Мәдәни җомга

Мөнир Абдуллин: Авыл яшәсә, ил яшәр

Илнең авыл хуҗалыгы тарихы белән кызыксынган кешегә аның гел реформалардан гына торуын күзаллавы кыен түгел.

Ничә еллар халыкны туйдырып, ашатып, эчертеп торган бер төркем крестьянны кулак дигән кушамат тагып, иленнән, җиреннән сөрделәр. Аннары колхоз һәм совхозлар оештырдык. СССРда күмәк хуҗалыклар төзү 1930 елның февралендә башлана. Ләкин крестьяннар моңа каршы чыкса да, күмәк хуҗалыкларга берләшү кампаниясе үзенең алга куйган максатына ирешә. 1930 елда, 1929 ел белән чагыштыр­ганда, СССРда чит илләргә ашлык сату күләме 9 тапкырга арта. Әмма күмәк хуҗалыклар төзү бик авырлык белән бара. Чөнки кайбер авыллар моңа аяк терәп каршы тора.

Халык күмәк хуҗалыкка берләшергә теләмичә, терлеген суеп сата. Мал-туар саны нык кими. 1932-1933 елларда күп кенә төбәкләрдә ачлык башлана. 1933 елдан соң хәл бераз яхшыра башлый. Крестьянга үз хуҗалыгын тотарга, базарда сәүдә итәргә рөхсәт бирелә.

Бөек Ватан сугышы елларында һәм аннан соңгы чорда авыл хуҗалыгы нык кына хәлсезләнә. Шуңа карамастан алны-ялны белми эшләгән, хезмәт көненә берничә килограмм ашлык, он алып яшәгән крестьян шәһәр халкына да, фронтка да ашлыгын, итен, бәрәңгесен җибәреп тора, үз хуҗалыгыннан да өлеш чыгара.

Колхозчылар бик авырлык, көч-хәл белән үз көннәрен үзләре күреп яши бирә. Әлбәттә, кул белән иген урып, атлар белән ындыр табагына көлтә ташып, колхозда эшләгәнгә бер тиен акча күрмичә гомер кичерү җиңел булмый. Авылга комбайннар кайта башлагач халыкның эченә бераз җылы керсә дә, тормыш җайга салынганны шактый озак көтәргә туры килә.

Инде хакимияткә Никита Хрущев килеп, авыл хуҗалыгында реформалар үткәрергә тырышса да, ул да җиңел генә бармый. СССР да, АКШтан күреп, кукуруз үстерергә керешә. Күп тә үтми, аның мәйданы бөртекле ашлык җиренең 3,6 процентын алып тора. 1956 елга кукуруз басуы 18 миллион гектарга җитә. Ул да аз тоела. Яңа башлык якындагы елларда кукуруз җирләрен 37 миллион гектарга җиткерәбез, дип мактана башлый. Бу бер яктан терлек азыгы базасын ныгытуга булышса, икенчедән, бөртекле культуралар мәйданының кимүенә китерә.

“Кукуруз чире” йоккан Н.Хрущевның бу сәясәте илдә азык-төлек кытлыгын тудырды. 1962 елның октябрендә СССР Министрлар советы һәм КПСС Үзәк комитеты “Ашлык ресурсларын файдалануда тәртип урнаштыру турында” карар чыгарырга мәҗбүр була. Кибетләрдә бер кешегә 2,5 килограммнан артык ипи, 2 дән артык булка сатуны тыйдылар. 1963 елда илдә бөртекле ашлык уңышы өч тапкырга кимеде. Кибет киштәләреннән ярмалар юкка чыкты. Кайбер шәһәрләрдә ашамлыклар алу өчен талон системасы кертелә. Казанда да ярма, шикәр ише ризыклар талонга калды. Уңдырышлы миллионнарча гектар басу-кырлары булган ил шундый хәлгә төшсен әле?!

Ил башлыгы тагын бер яңалыгы белән “куандырырга” тырышты. Илдә чирәм җирләрне үзләштерү чоры башланды. Билгеле, бу илгә файда китерде, шул ук вакытта чираттагы аграр сәясәт зыян да салды. Мәсәлән, Н.Хрущевка чирәм җирләрдәге, аерым алганда, Казахстан далаларындагы гигант совхозлар бик ошаган. Ул кечкенә авылларны “перспективасыз” дигән сылтау белән бетерергә, берләштерер­гә, колхозларны зурайтырга тотынды. Ул үзенчә моңа яхшы нияттән керешүен яшерми: ничек тә АКШны  ит, сөт җитештерү буенча куып җитәргә һәм узып китәргә! Авыл хуҗалыгы идарәләре дә эреләндерелә һәм райкомнар урынына парткомнар оештырыла. 

Бу сәясәт Л.Брежнев вакытында да дәвам итте. Чөнки 1959-1975 еллар эчендә авыллар санын 5-6 тапкыр киметергә карар кылына. Бер колхозны икенчесенә куштылар. Кушылган авыллардагы клублар, кибетләр, медицина пунктлары юкка чыкты. Мәсәлән, безнең Арча районындагы Урта Аты авылы “8 Март” колхозына кушылды. Мәктәпнең дә, тау башындагы клубның да, кибетнең дә көле күккә очты. Күршеләребез Шәләнгер, Орнаш авыллары урыны бөтенләй бушап калды. Хәзер Урта Аты авылында халык саны елдан-ел кими. Йортлар ябыла. Элек күп кенә йортларда 6-9 бала булса, хәзер бөтен авылына шулкадәр бала бардырмы, юктырмы?!

Гигант колхозлар белән идарә итү кыенлашты. Кешеләрдә күңел салып эшләү омтылышы кими барды. Авылдан китү өчен колхоз рәисенең рөхсәт язуы кирәк булмый башлагач, халык авылдан күпләп качарга кереште. Авыл кешесенә паспорт бирә башлагач, бу күренеш тагын да көчәйде. Статистик мәгълүматлардан күренгәнчә, 1959-1979 елларда СССРдагы авыллар саны 54 процентка кимегән. Бу хәл Татарстанны да читләтеп узмады. Республика күп кенә авылларын югалтты.

Ул гына җитмәгән. Н.Хрущев заманында авыл халкы тагын бер кыенлык кичерде. Колхозчыга терлек асрауны чикләделәр. Хәтта абзарына кереп, бозавын, башка мал-туарын алып чыгып киттеләр. Мондый акылсыз сәясәт яхшыга китермәде. Шәхси хуҗалыкларда азык-төлек җитештерү кимеде. Тора-бара, ит тә, колбаса да кибет киштәләреннән юкка чыкты. Аларны талонга бирә башладылар. 

СССР таркалгач, ашык-пошык кына, кайбер демократлар сүзенә карап, колхозларны да туздырып ташладылар. Хәзер Россиядә ара-тирә күмәк хуҗалыкларны искә төшерәләр. Ә Үзбәкстанда күмәк хуҗалык итүнең колхоз формасын кайтарырга булганнар.  Һәр колхозның үз бухгалтеры, агрономы, инженеры, сәүдә агенты булачак. Моның белән  Үзбәкстанда гади крестьяннарның кереме артуына исәп тоталар.

Россиядә колхозларны бетереп, аларга алмашка фермер хуҗалык­лары төзеп, балда-майда йөзәргә уйладылар. Авыл кешесен, пай җирләре, дивидендлар алгач, баеп бетәчәксез, дип ышандырдылар. Кайбер авылларда крестьян үзенә тиешле пай җиренең кайда икәнлеген дә белми. Ә Россиядә,  шул исәптән Татарстаныбызда да меңләгән гектар җир файдаланылмыйча ята. 

Колхозлар инде онытылды, алардан башка да эшләп була икән, диярләр. Кайбер авылларда кешеләргә эш юк. Хезмәт хакы аз. Фермерлар бурычка баткан. Әмма кайбер илләрдә колхозлар яши. Халык уч тутырып акчасын да ала, иртәгесе көн өчен кайгырасы юк. Германиядә “колхоз” сүзе законда язылган. Алар зур түгел. Ләкин күмәкләшеп эшлиләр, бергәләп, азык-төлек җитештереп, эшкәртеп саталар. Израильдә “кибуцы”  дип аталган, нигезендә колхоз системасы яткан авыл хуҗалыгы коммуналары эшли. Аларга дәүләт дотация дә, субсидия дә бирә.

Ставрополь краендагы “Родина” колхозы рәисе Владимир Хромых сөйли: “Без фермер хуҗалыкларыннан күбрәк уңыш алабыз. Агрохолдинглар, фермерлар авылның йөзен яңартуга безнең колхозлар тоткан кадәр акча бирми. Без ел саен авылның социаль учреждениеләрен ремонтлауга гына да 6-8 миллион сум акча тотабыз. Бөтен чыгымнарны колхозчыларның гомуми җыелышы раслый. Колхозга берләшеп эшли һәм мин хуҗалыкка җитәкчелек итә башлаганнан соң элеккеге авыл хуҗалыгы предприятиесенең миллиардларча сум бурычын түләдек. Элек елга бер тапкыр хезмәт хакы биргән булсалар, хәзер колхоз хезмәт хакын ай саен биреп бара башлады. Хәтта ел ахырында премия бирү мөмкинлеген дә таптык...”

Колхозлар да яши, фермерлар да, фермер-крестьян хуҗалык­лары да эшли. Әмма алга таба Россия үз халкын азык-төлек белән тәэмин итә алырмы?  Иң элек авыл кешесенең хезмәтенә түләүне җайга салмый, авыл хуҗалыгы ашамлыкларының бәяләрен тотрыклы итми торып, бу проблема ансат кына хәл ителмәячәк. Ни өчен электр энергиясенә тарифлар авыл хуҗалыгы предприятиеләре өчен сәнәгатьнекеннән кыйммәтрәк? Дәүләт ашламаларга, ягулык-майлау материалларына бәяләрне көйли алмыймыни?

Үз ашамлыгыбыз үзебезгә җитәрлек дип мактансак та, без Европа илләреннән нык калышабыз әле. Безнең чит илләргә ашлыктан башка бүтән авыл хуҗалыгы ашамлыкларын күбрәк сату мөмкинлеге юк. Ашлыкны да ашлыклата сатабыз. Моннан без күп нәрсә югалтабыз. Әнә төрекләр Россиядән ашлык сатып алалар да, онга әйләндереп, чит илләргә саталар. Алар чит илләргә он сату буенча Җир шарында беренчеләр сафында тора. Без шулай эшли алмыйбызмыни?

Статистика мәгълүматлары күрсәткәнчә,  Россия халкы елына 236 килограмм сөт һәм сөт ризыклары куллана. Бу бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы кабул иткән нормаларга караганда күпкә ким. Яңа Зеландиядә аны елга җан башына 601 килограмм ашыйлар. АКШта 2020 елда 415 килограммга җиткерергә тырышалар. Экспертларның исәп­ләп чыгаруларыннан күренгәнчә, Россия хәзерге темплар белән сөт җитештерсә, аны тиешле нормаларга җиткерү өчен 178 ел вакыт кирәк булачак. Сөт каян килсен: бүген бөтен Россиядә 7 миллион баш сыер бар. “Аргументы недели” газетасы шундый бер чагыштыру бастырып чыгарды. Ленинград өлкәсендә 2911 крестьян-фермер хуҗалыгы бар. Алар 178900 баш мөгезле эре терлек асрый. Бер елда 632 мең тонна сөт, 17400 тонна ит җитештергәннәр. Чит илләргә саткан авыл хуҗалыгы ашамлыклары 200 миллион доллар тәшкил иткән. Ирландиянең экспортка җибәргән азык-төлеге 13 миллиард еврога җиткән. Ирландиянең мөгезле эре терлеге – 7 миллион баш. Ә 5 миллион тонна сөт,  810 мең тонна ит җитештергән. Ирландия Ленинград өлкәсенә караганда авыл хуҗалыгы ашамлыкларын 12 тапкыр күбрәк эшләп  чыгара. Ә җир мәйданы Ленинград өлкәсендә Ирландиянекенә караганда зуррак.

Полякларны алыгыз. Алар 2 миллион крестьян хуҗалыгы оештырып, елга 10 миллион 66 мең тонна сөт, 558500 тонна сыер ите җитештереп, Европаның авыл хуҗалыгы алга киткән иң алдынгы өч иле исемлегенә керә. Шунысы да бар, Польша үзенең бөтен авылларын саклап калган. Авыл хуҗалыгында эшләүченең уртача хезмәт хакы 956 доллар. Бу Россия акчасына күчерсәң – 60 мең сумга якын. Шундый хезмәт хакы алып эшләгән кешенең ник авылдан китәсе килсен?!

В.Путинның авыл хуҗалыгы продукциясен чит илләргә сату күләмен 2024 елга елына 45 миллиард долларга җиткерергә дигән нияте яхшы. Моны нинди юллар белән тормышка ашырырбыз? Анысын киләчәк күрсәтер. Ә 2019 елда экспортка 25 миллиард доллар авыл хуҗалыгы ашамлыклары җибәрелгән. Шулай да җирдә хуҗалык итүнең нинди формасы яхшы соң? Колхозмы? Фермер яки крестьян-фермер хуҗалыгымы? Әллә авыл хуҗалыгы кооперативларымы? Ләкин авыл хуҗалыгын алып баруның тотрыклы, уңай бер системасы урнашмый торып, зур нәтиҗәләргә ирешү бик кыен булачак. Экспертлар кооперативларга берләшеп эшләү – хәзерге заманда авыл хуҗалыгын алып баруның иң кулай формасы дип саный. Әлбәттә, фермерларның уңышлы эшләгәннәре дә күп. Шулай да, алар кооперативларга берләшеп, зуррак күрсәткечләргә ирешергә өметләнә. Бүген Россиянең фермер хуҗалыклары ашлыкның 33 процентын җитештерә.

Авыл хуҗалыгын үстерүнең кайбер проблемалары турында сөйләшсәк тә, шөкер, үз ашлыгыбыз, ипиебез, оныбыз, бәрәңгебез, шикәребез һәм башкасы бар. Ләкин Җир шарындагы кайбер әһелләр тузга язмаган гамәлләре белән безне шушы табигый ризыклардан мәхрүм итәргә маташа. Экспертларның фаразлавынча, 2040 елга туклану базарының 60 проценты ясалма ашамлыклар булачак икән. Кайбер илләрдә ясалма ит ясый башлаганнар. Рестораннарга шундый иттән әзерләнгән фаршлар, сосискалар җибәрелә. Ясалма тавык ите белән Швейцариянең бөтен рестораннары тулган ди. Кытай ясалма йомырка ясап сата. АКШ кибетләрендә кузаклы үсемлекләр һәм суүсемнәр катнашмасыннан ясалган тунец балыгы саталар. 

Мондый унны тугызга әйләндереп йөрүчеләргә, “уңыш­лар” теләп, үзегез генә ашый күрегез, дияргә кала. Безгә басу-кырларда ару-талуны белми эшләгән алтын куллы игенчеләребез, терлекчеләребез җитештергән, эшкәртү предприятиеләре хезмәткәрләре аны эшкәртеп табыныбызга куйган табигый ризыклар да бик ярап тора. Авыл яшәсен! Авыл яшәсә, ил дә яшәр. 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: