Мәдәни җомга

Мөнир АБДУЛЛИН: БЕЗ КЕМНӘН КИМ?

Чит илләрнең санкцияләре кертелү Россиянең азык-төлек базарында ыгы-зыгы тудырып алса да, озакка бармады. Элек безне ашамлыклар белән тәэмин итеп торган илләр урынына яңалары килергә җыена. Һәрхәлдә без ач та, ялангач та булмабыз. Әмма хикмәт башкада: без гел шулай чит илләр күзенә карап торырбыз микәнни?! Югыйсә, Россия крәстиәннәренә хөкүмәт ярдәм итсә,...

Чит илләрнең санкцияләре кертелү Россиянең азык-төлек базарында ыгы-зыгы тудырып алса да, озакка бармады. Элек безне ашамлыклар белән тәэмин итеп торган илләр урынына яңалары килергә җыена. Һәрхәлдә без ач та, ялангач та булмабыз. Әмма хикмәт башкада: без гел шулай чит илләр күзенә карап торырбыз микәнни?! Югыйсә, Россия крәстиәннәренә хөкүмәт ярдәм итсә, үзебезнеке дә җитәрлек. Ә ни өчен хөкүмәт яшелчә, ит, сыр, алма кебек ризыкларны Җир шарының бүтән төбәкләреннән эзләп йөри?

Безне тәэмин итәргә теләүчеләр АКШның һәм Европа Союзының санкцияләреннән соң шактый активлашты. Чили, Уругвай, Эквадор, Аргентина Россиягә авыл хуҗалыгы ашамлыклары сатарга биш куллап әзер. Парагвай сыр җибәрәм дип тора. Иран йомырка белән тәэмин итәргә теләк белдергән. Безнең үзебезнең йомырка да җитәрлек.

Агрофирмаларыбыз, фермер-крәстиән хуҗалыклары, хөкүмәт ярдәменә таянып, илне башка төр азык-төлек белән тәэмин итәргә ышандыра. Хөкүмәт булышырга әзер. Ул авылны үстерүгә 636 миллиард сум акча бирергә вәгъдә иткән. Акча бирелә башлаган да инде.

Билгеле, әлегә безнең авыл хуҗалыгы предприятиеләре, крәстиән-фермер хуҗалыклары җитештергән белән илнең, шул исәптән Татарстанның ихтыяҗын тулысынча тәэмин итеп булмый. Ярый әле, шәхси хуҗалыклар үзләреннән артканын базарга чыгарып сата. Статистика күрсәткәнчә, авылның шәхси хуҗалыклары яшелчәнең 70 процентын, итнең өчтән берен, йомырканың биштән берсен бирә. Иң үтемле тауар - бәрәңге. Холдинглар дип атала торган зур компанияләр аны җитештереп вакланырга теләми. Чөнки табышы аз. Татарстан - бәрәңге республикасы. Бездә аңа кытлык булмаса да, язга кибет киштәләре бушый башлый. Асылда, без аны саклый да белмибез. Һәм ел әйләнәсенә җитәрлек күләмдә җитештерә дә алмыйбыз. Яз, җәй айларында гарәпләр җибәргән бәрәңгене ашап кинәндек. Статистика мәгълүматларыннан күренгәнчә, Россия халкы бер ел эчендә 412 мең тонна чит ил бәрәңгесен ашаган. Россия икенче икмәкне Германия кадәр дә җитештерә алмый. Татарстанның тартмаларга тутырып, бәрәңгене Кубага җибәргән еллары да булды бит, югыйсә.

«Татплодовощпром» яшелчәчелек концерны республика халкын тәэмин итү өчен төзелгән. Кибетләрдә ел әйләнәсенә кыяр, помидор һәм башка төр яшелчә өзелеп тормый. Безнең «Майский» кебек Россия күләмендә танылган яшелчәчелек хуҗалыгы бар. Экспертлар фикеренчә, чит илләрдән килгән яшелчә юлда үзенең витаминнарын югалта. Бу бигрәк тә аштәмләткечләргә, кыяр һәм помидорга кагыла. Ләкин кайбер илләрнең чикләү-тыюларына җавап итеп, Россия кулланган санкцияләр бериш дәүләтләрнең үзләрен дә кыен хәлдә калдырды. Мәсәлән, кайчандыр бер ил булып яшәгән Литваның безгә дошманлыгы аңа кыйммәткә төшәргә мөмкин. Чикләүләрдән соң Литва безгә яшелчә һәм җиләк-җимеш сатудан миллиардларча сум акча югалтачак. Мәскәү Вильнюс өчен табышлы базар булудан туктады. Гомумән, Балтыйк буе илләренең кайбер компанияләренә бөлгенлеккә төшү куркынычы яный.

Без моңа кадәр Молдавия, Польша, Украина алмаларын ашап кинәндек. Үзебезнекеләр көз ашарлык кына. Татарстандагы алма бакчалары заманында дан тота иде. Россия буенча елына 1 миллион 400 мең тонна алма җыеп алына. Бу бик аз. Без Польша белән Төркия кадәр дә алма үстермибез. Чит илләрнең санкцияләре алма үстерүчеләрне җанландырып җибәрде. Краснодар крае, Дагыстан Республикасы бакчачылары бөтен илне алма белән тәэмин итәчәкбез, диләр икән, димәк, алар үз мөмкинлекләренә ышана. Безнең республикада да бакчачылыкны үстерү өчен шартлар уңай.

Билгеле, бакчачылык-сезонлы эш. Үзебездә үстерелгән алма, җиләк-җимешнең җитмәве гаҗәп түгел. Ә менә ни өчен без бертуктаусыз чит илләрдән сөт ашамлыклары ташыйбыз соң әле? Россия ел саен чит-ятлардан миллиардларча сумлык сөт һәм сөт ризыклары сатып ала бит. Илнең Авыл хуҗалыгы министрлыгы азык-төлек базарында Белоруссия сөтенә һаман да күбрәк урын бирергә тырыша. Ел саен читтән алган 11 миллион тонна сөтнең яртысы - Белоруссиянеке. Казанның супер һәм гипермаркетларында пакетларга тутырылган сөтләрне күргәнегез бардыр. Кайлардан гына килмәгән алар. Мондый кәсеп, әлбәттә, кемнәрдер өчен зур табыш китерә. Үзебезнеке дә җитәрлек ләбаса. «Просто молоко», «Эдельвейс», «Зеленодол сөт комбинаты» кебек компанияләребез бар. Сөтебез дә, каймагыбыз да, сырыбыз да үзебезнеке үзебезгә җитә.

Иткә дә аптыраган юк-югын. Ләкин бу тармакны үстерү аерым игътибар сорый. Россия итнең өчтән берен читтән ала. Ит эшмәкәрләр, алыпсатарлар кулында. Җитмәгәнен читтән алырга туры килә. Россияне итсез калдырабыз дип шапырынган илләрнең ниятләре барып чыкмады. Безне яхшы сыйфатлы сыер ите белән Аргентина тәэмин итәргә тели.

Ә менә балык белән нишләрбез? Россия кебек сулыкларга иң бай илдә балыкка кытлык кичерәләр димени? Скандинавия илләренә ышанып ятасы юк. Россия моңа кадәр Норвегиядән балык ташый иде. Бу ил үзендә тоткан балыгының 70 процентын безгә сатып ятты. Ә үзебезнең балыкны арзан гына бәягә Кытайга, Япониягә сатканбыз икән. Татарстан сулыклары балыкка бай. Тик без аның кадерен белеп җиткермибез. Кибетләрдә, базарларда, нигездә, диңгез балыклары сатыла.

Чит илләр ярдәменә ышанып, үзебезнең гөрләп эшләп торган завод, фабрикаларны ябып куйдык. Җитештерү предприятиеләре төзисе, искеләрен яңартасы урында адым саен күңел ачу-сәүдә үзәкләре салуга керештек. Болар гына да аз тоелды. Күпкатлы йортларның беренче катындагы фатирларны кибетләргә, матурлык салоннарына, чәч алу урыннарына әйләндердек. «Заря» кондитер фабрикасын ябып куйдык та, читтән кәнфит, прәннек ише ашамлыклар ташый башладык. Күрше тавыгы күркә булып күренә, дигәндәй, консервланган яшел борчакны да белоруслардан алып ашыйбыз.

Югыйсә, без үзебезгә кирәклесен җитәрлек күләмдә җитештерә һәм сата алабыз бит. Казанда уза торган көзге ярминкәләрдә авыл хуҗалыгы ашамлыкларыннан җаның ни тели, шул бар. Без кемнән ким? Чит илләрнең начар сыйфатлы ризыклар китергәнен дүрт күз белән көтеп утырыйкмы?

Чит илләрдән килгән азык-төлек, ай-һай, арзан түгел. Санкцияләр кертү аркасында килеп туган ыгы-зыгыдан файдаланып, эшмәкәрләр кул кушырып утырмаячак. Алар болай да бәйдән ычкынган бәяләрне арттыру ягын карый. Әнә, бездә иткә кытлыкны чамалап, Латин Америкасының кайбер илләре аңа бәяне ике мәртәбә күтәреп куйды инде. Болай да безнең илдә бәяләр дөнья базарындагыдан күпкә кыйммәт. Россиядә һәр гаилә уртача кеременең 42 процентын ашау-эчүгә тота. Ә чит илләрдә бу 12-15 проценттан артмый. Хөкүмәт җитәкчеләренең ашамлыкларга бәяләрне күтәрүгә юл куелмас диюләре коры вәгъдәләр генә булып калмасын иде.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: