Мәдәни җомга

Мөнир АБДУЛЛИН: ЧИРГӘ ӘВЕРЕЛГӘН ГАДӘТ

Русиядә элек тә эчкәннәр, хәзер дә кимен куймыйлар. Сер түгел, урыс иле эчүчеләр, исерекбашлар, алкашлар иленә әйләнде. Бездәге кебек, Җир шарының бер генә илендә дә эчмиләр. Шулай дип, бөтен илгә, күпмилләтле Русия халкына гаеп ташлавым түгел. Инде дә даныбыз чыккан икән, бу бер дә юкка түгел. Чынбарлыкны белү, сүзнең нәрсә...

Русиядә элек тә эчкәннәр, хәзер дә кимен куймыйлар. Сер түгел, урыс иле эчүчеләр, исерекбашлар, алкашлар иленә әйләнде. Бездәге кебек, Җир шарының бер генә илендә дә эчмиләр. Шулай дип, бөтен илгә, күпмилләтле Русия халкына гаеп ташлавым түгел. Инде дә даныбыз чыккан икән, бу бер дә юкка түгел. Чынбарлыкны белү, сүзнең нәрсә турында барганлыгына төшенү өчен бераз гына тарихка күз салу да зыян итмәс. Чөнки урыс иленең эчүе турында сүз кузгалса, кенәз Владимир Святославовичның (969-1015 еллар): «Русь илендә бөтен күңеллелек эчүгә бәйле, без ансыз яши алмыйбыз», - дигән сүзләрен искә төшерәләр. Русь илендә хәзерге кебек эчмәгәннәр, дигән фикерне яклаучылар исә кенәз сүзләренә мондый аңлатма бирә: ул бу сүзләрен Русь илен Ислам динен кабул итәргә өндәгән мөселман илчеләренә җавап рәвешендә әйткән. Шул заман тарихын өйрәнгән галимнәр болай дип тә өсти: борынгы урыс илендә бәйрәмнәрдә генә эчкәннәр, анда да балдан ясалган эчемлек, әче бал, су кушылган шәраб кебек аз градуслы эчемлекләрне генә кулланганнар.

Тарихчы Н.Карамзин язганча, 1377 елның августында татар ханы Гарәпшаның аз санлы гаскәре Суздаль, Ярославль, Муром һәм тагын берничә шәһәр кенәзләре ополчениесен тар-мар иткән. Урыс кенәзләре дә, ополченецлар да яхшы ук исерек булган. Шул елларда ук Русь илендә каты градуслы эчемлек сатылган. Бериш тарихчылар андый эчемлек халык арасында Иван III (1462-1505 еллар) патшалык иткән заманнарда тарала башлаган, дип яза. Патша тәхеткә менү белән игенчелек системасын камилләштерүгә керешеп, урыс илен ачлыктан коткара. Амбарлар ашлык белән тула. Арыштан исерткеч эчемлек ясау хутка китә. Зирәк акыллы Иван III исерткеч эчемлеккә дәүләт монополиясе кертә. Әмма урыс илендә эчүчелек аның заманында таралган, дию дөреслеккә туры килми. Аңа кадәр дә эчкәннәр. Хикмәт шунда - нәрсә эчкәннәр? Аракымы? Гомумән, аракы үзе һәм сүзе кайда, кайчан барлыкка килгән?

Бездә «аракы» «водка»ның тәрҗемәсе ул, аны бөек химик Д.Менделеев уйлап тапкан, диләр. Беренчедән, Д.Менделеевның аракыны уйлап табуга бернинди дә катнашы юк. Икенчедән, аракы - гарәп сүзе. Аның арпадан, бодайдан һәм дөгедән, йөзем җимешеннән ясалуы мәгълүм. «Словарь иностранных слов» сүзлегендә «аракы - исерткеч эчемлек, дөгедән яки пальма согыннан Көньяк Азиядә әзерләнгән» диелә. Санкт-Петербургта нәшер ителгән «Большая энциклопедия»дә аракының гарәпләр тарафыннан уйлап табылуы, аның XIV гасырда чума һәм башка йогышлы авыруларга каршы дәва буларак кулланылуы турында әйтелә. 1431 елда Михаил Санаварелла атлы берәү аракы турында хәтта тулы бер трактат язган. Ул анда аракыда, шулай ук спиртта исерткечне билгеләү ысулларын күрсәткән. Бу хезмәтендә автор, аракы Көнбатыш Аурупада таралганнан соң гына аны Русиядә эчә башлаганнар, дип раслый. Шушы сүзлекнең 1900 елда басылып чыккан басмасында, Көнчыгыш Һиндстанда сатыла торган бөтен исерткеч эчемлекләр аракы дип аталган, диелә.

Кайбер тарихи чыганаклар аракының XI гасыр ахырында Мәскәү Кремленең Чудов монастырендә монахлар тарафыннан уйлап табылуы турында сөйли. XIX гасырның икенче яртысына кадәр аракы 25-60 градуслы булган. Русия финанс министры Сергей Витте «ипи шәрабы»ның сыйфатын яхшырту чараларын күрә. Шул максат белән Дмитрий Менделеевка мөрәҗәгать итә. Бөек урыс химигы эчемлекнең төгәл градусын билгели: 40! 1906 елга кадәр Русиядә исерткеч эчемлекләр барысы да «ипи шәрабы» дип йөртелгән.

«Водка» сүзе исә беренче тапкыр XIX гасыр урталарында гына кулланыла башлый. Ул «вода» сүзеннән «к» хәрефе кушып ясала.

«Ипи шәрабы»ның уйлап табылуы турында башка фикерләр дә бар. Ләкин тарихчылар XVI гасыр уртасында аның белән бәйле бөтен документлар урыс православие чиркәве тарафыннан юк ителгән дип саный. Аны шайтан эчемлеге дип йөрткәннәр. Хәзерге аракы, водка яңа технология белән Русиядә XIX гасыр ахырында гына ясала башлый.

Бер яктан «ипи шәрабы»ның сыйфаты яхшырса, икенчедән, халык эчүгә сабыша. Патша Александр III үзенең министры С.Виттегә: «Үз-үзен белештерми эчкән урыс халкы кызганыч», - ди. С.Витте 1895 елда исерткеч эчемлекләр җитештерүгә һәм сатуга дәүләт монополиясе кертә. Ләкин патшаларның эчүчелеккә киртә кую өчен җитди чаралар күрүенә карамастан, Русь илендә бу яктан хәл һич кенә дә яхшырмый.

Гомумән, патшалар, монополия кертеп, бигрәк тә казнага күбрәк акча җыю өчен тырыша. Әйтик, Иван III, эчүчелеккә каршы көрәшәбез, дип, каты градуслы эчемлекләр ясауны һәм сатуны тыярга маташса, Явыз Иван тәхеткә менгәч, суга чыбыркы белән сугудан файда юк, дип, кабаклар ачтыра. Ләкин анда христиан бәйрәмнәрендә генә эчәргә рөхсәт ителә. Халыкның эчүен күреп, Явыз Иванның улы Федор патша кабакларны яптыра. Ә Борис Годунов әмере белән кабаклар янәдән эшли башлый. Ул исерткеч эчемлекләр сатудан мөмкин кадәр күбрәк файда алу ягын карый. Петр Iнең әтисе Алексей Романов исә эчүгә бөтенләй ирек бирә. Ул ачыктан-ачык әйтә: эчсеннәр, тик казнага акча гына керсен, ди.

Ул заманнарда «ипи шәрабы» чиләк белән сатылган. 1744 елда һәр чиләктән салым ала башлыйлар. Эчүчелек тагын да көчәя. Әлбәттә, башка илләрдә дә эчкәннәр. XVI гасырда Германиядә һәр чатта аракы сатылган, дип яза медицина фәннәре кандидаты И.Тенев. Англиядә 1570 елда инде һәр урамда эчү йортлары эшләп торган. XX гасыр башында эчүчелек буенча Русия, Франция, Бельгия, Англия һәм Германиядән кала, 5 нче урында торган. СССР XX гасырның 50 нче елларында дөньяда эчүчелек буенча лидерлыкны ала.

Эчүчелекне тыярга омтылып, 1914 елда, Беренче Бөтендөнья сугышы башлану белән, патша Николай II «коры закон» кертә. Шуннан соң Русиядә 12 меңнән артык эчү йорты ябыла. Мондый закон чыккан шәпкә эчүчеләр эчүен ташлый. Аннары элек ничек эчкәннәр, шулай дәвам итәләр. Ленин күрсәтмәсе буенча бөтен район советларына хәрби-революцион комитет исеменнән: «Спирт складларын, спирт сакланган башка урыннарны табып юк итәргә», - дигән телефонограмма җибәрелә. Бу 1917 елның 26 октябрендә була. Исерткеч эчемлекләр сакланган базларны, патшаның Кышкы сараендагы шәраб складларын җимерү башлана. Солдатларга шул җитә кала: алар лаякыл булып исерешеп бетә. Крәстиән депутатлары Дәүләт Думасында карау өчен Русиядә аеклык турында закон проектын эшләп бирә. Аракы сатуны тыю аркасында бушаган казнаны сылтау итеп, мондый законны кабул итүгә Дума каршы чыга. Шулай да 1925 елга кадәр «коры закон» үз көчендә кала.

1928 елда Н.Бухарин тәкъдиме белән эчүчелеккә каршы көрәш алып бару буенча бөтенсоюз советы төзелә. Совет җәмәгать урыннарында, бәйрәмнәрдә исерткеч эчемлекләр сатуны тыю турында закон чыгаруны таләп итә. Күпчелек моңа каршы чыга. Закон кабул ителми. Бу елларда җан башына исерткеч эчемлек куллану елга 900 грамм туры килсә, 1940 елда ул 1,9 литрга җитә. 1980 елда инде без 10,8 литр эчкәнбез. Бу - исерткеч эчемлек куллана торган башка илләрдәгедән 2,5 тапкыр артык. 1983 елда без, җан башына исәпләгәндә, 12 литр исерткеч кулланганбыз икән.

Шушы хәлләрдән соң, хакимияткә М.Горбачев килгәч, СССРда эчүчелеккә каршы ахырынача ныклап уйлап җиткерелмәгән кампания башлана. Комиссия төзелә. Аңа Үзәк комитет секретаре М.Соломенцев җитәкчелек итә. Ул: «Әгәр дә мәгәр кибет киштәләрендә аракы тора икән, аны барыбер эчәчәкләр», - ди. 1985 елның маеннан алып бер-бер артлы партия-хөкүмәт карарлары һәм указлары чыга. Моның максаты бер: Русия аеклар җәмгыятенә әйләнергә тиеш. Әлбәттә, Политбюрода барысы да мондый карар белән килешми. Политбюроның кайбер әгъзаларының, «коры закон» кертәбез икән, ул чакта сыраны исерткеч эчемлекләр рәтенә куймаска кирәк, диюе белән Горбачев,Соломенцев, Лигачев килешми. Эш шуңа барып җитә ки, галим-диетологларның, кефирда 5 процент исерткеч бар, дигән сүзеннән соң, моның дөреслеген тикшерү өчен Политбюро әгъзасы Г.Алиев җитәкчелегендә комиссия төзелә. Урыннарга күрсәтмәләр җибәрелә. Аларны үтәү йөзеннән илдә зур мәйданнарда йөзем агачлары юк ителә. Меңгә якын аракы-шәраб заводындагы җиһазлар сүтеп алына. 20 сыра заводындагы Германия һәм Чехословакиядән сатып алынган аппаратлар тимер-томырга озатыла.

Нәтиҗәдә илдә наркомания һәм токсикомания белән шаяручылар саны арта бара. Көмешкә куучылар да йоклап ятмый. Алкашлар даруханәләрдән спиртлы даруларны алып эчә. Кибетләрдә одеколон җитми башлады. Казанда да аракыга чират тезелде. Кибетләрдә ызгыш-талаш, этеш-төртешкә, тозлап-борычлап сүгенүләргә түрәләр дә түзеп тора алмады, ахрысы, аракыны, ит, колбаса кебек, талонга бирә башладылар. Аракы алмаган әбиләр талоннарын сатып йөрде. СССРның шундый хурлыкка калуын бөтен дөнья белеп, күреп торды.

Дөрес, мондый хәл озак дәвам итә алмый иде. Исерткеч эчемлекләргә янә дәүләт монополиясе кертелде. Русия кабат эчүгә сабышты.

Дмитрий Медведев Президент чагында Русиядә алкоголизмны һәм эчүчелекне бетерү, моның өчен катгый чаралар күрергә кирәклеген аңлады. Шул вакытта эчүчелеккә каршы тагын бер кампания башланды. Ләкин ул башка юнәлеш алды - исерткеч эчемлекләрнең зарары турында халыкка аңлатуга кайтып калды. Аракыны иртән сәгать 10нан гына сата башладылар. 18 яше тулмаган үсмерләргә исерткеч эчемлекләр сату тыела, дип, кибет ишекләренә белдерүләр элеп куелды. Ул да булмады, аракының бәясен күтәрергә тотындылар. Аның хакын әле һаман күтәрәләр, тик эчүчелеккә каршы күрелгән мондый чаралар барыбер дә уңай нәтиҗә бирми.

Кыскасы, Михаил Горбачев указлары да, хөкүмәт карарлары да эчүчелеккә киртә куя алмады. Ул заманда «коры закон» дигәннәре үзенең исемен акламады, чөнки бу Русиядә «коры закон» кертүгә омтылыш кына булды. Андый закон өчен исерткеч эчемлекләр җитештерү һәм сатуны тыю, чит илләрдән сатып алмау кебек шартларны үтәү кирәк. Ә бүген дөньяның 41 илендә «коры закон» гамәлдә икән.

Чит илләрдә «коры закон» проблемасын ничек хәл иткәннәр соң? Мәсәлән, 1920 елда АКШ Президенты Вильсон барлык штатларда «коры закон» кертә. Моңа үч итеп, Президентның карачкысын ясап куялар, аннары яндыралар. Бу үзенә бер төрле кампаниягә әйләнеп китә. Яшерен аракы ясау заводлары барлыкка килә. Халык теләсә нәрсә эчә башлый. Агуланып үлү, үз-үзен үтерү очраклары, юл һәлакәтләре, психик авырулар ешая. 1933 елда АКШның яңа Президенты Рузвельт «коры закон»ны гамәлдән чыгара. Ул моның белән илнең милли каһарманына әйләнә. Аның хөрмәтенә мәҗлесләрдә, рестораннарда тостлар әйтелә.

Бездә танылган, атаклы кешеләр, патшалар һәм императорлар, дәүләт һәм хөкүмәт башлыклары эчмәгән, дигән фикер таралган. Әмма тарихи фактлар моның киресен күрсәтә. Шулай да алар нәрсә, кайчан һәм кем белән эчәсен, күпме эчәсен белеп эчкән. Мәсәлән, император Цезарь салырга яраткан. Ләкин халыкка күрсәтеп эчмәгән. Патша Александр Македонский да исерткеч куллануга беркайчан да каршы килмәгән. Патшабикә Елизавета Петровна исерткеч эчемлекләрне еш кулланган. Екатерина I Меньшиков белән бергә эчә торган булган. Александр III эчеп исергәч, идәнгә яткан һәм үткән-барган кешенең аягыннан тоткан. Патшаны эчүдән хатыны гына тыеп торган. Ул хатыныннан шүрләгән һәм аның орышуыннан куркып, киң балтырлы итекләр тектереп алган. Шунда исерткеч эчемлек салынган яссы фляга куйган. Ул аны балыкка барганда да үзеннән калдырмаган. Патшаның улы Николай II дә аз-маз эчәргә яраткан. Екатеринбургка сөргенгә җибәрелгәч тә, ул чекистларга «император хатынының туган көне уңаеннан шәһәрдә бер шешә «Шахерзадә» (шәраб исеме) табып булмас микән» дигән.

Ә менә Карл Маркс белән Фридрих Энгельс эчкәнме? Маркс коньяк, ром яраткан. Энгельс үзе, бик еш эчәргә туры килә, бу контордагы эшләремә зыян китерә, дип зарланган. Шактый ук «төшереп» алгач, гел «сез» дип сөйләшә торган Энгельс «син»гә күчкән.

Ленинның каты градуслы эчемлекләр куллануы турында мәгълүматлар юк диярлек. Шулай да поляк язучысы Адамович Ленинның Польшада чагында «Старка» аракысын мактый-мактый эчүе турында яза. Аның бертуганы Дмитрий Ульянов Кырым курортлары җитәкчесе булып эшләгән вакытында Ливадиянең шәраб запасларын, хәтта коллекциядәгеләрен дә эчеп бетергән. Аны хәтта эшеннән алырга мәҗбүр булганнар.

Сталин «Хванчару» дигән грузин шәрабын яраткан. Ә Уинстон Черчилль барысын да уздырып җибәрә. Ул көн саен бер шешә «Двин» дигән әрмән коньягы эчкән. Бервакыт бу коньякның сыйфаты Черчилльгә ошамый башлый һәм ул Сталинга телефоннан шылтырата. Сталин моның сәбәпләрен ачыкларга куша. Баксаң, «Двин» коньягын ясаучы оста Маргар Седракянны төрмәгә ябып куйганнар икән. Бу хакта Сталинга хәбәр итәләр. Седракян иреккә чыга һәм «Двин» коньягын ясауга керешә. Черчилль, рәхмәт әйтеп, Сталинга хат юллый. Седракянга Социалистик Хезмәт Герое дигән мактаулы исем бирелә.

Ни кызганыч, без һаман эчәбез. Бөтен Русия эчә.

Иң аянычы, хатын-кызларыбыз эчә. Эчкәч бармакка чорнарлык та акылы юклыгын белгән ирләр эчә. Янчыгы бушаганы бурычка алып эчә. Нишләргә соң? Кайчан да булса бер без эчүчелек белән эчүне аера белербезме? Ни өчен соң әле аракы ашамлык кибетләрендә сатыла? Бу - Русиядә генә шулай.

Совет заманында аракы бюджетка 40 процентка кадәр табыш китергән. Хәзер 3,6 процент, диләр. Кая китә соң исерткеч эчемлекләр сатудан кергән акчалар? Дәүләтнең бу табышлы тармакны үгисетүе яхшыга китермәде. Чөнки сәүдә базары ялган, начар сыйфатлы исерткеч эчемлекләр белән тулды. Чил илләрдән дә олау-олау аракы, шәраб килә. Әллә аларның барысы да яхшы сыйфатлы дип уйлыйсызмы? Моннан 2,5 ел элек Русиядәге шәрабларның 60 проценты ялган дип табылса, бүген дә әлләни мактанырлык эш юк. Русиядә ел саен исерткеч эчемлекләр белән агуланып, 25-30 мең кешенең гомере өзелә.

Хәзер Русиядә, шул исәптән Татарстанда һәм Казаныбызда да, дистәләгән исемдә аракы, шәраб, башка төрле исерткечләр сатыла. Аларның сыйфаты төрлечә, диючеләр белән килешергә дә, килешмәскә дә мөмкин. Бер уйлаганда, шешәнең кайсы ягын әйләндереп карасаң да, аракы аракы инде: су, спирт, бераз шикәр кушалар. Әмма кайбер экспертлар башкача фикер йөртә. Алар, аракы ясау рецепты һәм технологиясе бер булса да, аның сыйфаты төрлечә, ди. Үзләре моны болайрак аңлата: хәмернең сыйфаты суга бәйле. Аны аракы заводларында чистартсалар да, каты һәм йомшак су барыбер бер-берсеннән аерыла. Яхшы аракы өчен яхшы спирт кирәк. Заманында спирт заводлары салу өчен тәмле су чыга торган урыннарны сайлап алганнар.

Элек спиртны арыштан ясаганнар. Ул иң яхшы спиртлардан саналган. Совет заманында сатылган сургучлы 2 сум 52 тиенлек аракы сыйфаты ягыннан башка төр аракылардан өстен торган. Чөнки ул арыш спиртыннан гына ясалган. Хәзер ник аннан ясамыйлар, диярсез. Каян алып ясасыннар, арыш ипи пешерергә дә җитми ләбаса.

Ә бериш экспертлар, бөтен аракының да сыйфаты бертөсле, аерма шунды гына - бәяләре төрле, ди. Ә бәяләр аның исеменә, нинди шешәгә салынуына, рекламага, транспорт чыгымнарына карап куела. Бәлки, алар хаклыдыр да. Әгәр дә кешегә аракының берничә төрен эчертеп, кайсы яхшырак, дип сорасаң, күпчелек анык кына җавап бирә алмаячак. Чөнки алар тәме, төсе, исе буенча барысы да бертөрле.

Без аракы турында күпме генә сөйләмик, аны ничек кенә хурламыйк, Русияне алай тиз генә айнытып булмастыр. Шундый начар нәрсә булгач, бик күп бәла-казалар китергәч, чыраебызны сыта-сыта ник эчәбез соң әле? Кем авызыбызга егып сала аны? Урамда үзалдына сөйләнеп, сүгенеп барган исерекбаш та, сәрхуш шофер да, хулиган, дебошир-җәнҗалчы алкаш та, исереп кәмит ясаган, айныгач үкенеп йөргән агай да, көчен кая куярга белми йөргән салмыш бәндә дә, аек чакта авызыннан бер сүз чыкмаган, төшереп алгач, бер телен тыя алмаган яки гаиләсен рәнҗеткән эчкече дә - барысы да аракы корбаннары. Моңа аракы гаеплеме? Юк, җәмәгать! Без эчә белмибез. Без бер авызыбызны тыя белмибез. Әгәр дә без шушы хакыйкатьне аңламыйбыз икән, исерек Русия дигән исемне әле озак күтәреп йөриячәкбез.

Аракы эчә белми эчкән кешенең берсен дә кызганмый. Ул бик күп талантлы кешеләрне дә, халыкка исеме билгеле шәхесләрне дә, йомшак күн кәнәфиендә утырып кына зур мәсьәләләрне хәл кыла ала торган түрәләрне дә юлдан яздыра.

Шулар хакында уйланып утырганда, Габдулла Тукайның моннан 101 ел элек язган «Суык» дигән шигыре искә килеп төште. Менә шуннан бер өзек:

Рус кардәшләр бигрәк каты кыйлды бәйрәм,
Бик күп семья башы эчеп булды әрәм;
Былтыр, хәер, безнең кайсы бәйрәмдәдер,
Татарлар да үлде эчеп берән-сәрән.
Эчә халык суык, дип тә,бәйрәм, дип тә,
Эчә халык хәләл, дип тә, хәрам, дип тә;
«Кытайский әфлисуннар яшнектә», - дип,
«Эчми үткән яшьлек гомере әрәм», - дип тә.

Әйтерсең лә бүген генә язылган!

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: