Мәдәни җомга

Луиза Шәмсетдинова: Юлбасар Ермакны күтәрмәкчеләр

Тубыл шәһәрендә Ермакка багышлап гыйбадәт тәресе урнаштырырга җыеналар.

Атаманның һәлак булганына 435 ел тулуга багышлап, августта ачмакчылар. Татарлар моңа каршы ачык хатлар әзерли.

Ермак һәм аның гаскәренә һәйкәл "Ермак басуы" дип аталган паркта булачак. Һәйкәл авторы – Мәскәү сынчысы Сергей Мильченко. Истәлек билгесен куюны "Тубыл яңарышы" фонды җитәкчесе Аркадий Елфимов башлап йөри. 5 июнь Төмәндә гыйбадәт тәресен төзү эшләрен башлауга багышланган дини чара узды.

“Азатлык” һәйкәл турында "Искер җыены"н оештыручы "Мирас" төбәк татар иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Луиза ШӘМСЕТДИНОВА белән сөйләште.


– Луиза ханым, Тубылда Ермакка һәйкәл куячаклар дигән сүзләр йөри, бу турыда интернетта яздылар. Нинди һәйкәл була ул?

– Ул һәйкәл тәре формасында булырга тиеш. Бу – аерым бер кешенең, "Тубыл яңарышы" ("Возрождение Тобольска") фонды рәисе Аркадий Елфимов теләге. Бу идеясеннән ул һич баш тартмый, үзенә дә, кешегә дә тынгылык бирми. Ул Төмән өлкәсе, аерым алганда, Тубылда яшәүчеләр тарихы белән бәйле үз фикерләрен, үз карашын башкаларга да көчләп тага. Тубылда нигездә урыслар һәм татарлар яши, татарлар кайбер районнарда халыкның яртысын тәшкил итә – мәсәлән, Тубыл, Вагай районнарында, әмма ул беркайчан да үзенең инициативаларына татарлар ничек карар дип уйламый, сорамый, беркайчан да киңәшми, тота да хыялларын тормышка ашырырга маташа. Ә аның хыялы нинди? Аның бөтен теләгән әйбере Ермак белән бәйле – әле һәйкәл куймакчы була, әле гыйбадәт кыла торган тәре, әле "Ермак сугышы" оештырып маташты, тагын әллә нинди тәкъдимнәр белән чыкты. Төмәндә гасырлар буе урысы, татары бергә яшәгән, ул бу фактны күрмәгәнгә салыша. Әлбәттә, татарлар аның бу инициативаларын өнәми.

Татарлар элек тә шундый нәрсә белән очрашты, бөтен кешегә күренеп торган җирдә, Тубылның шәһәр бакчасында Ермакка истәлек билгесе куелды. Анда "Себерне буйсындырган атаман Ермакка" дип язылган. Татарлар да юләр түгел, алар Тубылда бердәнбер паркка бара да (үзәк аллея буйлап барсаң, нәкъ менә шушы истәлек билгесенә килеп терәләсең), "буйсындыручы" дигәнне укый да, уйлана башлый: нинди буйсындыручы, ул вакытта Себердә кем яшәгән? Татарлар. Кемне буйсындырган? Себер татарларын. Моны инде тарихи яктан ялган буларак кабул итәсең.

Мәсәлән, мин ниндидер позитив проектлар белән шөгыльләнәм, "Искер" тарихи һәйкәлен торгызырга маташам – ул федераль дәрәҗәдәге һәйкәл булып тора. Ә монда татарларның борын төбендә һаман шул "кызыл чүпрәк" белән болгаган кебек кыланалар – юк, ул Себерне буйсындыручы! Асылда, юк, ул буйсындырмаган. Чөнки тарихтан билгеле – Ермак суга батып үлгән, ул юлбасар булган, ул сугышырга килгән. Татарлар сугыш белән чыкмаган, ул үзе килгән, ахыр чиктә нәкъ менә Искер янында үз үлемен тапкан – Ермак Искердән 30 чакрымда, Вагай елгасында батып үлгән. Анда утрауда минем туган авылым, Татар Вагай авылы да урнашкан. Татарлар Ермакның батып үлгән урынын көн саен күреп тора. Бу утрау шуны искәртә: яхшылык барыбер явызлыкны җиңә. Бу – халык хәтере. Ермакның тарихы шуның белән тәмамланган. Ә Елфимов кебек кешеләр нигәдер Ермакны ниндидер патша, хаким дәрәҗәсенә күтәрмәкче була. Хәтта Явыз Иван да ул вакытта бары кенәз генә булган. Анда бит ике дәүләтнең ике хакиме арасында сугыш барган – Явыз Иван һәм Күчем хан арасында. Русь ул вакытта хәтта Себер ханлыгыннан да кечкенәрәк булган.

Башта Ермак батып үлә, аннары Явыз Иван һәлак була, аннары властька Борис Годунов килә. Ә Күчем хан аларның барысыннан да озаграк яши! Ничек инде Ермак Күчемне буйсындырсын? Күчем бит бу патшаларның барысыннан соң да әле яшәгән. Явыз Иванны, Годуновны, ялган Дмитрийны узган. Күчем хан Искердә үз үлеме белән үлгән. Искер дә исән булган. Искердә соңгы мәчет 1881 елда янган, моны инглизләр теркәп куйган. Димәк, без – аның токымнары, нәсел дәвамчылары, без бу тарихны үзебез белән алып баручылар, без исән. Нигә инде безгә бу турыда кат-кат искә төшереп торырга?

Бер һәйкәл җитмәгән, хәзер баш ию тәресе дә уйлап чыгардылар. Андый тәре – ул дини корылма, ул кабер өсләрендә, чиркәүләрдә торырга тиеш.

– Татарларның бу һәйкәлгә карашы нинди?

– Әлбәттә, Себер татарлары уйлап та тормый, алар бу тәкъдимгә шундук "кирәкми" дип җавап бирә. Елфимов безнең электрон почталарга хатлар җибәрә, татарларга карата мыс­кыллы сүзләр әйтә, имеш, Ермак булмаган булса, татарлар мондый, булыр иде, тегенди булыр иде, имеш татарлар Ермакка рәхмәтле булырга тиеш. Без кемгә рәхмәтле булырга тиеш икәнен каян белә ул? Безнең исемнән сөйләргә аңа кем хокук биргән? Мондый әйберләр җанга тия башлый. Аңа бөтен кеше "юк" ди, ә ул үзенә фикердәшләр, теләктәшләр эзли.

Елфимов әле күптән түгел генә шәҗәрәсен төзеде, аның бабасы швед әсире булып чыкты. Ул кеше Ялуторда яшәп калган, Ремезов вакытларында аның швед бабасы Тубылда кирмән төзегән. Кайчакта безнең фикердәшләребез аның бу кыланмышлары татарлар белән урысларны махсус бәрелештерер өчен эшләнә, дип тә әйтә, ул шул рәвешле бабасын әсирлеккә төшергән урыслардан үч ала дип. Ул бит безне маңгайга-маңгай китерә. Шуңа да без Күчем ханның ролен киметеп, юлбасар Ермакның ролен күтәрү кирәкми, дибез. Аны бит рус патшасы куып җибәргән. Монда ике дәүләт, ике патша арасындагы көрәш, тартышу турында сүз алып барырга кирәк. Тарихны үзгәртеп күчереп язу кирәкми. Ермак татар атаманы булган дип ышандырырга  тырышалар, әмма ул татар булмаган. Аның проектлары шул җирлектә элек-электән яшәгән халыклар тарафыннан кабул ителми.

– Татарлар моңа каршы ниндидер җавап бирәме, берәр чара күрәләрме?

– Без ачык хатлар әзерлибез. Иҗтимагый оешмалар вәкилләре бергә җыелып, уртак ачык хат язабыз. Губернаторга да, Төмән өлкәсенең җәмәгать пулатына да. Бу сорауны урында хәл итәргә тырышачакбыз. Бу кеше татарларны русларга каршы куярга ярамаганын ахыр чиктә аңларга тиеш. Хатларында ул ачыктан-ачык бөтен татар халкын рәнҗетә, татарларны фахишәләр белән тиңли. Елфимов үзенең мәкаләләрендә татарларны мыс­кыллый, аборигеннар, кысык күзлеләр дип тә атый, Ермак булмаса, сез кем булыр идегез дип түбәнсетергә тели. Аның мәкаләләрендә милләтара ызгыш кабызу билгеләре ярылып ята.

– Берничә ел элек Омскида да Ермакка һәйкәл куелды. Омски татарлары, иҗтимагый оешмалар шулай ук хатлар язып карады, файдасы булмады, сездә дә шулай килеп чыгар дип уйламыйсызмы?

– Новосибирскида да Ермакка һәйкәл куймакчылар иде, ләкин күп кеше берләшеп хатлар язгач, бу идеядән баш тарттылар. Омскида куйдылар, ә без Ермак Омскига барып та җитмәгән, дип хатлар да язган идек. Ләкин һәр төбәк үзенчә эш алып бара. Кемнедер хөкем итеп, гаепләргә хакым юк. Бу күп әйбердән тора – татар оешмалары җитәкчеләре ниндирәк булуыннан да, төбәк җитәкчелегеннән дә. Хакимият – ул көч дигән сүз. Ләкин бу шулай булырга тиеш дигән сүз түгел. Хәтта елгалар да юлын үзгәртә, шуңа күрә гел генә татарларга каршы булып тору да килеп чыкмас.

– Коронавирус аркасында сезнең быел Искер җыены булмыйдыр?

– Планда аны август башында уздыру каралган иде. Ләкин без кеше сәламәтлеген куркыныч астына куймаска булдык, аны быел уздырмыйбыз.

Искер җыеныннан кала безнең тагын берничә проект бар – "Искер җыен" мемориаль комплексы төзү, "Күчем хан онык­лары" яшьләр форумы, "Сүзге тора" себертатарлар һәм Евразиянең төп халыклары тарихи-мәдәни мирас фестивале, "Искер догалары" дигән хәтер көне.

"Сүзге тора" кысаларында без өлкә грантына бирдек, түгәрәк өстәл уздырасыбыз килә. Тубылда тау битендә Сүзге ханымга истәлек билгесе урнаштырасы иде. Ул тирәдә курорт җирләре, поездлар узып тора. Анда коммуникация күп, җире дә яраксыз, ләкин без ризалаштык, нәрсәдәндер башларга кирәк бит инде дидек. Анда безгә сопкага җәяүлеләр сукмагы ясарга да рөхсәт бирделәр, шунда ук шәһәр паркы да булырга тиеш иде. Ләкин ничә еллар ул җирләрне килештереп, рәсмиләштереп, бәхәсләшеп йөргән арада ул кырга урман үсеп, аны урман фондына тапшырдылар. Әмма Тубыл шәһәре андый истәлек билгесе куюга каршы түгел. Грант ота алмасак, акчаны башка чыганаклардан эзләячәкбез.

Моннан тыш, Күбәк авылында Күчем хан бакчасын булдырдык. Нәкъ менә шул Вагай районы Күбәк авылы янында Ермак суга төшеп үлгән. Бу авылда Күчем хан исеме белән аталган урам да бар, соңгы елларда без анда "Күчем хан оныклары" яшьләр форумы уздырдык.

Аңа кадәр ел саен хәтем ашлары – хәтер көннәре уздыра идек. Мин үземнең хосусый җирләремнән аның өчен 20 сутый җир бүлеп бирдем, авыл да үзеннән өстәде. Анда алмагачлар, шомырт утырттык, койма тоттык. Җирне бораулап, чишмә чыгарырга уйлап торабыз.

– Искердә хәзер нинди эшләр бара?

– Әкренләп бу һәйкәлнең әйләнә-тирәсендә инфраструктура төзибез. Һәйкәлнең үзен саклап кала алмаячакбыз. Ул елдан-ел җимерелә бара, хәзер аның биш проценты гына исән. Бик кызганыч, чөнки хәтта топонимик төшерүләрне дә беркем дә юньләп эшләмәде. Искерне Иртеш елгасы сулары юа, яры җимерелә. Искер Иртештән 51 метр биеклектә урнашкан. Ярын никадәр генә ныгытырга тырышып карасак та, булдыра алмыйбыз. 2013 елда без бу сорауны Тубылның тарихи шурасына да чыгарган идек, бу һәйкәлне коткару кирәклеге турында карар булды, ләкин эш алга бармый, бөтенесе сүздә генә кала.

Хәзер яңа җитәкче килде, аңа мөрәҗәгать итәргә уйлыйбыз, бәлки депутатларга чыгып карарбыз. Искерне коткарырга, аның инфраструктурасын киңәйтергә кирәк, чөнки бу Себер татарларына гына кагыла торган истәлек урыны түгел, ул федераль дәрәҗәдәге һәйкәл, ул әле 1960 елда ук Совет берлеге карары белән сак астына алынган.

Искер ул Тубыл районы бренды булып тора. Тарихи да, туристик бренд та, халык­ларны берләштерү символы да. Безнең Искер җыены тулысынча татар телендә уза, без татарларны татар икәнлекләрен оныттырмаска тырышабыз.

– Искерне торгызу өчен күпме акча кирәк?

– 2019 елда Төмәнгә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов килде. Мин чыгыш ясап, бөтен проектларыбыз, проблемаларыбыз турында сөйләдем. Президент бик җылы кабул итте, рәхмәтләр белдерде. Шуннан Искерне торгызу да, «Искер җыены» да, Сүзге тарихи-мемориаль комплексы төзү дә президент йөкләмәсенә керде. Бер ел узды, без ел буе “Татнефть”, “Газпром” белән языштык, аларга фикерләребезне белдердек. “Газпром” проектка заказ бирергә теләде, аны 300 миллион сум дип бәяләделәр. Ләкин сорау әле ачык калды, коронавирус аркасында да кичектерелде. 

– Быел Россиядә халык санын алу булырга тиеш иде. Себер татарлары ничегрәк кабул итә, себертатар дип язылырга телиләрме, әллә татар дип кенәме?

– Кайбер иҗтимагый оешмалар себертатарлар арасында бик яхшы итеп максатчан эш алып бара, алар турыдан-туры «себертатар булып язылыгыз» дип әйтми, ләкин концертлар белән чыгалар, себертатар телен онытмас­ка чакыралар. 2002 елгы җанисәп вакытында 8700 себертатар бар диелгән иде, 2010 елда 6 мең диелде.

Эш шунда – социаль яктан халыкка авыр. Авылларда колхоз, совхозлар бетте, авыл хуҗалыгы бетте, кем ничек булдыра, шулай яшәргә тырыша. Шуңа авылларда халыкка сәясәт кирәкми, алар уйламый да – татармы алар, себертатармы, алар көндәлек иң кирәк проблемаларын хәл итә. Яшәргә хәзер авыррак була башлады. Халыкны шул дәрәҗәгә җиткерделәр, әллә үзе шул хәлгә төштеме – ничек исән калырга дигән сорау тора. Беркем дә милләтем нинди микән дип уйлап утырмый, чөнки милли мәктәп­ләр ябылды, мәктәп­ләрне берләштерәләр, оптимальләштерәләр. Рус авылларында шартлар яхшыра, ә татар авылларына борылып караучы да юк. Ләкин бездә бер әйбәт күренеш бар – себертатарлар бервакытта да туган нигезләрен ташламый, әти-әнисе йортын сатмый. Яшь чакта акча эшләргә читкә китсә дә, картайгач барыбер авылдагы йортына кире кайта. Шуңа да бездә авыллар юкка чыкмый, алар кыш көне буш тора, җәен яңадан кеше кайта. Авыллар юкка чыкмас дип уйлыйм, тик менә шунысы үкенечле – татар теле онытыла. Хәтта татар әбиләре дә оныклары белән рус телендә сөйләшә.

Мин шәхсән үзем һәрвакыт без – себертатарлар дим, шуңа чакырам. Елфимов кебек адәмнәр безнең йөзебезгә бәреп «асылыгызны югалттыгыз, сез инде татарлар түгел, сез килмешәк» дип тормасын өчен кирәк ул. Соңгы мәкаләсендә ул безне «татарларның ниндидер бер төркеме, общинасы» дип яза.  Безнең үз дәүләтебез – Себер ханлыгы, Күчем хан заманында ислам – дәүләт дине булган. Шуңа да без аягыбызда нык басып торганбыз.  Без үз җиребездә хуҗа булып калыр өчен себертатар булып язылырга тиеш. Безнең җиребездән нефть, газ суырталар, ә без хәер соранган кебек акча сорап йөрибез – алай булыр­га тиеш түгел. Милләтләр эшләре комитетына бәйле булмас өчен, киресенчә, проектларыбызны горур рәвештә үстерергә тиешбез.

Әйе, без зур татар гаиләсендә калабыз, хәзер дә, алга таба да шулай булачак, чөнки без барыбыз да татарлар – Себер, Әстерхан татарлары, һәм башка татарлар. Бер-беребездән без бары тик торган җирләребез белән генә аерылабыз.
https://www.azatliq.org/a/30723326.html

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: