Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Җан авазы

Мин бала таба алмаячакмын…

Миңа 32 яшь. Ирем белән сигез ел яшибез. Бик яратышып өйләнештек. Ул күп балалы гаиләдә үскән. Өйләнешүгә хәзерге заман яшьләре кебек «үзебез өчен яшик әле» димәдек, балалар турында хыялландык. Булачак балаларыбызга исемнәр сайлый идек кичләрен. Өйләнешеп өч ай үткәч тә, әле бәбигә узмагымны аңлап, борчыла башладым. Ирем сер бирмәсә дә, аның миңа караган өмет тулы күзләрен күрдем. Бер ел шулай өметләнеп көткәч, хастаханә юлын таптый башладык. Анализлар бирдек. Иремдә гаеп тапмадылар. Ә менә минем күкәйлекләремдә проблемалар барлыгы ачыкланды. Йөрмәгән табиб, бармаган әби калмады. Әмма бернәрсә ярдәм итмәде.

 Быел миңа бик авыр операция ясадылар. Наркоздан уянуга табиб яныма килде дә җайлап кына хәлне аңлатты.Минем аналык торбаларымның икесен дә алганнар. Әле ул вакытта аңларлык дәрәҗәдә булмаганмындыр. Проблема чыганагын кисеп ташлангач, бәбигә узачакмын дигән уй йөгереп үтте. Хәтта шатлыгымнан тәнем буйлап кайнар дулкын йөгергәнен тойдым. Табиб киткәч уйларым белән ялгыз калдым. Бары тик берничә сәгатьтән соң гына миңа нинди карар чыгарылганын аңладым. Мин бала таба алмаячакмын икән бит! Бар җиремнән салкын тир бәреп чыкты. Ыңгырашып кычкырып җибәреүмне үзем дә сизми калдым.  Шәфкать туташлары йөгерешеп яныма килеп җитте. Төнне мин тынычландыра торган уколлар  белән генә чыктым. 
Ике көннәнн соң  уңышлар теләп хастаханәдән чыгарып җибәрделәр.  Нинди уңыш турында сүз булырга мөмкин?! Әле дә аңламыйм. Каршы алырга килгән иремнең күзләренә туры карый алмадым. Ике көннән соң гына барсын да сөйләп бирдем. «Әйдә, аерылышыйк!», – дидем бөтен көчемне учыма кысып. Ул мине  кочаклап алды. 


Ирем аерылышу турында ишетергә дә теләми. Әмма аның да җаны өзгәләнгәнен сизеп яшим. Ирем янында еламыйм, ялгыз калган чакта күз яшьләремне тыеп тора алмыйм. Тормышның  мәгънәсе калмады бит дигән куркыныч уйлар килә кайчак башыма. Элек ирем белән якынлык кылган саен өметләнә идек, ә хәзер нишләргә:  болай гына мәхәббәт белән шөгыльләнергәме? Мин алай булдыра алмыйм.  
Үземне кирәксезгә, бервакытта да бәхетен таба алмаячак  бу дөньядагы артык бер кешегә саныйм. Мин беркайчан да әни булмаячакмын, мине беркем дә яратмаячак, беркем дә «әнием» дип эндәшмәячәк. Нәрсәгә яшәргә? Тормыш мәгънәсе кайда?


                                                                                                                                                                            Исемемне күрсәтмәвегезне сорыйм

Сөембикә

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев