Мәдәни җомга

Мөнир АБДУЛЛИН: ЧАТАК ТЕЛ

Туган телебез, аның сафлыгы, киләчәк язмышы турында язмаган, сөйләмәгән көн юк. Бер-беребезне, алай түгел, болай ул, дип чеметеп алган чаклар да була. Кайвакытта тәрҗемәчеләргә дә эләгә. Телебездәге чатаклыклар, телнең орфографик нормаларын бозу, урам исемнәрендәге ялгышлар, термин-атамаларны язудагы төгәлсезлек, матбугат язмаларындагы төрлелек турында кызып-кызып бәхәсләшүләрнең чуты-чамасы юк. Әмма файдасы күренми. Бер...

Туган телебез, аның сафлыгы, киләчәк язмышы турында язмаган, сөйләмәгән көн юк. Бер-беребезне, алай түгел, болай ул, дип чеметеп алган чаклар да була. Кайвакытта тәрҗемәчеләргә дә эләгә. Телебездәге чатаклыклар, телнең орфографик нормаларын бозу, урам исемнәрендәге ялгышлар, термин-атамаларны язудагы төгәлсезлек, матбугат язмаларындагы төрлелек турында кызып-кызып бәхәсләшүләрнең чуты-чамасы юк. Әмма файдасы күренми. Бер колактан керә, икенчесеннән чыгып та китә. Бөтен бәла шунда: сөйләгәннәрдән, язганнардан сабак алмыйбыз. Совет заманындагы кебек терминология комиссиясе эшләп торса, без бу көнгә калмас идек, бәлки.

Гади генә мисаллар китереп үтим. Матбугат язмаларына күз салыйк. Берәүләр - газета, икенчеләр - гәзит, өченчеләр гәҗит, дип яза. Товар сүзен тавар, тауар дип язу гадәткә керде. Ә башлангыч мәктәп укытучысы үзенең укучыларына, бу сүзләрнең кайсысын ничек язасыгыз килә, шулай языгыз, дип әйтергә тиеш буламы? Диктант-иншаларда әлеге сүзләрне ничек бәяләргә?

Тагын бер сүзгә тукталыйк. "Русча-татарча сүзлек"тә "пряник"сүзе "прәннек"дип тәрҗемә ителгән. Күпчелек газеталар шулай дип яза да. Әмма "прәнник" дип язучылар да бар. Тукаебыз "Исемдә калганнар"ында "перәннек" дип яза. Тукайча язаргамы, кем ничек тели, шулай язсынмы?

Рус телен камилләштерү турында да бәхәсләр булып торган. Әмма рус галимнәре, телче-белгечләр бердәм фикергә килә алганнар. 1956 елда "Рус теле орфографиясе һәм пунктуациясе" гамәлгә керә. Рус телендә язган кешеләр шундагы кагыйдәләргә таянып эш итә. Лингвистлар телне камилләштерү буенча эшне дәвам иттерә. 1964 елның сентябрендә "Рус орфографиясен камилләштерү буенча тәкъдимнәр" бәян ителә. Гомумән, рус телендә элек-электән орфографиягә зур игътибар бирелгән. Хаталы язу зур гаеп саналган. Мәсәлән, Нобель премиясе лауреаты академик Николай Семеновны, академик Михаил Лаврентьевны заманында хаталы язган өчен гимназиягә алмаганнар.

Гаҗәп түгел, тел - җанлы организм. Ул үзгәреп тора, аның язылыш формалары да яңара. Шулай да, теге яки бу сүзнең төрлечә язылуына гамьсез карарга ярамый.

Гомуми белем мәктәпләрендә рус баласына татар телен укытып яки ике телне дә су кебек эчкән түрәгә хезмәт хакын арттырып кына телне саклап калырга тырышу - буш хыял. Милләтне, аның телен, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен саклыйм дисәң, иң элек үзебезгә, матбугат чараларына, радио, телевидениегә дөрес язарга, сөйләргә өйрәнергә кирәк. Шулай булмаганда, трибуна артына басып, телне саклыйк, бетәбез, дип сөйләп кенә әллә ни эш кыра алмыйсың. Ни өчен әле без кроссвордны "бирем" дип яза башладык? Ул вакытта "задание" сүзен ничек дип тәрҗемә итик? Кайчанга кадәр "Тапшыруыбыз ахырына якынлаша" дип сөйләрбез икән? Гади генә итеп "Тапшыруыбыз тәмамланып килә"дип әйтеп була бит. Яки менә "гол кертте"не ничек аңларга? "Гол"ны кертмиләр, тупны яки алканы (шайбаны) кертәләр. Шуларны кертү гол була лабаса. Чүп үләне, дип язып та хата ясаганыбызны аңларга теләмибез. Чүпнең нинди үләне булсын ди?!

Соңгы вакытта республика газеталарында профессорлар Рүзәл Юсупов, Фәһимә Хисамова кебек тел белгечләренең мәкаләләре күп басылды. Шуннан соң телебез турында, гомумән, теге яки бу терминны, атаманы ничек язу хакында җыелып сөйләшкәнебез булдымы? Рүзәл Юсупов "авыр кайгыны уртаклашу" дип язуның ялгыш икәнлеген әйтте. Шуннан соң хәл үзгәрдеме? Һаман "авыр кайгыны уртаклашабыз". Кайгының җиңеле нинди була? "Бүгенгә сезнең белән хушлашабыз" дип әйтү дә күңелгә ятышсыз. Чөнки вафат булган кешеләр белән генә хушлашалар.

Татарстан телевидениесенең "Сиңа миннән сәлам" тапшыруын караганыгыз бармы? Телевизор караучылар туган-тумачаларын, якыннарын, дус-ишләрен юбилейлары, туган көннәре белән котлый. Ә экранга нинди сүзләр чыга? Ни татарча, ни урысча! Татар телен начар белгән кешеләр яза, яисә экранга татар хәрефләре чыкмый, дип төрлечә сәбәп табарга мөмкин. Белә-күрә торып туган телебезне бозып шулай язарга ярамый бит!

Бу уңайдан тагын урыс телен искә төшерәсем килә. Рус тел галимнәре жюри сүзен - жури дип, брошюраны - брошура, парашютны - парашут дип язу турында бәхәсләшкәннәр. Әмма элеккечә калдырганнар. Ике хәреф янәшә килгән сүзләрдә берсен алырга дигән тәкъдимнәр дә булган. Теннис сүзеннән бер "н"ны, коррозия сүзеннән бер "р"ны алу хакында бәхәс барган. Ахыр чиктә икесен дә калдырырга булганнар.

Безнең дә бәхәсләшеп, уртак бер фикергә килерлек мәсьәләләр була. Профессор Илдар Низамовның "Мәдәни җомга"да "мәзәк"нең - "анекдот", "анекдот"ның "мәзәк" түгел икәнлеген мисаллар белән раслап язган мәкаләсен телчеләр, әдәбиятчылар, журналистлар укымый калмагандыр. Чыннан да, без моңа кадәр анекдотны мәзәк дип ялгышмаганбызмы? "Русча-татарча сүзлек"тә "анекдот" "мәзәк" дип тә, "анекдот" дип тә бирелгән. Ләкин бер тел белгеченең дә, лингвист-галимнең дә моңа карата фикерен ишетмәдек. Югыйсә, профессор белән бәхәсләшергә дә була.

Мәзәк анекдоттан кайсы ягы белән аерыла? Мәзәк үзенә бер жанр икән, аны фельетон, памфлеттан ничек аерырга?

Без телебезгә кайвакытта шулкадәр игътибарсыз, урам исемнәрен дә дөрес яза белмибез. Казан шәһәренең Вишневский урамында бер йортның диварына шушы урам исемен язып куйганнар: "Улица Вишневского, Вишневского урамы". Кибетләрнең, супер һәм гипермаркетларның, офисларның, компанияләрнең "маңгай"ларына чит ил телендә язып куелган язуларны күргәч, бу нинди оешма, учреждение икән, дип баш ватасың. Инде дә Казаныбызның кайбер урамнарына килеп чыксаң, әллә мин Нью-Йорк урамында йөрим микән, дигән сәер уйлар килә.

Әлбәттә, кайчакта чит илләр тәҗрибәсенә күз салуның да ояты юк. Әйтик, Франциядә француз телендә чит ил сүзләрен куллану закон белән тыелган. Мексикада чит ил атамалары телгә парламент рөхсәте белән генә кертелә. Бездә исә нинди сүз күңелеңә хуш килә, яз гына. Совет заманында терминология комиссиясеннән узып, теләсә ни язарга ярамады. Кайбер терминнарның һәм атамаларның дөрес язылышы өчен журналистларга катгый таләпләр куелды.

Баш редакторның партия өлкә комитетына барып, аңлатма биреп йөргән чаклары да булды. Ул заманда редактор сүзен - мөхәррир, издательствоны - нәшрият, врачны - табиб дип язып кара. Бүген исә, матбугат ирегеннән файдаланып, кайвакытта ни язганыбызны үзебез дә аңлап җиткермибез. Тел белгечләренең акыллы киңәшләрен колакка элмәсәк, матбугат телен ребус урынына чишәргә туры килмәгәе.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: