Мәдәни җомга

Мөнир АБДУЛЛИН: АЙ-ҺАЙ, ТЕЛЕҢ, ТЕЛ ОЧЫНДА БЕЗЕҢ

Бериш кешеләр ачуы чыкканда сүзгә кесәгә кереп тормый. Әйтәсен әйтер, сине тозлап-борычлап сүгеп ташларга да күп сорап тормас. XXI гасырның кайбер зыялы ир-атлары да тозсыз, колакны рәнҗетерлек сүзләргә саран түгел. Күптән түгел Дәүләт Думасы депутаты Владимир Жириновский тагын тәртәдән чыгып алды. Ул очрашу вакытында бер журналист ханымны мәсхәрәләп ташлаган булып...

Бериш кешеләр ачуы чыкканда сүзгә кесәгә кереп тормый. Әйтәсен әйтер, сине тозлап-борычлап сүгеп ташларга да күп сорап тормас. XXI гасырның кайбер зыялы ир-атлары да тозсыз, колакны рәнҗетерлек сүзләргә саран түгел. Күптән түгел Дәүләт Думасы депутаты Владимир Жириновский тагын тәртәдән чыгып алды. Ул очрашу вакытында бер журналист ханымны мәсхәрәләп ташлаган булып чыкты. Судан коры чыгарга өйрәнгән депутат бу юлы да җиңел котылды.

Теләсә кайда һәм теләсә кем алдында сүгенү, оятсыз, начар сүзләр белән янәшәңдә басып торган яки юлыңда очраган кешеләрне менә шулай мыскыллап ташлау - безнең тормышыбызда гадәти күренеш. Хәтта андый гадәтләр телевидение, радио тапшыруларына да, кинога, гәзит, журнал битләренә дә килеп керде. Шуңа күрә дә гаммәви мәгълүмат чараларында, кинода сүгенүне тыю турында Дәүләт Думасының закон чыгаруы гаҗәп түгел. Сүгенү генә димәгән, без еш кына кешегә начар кушаматлар тагабыз, телебезгә ни килсә, шуны әйтәбез. Мәсәлән, автобуста бер ир уртасы агай утырырга урын бирмәгән өчен үзеннән күпкә яшьрәк кыз балага "идиот" дип, алдагы тукталышта автобустан төшеп калды. Бу сүзнең ни аңлатканын белсәм дә, өйгә кайткач, аның төгәл тәрҗемәсен "Урысча-татарча сүзлек"тән карадым. Анда болай диелгән: "Идиот - юләр, тиле, дивана; ахмак, тинтәк..." Бер белмәгән кешегә "юләр" яки "ахмак", "дивана" дип әйтү бу кешенең ни дәрәҗәдә интеллигент икәнен күрсәтә.

Кемгә булса да ачуың чыккан саен теләсә нинди, аның холык-фигыленә туры килми торган сүзләр, исемнәр тагу күп кенә кешеләргә хас нәрсә. Хәтта үзен зыялы санаган затларның да кайчакта теле ни әйткәнне колагы ишетми. Бу чир буыннан-буынга күчеп килгән. Патшалар да җае чыкканда кимен куймаган, кул астында хезмәт итүчеләргә дә, бүтән таныш-белешләренә дә, туган-тумачаларына да кушамат тагу дигәндә аптырап калмаган. Мәсәлән, XVI гасырда Явыз Иван дошман ягына качкан кенәз Курбскийны "эт" дип атаган. Патша кенәзне качып киткәне өчен шулай дигәнме, әллә эт холкы белән чагыштырырга теләгәнме? Иоанн IV үзе тарихка "Грозный" булып кереп калган. Безнеңчә "коточкыч кеше", "куркыныч кеше" була. Аңа заманында кемдер шундый исем биргән икән, димәк, ул патшаның бик рәхимсез, кансыз, каты бәгырьле икәнлеген чамалаган.

Ленин үз мәкаләләрендә Троцкийны "дуңгыз" дип атаган. Бер уйлаганда, начар сүз дә түгел кебек. Ә без дуңгыз, чучка сүзләренең тискәре мәгънәсен дә беләбез. Ленин Троцкийны "дуңгыз" дип, аңлы рәвештә аның кирелеген, тыңларга теләмәвен, башкалар әйткәнне колагына элмәвен күздә тотып әйткән булса кирәк. Хәзер дә кайберәүләр ачуы килгәндә, йә шаяртып, йә уены-чыны белән, таныш, хәтта якын кешесенә дә "Дуңгыз син", "Аһ, дуңгыз, нәрсә эшләдең?" дип әйтеп куя. Ләкин тиз үпкәләүчән кешенең моны күңеленә авыр кабул итү ихтималы да бар.

Ә менә Сталинны "тиран" дип атаганнар. Бу сүз телдә алай бик еш кулланылмый. Сәясәтчеләр, кайбер түрәләр берсеннән-берсе күреп, сүз иярә сүз чыкканда, Сталинны шулай дип тамгалый. "Тиран" кәлимәсе "залим", "газаплаучы" дигәнне аңлата. Бу сүз Сталинга карата ничек туры киләдер, анысын тарихчылар яхшырак белә. Без башкалар әйткәнгә карап фикер йөртәбез. Сталинның вафатыннан соң батырлар күбәйде. Аңа хәзер "диктатор", "палач" диючеләр дә җитәрлек. Кешеләр шулай үзләренең күңелендә калган ачуларын баса. Нишлисең, һәркемнең моңа хакы бар.

Кайбер дәүләт һәм хөкүмәт башлыклары да үзләренә ошамаган эшлеклеләргә тел озайтырга ярата. Америка Кушма Штатлары Президенты Рональд Рейган Ливия башлыгы Каддафины "котырган эт" дип атаган. Бер-берсен сөймәгән, дошман күргән ике башлык арасында була торган низаглар, бәхәсләр яңалык түгел. Ләкин шундый дәрәҗәдәге түрәнең күкерт кебек кабынып китеп, бүтән ил җитәкчесенә карата әдәпсезлек күрсәтүенә гаҗәпкә каласың.

Хәер, андыйлар ялгыз түгел. Үзебезнең тарихтан да шундый хәлләр билгеле. Н.Хрущев Самарага баргач, аның кортежы урамнан узганда помидор ыргыталар. Ул бу кешеләрне "горчичники" дип атый. Баксаң, Самарада революциягә кадәр хулиганнарны "горчичник" дип йөрткәннәр икән. Никита Сергеевич, гомумән, башка совет лидерлары арасында үзенең тотнаксызлыгы белән аерылып торды. 1960 елда, мәсәлән, Берләшкән Милләтләр Оешмасында Н.Хрущев Филиппин вәкилен нинди генә сүзләр белән хурламый. Ул аны "шамакай", "күзле бүкән", "империализм ялчысы" дигән сүзләр белән тамгалый. Ил җитәкчесе кайсы ягы белән булса да күңеленә ошамаган кешеләргә әнә шулай төрлечә ярлык таккан. Мәсәлән, ул Американың водород бомбасы баш конструкторы Эдвард Теллерга "кеше ашаучы" дигән.

Бүген дә кайбер түрәләр, сәясәтчеләр мондый сүзләргә бик юмарт. Белоруссия Президенты А.Лукашенко Аурокомиссия рәисен "кәҗә тәкәсе" дип атаган. Гадәттә, "кәҗә тәкәсе" - "козел" дип уңны сулдан аера белмәгән яки кире кешегә әйтәләр. Халык арасында бер-берсенә исемнәр тагу, гадәттә, хайваннар дөньясы белән бәйле. Кешеләр, хайван, дип еш кына кемгә булса да үзләренең ачуын басар өчен яки аның холык-фигылен белеп әйтә. Кайвакытта ул иркәләү яки ягымлы сүз сыйфатында да әйтелә. Бериш кешеләрнең дус-ишенә, туган-тумачасына ярамаган кыланышлары өчен, үз итеп, "Ах, хайван", "Бу нишләвең синең, хайван?" дип әйтеп куя торган гадәте бар. Бу аңа начарлык теләп тә әйтелми. Шуңа күрә күпләрнең хәтере дә калмый. "Хайван" сүзе бөтен мал-туарга да карый. Ә хайваннарның төрлесе бар. "Хайван" сүзе күчерелмә мәгънәдә "юньсез, тупас кеше"гә карата әйтелә. Моның өчен үпкәләргә кирәкми. Адәм баласы кылган гамәленең ялгышлык белән эшләнгәнен аңласа, билгеле, үпкәләмәс. Чөнки телдә йөри торган тупас сүзләрнең барысы да кешене кимсетү, аны оялту, рәнҗетү өчен әйтелми. Кайвакытта кемнең дә булса йөзенә бәреп, ләкин якын итеп әйтелгән сүзләрне без еш ишетәбез: чүбек баш (акылсыз мәгънәсендә), җебегән авыз (аңгыра, сөйләшә белмәүче), агач бүкәне (булдыксыз), коры куык (мактанчык), уҗым бозавы (эшнең рәтен белмәүче), эт каешы (әрсез кеше турында), мүкләк сыер (ояла белмәүче), тишек авыз (сер тотмаучы), тел бистәсе (күп сөйләүче), тавык йөрәк (куркак), күзле бүкән (булдыксыз), таш баш (үткен)...

Халыкара гроссмейстер, һинд шахматчысы, дөнья чемпионы Вишванатан Анандка "юлбарыс" исеме такканнар. Бу аның холык-фигыленә, шахматтагы һөҗүмчән уенына карата әйтелгән. Ананд моңа үпкәләмәгән. Шулай да күңеле төшенке чакларында "юлбарыс" дисәләр, болай дип җавап биргән: "Һиндстандагы башка җәнлек-җанварларны белмәгән кешеләр генә мине шулай дип йөртә", - дигән.

Күрәсең, кешегә тиктомалдан гына шундый исемнәр, кушаматлар такмыйлар. Моның өчен ниндидер сәбәпләр була.

Казанда бер автобус тукталышында басып торам. Зур урамны тутырып машиналар чаба. Шул вакыт бер өлкән яшьләрдәге абзый тиешсез урыннан юл аша чыгарга тора. Җиңел автомашина килеп туктады да, шофер егет, машинасының тәрәзәсен ачып, әлеге агай-энегә "Козел, куда идешь?" дип кычкырды. Машина йөртүченең шулай диюенә мин үзем гаҗәпләнмәдем. Кем белгән, абзыйны таптатып гомерен өзү ихтималы булганга шофер егет шулай дигәндер. Югыйсә, шуннан ерак кына түгел, җәяүлеләр өчен юл аша чыгу урыны бар.

Шау-шулы, ыгы-зыгылы бу заманда телеңне тешләп кенә яши алмыйсың. Юк-юкта кызып киткән, кемнедер элеп алып селкеп салган чаклар да була. Хәтта гаиләдә дә ир белән хатын арасында сафура бураннары кубып ала. Ир-ат чын хәлнең асылына төшенмичә, хатынына яман сүзләр белән дәшсә, хәләл җефетенең, әлбәттә, җен ачулары чыга һәм ул үзе дә усал тел белән җавап кайтарырга мөмкин. Мондый бәхәсләрне, үпкәләшүләрне бер-береңә кимсетүле сүзләр әйтмичә дә хәл итеп була, билгеле. Менә шулай, җәмәгать! Кешенең күзенә карап та, үзен күрмичә дә, телефоннан сөйләшеп алган минутларда да хәтер калырлык сүзләр белән аны сүгеп ташлыйбыз. Шуңа күрә, уйнап әйтсәң дә уйлап әйт, дигән борынгылар. Безнең арада әдәпсез, әхлаксыз, теленә ни килсә, шуны әйтә торган бәндәләр беткәнмени?! Сиңа, ай-һай, телең, тел очында безең, дисәләр, бер дә үпкәләмә, чөнки холык-фигылең шундый.

Әлбәттә, иң яхшысы - үзеңне кулга алып, бар көч-кодрәтеңне җыеп, тыелып калу, адәм баласының хәтерен калдырудан сак булу, бер авызыңа хуҗа була белү хәерле.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: