Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Җан авазы

Мөнир АБДУЛЛИН: АВЫРТМАГАН БАШКА – ТИМЕР ТАРАК

Кышкы вакытка күчү турындагы бәхәсләрнең тынып торганы юк. Русия халкының күпчелеге сәгать укларын артка бер яки ике сәгатькә күчерү фикерен хуплый. Хөкүмәтнең, үз ватандашларының теләгенә каршы килеп, кышкы вакытка күчүдән баш тарту турындагы карары бик күпләрдә ризасызлык тудырды. Бераз гына тынып торганнан соң, янәдән шушы проблеманың калкып чыгуы гаҗәп түгел....

Кышкы вакытка күчү турындагы бәхәсләрнең тынып торганы юк. Русия халкының күпчелеге сәгать укларын артка бер яки ике сәгатькә күчерү фикерен хуплый. Хөкүмәтнең, үз ватандашларының теләгенә каршы килеп, кышкы вакытка күчүдән баш тарту турындагы карары бик күпләрдә ризасызлык тудырды. Бераз гына тынып торганнан соң, янәдән шушы проблеманың калкып чыгуы гаҗәп түгел. Әгәр кышкы вакытка кайту турында закон кабул ителә калса, Русиянең бөтен төбәкләрендә диярлек астрономик вакытка күчү күздә тотыла. Хикмәт сәгать укларын бер яки ике сәгатькә артка күчерү турында гына бармый. Эш шунда, без Кояш вакытына әйләнеп кайтачакбыз. Бу вакыт исәбе Русиядә 1884 елда кертелә. Ә 1917 елда электр энергиясен янга калдыру максатында сәгать уклары 60 минутка алга күчерелә. Берникадәр вакыт үткәч, моның ялгыш икәнлеген аңлыйлар. Шуннан соң сәгать уклары берничә тапкыр күчерелә. Илдә вакытны санау-исәпләү системасы үзгәрә. 1992-2011 елларда без астрономик вакытны үзгәртеп яшәдек. Ә 2011 елның октябреннән Русия Кояш вакытын 2 сәгатькә узып яши башлады.

Мондый хәл халык өчен шактый уңайсызлыклар тудырды. Махсус тикшеренү нәтиҗәләреннән күренгәнчә, кешеләрнең психикасына зыян килү очраклары арта бара. Безнең түрәләр, электр энергиясен янга калдырабыз, дип, халыкның сәламәтлеге турында уйлап та карамады. Кешеләр караңгыда эшкә бара, караңгыда эштән кайта. Кояш яктысын күрмиләр. Укытучыларның сөйләвенчә, балалар мәктәптә йокымсырап утыра. Танылган биолог Виктор Дегтяров фикеренчә, вакытны даими үзгәртеп тору кешенең, бигрәк тә өлкәннәрнең һәм авыруларның сәламәтлегенә начар йогынты ясый. Кайбер мәгълүматларга караганда, сәгать укларын күчергәннән соң үткән 5 тәүлек эчендә йөрәк авырулары белән интегүчеләр 11 процентка арткан. Алай гына да түгел, экспертлар, вакытны күчерүдән юл-транспорт һәлакәте очраклары, хәтта үз-үзенә кул салучылар саны күбәйде, дип саный. Төн озын, караңгылык озак дәвам иткән шәһәрләрдә яман шеш авырулары белән чирләүчеләр арткан. Хайфа (Израиль) университеты галимнәренең тикшеренүләре төнге ясалма яктылыкның организм эшчәнлегенә нык зыян китерүен һәм онкологик авырулар китереп чыгаруын күрсәтә.

Менә ни өчен сәгать укларын елга 2 тапкыр күчерү турында сүз алып бару урынсыз. Дәүләт Думасындагы бертөркем депутатларның, кышкы вакытка кайту турындагы закон проектын әзерләп, парламент каравына тапшыруы тикмәгә генә түгел. Чөнки хөкүмәтнең «Вакыт реформасы»ннан соң Русияне «караңгылык пәрдәсе» каплап алды.

Вакыт белән уйнау яхшыга китермәячәк. Бу мәсьәләдә ныклы бер тәртип булырга тиеш. Әлбәттә, Русия кебек зур дәүләт территориясендә бу бик җиңел эш түгел. Бездә кояш чыгышы белән баешы арасында аерма зур. Башкача әйткәндә, ел дәвамында көн белән төннең озынлыгы нык үзгәреп тора. Бу яктан экваторга якын урнашкан илләргә уңай. Аларда кояш һәрвакыт иртән 6да чыга һәм кич 6да бата. Ярты ел көн, ярты ел төн булган өлкәләрдә дә алай бик кыенлык кичермиләр, чөнки анда халык та аз яши, шундый шартларда яшәргә күнегеп тә беткән. Алар өчен кояш та, ай да бер. Бездә исә көн белән төн үзгәреп торгач, яшәү режимын да үзгәртергә туры килә. Татарстаныбызда кайчан иртән 9да, 10 нчы яртыда дөм караңгы булганы бар?! Билгеле, без мондый шартларда үзебезнең яшәү рәвешен үзгәртергә мәҗбүр булабыз.

XX гасыр башына кадәр Русия, аннары СССР халкы үз дигәнчә яшәде. Кояш чыгу белән уянды, кояш бату белән йокларга ятты. Аның төннең кыскалыгына да, көннең озынлыгына да исе китмәде. Ул ел саен кабатланып торган шундый вакыт кайчан да булса бер үзгәрер дип башына да китермәде. Яңа Русиядә исә вакыт белән тәжрибә үткәрергә керештеләр. Хәзер халыкның борынгыдан килгән традицион яшәү рәвеше бозылды. Кешеләр борын-борыннан кояшка карап вакытны билгеләгән, шуңа карап яшәгән. Кайбер илләрдә мондый шартларда эш һәм яшәү рәвешен үзгәртеп коралар. Мәсәлән, Япониядә кайбер тармакларда эшкә кояш чыгып, 2 сәгать үткәннән соң керешәләр. Бу практика укучылар, студентлар имтихан тапшырганда да кулланыла.

Русиядә, шул исәптән Татарстанда да мондый «вак-төякләр»гә артык исебез китми. Әгәр дә кышкы вакытка күчмибез икән, барыбер кайчан да булса моңа бер күчәргә, эш режимын үзгәртергә туры киләчәк. Чөнки дөм караңгыда эшкә бару, эштән кайту безнең сәламәтлегебезгә яный. Иң элек, әлбәттә, мондый режимга балалар бакчалары, мәктәпләр күчәргә тиеш була. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматларыннан күренгәнчә, бүген Русиядә халыкның 25 проценты психиатрия ярдәменә мохтаҗ. Кояш яктысы, ди табибләр, кеше организмында серотонин дигән гормон эшләп чыгара, бу гормон кешенең күңелен күтәрә. Шуңа күрә сәгать укларын бер, иң яхшысы ике сәгатькә артка күчерү халыкның кәефен, күңел көрлеген яхшыртачак.

Тик безнең түрәләрне моның шулай икәнлегенә төшендерү алай бигүк җиңел түгел. Әмма астрономик вакытка күчү, ягъни сәгать укларын бер яки ике сәгатькә артка күчерү безгә кояш вакыты белән яшәү мөмкинлеге бирәчәк. Шулай булмаганда караңгылык пәрдәсе артында гомер кичерәчәкбез. Билгеле, моның бөтен кешегә ошап бетмәве дә ихтимал. Русия кебек зур һәм күпмилләтле илдә уртак бер фикергә килү беркайчан да җиңел булмады.

Кешеләрнең үзләрен тыңлап карыйк әле. Бу хакта алар ни уйлый икән?

Дамир, табиб:

- Ел саен вакытны үзгәртү, билгеле, сәламәтлеккә тискәре йогынты ясамый калмый. Статистикадан күренгәнчә, яңа вакытка күчкәч, «ашыгыч ярдәм» машинасын чакырулар ешая, кешеләр үзләрен начар хис итә. Алар мәгълүм бер яшәү рәвешенә күнегергә тиеш. Шуңа күрә сәгать угын, Дәүләт Думасыннан бертөркем депутатлар тәкъдим иткәнчә, бер сәгатькә артка күчерергә дә бүтән кагылмаска кирәк. Мин үзем шуны аңлап җиткермим, вакытны ел саен шулай үзгәртеп тору кем өчен файдалы икән?

Илһам, шофер:

- Без инде жәйге вакыт белән дә, кышкы вакыт белән дә яшәп карадык. Минем өчен барыбер. Кайберәүләрнең, сәгать угын йә алга, йә артка күчерү сәламәтлеккә зыянлы, йоклап булмый, дигәннәре белән килешеп бетәсем килми. Йокы ястык сорамый, диләр. Әгәр дә йокың килә икән, мин вакыт аермасы комачаулыйдыр, дип уйламыйм. Берничә көн, бәлки, кыенгарак туры килер, аннары күнегәсең.

Рәис, пенсионер:

- Көннең кыска чагында, Казанда кичке 4 тулып, 15 минут узгач, караңгылык төшә башлый. Иртән 9да, 10нчыларда кояш чыга. Элек мондый караңгылык эчендә яшәмәдек. Бу өлкәннәр өчен бик уңайсыз. Мин үзем җәйге вакытка ияләнә алмадым. Сәгать угын артка кимендә бер сәгатькә күчерергә кирәк, диючеләр белән килешәм.

Мөршидә, хисапчы:

- Кышкы вакыт белән яшәгәндә мин үземне башкачарак сизә идем. Урамда караңгы булганда йокыдан тору алай бик җиңел түгел. Чөнки җәйге вакыт астрономик вакыттан бер сәгатькә алда йөри. Табигать законнары белән яшәргә кирәк. Бер дә юкка гына вакыт пояслары уйлап чыгарылмаган. Без җәйге вакытка күчеп, табигый вакыт белән яшәмибез.

Лилия, сатучы:

- Без, гомумән, ни өчен җәйге вакытка күчтек соң әле? Йокыдан торасың - караңгы, эшкә барасың - караңгы. Эштән кайтасың - тагын караңгы. Ничек электр утына файда булсын? Кем моны уйлап чыгарган? Безнең әби-бабайлар бер вакыт белән яшәгән бит әле. Алар кыш көне соңрак торган, иртәрәк яткан. Җәй көне - киресенчә. Бездән сәламәтрәк тә булганнар.

Олег, эшмәкәр:

- Җәйге вакыт ни, кышкы вакыт ни, минем өчен аермасы юк. Кайчакта көннең ничек үткәнен дә сизми каласың. Тик ел саен сәгать угын бер алга, бер артка күчереп, халыкның башын әйләндерәсе юк.

Халык әйтсә, хак әйтә. Вакыт белән шаярырга ярамый. Глобализация институты мәгълүматларына күз салсак, сәгать угын күчерү нәтиҗәсендә Русия халкының 75 проценты йокысызлыктан һәм вакытында уяна алмаудан зарлана икән. Сәнәгатьтә җитештерүнең үсеш темплары да 5,2 проценттан 2,9 процентка төшкән.

XX гасырда Русиядә халык белән күптөрле тәҗрибәләр үткәрелде. Күрәсең, XXI гасыр башында да әле тәҗрибәләрнең очы-кырые күренми. Елга ике тапкыр сәгать укларын уңга-сулга күчереп йөртү турындагы сөйләшүләргә нокта куярга вакыт. Йөздән артык депутат башлангычы белән Дәүләт Думасы каравына чираттагы вакыт реформасы турында закон проекты әзерләп тапшырылуын истә тотсак, бу безнең ялгышыбызны төзәтүдә алга таба җитди адым булачак. Ул закон кабул ителерме, юкмы, әлегә билгесез. Әгәр дә кабул ителеп, закон көченә керсә, Русия кышкы вакыт белән яши башлаячак. Югыйсә, хөкүмәтнең ялгышы илгә бик кыйммәткә төшә. Авыртмаган башка тимер тарак нигә кирәк булды икән?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев