Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Җан авазы

МӘХӘББӘТНЕ САКЛАГЫЗ

Соңгы вакытта хатынын күралмас булды ул!

Хәтта эчендә нәфрәт хисе дә уянды кебек. 15 ел гомер иткән кешесенең гадәте аны чын-чынлап ачуын чыгарды. Бигрәк тә, соңгы вакытта иртәсен уянгач, киерелеп: “Исәнме, кояшкаем! Бүген көн шундый ямьле булырга тора!”, - дигән сүзләре козасыларын китерде. 3 ел инде иреңнең яшь хатын белән чуалганын белә торып, шундый эчпошыргыч сүзләр белән уянып кара имеш син! Җен ачуың чыкмаса да, чыгар! Ул хатынының бу кыланышларын аңлый алмады, дөресе, теләмәде дә. Шуңа карамастан, хатыны аның үзенә карата игътибарсызлыгын, тупаслыгын, хыянәтен кичерә барды, ләкин шул ук вакытта һәр мизгелне тоеп, шуңа сөенеп яшәргә камачауларга ирек бирмәде.

Әйе, Гөлназ тормыш бүләк иткән һәр минутның кадерен белеп, нигә элек тә шулай яшәмәгәненә җиңелчә үкенде. Андагы бу үзгәреш төзәлмәс чир ябышып, эчтән кимерә башлаганы һәм тиздән аяусыз чирнең аны җиңәчәге билгеле булгач кына барлыкка килде. Башта ул кайгысыннан нишләргә белмичә үкереп-үкереп елады, Аллаһыдан ялварып сәламәтлек сорады... ләкин янында иңенә башын куеп торырлык кешесе дә юклыгын аңлап, тешләрен кысып булса да түзәргә, читкә чыгармаска карар кылды. Шуннан бирле ул Ходай җибәргән сынауга буйсынып, үзен кулга алды һәм, чынлап та, җанына тынычлык иңгәндәй булды.

   Тормыш иптәше, сөяркәсе йортына килеп керүгә, күңеле яктырып, үзен бәхетлерәк итеп, яшәү дәрте арта төшкән кебек хис итте. Ул көнләшү, ышанмау, шикләнү, кыерсытулар белән үзен түбәнсетсә дә, сөйгәненең яшь тәненнән башка яши алмаячагын аңлый. Бүген ул бирегә хатыны белән аерылышырга карар кылып килде. Ни өчен соң ул 3 кешене билгесезлек утында яндырып, газап чиктерергә тиеш?  Хатынын ул барыбер инде яратмый, дөресе, күралмый хәтта, Ә биредә ул яңа тормыш корып җибәрәчәк, көнләшү-алдашулар бетәчәк, һичшиксез, бәхетле булачак. Менә шундый баш әйләндергеч якты уйлар белән Камил хатынын, ярты ел элек гаилә тормышларының 15 еллыгын бәйрәм иткән ресторанга чакырды. Күңеле нидер тойсынып хатыны вакытыннан алдарак килде. Ә ул үзе, шул арада өйгә кереп, аерылышыр өчен кирәкле кәгазьләрне алып чыгарга булды. Документларны эзләгән арада, күк төстәге папкага юлыкты. Гөлназның җыйган компроматы дип уйлап, папканы ачса, эченнән хатыны исеменә медицина үзәгендә үткәрелгән күп төрле анализлар нәтиҗәләре килеп чыкты. Ул аларны башта кызыксынып, аннары әллә нинди хәвефле төс белән укыды. Һич тә көтелмәгән хәлдән ул югалып калды. Чарасызлыктан, калтыраган куллары белән барып компьютерны кабызды. Ә интернетта ачы дөреслек - “6 айдан 18 айга хәтле яшәячәк” дигән авыр җөмлә килеп чыкты...

Ә Гөлназ аны ресторанда сәгатькә якын көтеп, телефонына шалтыратып та җавап алмагач, күңел болгануына түзә алмыйча, саф һавага чыгарга булды. Көзге кояш инде күптән кыздырмаса да, җанны барыбер җылыта иде. Үзе дә сизмәстән Гөлназ:” Тормыш бит шундый ямьле! Кояш, урман... Э-э-х-х, бигрәк кызганыч шул...”- дип өзгәләнде. Бу аның чирләгәнен белгәннән соң беренчегә үзен җәлләве иде.

Шул көннән ул Камилнең үзенә карата мөнәсәбәте үзгәргәнен, күзендә элекке кебек иркәләү тулы наз, мәхәббәт уты сизде. Ләкин сәбәбен генә аңлый алмады. Камил көне буе хатыны яныннан китмәде, бик игътибарлы булды һәм шуннан үзе дә зур бәхет кичерде. Ул хатынын югалтудан нык курыкты, хәтта калган гомерен тигез итеп икегә бүлергә дә әзер иде. Ләкин, кызганыч, бу теләкләр бик тә соңладылар, аны ничек тә төзәтеп булмый иде инде...

Ике айдан хатыны бакый дөньяга күчте. Ул сөйгәненең үле гәүдәсе янында нарасый бала кебек үкереп елады. Ә инде аны салкын кабергә төшергәндә, үзен дөньяда мең ел яшәп хәле калмаган кеше кебек хис итте. Өйгә кайткач, Камил хатыны мендәре астыннан Яңа елдан көткән иң мөкатдәс теләге язылган хатны тапты. Анда: “Соңгы көнемә хәтле Камилем белән бергә яшәп, бәхетле буласым килә” дип язылган иде. Чынлап та, Яңа елда теләгән теләкләр дөньяга аша дип ялгыш әйтмиләрдер. Ә бит ул үзе үткән Яңа елда:“Ирекле буласым килә!” дип язган иде. Теләгенең тормышка ашканын аңлау Камилне аяктан екты. Ул гарьлектән шашынулы көлү белән әлеге кәгазьне вак-вак кисәкләргә ертып һавага ташлады һәм җиргә ятып Ходайга ачу-үпкә аралаш ялвару сүзләр белән кычкыра-кычкыра елады. Тик җавап бирүче, юатучысы гына күренмәде...

P.S.Якты дөньяда якыннарыбызның кадерен белеп, сүзнең чынга ашу көченә ия булуын онытмый, һәр сүзне уйлап әйтергә тырышыйк. Хәтта ялгышкан очракта да, соңга калмый, төзәтергә мөмкинлек һәм туры юлын бирсен иде Ходай...

 

Рәүфә КАНГАЗИНА

"Өмет"

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев