Марат Әхмәтов: Безнең бурыч – туган телне саклау
ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ ПРЕЗИДЕНТЫ КАРШЫНДАГЫ ТАТАР ТЕЛЕН САКЛАУ ҺӘМ ҮСТЕРҮ МӘСЬӘЛӘЛӘРЕ КОМИССИЯСЕ УТЫРЫШЫНДАГЫ ЧЫГЫШ
Татар теле проблемасы - сезнең өчен таныш тема, дистә еллар дәвамында җыелып килгән, ә соңгы елларда бигрәк тә катлауланган проблема. Безнең бурыч – аны эшлекле, нәтиҗәле итү; – гәрчә социаль челтәрләрдә төрле фикерләр бар. Ошатмаганнары да бар, кемгәдер ошарга да тырышмыйбыз, иң мөһиме – кыйблабыз дөрес булсын. Бу исәптән комиссия эшчәнлегенә фикерле, яңа эш алымнары кертергә сәләтле яшьләрне җәлеп итү мөмкинлеге бар дип саныйм. Һәрберебез җигелеп эшләсә, нәтиҗәсе булыр.
Комиссия эшчәнлегенең төп максаты – конкрет гамәлләр аша телебезнең кулланылыш даирәсен киңәйтү, кулланылышка ихтыяҗ булдыру, аның үсеше өчен шартлар тудыру. Минем уйлавымча, татар теленең бүгенге проблемасы – күпләгән милләттәшләребездә телебезгә карата рухи ихтыяҗ кимү, аңа үзебезнең милли горурлыгыбыз, ана теле дип карау түгел, ә “Миңа тормыш итү өчен нәрсә бирә соң ул?” дип карау. Вак җанлылык сыйфаты өстенлек итү! Җан ваклану – куркыныч. 2000 еллардан башлап татар теле, дәүләт теле булуына карамастан, зур югалтулар кичерде. Аны Татарстанда яшәүче барлык милләт вәкилләре, үз милләтебез турында сүз дә юк, азмы-күпме өйрәнергә тиеш иде.
Вакыт, тормыш шуны раслады: татар теле татардан башка беркемгә дә кирәк түгел. Телебезне саклап калу бары тик татар халкының эше. Аны безнең өчен кемдер килеп якламаячак. Тел – ул халкыбызның байлыгы, әгәр аны югалтсак, киләчәк буыннарга тапшыра алмасак, бу байлык җуелачак. Ә бит 2,1 миллион татарның күпчелеге үз телендә аралашмый! Хәтта кайбер мәдрәсәләрдә дә, Ислам университетында да укыту һәм аралашуда татар теле югала бара.
Мәктәпләрдә татар телендә белем бирү буенча туган каршылыклар да күбрәк ихтыяҗ кимү белән бәйле. Дөрес, федераль укыту стандартлары буенча да ризасызлык күп. Якын киләчәктә, без теләгәнчә чишелеш тә өметле түгел, шуңа күрә безгә ата-аналар, җәмәгатьчелек, халыкның үзе белән эшне бик нык көчәйтү кирәк булачак. Бары тик ата-аналар тарафыннан сайлап алу булган очракта гына, татар телендә белем бирү һәм татар телен фән буларак укыту мөмкин. Димәк, без баланың hәм әти-әниләрнең ихтыяҗларын канәгатьләндерү генә түгел, ә бәлки, бу ихтыяҗны булдыру өстендә эшләргә, туган телдә белем алуны дәрәҗәле итәргә тиешбез. Гамәлгә ашыру өчен искиткеч катлаулы бурыч бу! Бу мәсьәләгә Мәгариф министрлыгы эше дип кенә карау дөрес булмас.
Татар теле – республикада дәүләт теле дә бит. Бу мәсьәлә буенча да төрле дәрәҗәдәге дәүләт, муниципаль структураларда эшне көчәйтү мөhим. Җирле муниципаль хакимиятнең дә тел язмышына битарафлыгы сизелеп тора, гәрчә республикада социаль, мәдәни, мәгариф өлкәсендә күпме яңа объектлар төзелә, булганнары яңартыла, ә эчтәлеге тел язмышына тиңдәш түгел.
Гомумән, безгә, төрле юнәлешләрне исәпкә алып, хәлне уңай якка үзгәртү өчен берничә эшче төркем оештыру кирәк:
Мәгариф оешмалары эшчәнлеген, уку-укыту программаларын камилләштерү, дәреслекләрне hәм уку-укыту әсбапларын яңарту, федераль структуралар белән хезмәттәшлек итү буенча эшче төркем;
Массакүләм мәгълүмат чаралары, мәдәният оешмалары эшчәнлеген камилләштерү, иҗат берләшмәләре, иҗтимагый оешмалар белән хезмәттәшлек итү, социаль челтәрләр буенча эшче төркем; Бу күпкырлы, зур күләмле эш.
Урта hәм югары һөнәри белем бирү hәм фән өлкәсендә татар теленең куллану даирәсен киңәйтү, милли кадрлар әзерләү, телне үстерү юнәлешендә фәнни эзләнүләр буенча эшче төркем;
Дәүләт органнары hәм муниципаль берәмлекләр, хакимият структуралары белән хезмәттәшлекне нәтиҗәле итү буенча эшче төркем.
Телебезне саклау hәм үстерү – күпкырлы хезмәт. Әлбәттә, укыту эшчәнлеге буенча үзәктә – республикабызның Мәгариф hәм фән министрлыгы. Милли белем бирү – бүгенге көндә гаять каршылыклы, катлаулы hәм четерекле эш. Дөрес, министрлык үз кысаларында эзлекле эш алып бара (Чапаев методы белән хәл ителә торган эшләр түгел!). Федераль министрлык белән эшләү – үзе бер зур, бик мөһим тема. Республика җитәкчелегенең ресурсын, абруен җигеп, без үзебезнең фикерне федераль үзәккә ирештерергә тырышырбыз. Шул ук вакытта, республика күләмендә эшлисе эшләр дә бихисап.
– Татар теленә тәрҗемә ителгән дәреслекләрне федераль исемлеккә кертүне мөмкин кадәр тизрәк башкарырга кирәк;
– Татар теленнән 1–4 сыйныфлар өчен эшләнгән яңа буын дәреслекләрен шулай ук федераль исемлеккә кертү һәм мәктәпләрдә киң кулланылышка кертү зарур.
– Элегрәк, татар теле дәреслекләре, программалары катлаулы, диләр иде. Бүгенге көндә яңа буын дәреслекләр эшләнә. Программаларны балаларның яшь үзенчәлекләрен, телне белү дәрәҗәсен исәпкә алып яңарту, укытучылар тарафыннан игътибарны күбрәк коммуникатив технологияләрне кулланып эшләүне оештыру сорала.
– Укыту программасында сөйләм телен үстерүгә өстенлек бирү кирәк, барлык балалар өчен бертөрле грамматика да кирәкмидер (яңгырау һәм саңгырау тартыклар);
– Милли мәгарифнең ресурслар белән тәэмин ителеше җитәрлек булмаса (материаль, техник, фәнни, методик яктан), әзерләнеп, Татарстан Республикасы Президентына мөрәҗәгать итү, Комиссия фикеренә игътибарсыз калмас;
– Татар теле укытучыларының дәрәҗәле статусын булдыру: гамәлдәге грантларны, конкурсларны нәтиҗәлерәк итү кирәк. Яңа кызыксындыру чаралары табылса да, зыян булмас.
– Мәктәпләрнең ата-аналар белән эшчәнлеген анализлау – бик мөhим мәсьәлә. Әгәр “Гаилә һәм мәктәп” журналы бу мәсьәләдә республика мәктәпләрендә уңай тәҗрибәне өйрәнеп, киңрәк кулланышка кертү максатыннан төрле конкурслар, грантлар тәкъдим итәргә исәбе бар икән, комиссия исеменнән теләктәшлек белдерербез.
– Республиканың 21 район үзәгендә татар мәктәбе юк, бик күп мәктәпләрдә татар телендә башлангыч сыйныфларда гына укытыла. Республика күләмендә 1 382 белем бирү оешмасының 679 ында барлыгы 50 306 укучы белем һәм тәрбия чараларын татар телендә ала, ә тагын 34 174 укучы татар сыйныфларында тәрбияләнә. Республика буенча татар милләтеннән булган балаларны ана телендә белем бирү белән тәэмин итү 25,2 % тәшкил итә. Муниципаль районнар буенча бу күрсәткеч – 31,1 %, башкалабыз Казанда – 22,4 %, Яр Чаллы шәһәрендә – 31,6%. Барыбер, бу саннарны зур дип әйтеп булмый.
Бөек татар шәхесләре исемен йөртә торган мәктәпләрдә дә белем тулаем татар телендә бирелми (Ризаэтдин Фәхретдин, Һади Атласи, Муса Җәлил, Мулланур Вахитов, Бакый Урманче – бу исемлекне дәвам итеп булыр иде). Бу – министрлыкка гына бәйле түгел, бу – безнең милли үзаңыбызның сүрелә баруы. 85–90% халкы татар булган районнарда шулай булуы уйландыра. Балалар бакчаларында рус телендә генә аралашу, татар мохите сүрелү – тел язмышына бик тискәре йогынты ясый. Гаиләдә татарча сөйләшеп үскән бала, балалар бакчасына йөри башлагач, ике ай эчендә үз телен оныта, өендә дә туган телендә сөйләшми башлый. Әти-әниләре бу мәсьәләгә битараф булса – бигрәк тә. Балалар бакчаларында туган телдә тәрбия бирүче төркемнәр оештыру бик катлаулымыни?
Бүген татар авылларыбызда да балалар күбрәк рус телендә аралаша башлады, әби-бабайлар да, тырышып-тырышып, оныкларын туган теленнән биздерә бара. Димәк, бу өлкә – шәhәрләребездә, авылларыбызда чын татар мохитен булдыру – шулай ук аерым игътибар таләп итә.
Матбугат органнары, мәдәният оешмалары, иҗтимагый оешмалар, социаль челтәрләр, иҗади берләшмәләр, республиканың эчке тормышында милли рухи халәтне саклау, татар мохитен үстерүгә үзләренең эшчәнлегендә тагын да камилрәк, үтемлерәк алымнар, чаралар кулланып, бик зур өлеш кертә алыр иде.
Үзенә 300 дән артык язучы, шагыйрьләрне берләштергән Язучылар берлеге бик зур эш эшли ала. Иҗат әһелләренең һәрберсенең туган җире, әйтер сүзе, әсәрләре бар. Укучыларга якынрак булу, алар белән аралашу кирәк.
Бу уңайдан бер фикер, тәкъдим бар. Әдәбиятка яңа сулыш кертү максатыннан комиссия исеменнән укучылар тарафыннан иң яратылып кабул ителгән әсәрләргә зур әдәби конкурс игълан итү зарур. Ул төрле юнәлешләрне, төрле жанрларны исәпкә ала торган дистәгә якын номинацияләрне үз эченә алырга тиеш. Август аенда бу конкурсны игълан итү мөмкин. Киңәшеп, уйлашып, нигезләмә эшләргә кирәк.
Мәдәният министрлыгын, “Татмедиа” агентлыгын, “Татарстан – Яңа гасыр” телерадиокомпаниясен милли рухны үстерүдә локомотив итеп күрәсе килә! Сүз дә юк, соңгы унъеллыкта татар мәдәниятен үстерүгә зур игътибар бирелде. Иҗади конкурслар, фестивальләр, форумнар шуның турында сөйли. Әмма бүген, мәдәни мирасыбызны бөртекләп саклау белән бергә, татар мәдәниятенә яңа сулыш, hәр татарга үтеп керерлек яңа күтәрелеш кирәк.
Күп кенә мәдәни чараларны безгә мәктәпләргә, балалар бакчаларына күчерү отышлы булыр иде кебек. Конгресс галимнәр, министрлыклар белән эшләнгән “Милли мохитне саклау” программасы өметле булыр кебек. Ул 2020-2023 елларга исәпләнгән. Кичә бу программа Президент тарафыннан каралды һәм хуплау тапты...
Урта hәм югары һөнәри белем бирү, шулай ук фәннең үз өлкәсендә татар теленең куллану даирәсе кими бара, аны киңәйтү кирәк. Республикада ике миллион татар яши икән, уку йортларында да, аларның җәмәгать тормышында да татар мохите булдыру мөhим. Авыл тормышы өчен кадрлар әзерли торган югары уку йортларына, көллиятләргә бигрәк тә кагыла.
Бездә хакимиятнең абруе югары, халык ышана, тыңлый. Муниципаль хакимият җитәкчеләре районнарда, үзләренең идарә структуралары белән бергә үзләре яшәгән төбәкләрдә телне саклау буенча да, милли мохитне үстерү буенча да хәлне уңайга үзгәртә алачак. Алар алдына без шундый бурыч куярга тиеш.
Хәлнең нинди икәнен барыбыз да беләбез, үзегезгә кагылышлы юнәлешләрдә эшнең торышын тирәнтен анализларга кирәк булыр. Шулай ук нинди өстәмә чаралар кирәк булуын ачыкларга, булганнарын ничек нәтиҗәлерәк итү юлларын эзләргә кирәк. Комиссия әгъзалары да, һәрберебез дә шәхси эшчәнлегенә таләпчәнрәк карасын иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев