Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Җан авазы

Мөнир АБДУЛЛИН: БҮРӘНӘ АША БҮРЕ КУМЫЙЛАР

Безнең элек-электән холык-фигылебез, гадәтебез шундый: хакимият башында утырган түрәне вафатыннан соң тозлап-борычлап сүгәбез, гайбәтен сатабыз, җае чыккан саен тетмәсен тетәбез. Совет заманындагы даһи Лениныбыз кайберәүләрнең шәхси дошманына әйләнеп бетте сыман. Хәтта эш аның һәйкәлләрен җимерүгә кадәр барып җитте. Һәйкәл җимерү өчен күп акыл кирәкми. Тик бериш бәндә балалары шуны аңларга...

Безнең элек-электән холык-фигылебез, гадәтебез шундый: хакимият башында утырган түрәне вафатыннан соң тозлап-борычлап сүгәбез, гайбәтен сатабыз, җае чыккан саен тетмәсен тетәбез. Совет заманындагы даһи Лениныбыз кайберәүләрнең шәхси дошманына әйләнеп бетте сыман. Хәтта эш аның һәйкәлләрен җимерүгә кадәр барып җитте. Һәйкәл җимерү өчен күп акыл кирәкми. Тик бериш бәндә балалары шуны аңларга теләми: һәйкәлләрне аерым шәхес истәлегенә куелган өчен генә сакламыйбыз, алар - ил, дәүләт тарихы да. Бөек юлбашчыбыз иптәш Сталин һәйкәлләрен дә җимердек. Аңа деспот, диктатор, залим дигән кушаматлар тактык. Ил белән утыз елга якын идарә иткән кешенең бер дә яхшы яклары булмады микәнни соң?

Әлбәттә, Сталин кебек патшага үзе исән чагында беркем дә җил-яңгыр тидермәде. Хәтта үзара сөйләшкәндә дә, гаиләдә дә бөек юлбашчы турында берәү дә начар сүз әйтмәде. Үлгәннән соң да беркем яман якларын искә төшермәде. Без аның кем икәнлеген Н.Хрущев хакимияткә килгәч кенә белдек. Никита Сергеевич тәхеткә менеп утыргач, күп вакыт та узмады, Сталинны элеп алып селкеп салырга тотынды. Сәясәтчеләр моны ил башлыгының аннан үч алуы дип бәяләде. Икенчеләр бу үзенең шәхси властен ныгытырга, гөнаһларын үлгәннәргә сылтарга тырышуы дип санадылар. Никита Сергеевич, чыннан да, Сталинны дошман күргән. Моның җитди сәбәпләре булган. Тарихи документлардан күренгәнчә, Н.Хрущевның улы илгә хыянәт итүдә гаепләнеп, үлем җәзасына хөкем ителә. Никита Сергеевич Сталиннан үлем җәзасын башка җәзага алыштыруын сорый. Ләкин бөек юлбашчы партиядәш иптәшенең сүзен тыңламый: хөкем карары көчендә кала. Шуннан соң моңа бик нык хәтере калган Н.Хрущев Сталинның вафатыннан соң аны төрлечә гаепләргә керешә. Кем арбасына утырсаң, шуның җырын җырлыйсың, хөкүмәт башлыгын яклаучылар да була.

Сүз дә юк, Сталинның гаепләре зур. Үзе исән чагында күзенә карап әйтүче булмый. Кем әйтсен? Без кешенең вафатыннан соң яман атын сатарга, төрле имеш-мимешләр таратырга яратабыз. Ә яңасын үкертеп мактарга тотынабыз.

Никита Хрущев ил башлыгы булып алгач та шулай булды. Без аны нинди генә купшы сүзләр белән мактамадык. Ә аның «надан», «әдәпсез», теленә ни килсә шуны әйтә торган җитәкче икәнлеген үлеменнән соң гына белдек. Ул «кукурузник» та, «авантюрист» та, «волюнтарист» та икән. Н.Хрущевның чит илләрдән ашлык сатып алуга илнең алтын запасын сарыф итүе, берничә тапкыр илне атом-төш сугышу башлану хәленә куюы, социалистик илләр белән мөнәсәбәтләрнең начараюы, Мао Цзедунны «иске галош» дип атавы турында да яздылар. Аның 1963 елда 170 көн буе чит илләрдә туган-тумачалары белән сәяхәт кылып йөрүен дә гаепләп сөйләделәр. Н.Хрущевның улы Сергей Хрущев язганча, Никита Хрущев белән иңгә-иң торып эшләгән, аның инициативаларын бердәм яклаган кешеләр дә хәзер аны төрле гөнаһларда гаепли.

Ләкин күпләр ил башында торган патшаларның үлеменнән соң алар турында яхшы сүз әйтергә, игелекле гамәлләре турында сөйләргә бик яратып бетермиләр. Ә бит Никита Сергеевич хакимияткә килгәч йөзләгән мең кешене тоткынлыктан азат итте, миллионлаган кеше реабилитацияләнде. Авыл хуҗалыгын һәм хәрби промышленностьне үстерү белән бергә, халыкның социаль мәсьәләләрен хәл итү, миллионлаган кешеләрне бараклардан һәм подваллардан уңайлы фатирларга күчерү аның исеме белән бәйле. Н.Хрущев хакимлек иткәндә авыл эшчәннәренә пенсия бирелә башлады, авыл хуҗалыгында хезмәткә акчалата түләү тәртибе кертелде.

Тик адәм баласының яхшылыклары тиз онытыла. Мин элеккеге башлыкларның берсен дә сөттән ак, судан пакь итеп күрсәтергә теләмим. Ләкин кылган гамәлләренә тиешенчә бәя бирелергә тиеш. Үлгәннән соң яхшылык белән генә искә алырга әле без өйрәнмәгән. Безнең буын кешеләре яхшы белә: Н.Хрущевтан соң тәхеткә менгән Леонид Ильич Брежневны 18 ел буена күкләргә чөеп мактадык. Полководец Г.Жуковка дүртенче тапкыр Советлар Союзы Герое исеме бирелгәч, тиктомалдан Л.Брежневка бишенче «Алтын йолдыз»ны тактылар. Якты җиһаннан киткәч, аңа да мөнәсәбәт үзгәрде. Ул житәкчелек иткән чор «торгынлык заманы» булган икән. Моны Л.Брежнев үзе исән чагында белмәгәнбез. Тантаналы мәҗлесләрдә, күренекле даталар уңаеннан үткәрелә торган чараларда, Леонид Ильичның туган көннәрендә аны мактауга күмгән кешеләр ник «без торгынлык илендә яшибез, аннан тизрәк чыгарга кирәк», дип сүз катмады? Батырлар сугыш беткәч кенә күбәя шул.

Михаил Горбачев илне үзгәртеп корырга тырышып карады. Демократияне үстерүдә, сүз, матбугат иреге бирүдә, дингә карашның үзгәрүендә, илдә башланган бүтән үзгәрешләрдә аның роле зур. Аны Советлар Союзын таркатуда гаепләсәләр дә, халыкара мөнәсәбәтләрне яхшырту өчен күп көч куйды. ГДР белән ФРГны кушуда аның инициативасын берәүләр хуплады, икенчеләр яманатын сатты.

Михаил Сергеевич «постын тапшырганнан соң» вакытында бер сүз дәшмәгән кешеләр дә эчүчелеккә каршы оештырылган кампанияне гаепләп чыкты. Эш узгач, М.Горбачевның берүзен гаепләп калдырдылар. Ә бу кампаниянең ялгыш юлдан китүенә башта беркем дә ризасызлык белдермәде. Йөзем бакчаларын бетереп, заводларның кайберләрен ябып, кешеләрне эшсез калдыргач, көмешкә ясау көчәйгәч, кибетләрдә чиратта кешеләрнең бер-берсен дөмбәсләү башлангач, бу кампаниянең ялгыш булуы турында чаң сугарга керештеләр. Эчүчелеккә каршы көрәшүдән бигрәк, аракыга каршы «сугыш» алып барылуын аңлаган кешеләр моның шулай икәнлеген М.Горбачев хакимияттән киткәч кенә белгәннәр икән!

Ләкин иң аянычы шунда: экс-президентка пенсия билгеләү турында сөйләшүләр башлангач, моны озакка сузарга тырышучылар да табыла. Шулай да, шул вакыттагы акча курсы белән аңа айга 4 мең сум пенсия билгеләнә. Әмма инфляция аркасында, ул бик аз пенсия белән кала. Шуннан соң пенсия фондында, инструкциядә «СССР президенты» дигән төшенчә юк, ди­гән сылтау белән, М.Горбачевка пенсия күләмен караудан баш тарталар. 1994 елда гына Б.Ельцин катнашканнан соң һәм аның указы белән айга 200 мең сум күләмендә пенсия билгелиләр. Әгәр дә шул ук закон нигезендә премьер-министрларга 300 мең сумнан алып 420 мең сумга кадәр пенсия билгеләнә икән, Михаил Сергеевичның пенсиясе әллә ни зур тү­гел.

Моның белән шуны әйтү фарыз: урыс илендә - Россиядә җитәкчелектән киткәннәрне һәм гүр иясе булганнарны начар итеп күрсәтү генә җитмәгән, исәннәренең дә кадере юк. Бу җиһанда, Тукай әйтмешли, кем белер кадереңне? Эшләгәндә адәм баласына хөрмәт, кадер күрсәтелсә дә, вафатыннан соң яки эшеннән киткәч, аны оныталар. Ул кадерсез бер затка әйләнә. Бер генә мисал. Озак еллар илгә, халыкка хезмәт иткән, партиянең Мәскәү шәһәр комитеты секретаре булган Виктор Гришин пенсия фондына баргач, чират торганда вафат була.

Михаил Горбачевка кадәр ил башлыгы кәнәфиендә утырган Юрий Андропов белән Константин Черненкога да эләкте: аларны авыру дип тамгаладылар. Чирне сорап алмыйлар. Язмышлары шундый булгандыр. Тик без артта чәйнәшми кала алмыйбыз. Гадәтебез шундый.

Борис Ельцин патшалык иткән заманда аның эчүен яшермәделәр. Әмма вафатыннан соң «алкаш» дигән кушаматны барыбер чәпәделәр.

Тәнкыйть - кәнфит түгел. Беркем дә патшаның кыңгыр эшләрен, ялгыш һәм хаталарын күзенә карап әйтергә батырчылык итми. Ул моның нәрсә белән бетәсен бик яхшы чамалый. Бүген дә безнең җитешсезлекләребез, ялгышларыбыз чиктән ашкан. Алар турында беләбез. Ник гамәлгә ашканчы авызыбызны йомып торабыз? Мәсәлән, безгә милицияне полициягә алыштыру, моның өчен миллиардларча сум акчаны сарыф итү нигә кирәк булды? Электр утын янга калдыра дигән сылтау белән лампочкаларны терекөмешле лампочкаларга алыштыру һәм хәзер алар зыянлы икән дип элеккеләрен ясап чыгаруга күчү кем өчен файдалы булды? Хөкүмәтнең крестьянга теләгән кадәр мал-туар асрауны тыю турындагы әмере хакында ник беркем авыл кешесен яклап сүз дәшмәде? Эшләүче пенсионерларга пенсиясен индексацияләүдән хөкүмәтнең баш тартуы, күчемсез милеккә салымнарның артуы, хөкүмәтнең икътисад өлкәсендәге ялгыш сәясәте яхшыга китермәячәк. Болар өчен гаепле түрәләр урыннарын бушаткач, аларның яманатын сатарга теләүчеләр күп булыр анысы.

Әлбәттә, дәүләт кадәр дәүләт белән, җитмәсә СССР һәм Россия кебек империя белән хаталарсыз гына идарә итеп булмый. Әмма аларны вакытында бергәләп, киңәшеп хәл итү хәерле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев