Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Җан авазы

Миңа – 40, егетемә – 27

Кемдер миңа, үзеңнән 13 яшь егеткә гашыйк булырсың, дисәләр, кычкырып көләр идем.

Бәлки, үпкәләр дә идем әле. Чөнки мин гореф-гадәтләр изге саналган борынгы татар гаиләсе үрнәгендә тәрбияләнгән кеше. Ир-ат берничек тә хатыныннан яшь була алмый. Булса да, бер яки ике яшькә генә кече булырга мөмкин. Хәер, әле аның ике яше дә күбрәк. Мондый гаиләләргә читтән гел кызыксынып, сынап, хәтта ул хатын-кызны бераз гаепләп тә карыйлар. Быелга кадәр үзем дә шулар рәтеннән идем... 
Иремне җирләгәндә нибары 32 яшь иде миңа. Улыма исә яңа гына 4 тулган чак. Чәчәк кебек чагым булса да, ялгызлыгым белән килештем, үземне тулысынча балама багышладым. Дуслар, танышлар кемнәр беләндер таныштырмакчы да булып карадылар, берсенә дә әйләнеп карамадым. Юк, гаиләмә чит кешене кертә алмыйм. Ул уйны хәтта уйларга гына да куркыныч иде миңа. Беләм, үлгән артыннан үлеп булмаганын да беләм, улымның үсеп җиткәч, миннән китәсен дә, ялгыз картлык көткәнен дә... Ләкин бер генә ирне дә үз янымда күрә алмадым. Эштә дә ялгыз ирләр янымда сыпыргаланды, ләкин алар белән сүзне кыска тоттым.  
Мин – бухгалтер. Күп вакыт өйдән генә эшлим, ә документларны курьер белән җибәрәләр. Чираттагы мәртәбә курьерны көтә идем. Ниһаять, ишектә кыңгырау! Яшь ир-егет бусагадан гына документларны сузды да, лифтка таба борылды. Ә мин, ул киткәнче дип, тизрәк документларны барларга ашыктым. Кайчак ялгышып, кайсыдыр папканы онытып та калдырырга мөмкиннәр. Чылтырап лифт туктады. Мин, күзләремне кулымдагы кәгазьләрдән күтәреп, егеткә карадым. Ул да миңа карап елмайды: 
– Ә сез чибәр!
Бу сүзләрнең мәгънәсе лифтның ишекләре ябылгач кына башыма барып җитте. Бүлмәгә үтешли көзгегә күз салдым, кая чибәр инде? Кырык яшь ни дисәң дә үзенекен итә: күз тирәләрендә вак кына җыерчыклар сибелгән. 
Икенче юлы да курьерны ул булыр дип көтмәгән идем. Документларны миңа кабат теге көнге егет алып килде. Зифа буй-сын, кап-кара күзләр... «Кызлар үлеп гашыйктыр бу егеткә», – дип уйлап куйдым. Бу юлы ул китәргә ашыкмады, сабыр гына документларны барлап алганымны көтте. 
–  Сез бүген тагын да чибәррәк!» – лифтка кергәндә борылып, ул кабат шушы сүзләрне әйтте. Кинәт ике битемә бердәй ут капты. Бу юлы көзгегә текәлебрәк карадым. Моңарчы гел сагышлы күзләр баккан көзге алдый иде – бүген ул күзләрдә ниндидер сөенеч, шатлык күрдем.
Курьерның чираттагы килүен мин инде ниндидер бер канатлану белән көттем. Артык сизелмәслек кенә итеп күзләремә сөрмә тарттым, иреннәремә үзем яраткан, ләкин инде күптән кагылмаган иннегемне тидердем. Күлмәкнең дә үземә ошаганын сайлап кидем. Җанымда ниндидер бер дулкынлану бар иде, әйтерсең мин егете белән свиданиегә барырга әзерләнгән яшь кыз. Бу халәтемнән үзем дә оялып куйдым. 
Ул килде. Бу юлы кулларында документлар тулы папка гына түгел, кызыл розалар да бар иде. 
– Болары – сезгә – җир йөзендәге иң сөйкемле ханымга!
Мин, оялып, йөземне розаларга яшердем.
– Ә чәчәкләр килешә икән сезгә», – егетнең сүзләре мине тагын да кызарырга мәҗбүр итте. Шул кичне ул мине театрга чакырды. Акылым карышса да, йөрәгем аның бу тәкъдимен шатланып кабул итте. Мин гашыйк булдым! 40 яшемдә, яшь кыз кебек, газаплы сөю утларында яндым. Газаплы, бик газаплы иде бу утның ялкыны. Күңелем бәхетнең җиденче катында мәтәлчек атканда акылым тизрәк бу бәхеткә чик куярга чакырды. Ләкин егетем минем сүзләремә колак та салмады. Яшь аермасы турында әйтә башласам, елмаеп, мине тизрәк кочагына ала иде.
– Син әле дә егерме яшьлек кызлар кебек, әллә ниләр уйлап чыгарма! Мин бит сине яшеңә карап түгел, җаныңа күрә яратам.
Без аның белән ярты еллап очраштык. Ләкин бер тапкыр да өйгә чакырмадым. Улымнан да оялдым, аннары өйдә ничектер иремнең рухы яшидер кебек, ул рәнҗердер кебек иде. 
Аны ничек кенә яратсам да, киләчәк мине сагайта иде. Ярый, хәзер миңа 40. Әле ярыйсы гына күренәм, бизәнеп, чәчләремне матурлап ясасам, яшь аермасы әллә ни сизелми дә кебек. Ләкин берничә елдан ул бит барыбер күренәчәк. Миңа 60 булганда, ул әле кырык яшьлек кенә булачак. Аннары... мин аңа нәрсә бирә алам? Аның да әти буласы, үз баласын сөясе, аның тәпи киткәнен күрәсе, беренче тапкыр «әти» дигәнен ишетәсе килер... Бик теләсәм дә, мин бит аңа бу бәхетне бүләк итә алмыйм. Хисләр артык зурга киткәнче, бер-беребезгә тәмам ияләшкәнче, мин бу мәхәббәткә үзем нокта куярга тиеш идем. 
Шул көннән мин сөеклемә пар эзли башладым. Күңелемнән тирәмдәге кызларны барлап чыктым. Кайсысына гына тукталсам да, аларның берсе дә егетемә пар булырлык түгел кебек иде. Ул бит шундый беркатлы, шундый ышанучан... Аны чынлап та аңлый, хөрмәт итә, бар булмышы белән ярата торган кыз кирәк. 
Сайлый торгач, күңелемә хуш килердәй кыз таптым мин. Чибәр дә, акыллы да, белемле дә... Егетем белән икесе дә пар килгәннәр! Тик бер генә «тик» бар – егетемә сиздерми генә ничек таныштырырга үзләрен?! Уйлана торгач, анысының да юлы килеп чыкты. Мин аларның икесен дә дачама кунакка чакырдым. Төн җитәрәк кенә егетемнән кызны өенә кадәр озатып куюын үтендем. Авырыксынып кына риза булды. 
– Кире монда килмә, бик арыдым, башым да авыртып тора, – дип озатып калдым үзен. Ә җаным үкси-үкси елады. Үз кулларым белән үз бәхетемне очырам лабаса. Ләкин җанымнан артык яраткан кешемнең бәхете өчен мин моны эшләргә тиеш идем. 
– Бу егетне кулыңнан ычкындырма! Андыйлар юлда аунап ятмый, – дип кисәттем кызны.
Үзенә яр булырлык кызны үзебез сайлыйбыз дип уйлап ялгыша ир-егетләр. Дөреслектә ир-егетне  хатын-кыз үзе сайлый. Күзе төшкән кешесен үзенеке итәр өчен бар көчен, бар хәйләсен файдалана ул. 
Таныш кызым егетемә баш-аягы белән гашыйк булды. Монда, әлбәттә, минем дә тырышлыгым зур иде. Егетемне бары яхшы яктан гына, чын ир итеп күрсәтүдә бар сәләтемне кулландым бит. Аларны бергә чыгарып җибәргәч, төне буе үксеп елап чыктым. Кулыма телефонымны алып, әллә ничә тапкыр егетемнең номерын җыйдым, ләкин чакыру төймәсенә басудан үземне тыеп кала алдым. Мин аны бик-бик яратам. Ә яратканнар бер-берсенең бәхетенә киртә була алмыйлар... Бер генә сорау тынгы бирми: җанымнан артык яраткан кешемнән баш тартып, мин дөрес эшләдем микән? 

Автордан: бу язманың үз тормышыма мөнәсәбәте юк. 

 

Лилия Гәрәева

"Сөембикә"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев