Мәдәни җомга

"Мин - иремне, ул хатынын калдырып бергә яши башладык. Ләкин..."

Иремнең күзләренә карарга ояла башладым. Миңа ул нидер сизенәдер кебек тоелды, ләкин үзе сүз башламады. Айрат мине үлеп ярата иде, шуңа да сорарга курыккандыр, дөреслекне беләсе килмәгәндер, дип уйлыйм. Ничек кенә булмасын, безнең мөнәсәбәтләрдә ниндидер кыенсыну, читләшү барлыкка килә башлады. Мин аны бик кызгансам да, туктый алмадым.

Минем мәхәббәт тарихына тагын башка меңләгән кешенеке охшаштыр, мөгаен. Ләкин миңа Рифат белән икебез арасында булган сөю бердәнбер, кабатланмас, иң саф һәм сихри кебек тоелды. Мин чиксез бәхетле идем, шушы хисләрдән күкләргә очасым килә иде, ләкин оят һәм гаеп хисе мине таш кебек аска тартып торды. 

Аның белән иң беренче очрашуыбызда ук без икебез дә гаиләле һәм үз тормышыбыздан гаять канәгать кешеләр идек. Мин студент вакытта ук кияүгә чыктым. Ирем Айрат белән аякка басмыйча балалар алып кайтмыйбыз, дип килештек. Алга таба да шушы бәхетле тормышыбыз дәвам итә иде әле, беркөнне ирем янына эшкә кереп чыгарга уйладым... Ни өчен кергәнемне бик үк анык хәтерләмим дә, ләкин шул көннән башлап әйләнә-тирәдә ни барганы мине кызыксындырудан туктады. Мин анда Рифатны күрдем. Дөресрәге, безнең анда күз карашларыбыз бары тик бер мизгелгә генә очрашып алды, өйгә кайткач ул күзләрнең минем өчен бик тә якын булуын аңладым һәм ул бер генә минутка да башымнан чыгып китмәде. Тиздән ул мине социаль челтәрдә тапты. Өйләнгән иде, әмма бу турыда уйлыйсым да килмәде, аның бары тик минеке генә булуын теләдем. Без бертуктаусыз теләсә кайсы темага сөйләшә ала идек. Бик күп охшаш якларыбыз барлыгы да ачыкланды. Мин, саф һавага тилмергән кеше шикелле, аның шалтыратуын көтә идем. Озакламый без кафеда очраша башладык, аннары инде... безнең аралашу тагын да якынрак хисләргә күчте. Мин аннан башка яши алмыймдыр кебек тоелды. Әйтерсең, ул мине сихерләде. Мәхәббәтебез ничек кенә көчле булмасын, без гаиләләребезне үзгәрешсез калдырырга килештек. 

Иремнең күзләренә карарга ояла башладым. Миңа ул нидер сизенәдер кебек тоелды, ләкин үзе сүз башламады. Айрат мине үлеп ярата иде, шуңа да сорарга курыккандыр, дөреслекне беләсе килмәгәндер, дип уйлыйм. Ничек кенә булмасын, безнең мөнәсәбәтләрдә ниндидер кыенсыну, читләшү барлыкка килә башлады. Мин аны бик кызгансам да, туктый алмадым. Бөтен барлыгым белән Рифатка тартылдым. Аның турында гына уйлый ала идем, бергә яшәү, аның белән гаилә кору турында хыяллана башладым. 

Күрәсең, минем хыялларыма чынга ашарга язган. Беркөнне сөеклем Рифат үзе сүз башлады: 
– Ләйсән, кадерлем, мин башка болай йөри алмыйм. Әйдә, бергә яши башлыйбыз, – диде ул. 

Мин бу сүзләрне ишетү турында күпме хыялландым бит! Ирем белән булачак сөйләшү әлеге ләззәтне тиз сүндерде үзе. Мин аңа бу турыда ничек әйтәчәгемне хәтта күз алдына да китермәдем! Ул ни дияр? Мин аның күзләренә ничек карармын? Ләкин мәхәббәтемә үзем үк киртә булырга теләмәдем. Һәм шул вакыт минем башыма искиткеч бер фикер килде. Әнием ялгызы гына башка шәһәрдә яши иде. Мин аның янына кайтып бераз торып килергә теләвемне әйттем. Айрат каршы килмәде, ә Рифат үзе үк башка шәһәргә күчәргә теләгән иде. Шулай итеп, без икенче ярларыбызны калдырып, башка шәһәргә күчеп, бергә яши башладык, мәхәббәтебез тагын да ныгыр һәм мәңгелек булыр, дип ышандык. Бер, ике ай узып китте. Айратка мин әнием янында яшәп торам, дидем. Шулай итеп ул шалтыратмый башлады. Мин артык игътибар итмәскә тырыштым. 

Без бик бәхетле яшәдек. Рифат эшкә урнашты. Мин яхшы хатын булырга тырыштым. Көне буе эштә булганда, өй эшләре белән мәшгуль идем. Кичләрен бер генә тапкыр да өйдә утырмадык, чөнки ул беренче ирем шикелле өй әтәче түгел иде. Аңа гел урын алыштыру, яңа танышулар, шау-шулы компания кирәк иде. Клуб-рестораннар көн саен диярлек безнең ял итү урынына әверелде. Рифатның дуслары да күбәеп китте, атна ахырына шәһәр читенә чыгып китеп ял итә башладык. 

Баштарак миңа бар да ошый кебек иде. Мин үземне дөньядагы иң бәхетле кеше итеп санадым. Ләкин озак көттерми без каядыр ашыгабыз, ашкынабыз кебек хисләр барлыкка килде. Әйтерсең, без үз-үзебездән качабыз. Беркөнне берьялгызым өйдә утырганда, бик тә иремә шалтыратасы килү теләге уянды. Ни өчен икәнен дә аңламыйм, болай гына аның тавышын ишетергә теләдем. Бик борчылсам да, үземдә көч табып, аның номерын җыйдым. Ләкин трубканың теге ягында «абонент временно недоступен» дигән тавыш яңгырады. Шулчак күңелем сискәнеп куйды, бераз ямансулап калдым. Шушы мизгелдән башлап, мин үткәннәрне искә төшерә башладым. Үземне куяр урын тапмадым. Минем аның янына кайтасым килә башлады. Үз шәһәремә генә түгел, ә үз йортыма, үз гаиләмә, үз тормышыма... Иртән иремнең кочагында уяну, аны эшкә озату, ул кайтуга ашарга әзерләү, аннары бергә утырып кино карау турында хыяллана башладым. Бар нәрсә дә гади кебек, мине нәкъ менә шул гади, үзем ияләшкән тормыш сагындырды. Миңа үзем баш тарткан ирем җитмәгәнен аңладым. Күбрәк уйланган саен, ныграк кайтасым килде. Мин ачулыга әверелә бардым. Юкка да кызып китә торганга әйләндем. Рифатка дөресен әйтергә курыктым. Башта шушындый җиңел, матур, борчуларсыз тормыш турында хыялландым лабаса?! Ни булганын үзем дә аңламадым. Беркөнне чираттагы күңел ачудан кайткач, Рифат түзмәде: 
– Ләйсән, ни булды? Ни өчен син минем белән сөйләшмисең?
– Бар да яхшы. Минем сөйләшәсем килми, – дидем дә, башка бүлмәгә чыгып киттем. 

Ул төнне мин йокламадым. Ә иртән җыендым да кайтып киттем. Мин икенче мәртәбә мине гафу итүен сорап чираттагы ир-егетне ташлап киттем. Бу хәл өчен бик оят иде. 

Поезд бик акрын кайта кебек тоелды миңа. Минем тизрәк үз өемә кайтып, чын-чынлап яраткан иремне кочаклап үбәсем килде. Мин аңа барысын да аңлатырмын һәм ул мине гафу итәр, дип уйладым. Кыскасы, өйгә йөгереп түгел, ә бәхет канатлары белән очып кайттым. Дөрес карар кабул иткәнемә сөенеп туя алмадым. Менә ул – минем өем! Лифтның килгәнен дә көтеп тормыйча, баскычтан йөгереп менеп киттем. Ишекне үз ачкычым белән ачып кердем. Шулчак күңелдә өмет чаткылары уянды. Йозакны алыштырмаган, димәк, гафу итәчәк. Мине тынлык каршы алды. Өстәлдә өйләнешкәндә мәңге бергә булырга, бер-беребезне беркайчан да ташламаска дип вәгъдә биреп алышкан балдак һәм аның фатир ачкычлары ята. 

Менә шушы вакытта миңа саф һаваның чынлап та җитмәгәнен аңлап алдым. Тәрәзә янына килеп, бөтен көчем белән ачып җибәрдем һәм аннан бик күптән эзләгән һәм тапкан бәхетем чыгып очып та киткәнен аңладым...

 

Дания Җамалиев

"Шәһри Казан"

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: