Мәдәни җомга

Мөнир АБДУЛЛИН: АРАКЫ – КЕМ ҖИМЕШЕ

Кулга каләм алгач, тагын бер тапкыр "Русча-татарча сүзлек"кә күз салдым. Анда "водка" сүзе "аракы" дип тәрҗемә ителгән. Монда га­җәпләнерлек берни дә юк, без элек-­электән "водка" сүзен "аракы" дип тәрҗемә итәбез. Ләкин моның ялгыш икәнлеген танып, "аракы"ның "водка"га кадәр берничә гасыр элек барлыкка килүен искәртеп, төгәл генә аңлатма бирү турында уйламадык....

Кулга каләм алгач, тагын бер тапкыр "Русча-татарча сүзлек"кә күз салдым. Анда "водка" сүзе "аракы" дип тәрҗемә ителгән. Монда га­җәпләнерлек берни дә юк, без элек-­электән "водка" сүзен "аракы" дип тәрҗемә итәбез. Ләкин моның ялгыш икәнлеген танып, "аракы"ның "водка"га кадәр берничә гасыр элек барлыкка килүен искәртеп, төгәл генә аңлатма бирү турында уйламадык. Югыйсә, "аракы" белән "водка"ның ничек һәм кайчан барлыкка килүе турында төрлечә фаразлауга карамастан, уртага салып сөйләшергә вакыт тапмадык. Мин дә башкалардан бик акыллы булып, тел белгечләрен уздырырга теләп ниндидер яңалык ачарга җыенмыйм. Мондый бәхәсле мәсьәлә төрле фикер уята. Әмма чынбарлыкны төпченергә тырышудан кемгә зыян?!
Тарихи чыганаклардан күренгәнчә, аракы - гарәп сүзе. Ул төрле телләрдә төрлечә әйтелә. Рифкать Әхмәтьяновның "Татар теленең кыскача тарихи-этимологик сүзлеге"ндә аракы Азия илләрендәге бик күп телләрдә таралган сүз диелә. Төрки телдә - аракы, арак, монгол телендә - арагы, эвенк телендә - арги, гарәпчә һәм фарсыча - арак.
Адлер Тимергалин төзегән "Миллият сүзлеге"ндә аракы сүзенең фарсы һәм гарәп, монгол телләрендә, хәтта эвенк телендә яңгырашлары охшаш булуы турында әйтелә. "Словарь иностранных слов" сүзлегендә арак(а) каты эчемлек, ул Көньяк Азиядә дөгедән һәм пальма согыннан ясала, диелә. Кайбер хезмәтләрдә монголларның сыер яки бия сөтен әчетеп, аннары куып, унбиш процентлы сөт спирты алулары турында языла. "Аръяк" дип аталган бу эчемлек Чыңгызхан вакытыннан ук билгеле.
Борынгы чыганакларда аракының гаракы дип аталуы да искә алына. Ул аракының синонимы буларак кулланылган. "Большой словарь иностранных слов"та да арак (а) гарәп сүзе, каты исерткеч эчемлек, диелгән. Якын Көнчыгышта аны дөгедән яки хөрмәдән ясаганнар. Ә менә Владимир Дальның "Толковый словарь живого великорусского языка" сүзлегендә мондый аңлатма бирелә: арак - водка, ул - шикәр камышыннан, патокадан, дөге яки йөзем җимешеннән куып ясалган эчемлек.
Язучы Виктор Ерофеев язмаларыннан күренгәнчә, 2003 елда урыс аракысының 500 еллыгы билгеләп үтелә. Аның Россиядә уйлап табылуы турында сүз чык­кач, поляклар тавыш күтәрә. Алар "водка" - чын поляк эчемлеге, дип мактанырга тотына. Шуннан соң бу шапырынуның чынбарлыкка туры килү-килмәвен тикшеренүне журналист В.Похлебкинга тапшыралар. Ул бу эшкә бик теләп алына һәм урыс аракысы (водка) турында трактат яза. Похлебкин урыс аракысын - "хлебное вино"ны урыслар полякларга кадәр күп еллар элек ясый башлаган дип исбат иткән.
Хәзерге "водка"ны, ягъни "ипи шәрабы"н беренче тапкыр Мәскәү Кремлендә XV гасыр ахырында Чудов монастыренда монахлар ясавы мәгълүм. Аны ясау өчен Генуядан китерелгән спирт файдаланыла. Аннары Россиянең үзендә үстерелгән ашлыкны кулланганнар, аннан спирт ясап, су белән кушканнар. Башта ул яра, җәрәхәтләрне дез­инфекцияләү өчен кулланылган. Күп тә үтми, аны эчә башлыйлар. Халык бер "тәмен" татып алгач, эчүгә сабыша. Шуннан соң "ипи шәрабы"н ясап чыгаруны дәүләт үз кулына ала.
Патша Александр III халыкның эчүенә борчыла һәм финанс министры Сергей Виттега бу хакта ачынуын җиткерә. Ми­нистр химик Дмитрий Менделеевка мөрәҗәгать итә. Дмит­рий Иванович белән киңәшү файдага була: ул бу эчемлекнең катылыгын билгели: 40 градус! Нәкъ менә Д.Менделеев бу эчемлекне "водка" дип йөртергә киңәш итә. 1906 елга кадәр ул бернинди документта да "водка" дип язылмый. Аны "ипи шәрабы" дип йөрткәннәр. Кайбер экспертларның әйтүенчә, "водка" сүзе "вода" сүзенә "к" хәрефе өстәү юлы белән барлыкка килгән.
С.Ожегов үзенең "Словарь русского языка" дигән сүзлегендә "водка" исерткеч эчемлек, ипи шәрабы, дисә, П.Черных "Историко-этимологический словарь современного русского языка" сүзлегендә, водка - каты исерткеч эчемлек, спирт белән су катнашмасы, ди. Ул "водка" сүзе "вода" сүзенә "к" хәрефе кушып ясалган, диючеләр белән килешми. Кайбер белгечләр латин телендә кулланылган "вода жизни" сүзеннән килеп чыкмады микән, дигән фикер әйтә. Бериш экспертлар танылган тарихчы Н.Карамзин язмаларына таянып фараз кыла. Н.Карамзин язганча, 1377 елның августында татар ханы Гарәпшаның азсанлы гаскәре Суздаль, Ярославль, Муром һәм кайбер башка шәһәрләрнең ополчениесен тар-мар итә. Рус ополчениесендә хезмәт итүчеләр дә, кенәзләр үзләре дә яхшы ук салмыш булган. Аларның нәкъ менә "аракы" яки "водка" ягъни "ипи шәрабы" эчкәнлекләре турында әйтелми, ләкин тарихи чыганак­лар Русь илендә шул вакытта ук каты эчемлек сатылуы турында сөйли. 1901 елда Санкт-Петербургта нәшер ителгән "Большая энциклопедия"дә, аракы XIV гасырда чума һәм башка йогышлы авыруларны дәвалау өчен дару итеп файдаланылган, диелә. Энциклопедия аракы Көнбатыш Европага таралганнан соң гына аны Россиядә эчә башлаганнар дип раслый. Шушы ук энциклопедиянең яңа басмасында, Көнчыгыш Һиндстанда сатыла торган бөтен исерткеч эчемлекләр аракы дип аталган, диелә.
Әмма "водка" традицион урыс эчемлеге дип раслаучылар хаклы түгел. Спирт ясауның заманча технологиясе Европада XIХ гасырда гына барлыкка килгән. Тарихчы Борис Родионов язганча, ул заманнарда спирт белән суны кушып эчү беркемнең дә башына килмәгән. Спиртның үзен промышленность ихтыяҗлары өчен файдаланганнар. XIX гасыр ахырында гына аны ясау технологиясе Россиядә кулланыла башлый.
Александр Руденконың "Сельская жизнь" газетасында "Водка правит бал" дигән мәкаләсе басылып чыга. Мәкаләдән бер өзек: "Россиядә халык арасына "водка"ның юлы Иван III хакимлек иткән 1452-1505 елларда башлана". Тик менә ул заманнарда "водка" сүзе кулланылмый. Бу сүз шешәләрдә беренче тапкыр 1936 елда гына күренә башлый.
Элек чит илләрдә дә, Россиядә дә хәзерге кебек эчмәгәннәр, чөнки исерткеч эчемлекләр сатуда гел булып тормаган, диючеләр хаклы түгел. XVI гасырда Германиядә чат саен исерткечләр сатылган. Англиядә 1570 елда пастор Уильям Кит "Минем гыйбадәтханәгә килүчеләр һәр якшәмбедә дөм исерек була", дип зарланган. Борис Родионов Россия ХХ гасырның илленче елларында гына эчүчеләр иле буларак телгә керә ди. Чынлыкта хәл бөтенләй башкача. ХХ гасыр башында ук Россия исерткеч эчемлекләр куллану буенча Җир шарында бишенче урында була. Аннан алда - Франция, Бельгия, Англия, Германия. Ә Россия Премьер-министры ярдәмчесе Геннадий Онищенко Россиядә 300 ел элек Петр Беренче патша заманында гына эчә башлыйлар ди. Тарих фәннәре кандидаты Александр Байрамов мондый фикер белән килешми. Ул Венеция илчесе Контарини сүзләрен китерә. Илче болай дигән: "Урыслар бик нык эчә. Шуның белән мактаналар, эчмәүчеләргә кырын карыйлар. Аларның шәраблары юк. Балдан һәм колмактан әзерләнгән эчемлек эчәләр. Патша хәзрәтләре аны һәркемгә дә ясарга рөхсәт итми. Чөнки ул һәркөн аларның исерек булуын теләми". Бу 1476 ел була. Петр Беренче шуннан соң 200 ел үткәч кенә туа.
Татарлар да кимен куймаган. Габдулла Тукай яшәгән заманнарда хәмер, аракы сүзләре телдә шактый киң кулланылган. Ул вакытта аракы кибетләрен "казенка" дип йөрткәннәр. Тукай моны "Авыл халкына ни җитми" дигән шигырендә дә искә ала:
Казенный булса да, зур урманы, чыршы, нараты бар;
Казенный булса да, гәрчә, эчим, дисә - аракы бар.
Инде алда башлаган сүзебезгә нокта куйсак та була. Димәк, "аракы" "водка"ның тәрҗемәсе түгел. Элек "ипи шәрабы" телгә кергәнче хәмер дип тә аталган. Кайбер тикшеренүчеләр хәмер-шәрабның синонимы ди. Сүзлекләрдә шәраб җимеш суын әчетеп ясалган исерткеч эчемлек диелә. Кайбер очракларда шәраб сүзен сәкер дип тә йөрткәннәр.
Тәрҗемә теленең менә шундый хикмәти яклары да бар икән.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: