Мәдәни җомга

Миләүшә ГАЛИУЛЛИНА: ТӨРКИГӘ ТЫЛМАЧ КИРӘКМИ

Казаныбыз төрки дөньяның мәдәни башкаласы дип игълан ителгәч, безгә төрки кардәшләребез белән ешрак очрашу бәхете елмайды. Башкалабызга килгән төрки туганнар белән аралашканда бик күпләр аларның телләрендә, мәдәниятләрендә, гадәт-йолаларында охшаш сыйфатлар күреп, үзләрен кабатланмас матур, киң вә мәгърур дөньяның өлеше итеп сизгәндер, күңелләрдә горурлык хисе арткандыр. Иң башта Х халыкара мөселман...

Казаныбыз төрки дөньяның мәдәни башкаласы дип игълан ителгәч, безгә төрки кардәшләребез белән ешрак очрашу бәхете елмайды. Башкалабызга килгән төрки туганнар белән аралашканда бик күпләр аларның телләрендә, мәдәниятләрендә, гадәт-йолаларында охшаш сыйфатлар күреп, үзләрен кабатланмас матур, киң вә мәгърур дөньяның өлеше итеп сизгәндер, күңелләрдә горурлык хисе арткандыр.

Иң башта Х халыкара мөселман киносы фестивалендә мозаик панно сыман бөртекләрдән җыелган төрки дөньяның бөеклегенә тагын бер кат инана алдык. Аннан соң К.Тинчурин исемендәге VII халыкара милли драматургия фестивалендә бай төрки мәдәниятне күреп, кабат күңелләр җылынды. Анда без хакас, башкорт, казах, чуаш, калмык халыклары театрларының һәм төрле шәһәрләрдә эшләп килгән үз театрларыбызның матур-матур спектакльләрен карауга ирештек. А.Топанов исемендәге Хакас милли драма театры, мәсәлән, В.Шулбаеваның борынгы дастаннарга нигезләнеп язылган пьесасы буенча "Хан Мәргән" спектаклен тәкъдим итте.

Хан Мәргән - борынгы хакас дәүләте хакиме. Ул күрше уйгырлар белән сәүдә юллары өчен сугышлар алып бара. Дала кануннары буенча Хан уллары сугышка алдынгы сафларда барырга тиеш. Әмма Ханның улы Крис бер канкоеш вакытында, кинәт сөйгән хатынын күз алдына китереп һәм аның белән бүтән күрешә алмаудан куркып, сугыш кырыннан кире борыла, шулай да үзе белән уйгыр ханын әсир итеп алып кайта. Аның уйгыр башлыгын кулга төшерүе мактаулы хәл, әлбәттә. Ә менә дала кануннары буенча сугыш кырыннан качучыларны, хәтта хан балаларын да үлем көтә. Хан Мәргән бик озак газапланганнан соң, улының башын кистерә. Үзе дә уйгырлар белән орышта һәлак була. Крисның хатыны карынындагы бала хакасларның киләчәгенә, аерым алганда, Хан Мәргән нәселенә карата өмет хисе уята.

Хакас халкының борынгы милли киемнәрен күрү тамашачыга бик кызык булгандыр, дип уйларга кирәк. Борынгыдан килгән гадәт буенча дастаннар музыка ярдәмендә бәян ителә. Хакасларның спектакле вакытында да сәхнәдә кечкенә генә оркестр күрдек. Музыкантлар чатхан, хомыс, ыых, хобырах дип исемләнгән хикмәтле музыка уен коралларында уйнады, тамак төбе белән өзләп җырлады. Билгеле булганча, хакас мәдәниятендә шаманчылык зур урын били. Сәхнәдә шаманнар ритуаллары да бик кызыклы, мавыктыргыч итеп күрсәтелде. Бу юлы спектакльне урысчага да тәрҗемә итмәгәннәр, шуңа күрә хакас теленең безнекенә якынлыгы ачык шәйләнде. Хакас туганнарыбыз сәхнәдәге вакыйгалар аңлашылсын өчен сәхнәнең ике ягындагы экраннарда һәр күренешнең кыскача тәрҗемәсен язу белән генә чикләнгән.

Фестиваль булгач, анда фикер алышулар, тәҗрибә уртаклашулар да каралган бит инде. Һәм артист халкына мондый зур мөмкинлекләр ачканы өчен Татарстан Мәдәният министрлыгына да, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрына да зур рәхмәт, әлбәттә. "Хан Мәргән" спектакле хакында да уртага салып сөйләштеләр. Сөйләшүгә исә зур-зур белгечләр чакырылган иде. Шуларның берсе - Русия Театр әһелләре берлеге каршындагы драма һәм милли театрлар кабинетлары җитәкчесе Мария Корчак, урыс теленә тәрҗемә булмау сәбәпле, спектаклегезне аңлап җиткермәдем, шуңа күрә артистлар уенын бәяләве дә кыен, дип әйтеп салмасынмы. Баксаң, кайберәүләр әле һаман да төрки халыкларны олы агай теле аша аралаштырмакчы була икән бит! Шунысы кызганыч, бу сүзләрне милли театрлар кабинетын җитәкләүче кеше әйтә. Бу урында төрки телләрне азмы-күпме белгән, төрки халыкларның тарихын, мәдәниятен хөрмәт иткән, яраткан кеше эшләргә тиеш түгелме соң?!

Ярый, хуш, спектакль турында сөйләшү дәвам итте. "Тарихыгыз бик бай, матур, әмма сезнең бүгенге көнүзәк мәсьәләләргә багышланган спектакльләрне күрәсе килә", - дип һаман шаккатыруын дәвам итте театр тәнкыйтьчесе. Беренчедән, мөхтәрәмә Мәскәү кунагы, татарларның милли театр жанры музыкаль драма, музыкаль комедия булган кебек, А.Топанов исемендәге хакас театры директоры Владимир Чустеевнең әйтүенә караганда, хакас тамашачысы борынгы дастаннарга нигезләнеп куелган спектакльләрне яратып карый. Милли дастаннар - хакас театрының үзенчәлеге, дисәк тә була. Шуңа күрә төркиләр җыенына алар үз милләтләренә хас, яраткан спектакльләрен алып килгән дә инде.

Борчылма, мөхтәрәмә театр белгече, хакасларның бүгенге проблемалары бүтән халыкларныкыннан артык түгел. Билгеле булганча, Хакасиядә күпчелек урыс, украиннар яши. Татарлар исә сан буенча өченче урында, ди. Ә менә хакаслар гомуми халыкның нибары 12 процентын гына тәшкил итә. Шуңа да карамастан, 2 милли театрлары гөрләп эшләп тора. А.Топанов исемендәге театрның директоры Владимир Чустеевтән, әлбәттә инде, беренче чиратта республикаларында театр сәнгатенең хәлен белешәсе иттек. Аларда 2004 елдан бирле хакас драматургиясенә бәйге үткәрелеп килә. Җиңүчегә 100 мең сум күләмендә акчалата бүләк тәгаенләнгән. Гомумән, театрга игътибар бик зур икән. Яңа гына укуын тәмамлап, эшкә килгән яшь артистның хезмәт хакы, мәсәлән, 17 мең сум, ди. Әле бер спектакльдә дә катнашып өлгермәгәннәр турында сүз бара. Ә артистларның уртача хезмәт хакы 22-23 мең, хәтта 30 меңгә җитә. Халык артистларына - 7 мең, атказанган артистларга 6 мең өстәмә түләү каралган. Аларда да 2 елга бер тапкыр үткәрелә торган "Чиргаян" (Җирнең җаны) театр фестивале бар. Анда төркиләрнең мәдәниятенә хас мәйдан спектакльләреннән башлап, кечкенә генә камера спектакльләренә кадәр бөтен төрләр дә бар, ди.

Хакас халкының бүгенге хәле күпкә әйбәтрәк тә булырга мөмкин иде, әлбәттә. Әмма милләтләрне кысу сәясәте хакасларның да җайлы гына тәгәрәп барган арбасына таяк тыкты. Кыскасы, Мәскәү тәнкыйтьчесенең уйламыйчамы, белмичәме әйтелгән сүзләре уйлар өермәсен кузгатып җибәрде. Һәм режиссер Юрий Курочканың Х халыкара мөселман киносы фестивалендә күрсәтелгән "Я - хакас" дип исемләнгән документаль фильмы искә төште. Юрий үзе урыс милләтеннән, әмма Хакасиядә тугач, яшәгәч, хакас милләтенең шатлык вә кайгыларын үзенекедәй якын итә. Ул үз фильмында хакасларның күренекле этнографы, гомере буе аларның хокуклары өчен көрәшкән, шуның аркасында 1920 елда большевиклар тарафыннан атып үтерелгән Степан Майнагашев турында бәян иткән.

Хакаслар борынгы Кытай чыганакларында "хейгас" дип телгә алынган икән. Әмма озак вакытлар аларны "минусин татарлары", "инородец" дип йөрткәннәр. С.Майнагашевның изге эшләреннән берсе - "хакас" исемен кайтару өчен көрәш. Бу этнограф авылдан-авылга йөреп, кешеләрен фотосурәткә төшереп, хакасларның гадәт-йолалары, милли киемнәре, көнкүрешләре турында бихисап күп материаллар туплаган. Ю.Курочка тамашачы белән очрашу вакытында авылларда гомер итүче хакасларның башта фильмга төшәргә аяк терәп каршы булуы турында әйтте һәм 100 ел элек күпләп фотосурәтләр эшләп калдырган этнографка ихлас соклануын белдерде.

Бу фильмда төрки халыкларның аянычлы тарих сәхифәләре ачыла. Патша заманында хакасларның уңдырышлы җирләрен тартып алып, терлекчелек, игенчелек белән шөгыльләнергә авырлык тудыру, әйбәт җирләргә бүтән кавемнәрне күчереп утырту үзе генә дә ни тора. Хакасларны көчләп чукындыру исә үзе бер коточкыч фаҗига. Бичараларны кызыктыру йөзеннән чукынган өчен муен тәресе бүләк иткәннәр һәм акчалата бүләк биргәннәр. Әмма, гыйбадәткә йөрмисез, дип, штраф салып, ул бүләк ителгән акчаны бишләтә арттырып кайтарганнар. Билгеле булганча, шаманнар хакас мәдәниятенең зур өлешен алып тора. Чукындыру вакытында исә шаманнарны эзәрлекләп, юкка чыгу дәрәҗәсенә җиткергәннәр.

Беренче эш итеп, барабаннарын тартып алып, утка яга торган булганнар. Барабан исә шаман өчен гап-гади музыка уен коралы гына түгел. Ул - җирдәге шаманны күкләр белән бәйләүче күпер. Шуннан озак та үтмичә, йә авырып, йә берәр бәхетсезлеккә юлыгып, шаман үзе дә үлеп киткән. Аннары көчле шаманнар бик аз калып, шаманлык вак-төяк бер шөгыль, йөткерү-төчкерүләрне им-том итү дәрәҗәсендә генә калган.

Фильмнан һәм спектакльдән күренгәнчә, хакасларның милли киемнәре бик тә үзенчәлекле, бай. Ә совет заманнарында бер дәүләт эшлеклесе, бу бай мәдәниятне мыскыллап, хакасларны "ряженыйлар" дип атаган. Кыскасы, урыс кешесе булса да, Юрий Курочканың фильмы шуның ише гаделсезлекләр җәһәтеннән ачыну белән тулы. Анда ул замандашларын да сөйләткән. Баксаң, без, татар кебек үк утны-суны кичсә, ачысын-төчесен татыса да, хакасларның милли хисләрен югалтмавы соклану уята. Фильмда бер абзыйдан, мәсәлән, балаларыңны милли телдә сөйләшергә ничек өйрәтәсең, дип сорыйлар.

- Әгәр берәр хакас сүзен урысча әйтсә, шул сүзне үзебезчә ничек әйтелгәнен исенә төшергәнче чатта бастырып тотам, - дип башлый ул сүзен. - Мәктәптә каникуллар башланса да, хакас шагыйрьләренең 2-3 шигырен өйрәнгәнче, күңел ачарга рөхсәт итмим. Мәҗбүриләп хакас телендәге көндәлек басмаларны укытам. Берочтан үзем дә көндәлек вакыйгалар белән танышып торам.

Чыннан да, тарихтагы кысу-кысрыклауларга да карамастан, режиссер Ю.Курочканың әйтүенә караганда, хакасларның хәле начар түгел. Башкалалары Абаканда милли гимназияләре бар. Мәктәпләрдә хакас теле һәм әдәбияте дәресләре укытыла. Университетларында милли факультет бар (элек милли институт та булган әле). Хакас теле урыс теле белән бергә дәүләт теле булып санала. Милли телдә китаплар нәшер ителә.

Режиссер Юрий Курочка Хакасиянең табигатенә сокланып туя алмады. Кино остасы буларак, кино төшерүчеләрне гүзәл табигатьле республикаларына фильмнар төшерергә чакырды.

Тагын бер сөенечле хәбәр - хакасларда яңа туган балалар саны елдан-ел арта икән.

Озын сүзнең кыскасы, хакасларның сәнгать, мәдәнияттә борынгы дастаннарга мөрәҗәгать итүе дә яшь буында милли горурлык хисе тәрбияләү, бөек тарихларын оныттырмау өчен эшләнә ләбаса! Иң аянычы шул, кайберәүләр төрки кавемнәргә әле һаман да артта калган, надан, мәдәниятсез әтрәк-әләмгә караган кебек карый шикелле. Алар күзенә без әле һаман да шул "ряженыйлар" кебек күренәбез бугай. Мәскәүдә милли мәдәниятләр белән шөгыльләнгән кешеләрдә дә төрки кавемнәрнең сәнгате, мәдәниятен тирәнтен аңларга, өйрәнергә, белергә омтылыш булмау шуңа ишарәли, минемчә.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: