәм халыкара стандартларга җавап бирә торган препаратлар ясап чыгара алабызмы? Мәскәүнең йөрәк-кан тамырлары хирургиясе фәнни үзәге мәгълүматларыннан күренгәнчә, Җир шарында йөрәк авыруларын дәвалау өчен ел саен күптөрле яңа дарулар ясап чыгарыла. Тик алар арасында Русиядән бер дару да юк. Димәк, без чит илләрдән дарулар алуны чикләп, күп нәрсә югалтабыз. Ә түрәләргә ул кирәкми бугай, чөнки аларның байтагы чит илләргә барып, шуларның дарулары белән дәваланып кайта.

Хикмәт Русиядә эшләнгән даруларның сыйфатында гына түгел, алар әле җитми дә. Бездә балаларны онкологик авырулардан дәвалый торган препаратлар, башлыча, чит илләрнеке. Инде аларны да чит-ятлардан алмый башласалар, авыру сабыйларга утырып еларга гына кала.

Гомумән, Русия базарын үзебезнең дарулар белән тәэмин итү проблемасын фармацевтика предприятиеләренең эшен камилләштерүдән һәм финанслау күләмен арттырудан башка уңышлы хәл итеп булмас. Чит илләр тәҗрибәсен куллану да зыян итмәс. Мәсәлән, Аурупа, Америкада һәм Азиянең кайбер илләрендә аналгин, аспирин, парацетамол кебек даруларны күптән ясап чыгармыйлар. Алардан яхшырак препаратлар ясыйлар. Ә без боларга алмашка нәрсә бирәбез?

Русиядә даруларны матбугат чараларында рекламалауны тыя торган закон булмавы да гаҗәп. Яхшы дару рекламага мохтаҗ түгел. Ә аны кемнәр рекламалый соң? Даруларга бернинди катнашы булмаган кешеләр тирләп-пешеп аларның файдасы турында сөйли, тизрәк сатып алырга өнди. Кайсыберсе ак халат киеп, сәламәтлек саклау органнары исеменнән шуннан да яхшы дару юклыгына ышандырырга тырыша. Аурупа илләрендә күптән инде гәзит һәм журналларда, радио һәм телевидение тапшыруларында дару препаратларын рекламалау закон белән тыелган. Табибләр исә дару базарындагы яңалыклар турында махсус медицина басмаларын укып та белә ала.

Кешеләр авырый башласа, табиб янына килә яки үзенең чирен белгәне даруханә ишеген ачып керә. Без дарулардан башка яши алмыйбыз әле. Адәм баласы алар белән үзенең хәлен җиңеләйтергә, савыгырга, гомерен озайтырга тырыша. Авырулар үзебезнең даруларны да, чит илләрнекен дә сатып ала алсын. Сәнәгать һәм сәүдә, Сәламәтлек саклау министрлыклары җиде кат үлчәп, бер кат киссә, халыкара мәйданда да абруебыз күтәрелер, халыкның сәламәтлеген саклауда да мөмкинлекләребез зураер.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: