Мәдәни җомга

Казан шәһәре

Җан авазы

Милләт гаме – яшәеш яме

Үз талантын милләт хакын яклауда эшкә җигеп, аңа мәртәбә өсти торган андыйлар бигрәк тә иҗат әһелләре арасында еш очрый. Туган телләрне яклап бер сүз дә әйтә алмаган җирле парламентка протест йөзеннән, Кремль дивары катына килеп, үзәкләргә үтәрлек итеп оран салган татар җырчысы белән ничек горурланмыйсың!?

Адәми затның туганлык иерархиясе катлаулы корылган: шәхес-гаилә-туганнар-милләт-тугандаш кавемнәр-кешелек дөньясы. Бу чылбырда инде һәр буынның үз урыны, гармонияле яшәешкә ирешүдә Аллаһ кануннары белән билгеләнгән үз миссиясе бар. Дөнья тотучылар моны яхшы аңлый һәм геосәясәттә үз максатларында бик оста куллана. Алар бу чылбырдан нәкъ менә милләтне төшереп калдырырга омтыла. Максатлары - милли күптөрлелекне бетереп, мәҗбүри глобальләштерү сәясәтен тизләтү аша, Җирдә үз хакимлеген урнаштыру. Дөрес, соңгы елларда, сексуаль азчылыклар хокукын яклыйбыз дигән булып, гаилә институтын да җимерү бара. Моның да геосәяси максатлары яхшы аңлашыла: бер яктан, шул ук милли күптөрлелекне бетерү булса (чөнки милли аң һәм нәсел аңы иң элек гаиләдә формалаша), икенче яктан, дөньяда халык санын киметү. Көнбатыш кыйммәтләренә корылган ясалма системаның икейөзлелеге анда инде ярылып ята: илаһи яшәештән тайпылу һәм рухи гарип­лек хуплана, ә Хак Тәгалә тарафыннан бар ителгән милләтләрнең хокуклары санга сугылмый гына түгел, алар үзләре дә бетерелә.

Әлбәттә, инсаният өчен иблис азгынлыгы гына милли яшәештән ваз кичүгә китерә торган сәбәп була алмый. Киресенчә, милли күптөрлелекне саклап калуда ул барлык халыкларны уртак максат тирәсендә берләштерергә генә мөмкин. Илаһи миссияле милләт буларак, татар халкы өчен бу инде аеруча зур әһәмияткә ия. Димәк, аңа Аллаһ юлындагы бу эштә дә үрнәк һәм әйдәп баручы көч булу бурычын үтәргә туры киләчәк. Алдан шуны да искәртеп үтик, милли эшләр турында сүз барганда, әлбәттә инде, аның илаһият кануннарына җавап бирә торган сәламәт формасы күздә тотыла. Бүгенге кискен хәлне һәм яңа мөмкинлекләрне дә исәпкә алып, ошбу изге эшкә инде һәммәбезгә дә (кемнең кем булуына карамастан) икеләтә илһам һәм яңа көчләр белән алынырга туры киләчәк.

Конкрет эшләр турында сүз барганда бәгъзеләрдән еш кына: «Мин үзем генә нәрсә майтара алам соң?» кебек сорауларны да ишетергә туры килә. Миңа калса, мондый хәл мәсьәләнең асылын аңлап җиткермәүдән килә. Юкса, милләтнең һәр кызы вә улыннан бик гади нәрсәләр таләп ителә бит: яшәү рәвешеңне бүгеннән үк ата-бабаларың рухына туры китереп үзгәрт; тормышта мөһим карарлар кабул иткәндә, яисә җитди гамәлләр кылганда, шәхси файдадан тыш, милләт хакын да исеңдә тот; балаларың вә оныкларыңны ата-бабалар рухында, милли традицияләргә туры китереп тәрбиялә, аларда югары милли аң формалашуын максат ит; гаиләңдә милли рух өстенлегенә иреш, чөнки синнән башка моны беркем дә эшләмәячәк. Күрүебезчә, сүз нибары яшәү рәвешен илаһият кануннарына туры китереп үзгәртү турында бара һәм гомуми яшәешкә ул берничек тә комачауламый. Киресенчә, аңа рухи ныклык, эчке гармония һәм ямь өсти, шәхесне һәм аның гаиләсен абсолют кыйммәтләр системасына якынайта. Бу таләпләр хәтта бүгенге кырыс шартларда да үтәлерлек. Ә төп принцип анда гади: үз халкымны яратам, башкаларны хөрмәт итәм. Ул чакта инде фашизм яки шовинизм кебек тискәре күренешләргә урын калмаячак.

Инде чын мәгънәсендә милләт гаме белән яшәүчеләр хакында да бер-ике сүз. Үз талантын милләт хакын яклауда эшкә җигеп, аңа мәртәбә өсти торган андыйлар бигрәк тә иҗат әһелләре арасында еш очрый. Туган телләрне яклап бер сүз дә әйтә алмаган җирле парламентка протест йөзеннән, Кремль дивары катына килеп, үзәкләргә үтәрлек итеп оран салган татар җырчысы белән ничек горурланмыйсың!? Милләт өчен җан атып иҗтиһат итүчеләр башка һөнәр ияләре арасында да бар. Татар мәктәпләрен яклап дан казанган гимназия директоры Нурмөхәммәт Хөсәеновның күркәм эшләрен генә алыйк. Улы Илдар белән берлектә, быел Уфада алар «Контуры Великой Татарии» дигән күләмле хезмәтнең беренче китабын (584 бит) бастырып чыгарган. Авторлары әйтүенчә, 3 кыйтганы биләп торган бу Бөек илнең әле өйрәнелә дә башламаган бөек тарихы бар. Евразия һәм Төньяк Африкада «татар» сүзе кергән 600 топоним әле бүгенгәчә сакланып калган... Милләт гаме белән яшәүче галимнәребез дә, шөкер, бар. Әйтик, быел Мәскәүдә Р.Нигъмәтуллин, И.Үтәмешев һ.б. авторлыгында «Татарские ученые» дигән күләмле хезмәт (376 бит) дөнья күргән. Ә мондый фидакярлекнең артуы милләтебезгә бүген саф һава кебек кирәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев