Милләтара каршылыкны кем куерта?
Ә татарга каршы провокацияләр колачлы һәм дәвамлы булып чыкты.
Яңа, 2022 елга аяк бастык. Кызганыч, Татарстанда бәйрәм рухы Мәскәүдә республиканың хокукларын чикләгән законнар кабул ителүе, яисә пандемиягә бәйле чикләүләр белән генә түгел, ә Актанышта урын алган күңелсез вакыйга тирәсендә купкан җәнҗалга бәйле рәвештә дә сүрелде. Сүз бу очракта Чаллыда бакыйлыкка күчкән нәсара динендәге рус кешесенең җәсәден, Актанышка илтеп, зиратның мөселманнар ягына җирләү һәм аның каберенә куелган тәресен билгесез вандаллар кисеп алуы турында бара. Әлбәттә, саф татар районында булган, әмма татар рухына бөтенләй ят мондый вәхшилек, ислам динендәгеләргә генә түгел, милләтебезгә тулаем да тап төшерә. Шул ук вакытта, Ставрополь краенда туган һәм Чаллыда яшәгән кешенең җәсәде 130 км ераклыктагы татар районында җирләнүе, моңа бәйле һәм мантыйкка сыймый торган кайбер башка гамәлләр, шулай ук әлеге вакыйганың бериш мәгълүмат чаралары ярдәмендә Россия күләмендә дә яңгыраш алуы кемдер тарафыннан яхшылап әзерләнгән провокацияне дә хәтерләтә. Аның төп башкаручысы И.Грегоржевская (мәрхүмнең балдызы) Актанышта мондый хәл килеп чыгуында район башлыгы Э.Фәттаховны гаепли, аның министр чагындагы тел сәясәтен искә төшерә һәм бу очракта да шәхсән ул җавап тотарга тиеш, дип саный. Районның рус милли-мәдәни җәмгыяте җитәкчесе исә Актанышта беркем дә русларны рәнҗетмәве, район халкын һәм аның башлыгын милләтчелектә гаепләү нигезсез булуы турында әйтә.
Ә татарга каршы провокацияләр колачлы һәм дәвамлы булып чыкты. Янә бер эшем иясе, төбәк опера театрларында спектакльләр куеп кәсеп итә торган опера режиссеры, М.Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында куйган «Шагыйрь мәхәббәте» операсы өчен хәтта Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләге алган М.Панджавидзе, шундый ук мәкерле ният белән, О.Юхновская атлы кемсә Актаныштагы вакыйга турында «Фейсбук» битенә куйган сылтама астына татарлар турында үзенең шәрехләрен урнаштырган. Аныңча, мәктәпләрдә үз телләренә өйрәнү мөмкин булмагач, татарлар аны өйләрендә өйрәнә икән дә, әле җитмәсә (аһ, син аларны!), үзара да татарча гына сөйләшәләр икән. Моны ул аларның толерантсызлыгы белән аңлата. Русчалары да көннән-көн начарая бара, имеш, һәм ул инде алар өчен туган тел булмый да башлаган. Бу исә татарның сепаратизмга омтылу билгесе дә булып тора икән... Менә бит нинди хәлләр! Ә режиссер-провокатор кармагына бу юлы Бөтендөнья татар яшьләре форумы (БДТЯФ) да эләккән. Анда аның, Тукай бүләге лауреаты исемен йөртергә лаек булмавын дәлилләп, Татарстан Президенты Р.Миңнеханов һәм мәдәният министры И.Әюпова исеменә ачык хат юллаганнар.
Хәлбуки, әлеге провокацияләрне хәтәр кавемнең татар-рус мөнәсәбәтләрен катлауландыруга исәпләнгән мәкерле сәясәте дәвамы, дип карарга кирәктер. Чөнки аның илдә татар телен чикләү һәм милли мәгариф системасын җимерү буенча русларны кулланып кылган мәкерле гамәлләре дә, элеккеге мәдәният министры В.Мединскийның, тарихи чынбарлыкны бозып, татарга яла ягарга омтылган опусы да, ул гына түгел, хәтта татар хатын-кызының әхлагын вә рух ныклыгын бозып күрсәтү ниятендә, төрле телләрдә һәм зур тираж белән чыгарылган провокацион «роман» һәм аның буенча куелган «сериал» да, татарга хас гадәттән тыш сабырлык нәтиҗәсендә, мәгълүм кавем көткән нәтиҗәне бирмәде: татар-рус мөнәсәбәтләре, зурдан алганда, какшамады. Ә Россия тарихында төп урын биләгән бу ике халыкның алдынгы карашлы өлешләре мондый шартларда аңа лаеклы җавапны уртак максат тирәсендә берләшеп кенә бирә ала. Бу җәһәттән, илдәге барлык дин вә милләтләр арасында гармониягә ирешүне максат иткән «Рухи вә милли бердәмлек хәрәкәте»нә (РМБХ) ихтыяҗ зур булуы тагын бер кат раслана. Асылы белән ул тәүге метасәяси (илаһи яшәешкә күчү сәясәтен аңлаткан) проект та булып тора («МҖ», 16.04.21, «Бәрәкәтле хәрәкәт»). Әйтик, шул ук БДТЯФ иҗтимагый берләшмәсенең бу проектка кушылуы аның үз эшчәнлеген дә күпкә нәтиҗәлерәк итә алыр иде. Иң мөһиме - моның өчен бернинди киртәләр дә юк, өстәмә чыгымнар да кирәк түгел. Хәрәкәтнең киңәюе исә тормышта актив булу, мәгълүмат чараларында һәм социаль челтәрләрдә, үз төркемнәрен булдырып, максатчан эш итү аша теләктәшләр туплау белән генә билгеләнә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев